Официальный сайт openw 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Билге һәм сүз.

Данные об авторе
Автор(ы): 
Харисова Эльвира Арслангареевна
Место работы, должность: 
МОУООШ с.Сапеево, учитель начальных классов
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Класс(ы): 
1 класс
Предмет(ы): 
Другое
Цель урока: 
укучыларны предметның билгесен белдергән сүзләр белән таныштыру, сүзләрне сорау буенча аера белү, җөмләләр төзи белү. Укучыларның хәтерләрен, игътибарлыкларын арттыру, язу күнекмәләрен ныгыту, сөйләм телләрен үстерү. Туган телгә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.
Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учеников в классе: 
9
Используемые учебники и учебные пособия: 

Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

предмет,хәрәкәт һәм билге темасына таблица, сүзләр язылган таблица, туп, алма, ел фасыллары сүрәтләнгән рәсемнәр, Саврасовның “Март” репродукциясе.

 

Краткое описание: 
I. Оештыру моменты. II.Актуальлэштеру III. Яңа күнекмәләрне формалаштыру IV. Яңа күнекмәләрне ныгыту . Йомгаклау

Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

                                    Дәрес барышы:

 

I.                 Оештыру моменты.

Матур язу күнегүе.

Тт

Туп

 хәрефендә нинди хәреф элементлары бар?

-туп  сүзен тикшерәбез:

[т]-тартык, [ у ]-калын сузык, [п ]-тартык

Бу- калын сүз.

 

II.Актуальләштерү.

-Балалар, уткән дәрестә без нинди сүзләр өйрәндек?

        (Предметны һәм хәрәкәтне белдергән сүзләр.)

-Алар нинди сорауларга җавап бирәләр?

 

Тактада 6 сүз бирелгән. Бу сүзләрне 2 баганага уйлап бүлегез:

Песи

Яза

Сикерә

Бала

Оча

Үрдәк

-Бу сүзләрне ничек бүлдегез?

-1баганадагы сүзләргә нинди сорау бирдегез? (Кем? Нәрсә?)

-Димәк бу сүзләр нәрсә белдерәләр?(предмет).

-Әйтегез әле кем? Дигән сорауга кайсы сүз җавап бирә? Ни өчен?

-Ә калган сүзләр нинди сорауга җавап бирәләр? (нәрсә?)

Кагыйдәне искә төшерү.

 

-2 баганадагы сүзләр нинди сорауга җавап бирә?(нишли?)

-Алар нәрсәне белдерәләр?(хәрәкәтне)

-Димәк, бу нинди сүзләр?(хәрәкәтне белдергән сәзләр).

Бик яхшы.

  Физминутка.

III.         Яңа күнекмәләрне формалаштыру.

 

-Бу нәрсә?(туп).

-Ә ул нинди? Ягез әле, миңа тупның билгеләрен әйтегез.

-Ул нинди төстә?

-Күләме нинди?

-Формасы нинди?

-Тотып карагыз, нинди ул?

Бу сүзләр тактага язылып бара: зәңгәр,бәләкәй,түгәрәк,йомшак.

-Укучылар бу сүзләргә сорау бирегез әле?(Нинди?)

-Уйлап карагыз әле, бу сүзләр нәрсә белдерә :

Предметнымы?

Хәрәкәтнеме?

-Ә нәрсәне? Игътибар иткән булсагыз мин бу сүзне әйткән идем, без предметның нәрсәләрен әйттек?

Бу сүзләр предметның билгесен белдерәләр һәм нинди дигән сорауга җавап бирәләр.

- балалар, тупның билгеләрен искә төшерик әле. Билгегә нәрсәләр керә?

Төс: зәңгәр, кызыл ;

Күләм: бәләкәй, зур;

Форма: түгәрәк, калын;

Материал: йомшак, каты;

                                               Тәм: баллы, тозлы.

Укучылар чыгып тактага язалар, калганнар дәфтәрдә яза.

Бу сүзләр тактага эленә(төс,күләм,форма,материал,тәм).

Кагыйдә кабатлана:

                             Бергә;

                             Рәтләп;

                             Икешәрләп;

                             Теләк буенча.

Физминутка.

 

   

 

IV.        Яңа күнекмәләрне ныгыту.

1.     26нчы күнегү.

-карандашларны парлап чагыштырыгыз, билгеләрен әйтегез.

     2. Тактага җөмләләр эленә, нокталар урынына предметның билгесен белдергән сүзләрне языгыз.

 

   Менә ... яз җитте. Кояш ...нурларын сибә. ... туган якка кошлар кайтты.

        Җөмләләрне дәфтәргә язып баралар.

-Ә хәзер безнең җөмләләр нинди булды?(тулы, матур).

-Димәк, предметның билгесен белдергән сүзләр безгә ни өчен кирәк?

Укучыларның фикерләре тыңлана.

-Тактадагы сүзләрнең җөмлә икәнен каян белдегез? Аңлатыгыз.

     (Җөмлә сүзләрдән тора, сүзләр үзара бәйләнгән, җөмлә тәмамланган уйны белдерә, җөмләнең  башы һәм азагы була.)

-Ә бу җөмләләр үзара бәйләнгән ме соң?

- Димәк, бу нәрсә була?(текст)

-Укучылар, нинди ел фасылы сүрәтләнде?

-Чагыштырыгыз әле, безнең текст белән бу рәсем туры киләләрме?

-Яз нинди?

Ел фасыллары сүрәтләнгән рәсемнәрне чагыштәру:

-Кыш нинди?

-Көз нинди?

-Җәй нинди ?

-Укучылар, нинди сүзләр ярдәмендә без ел фасылларын сүрәтләдек?

-Безгә бу сүзләр кирәкме, ничек дип уйлыйсыз?

       V.     Йомгаклау.  

 

-Балалар,  бүгенге дәрестә без нинди сүзләр өйрәндек?

-Алар нинди сорауга җавап бирәләр?

-Аларга нәрсәләр керә?

Уен уйнау. Мин һәрберсенә берәр предмет әйтеп туп атам, балалар аның билгесен әйтергә тиеш.

Алма                                    чәчәк

Җиләк                                   укучы

Төлке                                    каләм

Куян                                      фил

Агач                                       күбәләк.

Дәрес бетте, чыгарга мөмкин.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ПЕСИ

ЯЗА

СИКЕРӘ

БАЛА

ОЧА

ҮРДӘК

 


»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн