Официальный сайт toppromotion 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



МОУ СОШ с.Нижняя Русь

/* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:"Calibri","sans-serif"; mso-ascii-font-family:Calibri; mso-ascii-theme-font:minor-latin; mso-fareast-font-family:"Times New Roman"; mso-fareast-theme-font:minor-fareast; mso-hansi-font-family:Calibri; mso-hansi-theme-font:minor-latin; mso-bidi-font-family:"Times New Roman"; mso-bidi-theme-font:minor-bidi;}

Тема: Мөхәммәдьяр иҗаты.

Максат:  1. Шагыйрь Мөхәммәдьяр иҗаты турында гомуми күзаллау.

                2. Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләрен үстерү, ныгыту.

                3. Укучыларда кешелеклелек, итагатьлелек сыйфатларын тәрбияләү.

Материал: - Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөү татар әдәбият) : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 9нчы сыйныфы өчен дәреслек/ Миңнегулов Х.Й.- 3 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2005.- 165-170б;

                   - Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 9нчы сыйныфы өчен / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А.- 3 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2005.- 151-155б.

Җиһазлау: - Мөхәммәдьяр. Нуры содур. Поэмалар, шигырь.-Казан: Татар.кит.нәшр., 1997.- 336б;

                      - Мөхәммәдьяр. “Төхфәи мәрдан”. “Нуры содур”. Поэмалар.- Казан: Татар.кит.нәшр., 1966;

                      -  Татар теле – шагыйрьләр теле.- Казан: Мәгариф, 2002;

                      - Әхмәт Рәшит. “Фидаиләр”. Тарихи поэмалар.-Казан: Татар.кит.нәшр., 2003;

                      - шагыйрьнең  портреты;

                      - тест биремнәре язылган карточкалар.

Дәреснең тибы: әдәби әсәрне анализлау дәресе.

Дәреснең методы: репродуктив метод.

Дәрестә кулланылган алымнар: - укытучы сүзе;

                                                           - әңгәмә;

                                                           - китап күргәзмәсе;

                                                          - стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

 

Дәрес планы.

I. Башлам.

   1.1. Исәнләшү.

   1.2. Укучыларны барлау.

II. Актуальләштерү.

   2.1. Тест эшләтү.

   2.2. Кайсы шагыйрь иҗатын өйрәнүләрен искә алу.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

    3.1.Укучыларны китаплар күргәзмәсендәге китаплар белән таныштыру.

    3.2. Хрестоматиядән Мөхәммәдьярның “Төхфәи мәрдан” әсәрен уку (151-155битләр).

    3.3. Укытучының “Төхфәи мәрдан” әсәреннән китерелмәгән хикәятләрне сөйләве.

    3.4. “Төхфәи мәрдан” поэмасында күтәрелгән мәсьәләләрне санап чыгу.

    3.5. Поэмадан тел-сурәтләү чараларын табу.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

     4.1. Без кемнең иҗатын өйрәнә башладык?

     4.2. Шагыйрьнең нинди әсәре белән таныштык?

     4.3. Автор “Төхфәи мәрдан” поэмасында нинди мәсьәләләрне күтәреп чыга?

     4.4. Әсәрнең идеясен, автор әйтергә теләгән фикерне ачыклау.

V. Өйгә эш бирү.

     Хрестоматиядән Мөхәммәдьярның “Нуры содур” әсәрен укырга (156-162 нче битләр).

VI. Йомгаклау.

     6.1. Билгеләр кую.

     6.2. Без бүген бөек шагыйрь Мөхәммәдьярның иҗатын өйрәнә башладык. Аның “Төхфәи мәрдан” поэмасын анализладык. Киләсе дәрес шагыйрьнең “Нуры содур” әсәрен анализлауга багышланачак.

 

Дәрес барышы.

Укытучы: Хәерле көн, укучылар!

Укучылар: Хәерле көн, Лилия Тәлгатовна!

Укытучы: Кәефләрегез ничек?

Укучылар: Бик яхшы. Сезнең хәлләрегез ничек?

Укытучы: Яхшы, Аллага шөкер. Укучылар, барыгыз да биредәме?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Мин бик шат. Һәрвакыт кәефләрегез шундый яхшы булсын. Әдәбият дәресен башлап җибәрик. Укучылар, сезгә өй эшенә дәреслектәге Мөхәммәдьяр турындагы материалны конспектлап килергә һәм өйрәнергә бирелгән иде. Бүген мин сезнең белемегезне тест ярдәмендә тикшереп алам.

  (Укытучы укучыларга тест сораулары язылган карточкаларны өләшә. Аннары укытучы тест сорауларын укып, аңлатып чыга. Укучылар эшлиләр. Соңыннан тест җаваплары җыеп алына).

Укытучы: Киләсе дәрестә мин сезгә тестның нәтиҗәләрен әйтермен.

   Хәзер минем сорауга җавап бирегез әле. Укучылар, без кемнең иҗатын өйрәнә башлаган идек?

Укучы: Без Казан ханлыгы чоры шагыйре Мөхәммәдьяр иҗатын өйрәнә башладык.

Укытучы: Әйе, дөрес. Укучылар, сезнең күз алларыгызда китаплар күргәзмәсе. Ул Мөхәммәдьяр әсәрләрен туплаган китаплардан тора.

   (Укытучы һәр китап турында кыскача мәгълүмат бирә).

Укытучы: Без Мөхәммәдьярның өч әсәре барлыгын беләбез. Бүген “Төхфәи мәрдан” әсәрен укырбыз һәм анализларбыз. Укучылар, “Төхфәи мәрдан” – шигырь белән язылган бу поэма тормыш һәм табигать күренешләрен, шагыйрьнең эчке кичерешләрен сурәтләгән парчалардан, әхлакый һәм фәлсәфи карашларыннан һәм шуларга иллюстрация өчен китерелгән хикәятләрдән тора. Шуның өчен поэманы тартмалы композицион жанрда язылган дип йөртәләр.

   Укучылар, хрестоматиягезнең 151 нче битен ачыгыз. Укый башлыйк.

   (Укытучы укый башлый, укучылар дәвам итәләр).

Укытучы: Укучылар, “Күңел белән сөйләшү” өзегендә сүз нәрсә турында бара? Авторның “мин”е нәрсә өчен борчыла?

Укучы: Өзектән аңлашылганча, авторның “мин”е үзенең күңеле белән сөйләшә һәм аңа эчке серләрен ача, үзенең авыр чорда иҗат иткәне турында әйтә.

Укытучы: Әйе. Мөхәммәдьяр, тирән кайгыга бирелеп, үзенең күңел патшасы – йөрәге белән сөйләшә, шагыйрьлекнең шул чорда авыр бер хезмәт булуын аңлата һәм үзенең авыр заманда язуын ирлек, батырлык эше дип хисаплый.

   Алдагы ике өзектә шагыйрьне нәрсә борчый? Шагыйрь кешене нинди булырга өнди?

Укучы1: Шагыйрь бу өзекләрдә кешегә алдакчы булмаска, һәрвакыт тугры юлдан йөрергә куша.

Укучы2: Шагыйрь бүтән кешеләргә яманлык кылмаска, олы һәм кечеләрне хөрмәт итәргә, олыларның сүзләрен тыңларга чакыра. Әгәр кешегә яхшылык эшләсәң, ул кеше сиңа да яхшылык белән кайтарыр.

Укучы3: Әгәр эшеңне башыннан алып ахырына кадәр уйлап эш итмәсәң, син, ягъни кеше, надан булырсың, эшеңнең нәтиҗәсе дә булмас.

Укытучы: Бик дөрес, укучылар. Шагыйрь карашынча, яхшылыкның даны югалмый. Кеше һәрвакыт бүтәннәргә карата игелекле, шәфкатьле, гадел булырга тиеш. Мөхәммәдьяр яхшылык халык күңелендә озак заманнар саклана, ләкин язызлык та җәзасыз калмый дип әйтә.

   Хәзер мин сезгә дәреслектә бирелмәгән бер-ике хикәят сөйлим. Игътибар белән тыңлагыз. Беренче хикәят Заһид турында.

   Заһид җәйге эссе көндә кырда иген эше эшләгәндә сусый да эчәргә су эзләп китә. Аңа иске кое туры килә, иелеп караса, анда ул Маймыл, Каплан, Елан һәм бер кеше барлыгын күрә. Аларны коткара. Һәркайсы Заһидка яхшылык итәргә вәгъдә бирәләр.

   Каплан ил патшасының кызын үтереп, аның алтын-көмеш белән бизәкләнгән муенсасын алып, Заһидка бүләк итә. Ә теге коедан коткарылган кеше муенсаны таный да, патшага сөйләп бирә. Заһидне зинданга ябалар. Елан аны коткара. Шуннан соң бар ялган ачыла, теге кешенең, Зәргәрнең, ялганчы, алдакчы икәнлеген беләләр һәм үлемгә хөкем итәләр.

   Икенче хикәят “Шәфкатьле кыз һәм явыз ата” дип атала. Бер кыз, әтисе өйдән чыгып киткәч, берүзе өйдә кала. Боларның өйләренә бер теләнче килә. Кыз аңа нәрсә бирергә дә белми. Аңа әтисе чит кешеләргә бернәрсә дә бирергә кушмый, ләкин кыз бу кешене кызгана да, аңа икмәк биреп чыгара. Юлда бу кызның әтисе теләнчене күрә һәм икмәкне таный. Өенә кайткач, кызын орыша. Озак вакыт узмый, әтисе карыны ярылып үлә. Кызның беркеме дә калмый. Ул теләнергә чыгып китә. Бер өйгә килеп туктый. Бер яшь кенә егет чыга. Бу егет теге вакыттагы теләнче булып чыга. Ул кызны танып, аның яхшылыгы өчен кызны хатынлыкка ала.

   Укучылар, бу ике хикәят аша автор безгә нәрсә әйтергә теләгән икән?

Укучы1: Беренче хикәяттән яхшылык, тугрылык кешене коткара, ә начарлык һәм явызлык кешене һәлак итә дигән фикерне аерып була.

Укучы2: Икенче хикәяттә өеңә егет-кунак килә икән, аны кире какма, булган белән хөрмәт ит дигән фикер әйтелә.

Укытучы: Әйе, укучылар. Шагыйрь чын һәм алдынгы кеше булу өчен кирәкле сыйфатларны тезеп күрсәтә һәм кешеләргә  яхшылык күрсәтүне иң данлыклы эшләрдән саный. Димәк, Мөхәммәдьярның бу поэмасында үзәктә кем тора?

Укучы: Үзәктә кеше, аның кеше булу өчен кирәкле сыйфатлары тора.

Укытучы: Бик дөрес. Әсәрдә автор ниди мәсьәләләр күтәрә?

Укучы:Автор тормышта кирәкле гаделлек, намуслылык, шәфкатьлелек, юмартлылык кебек сыйфатларның кирәклеге турында яза. Башка кешеләрне хөрмәт итәргә,һәрвакыт яхшылык кылырга өнди.

Укытучы: Әйе. Кешенең күңеле һәрвакыт чиста булырга тиеш, явызлык кылмаска тиеш, чөнки явызлык эшләгән кеше үзе дә явызлыкны татый.

   Хәзер, укучылар, тексттан тел-сурәтләү сараларын табыйк. Күргәнебезчә, Мөхәммәдьярның әсәрләре аңлаешлы язылганнар, әсәренең теле шома, эмоциональ эчке тойгыларга бай, рифмалар да төгәл яңгырый.

  Укучылар, сез нинди тел-сурәтләү чараларын күрәсез?

Укучы: Әсәрдә күчерелмә мәгънәдәге сүзләр күп: фәләк багстанының былбылы, җиһандин кичтеләр, сүзләмәкдин парча дөрләр (энҗеләр) сачтеләр, тән тишеб кан эчтеләр.

Фразеологизмнар: колак сал, ат калу.

Укытучы: Дөрес. Биредә Мөхәммәдьяр бик күп тел-сурәтләү чараларын кулланган. Әсәренең кайбер юллары мәкальләргә охшаган дип әйтә алабызмы? Мисаллар китерегез.

Укучы: Әйе, әйтә алабыз. Мәсәлән,

    ...Йийдер үтмәк кешегә, и никү зат,

    Бакый калыр бу җиһанда яхшы ат...

 

   ...Һәр ки тотты телне – котылды ул,

   Телене тотмаган уш тотылды ул...

Укытучы: Бик яхшы. Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Хәзер бүгенге дәрес материалын ничек үзләштерүегезне тикшереп карыйк. Минем сорауларыма җавап бирегез әле.

   Без бүген кемнең иҗатын өйрәнә башладык?

Укучы: Мөхәммәдьярның иҗатын.

Укытучы: Шагыйрьнең нинди әсәре белән таныштык?

Укучы: “Төхфәи мәрдан”.

Укытучы: Әйе. Мөхәммәдьяр бу әсәрендә нинди мәсьәләләрне күтәреп чыга?

Укучы1: Ул безне гадел, итагатьле һәм шәфкатьле булырга өнди.

Укучы2: Автор явызлыкны хөкем итә, кеше һәрвакыт яхшылык кына эшләргә тиеш дип әйтә.

Укучы3: Шагыйрь безне кешелекле булырга чакыра.

Укытучы: Бик дөрес. Мөхәммәдьярның әсәрендә кеше, аның уңай сыйфатлары үзәктә тора. Шагыйрь төрле хикәятләр аша безне чын, гадел һәм гуманист кеше булырга чакыра.

   Хәзер көндәлекләрегезне ачып, өй эшен язып куегыз. Киләсе дәрескә хрестоматиядән Мөхәммәдьярның “Нуры содур” әсәрен укырга (156-162 нче битләр).

   Дәрестә актив катнашып утырган укучыларга “4”, “5” ле билгеләрен куям.

   Без бүген бөек шагыйрь Мөхәммәдьярның иҗатын өйрәнә башладык. Аның “Төхфәи мәрдан” поэмасын анализладык. Киләсе дәрес шагыйрьнең “Нуры содур” әсәрен анализлауга багышланачак.

   Дәрес тәмам. Чыгырга мөмкин. Сау булыгыз!

Укучылар: Сау булыгыз!


»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн