Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Calibri","sans-serif"; mso-bidi-font-family:"Times New Roman";}
“Саулык – зур байлык”
Максат: укучыларга саулыкларын сакларга өйрәтү; ишетү, күрү, тою әгъзалары турында белемнәрен арттыру.
Җиһазлау: компьютер, рәсемнәр, туп.
Дәрес барышы
I. Оештыру.
Сау кешегә таң да атты,
Елмаеп кояш көлде.
Җир –анабызны сәламләп,
Җылы нурларын сипте.
- Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн барыгызга да.
- Без бүгенге дәрестә саулык турында сөйләшәчәкбез. (Саулык – зур байлык)
II. Яңа материалны үтү.
Шигырь уку. Ш. Галиев “Иң бай кеше”.
“Иң бай кеше кем?” дисезме,
Ул кеше – мин , белегез.
Мактана дип уйласагыз,
Килегез дә күрегез.
Йортыбыз бар. Әти аны
Салды үз кулы белән.
Өйрәтте ул, мин дә хәзер
Балта тотарга беләм.
Әти кебек, әнием дә –
Байлыгы безнең өйнең.
Нинди генә хәлләрдә дә
Ул таба безнең көйне.
Әтием дә, бабаем да-
Икесе дә исәннәр.
Алар белән яшәү рәхәт-
Ниләр генә дисәң дә.
Сеңлем дә бар, энем дә бар-
Алар да безнең байлык.
Ходай биргән тагын безгә
Иң зур байлык – ул саулык.
- Укучылар, шигырьнең соңгы юлларына тагын бер кабат игътибар итик. . Ә ни өчен саулыкны зур байлык диләр?
- Дөрес, сәламәтлек- кешенең иң зур байлыгы. Озак һәм бәхетле яшисе килсә, һәр кеше иң башлап үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Ә сәламәтлекне саклау өчен нишләргә кирәк соң? “Ярый-ярамый, кирәк-кирәкми” уены.
1. Күбрәк хәрәкәтләнергә ...
2. Баллы-татлы ризыкларны күп кулланырга ..
3. Яткан килеш китап укырга ...
4. Йомшак мендәрдә....
5. Ризыкны төрләндерергә ..
6. Телевидение тапшыруларын 1,5 сәгатьтән артык карарга...
7. Саф һавада күп булырга ...
8. Ашар алдыннан кулларны сабын белән юарга ...
- Укучылар, чынлап та, сәламәтлек чисталыкка да бәйле. Бер мәсьәлә сезгә: Сара кибеттән кыяр сатып алды. Юлда кайтканда берсен алды да ашады. Сара нинди ялгышлык эшләде? (Кыярны юмыйча ашады )
- Ә кыярны юмыйча ашаганнан нәрсә була?
- Безнең тирә-юнебездә күзгә күренми торган микроблар яши. Мәсәлән, 1грамм бүлмә тузанында яки пычрак суда 1 млн чамасы микроб бар икән. Ә барыбыз да ярата торган акча турында исә бик күп сөйләргә булыр иде. Протей , күгәрек гөмбәчекләргә алар бик бай. (протей – кеше эчәклегендә яшәүче микроорганизм. Ризыкка эләккәндә аның зәһәреннән агуланырга да мөмкин икән. Шуңа күрә акча тоткач та, уйнап кергәч, эт яки песи белән уйнагач, бакчада эшләгәч тә, кулны сабын белән юарга кирәк. Халык “Чир кулдан йогар “дип юкка гына әйтмәгән икән.
III. Яңа материалны ныгыту.
- Шушы акыллы сүзләрне ныклап хәтердә калдырыр өчен күзләрегезне йомып кабатлагыз. Күзләр күрмәгәч, рәхәтме сезгә? Күзләрнең яхшы күрүе безгә ни өчен кирәк?
- Каш, керфек, күз кабаклары безгә ни өчен кирәк?
- Дөрес, каш, керфекләр күзләрне маңгайдан агып төшкән пычрак тирдән, күзгә чүп керүдән, ә күз кабаклары үтә яктылыктан саклый. Мәсәлән, яшен яшьнәгәндә күзләр йомыла. Күзләребезгә күнегү ясыйк.
- Нинди тавыш ишетелә бу? Нәрсә тавышы булды бу? ( Магнитофоннан кошлар тавышын тыңлау)
- Тавышны нинди органнар ярдәмендә ишеттек, матур идеме бу тавыш? Ниләр хәтерләдегез?
- Әйе, колак та күзләр кебек, тормышыбызны, тирә-якның матурлыгын кабул итәргә ярдәм итә. Ишетү сәләтен саклар өчен колакларны сакларга кирәк. Менә безнең бүгенге тормышыбызда колакларыбыз өчен куркыныч хәлләр күп. Әйтеп карагыз әле үзегез. ( Телевизор тавышы, магнитофон, наушник, автомобиль).
- Колакларга гимнастика ясыйк.
- Безнең күзләребез сүзләрне укыса, колаклар ишетү өчен кирәк. Кайбер сүзләр турында колакларны иркәли диләр, аларны һәрвакыт, барыбызның да ишетәсе килә. Нинди сүзләр алар?
- “Матур сүз” уены. Һәр укучы матур сүз әйтеп, иптәшенә туп ыргыта.
- Кешеләргә һәрвакыт яхшы мөгамәләдә булу, изге күңелле булу сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Ә ачулы, тар күңелле булу, башкаларның уңышыннан көнләшү сәламәтлеккә дә зыян китерә. Һәрвакыт уңай хис-тойгылар кичерү дә безнең сәламәтлегебезне ныгытырга ярдәм итә. Бер-берең белән матур итеп сөйләшкәч, кәефләр күтәрелә. Йөзебезгә елмаю куна, гәүдәләр тураеп китә.
- Укучылар, уйланганыгыз юкмы, өлкән яшьтәге әби-бабайларыбыз туп-туры итеп йөриләр. Ничек?
- Газинур Морат “Хәрәкәттә – бәрәкәт”шигырен уку.
Әбекәем намаз укый-
Мин читтән карап торам.
Аның һәр ым-хәрәкәтен
Искәртеп барлап торам.
Өч тә түгел, дүрт тә түгел –
Нәкъ биш мәртәбә көнгә
Әбекәем намаз укый
Мин аңламаган телдә.
Иелә дә, турая ул,
Турая да иелә.
Шуңа, ахры, әбекәйнең
Сызламыйдыр биле дә.
Минем әби тапкыр ул,
Көн дә физзарядка ясый,
Шуңа көләч, матур ул.
-
IV. Йомгаклау.
- Сәламәт кешегә бар нәрсә дә кирәк. Ә менә авыру кешегә бары бер нәрсә генә кирәк – саулык. Шуңа күрә авырмаганда сәламәтлек турында уйларга кирәк, аны сакларга кирәк.
|