I. Дәресне оештыру.
1. Физзарядка. (Укучылар бергәләп шигырьне сөйлиләр, тиешле хәрәкәтләр ясыйлар).
2. Дежур укучы белән әңгәмә. (Укучы дәрестә булмаган балаларны әйтә, һава торышы турында сөйли).
3. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру.
- Хәлләр ничек? (Рәхмәт, яхшы!)
II. Уку мәсьәләсен кую, укучыларның игътибарын дәрескә туплау.
Укытучы:
- Бүген дәрестә бик күп проблемалар чишәргә кирәк булыр. Бик актив һәм игътибарлы булганда проблемаларны чишәрбез.
III. Актуальләштерү:
- Фонетик күнегүләр. (Магнит тактада магнит калын һәм нечкә сузык хәреф-авазлар: къ, гъ; к, г, тартыклар, сорау билгесе).
- Укучылар, ни өчен тартык һәм сузыклар арасында сорау билгесе бар? (Без калын һәм нечкә әйтелешле к, г тартыкларын тиешле сузыклар баганасына куярга тиеш).
- Куябыз(Җавапның дөреслеге тикшерелә).
- – Хәзер иҗекләрне укыйбыз.
а ә
къ о къа, къо, къы, къу; кә, кө, кэ, кү, ки к, г ө
гъ ы гъа, гъо, гъы, гъу гә, гө, гэ, гү,ги е (э)
у ү
- Тактадагы калын һәм нечкә сүзләрне укыйбыз, тәрҗемә итәбез.
[койашлы көн] [йәшэлчәләр] [йукъ]
[алдыкъ] [йал көн ө] [тугъан]
[базаргъа]
- – Бу сүзләр белән җөмләләр төзибез. (Бер җөмләдә берничә сүз булу мөмкин).
Укучылар төзегән җөмләләрне әйтәләр.
IV. Теманы ачыклау.
Укытучы. – Бүгенге дәрес темасын, түгәрәкләрне дөрес җыйгач,
белеп була. Пирамида эчендә дәрес темасы. Җыеп карыйк әле. Нинди сүз булды? (“Базарда”).
-Бүген без “Базарда” хикәясе белән танышабыз, фикер алышачакбыз. Дәреслекнең 49 битендәге 1күнегүне укыйбыз.
V. Дәреслек белән эш. (Хәйдәрова Р.З. 1 күн. 49 б.).
1. Текстны сәнгатьле уку (укытучы).
2. Таныш булмаган, аңлашылмаган сүзләрне укучылар таба, укый, тәрҗемә итәбез.
3. Сүзлек эшле.
4. Калын [къ], [гъ] авазы булган сүзләрне дәреслектә барлау, карандаш белән сызу. (Бу сүзләр тактага язылган).
5. Текстны чылбырлап уку, тәрҗемә итү.
6. Сорауга җавап бирү.
- Без нәрсә алдык? (Укучылар, өйдә ясап килгән җиләк-җимеш, яшелчәнең исемен сыйфат белән әйтәләр. М-н: кызыл алма, сары суган, зур карбыз һ.б. Тактада язылган сүзләрдән файдаланырга мөмкин: зур-кечкенә, эре-вак, тәмле-тәмсез, ачы-баллы, матур, яшел, кызыл, сары, черек, юеш, кыйбат-арзан).
VII. Физкульминутка.
VIII. Белем күнекмәләрне ныгыту.
1. Кроссворд чишү. (Ике команда: яшелчәләр, җиләк-җимешләр).
Укытучы: Плакаттагы рәсемнәрнең исемнәрен дөрес әйтеп язганда гына вертикаль буенча “шалкан” исеме чыга, ә икенче плакатта “алма” исеме чыга.
Кроссвордны чишәләр.
2. Проблемалы сорау:
Плакаттагы рәсемнәрдә нәрсә артык?
(Гөмбә алма)
Җиләк-җимеш командасы яшелчәләр командасы әйтә.
3. Табышмак әйтү ( (Укучылар бер-берсенә, бер команда икенче командага табышмак әйтәләр. Җавабын табалар, рәсемен күрсәтәләр. Укытучы, тиеш булса, ярдәм итә).
4. Диалог “Базардан”.
(Бер кәрзин яшелчә, биләк-җимеш тутырган укучы керә).
- О, Лена! Син кайдан? (Базардан).
- Бүген нинди көн? (җомга).
- Базар бармы? (Бар).
- Баймы? (Бай).
- Нәрсәләр алдың? (Кыяр, тәмле кишер, кызыл помидор һ.б.).
- Кем белән бардың? (Әни белән, әти белән, үзем генә).
- Ничә сум акча түләдең? (250 сум).
- Акчаң бармы? (Бар).
- Ярый, хушыгыз. Саубулыгыз. (Китә).
5. Импровизация.
Диалогик-монологик сөйләм “Базарда”.
Балаларның сөйләме “Базарда”.
Балалар.
- Әйдәгез, без дә базарга барыйк!
- Әйдәгез, Әйдәгез! (ике укучы пакет тотып “базарга” китәләр. Сыйныфта, бер-ике партада, ашъяулык өстендә җиләк-җимеш, яшелчәләр тутырылган әрҗәләр, чәчәкләр, гөлләр, үлчәү, блокнот, каләм, акчалар, калькулятор. Сатучыалр – укучылар акча саныйлар, өстәлнең ике ягына басканнар.
Укучылар сатучыган- Исәнмесез, Данил!
- Исәнмесез, Артем. Рәхим итегез!
Сезгә нәрсә кирәк?(Безгә бәрәңге кирәк.)
- Ничә кило кирәк? (Бер кило. Килосы ничә сум?)
- Егерме бишсум тора.
- Минем 1 000 сум. Сдачаң бармы? (Бар).
(Сатучы акчаны ала, сдача кайтара).
- Исән бул, Данил.
- Сау булыгыз, Артем. (китәләр).
(Сатучы, кинәт, акчаның ялган икәнен белә. Милициягә шалтыратып, ялган акчаның кемнеке булуын әйтә. Милиционер ялган акча хужасын тотып алып китә).
VI. Йомгаклау әңгәмә.
- Без бүген дәрестә нинди темага, сөйләштек? (Базар).
- Укучылар, базар ошадымы (Әйе).
- Базар баймы? (Әйе).
- Базарга җиләк-җимеш, яшелчә кайдан килгән? (Китергәннәр).
- Кем китергән? (Яшелчә, җиләк-җимеш үстерүче артыгын китергән).
- Үзеңнән яшелчә, җиләк-җимеш артсын өчен нишләргә кирәк?
(Бик тырышып эшләргә. Язын җир казырга, чәчәргә, җәен су сибәргә, чүп утарга, уңышны вакытында җыярга).
Укытучы. “Халык әйтсә-хак әйтә”, - диләр.
“Җәй эшләсәң – кыш ашарсың”,
“Күп эшләсәң язын, тук булырсың көзен” – дигән мәкаль дә бар.
(Бергәләп дәреснең эпиграфын укыйбыз).
VII. Укучыларның белемнәрен бәяләү, призлар өләшү.
VIII. Саубуллашу.
|