I. Оештыру эше.
II. Актуальләштерү.
1) таблицаны тутырырга.
Төп
юнәлеш
|
кия
|
киде
|
кигән
|
киячәк
|
кияр
|
Кайтым юнәлеше
|
|
|
|
|
|
Төшем юнәлеше
|
|
|
|
|
|
Уртаклык юнәлеше
|
|
|
|
|
|
Йөкләтү юнәлеше
|
|
|
|
|
|
Төп
юнәлеш
|
кия
|
киде
|
кигән
|
киячәк
|
кияр
|
Кайтым юнәлеше
|
Киенә
|
киенде
|
Киенгән
|
Киенәчәк
|
Киенер
|
Төшем юнәлеше
|
Киелә
|
Киелде
|
Киелгән
|
Киеләчәк
|
Киелер
|
Уртаклык юнәлеше
|
Киешә
|
Киеште
|
Киешкән
|
Киешәчәк
|
Киешер
|
Йөкләтү юнәлеше
|
Кидерә
|
Кидерде
|
Кидергән
|
Кидерәчәк
|
Кидерер
|
2) Бирелгән өзекләрдән хикәя фигыльләрне табарга.
а)
Кыштыр-кыштыр үсә карабодай,
Туган туфрак серле, хикмәтле:
Кочагына алып тирбәтә дә
Суза бер көн хәләл икмәкне. (үсә, тирбәтә, суза – хәзерге заман хикәя фигыль)
б)
Күпме таңнан юлда каршыладым,
Күпме йөзләр үтте каршымнан?!
Мин эзләдем сине еллар буе,
Син юк, ахры, безнең гасырда.(каршыладым, үтте, эзләдем – үткән заман хикәя ф)
в)
Язлар килер чәчәк исе бөркеп,
Сыерчыклар кире кайтырлар;
Яңгырарлар шунда йөрәгеңдәге
Бертуктаусыз янган кайгылар. (килер, кайтырлар, яңгырарлар-киләчәк заман х.ф.)
3) Фигыльләрне тиешле заман формасына куеп, җөмләләрне язарга.
Чишмә ап-ак ташлар арасыннан челтер-челтер итеп агып чык- (хәзерге заман,III зат,берлек сан)
Кинәт урман караңгыланып кит- (билгеле үткән заман хикәя фигыль, III зат берлек сан)
Әмма Ык тынычланып җит- (билгесез үткән заман хикәя фигыль, юклык формасы, III зат, берлек сан)
III. Яңа материал. Шарт фигыль, аның мәгънәсе, төрләнеше һәм җөмләдә кулланылышы.
1. фигыльнең башлангыч формасы? (тамыр нигезле, ясалма нигезле, тезмә нигезле фигыльләр)
2. Шарт фигыль фигыльнең башлангыч формасына –са, -сә кушымчасы ялганып ясала. (Бар-са, укы-са, кил-сә, җырла-са, укып кил-сә)
3.Шарт фигыльнең лексик мәгънәсе:
Шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Нишләсә? Нишләмәсә? сорауларына җавап булып килә.
(барса алып кайтам, укыса сөйли, килсә бирер)
4. Шарт фигыльнең морфологик билгеләре:
- юнәлеш;
- барлык-юклык формасы;
- зат-сан формасы
Барлык формасы – эш яки хәлнең үтәлүенә шарт булган эш-хәлне белдерә.
Юклык формасы - эш яки хәлнең үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Махсус кушымча белән белдерелә:
- ма
- мә
(кайтса-кайтмаса, күчерсә-күчермәсә, тыңласа-тыңламаса)
Зат-сан формасы
Шарт фигыль зат-сан белән төрләнә һәм кыска кушымчалар ала
Берлек Күплек
I зат җырласа-м җырласа-к
II зат җырласа-ң җырласа-гыз
III зат җырласа җырласа-лар
5. Шарт фигыль, да,дә; та,тә кисәкчәсе белән килеп, шарты булып та, көтелгән эшнең киресе булуын күрсәтә һәм кире шарт фигыль ясала. Сораулары нишләсә дә? нишләмәсә дә?
(барса да, килсә дә)
IV. Яңа материалны ныгытуга күнегүләр эшләү.
1.Бирелгән фигыльләрне зат-сан белән төрләндерергә
Торса, ачса, эшләсә
2. 143 нче күнегү. Күчереп языгыз. Шарт фигыльләрнең кайсы зат-санда булуын күрсәтергә.
V. Өй эше. П.29, кагыйдә. Шарт фигыльләр кулланып, “Кышкы иртә” дигән кечкенә күләмле сочинение язарга.
VI. Йомгаклау.
|