Официальный сайт 70rus 24/7/365
Мәктәп формасы укучыларны тәрбиялиме?
Счастья всем и здоровья в 2014 году!
Балалар мәктәпкә укучы формасы белән генә йөрсәләр бик яхшы булыр иде, Форма укучыны тәртипкә, пөхтәлеккә, үз-үзен билгеле бер кысаларда тотарга өйрәтә,
Әлбәттә, тәрбияли. Минем укучыларым һәрвакыт формада йөриләр. 1нче сыйныфтан әти-әниләргә дә моның мөһимлеген төшендерәм. Балалар тәртипкә дә, чисталыкка да, җыйнаклыкка да өйрәнәләр. Әти-әни өчен дә бу бик уңайлы дип саныйм мин. Балама нәрсә кидерим микән дип аптырап торасы түгел. Аннан соң хәзер төрле гаиләләр бар бит(матди яктан тәэмин ителеш буенча). Ә балалар формада йөргәч бу сизелми. Аларның хокуклары бер бит.
Сезнең фикер белән килешми мөмкин түгел, Рәфидә Магсумовна. Бик дөрес әйтәсез.
Бүтән мәктәпләрдә хәлләр ничегрәк микән?
Безнең мәктәптә форма кертелүгә 3 ел. Формадан киенгән укучыларны күргәч күңелләр күтәрелә.
Икенче яктан ата-аналарга да уңайлы (шактый экономия килеп чыга)
Мәгариф һәм мәдәният министрлыклары оештырган видеоконференциядә дә сүз бердәм мәктәп формасы турында барды. Бу әлбәттә уңай күренеш.
Бердәм форма кертү җәмгыятьтәге иҗътимагый тигезсезлекләрне онытып торырга мөмкинчелек бирер иде...
Бик дөрес фикер.
Минемчә, мәктәп формасы балаларда җавапчанлык, пөхтәлек, үз киемеңә карата сакчыл караш тәрбияли.
Әйе, Гөлназ Минебаевна. Безнең мәктәп еллары да ак канатлы алъяпкычлары, матур формалары белән хәтергә сеңеп калган...
Әлегә бездә бердәм мәктәп формасы юк. Яңа уку елыннан кертергә уйлыйбыз. Мәктәп формасы булса бик әйбәт инде. Алайса, хәзер бит балалар гел кешедә булмаганны эзли, модадан да калышмаска тырыша. Ә бу үз чиратында әти-әни кесәсенә "суга".
Смотреть видео онлайн
Мәктәп формасы укучыларны тәрбиялиме?
Счастья всем и здоровья в 2014 году!