Рус телле укучыларны татар теленә өйрәтүнең төп бурычы-телне аралашу чарасы буларак, көндәлек тормышта куллана алырлык итеп өйрәтү.Шушы бурычны үтәрдәй методика итеп күп кенә альтернатив методикалар арасыннан 95 нче мәктәп И.Л.Литвинов методик эшкәртмәләрен сайлады.Бу эксперимент эшнең гыйльми җитәкчесе Игорь Львович булды. А.М.Габитова, Н.Р.Гыйләҗева, Г.М.Идрисова кебек тәҗрибәле укытучылар шул методикага нигезләнеп нәтиҗәле укыталар. Район, шәһәр,республика укытучылары өчен күп санлы өйрәтү семинарлары уздырылды. 95 нче мәктәп –И.Л.Литвинов эшкәртмәләрен, методикасын кулланып укытуда, тәҗрибә үзәге булып оешты.
И.Л.Литвинов методикасының уңай якларына тукталасым килә.
Автор укучыларны лингвистик үзләштерү сәләте ягыннан,таныш булмаган телне үзләштерә алу мөмкинлеге буенча 3 төркемгә бүлеп укытырга тәкъдим итә.А төркеме - 10-12 укучыдан тора (сыйныфның 30% тәшкил итә),үзләштерә алу сәләте югары дәрәҗәдә санала.А төркемен иң продуктив эшләүче укытучыларга тапшырырга кирәк.А төркемендә телдән эшләү алымнары өстенлек итә.Телне уртача үзлүштерү мөмкинлекләре булган укучылар Б төркеменә берләштереләләр.Бу төркем текстлар укырга һәм билгеле күләмдә татар сөйләменә өйрәнәләр. В төркемендә (20-21 укучыдан тора) күбрәк текстны укырга һәм сөйләмнең иң гади элементларын кертүгә кайтып кала. Дәрестә рус телле укучыларның сөйләм теле үзәк текст өстендә эшләү юлы белән үстерелә.Укучылар тескт буенча сорау куярга, җавап бирергә,текстны сөйләп чыгарга өйрәнәләр.Һәр төркем өчен (А,Б,В) укучыларга тестлар һәм контроль эшләр аерым төзелә.Контроль эш вакытында А төркемендә кабатланган материал гына түгел, ә әзерләнмәгән сөйләм эшчәнлеген(телдән)тикшерү зарур.И.Л.Литвинов һәр сыйныф өчен лексик һәм грамматик минимум билгеләгән.Дәрестә сүз өйрәнүгә зур әһәмият бирелә.Үзенең дәреслекләрендә, иҗади төркем тарафыннан яңадан тулыландырылып басылган дәреслекләрдә(1нче,2 нче сыйныфлар өчен) өйрәнгән сүз һәм грамматик структураларны дәрес узганнан соң яңадан килеп кабатлауга зур урын бирелгән.Кабатланырга тиешле лексик һәм грамматик материал укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып эшләнә, бу эш укучылар өчен кызыклы да, файдалы да.
Мәктәбебездә1 -7 нче сыйныф укучылары татар телен И.Л.Литвинов методикасына нигезләнеп өйрәнәләр. Укучыларыбызның төрле ситуатив темаларга аралаша алулары, төрле тел бәйгеләрендә,олимпиадаларда яулап алган урыннар - бу эшнең нәтиҗәсе булып тора.
И.Л.Литвинов,Э.Р.Садыкова,Л.И.Гарипова төзегән (Татар теле.1нче сыйныф)дәреслеккә нигезләнеп,95 нче укытучылары -Гыйләҗева Наилә Рәшитовна, Исмагыйлева Гөлнур Илдусовна «Рус мәктәпләрендәге 1нче сыйныф өчен татар теленнән матур язу дәфтәре»н(Пропись по татарскому языку для 1 класса русскоязычных школ)эшләделәр.
“Дәфтәр”1 нче сыйныф укучыларының матур язуда еш җибәрә торган хаталарны, яшь үзенчәлекләрен, хәзерге заман каллиграфиясенең төп принципларын (хәрефләрнең авышлыгы, биеклеге, киңлеге бертөрле; авыш турыларның параллель булуы, басымсыз һәм өзмичә язу) исәпкә алып эшләнде.Язу - аңлы эшчәнлек ул, чөнки язганда хәрефләрне сызу өчен нинди хәрәкәтләр ясарга икәнен генә түгел, ә шул хәрефнең нинди авазны күрсәтүен белергә; языла торган сүзнең графика, орфография кагыйдәләренә бәйле булуы турында да уйларга кирәк. Балаларны грамоталы итеп язарга өйрәтүдә каллиграфиянең әһәмияте зур. Дөрес язу кагыйдәләрен аңлы үзләштерү – грамоталыкның нигезе.
Укучы ачык, тиз һәм грамоталы язарга тиеш.Әлеге бурычны хәл итү балалардан да, укытучыдан да тырышлык, сабырлык таләп итә.
«Башлангыч класслар» программасында әйтелгәнчә, каллиграфик дөрес язуны камилләштерү күнегүләренә дәрес саен - 8-10 минут вакыт бирелә.
Язуда укучылар еш җибәрә торган хаталар:
-хәреф өлешләрен дөрес язмау;
-хәрефнең билгеле биеклеге, киңлеге, авышлыгы сакланмау,
-язу тизлегенең җитәрлек булмавы;
-хәрефләрне дөрес тоташтырмау;
Язудагы эш юнәлеше дәреслектәге өйрәнелгән лексикага бәйләнештә бара. Укучыларны язарга өйрәтү юллары күптөрле. «Дәфтәр»дә
-хәрефләрне тиешле биеклектә язуга (баш һәм юл хәреф элементларының биеклеге);
- хәрефнең формасы өстендә эшләү (бертөрле элементлары булган хәрефләрне язу)
-хәрефләрне дөрес тоташтыруга күнегүләр бирелгән.
«Дәфтәр» нең һәр битендә баш һәм юл хәреф язу үрнәге бирелә. Уклар ярдәмендә кул хәрәкәтенә язу юнәлеше күрсәтелә.
Хәреф язу тәртибе:
1.Яңа хәреф белән таныштыру:язуда хәрефнең элементларын күрсәтү, бертөрле элементлы хәрефләрне искә төшерү, басма хәреф белән чагыштыру;
2.Укытучы хәрефнең элементларын язып күрсәтү;
3.Укучыларның хәреф элементларын язып карау;
4. Элементларын дөрес тоташтырып яңа хәрефне язу:
5.Яңа хәрефне иҗекләрдә,кыска сүзләрдә язу;
Сүзлек өстендә даими эш алып барыла: укучылар сүзнең мәгънәсен ачыклыйлар, мәгънәдәш сүзләр табалар. Сүзләрнең, грамматик структураларның үзләштерелүе төрле лексик уеннар , логик күнегүләр аша тикшерелеп бара.
Гыйләҗева Наилә Рәшитовна, Исмагыйлева Гөлнур Илдусовна авторлыгында «Рус мәктәпләрендәге 1 нче сыйныф өчен татар теленнән матур язу дәфтәре» тел дәресләрендә башлангыч сыйныфларда укучыларны дөрес һәм грамоталы язарга өйрәтү юнәлешендә файдалы әсбап булыр дип өметләнәбез.
|