Дәрес барышы.
- Оештыру өлеше. Укытучының кереш сүзе. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.
- Пушкин – Тукай. Бөек шагыйрьләр. Бөек шәхесләр. Ике халык язмышында алардан да бөегрәк кешеләр бармы икән? Еллар, гасырлар үткән саен алар тагын да биекккәрәк күтәрелә. Киләчәктә дә аларга кабат-кабат әйләнеп кайтачаклар. Чөнки бу шагыйрьләр үз халкының милли рухын чагылдыра. Бу миллилек халыкның уй-фикерләрен, теләкләрен, хисләрен тирән аңлауда чагыла.
Тукай һәм Пушшкинның тормыш юлларын, иҗади эшчәнлекләрен чагыштырсак, нинди уртаклыклар күрергә мөмкин?
а) икесе дә аз яшәп, бай әдәби мирас калдырган;
б) әсәрләре реалистик юнәлештә язылган;
в) халык әкиятләрен эшкәртеп, әдәби әкият иҗат иткәннәр;
г) шигырьләре аша эчке шәхси кичерешләре чагыла;
д) балалар өчен иҗат ителгән әсәрләрендә икесе өчен дә уртак темаларның берсе – табигать темасы;
е)Тукай беренче булып Пушкинны татарчага тәрҗемә итүче;
ж)әсәрләре композиторларның игътибарын җәлеп итә һ.б.
Нәтиҗә:
- Тукай үзен хаклы рәвештә Пушкинның укучысы дип саный. Ул шәрыкъ шагыйрьләреннән беренче булып Пушкинның реалистик традицияләрен дәвам итә, реалистик әдәбият, балалар әдәбияты өчен көрәшә һәм аны нигезли.
- Рус әдәбиятының Пушкинга йогынтысын күзәтү.
- Тукай рус халкы белән бергә дус булып яшәү турында кайсы әсәрендә яза?(1913 елда Романовлар династиясенең, 300 еллыгы уңае белән язылган “ Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре” шигыре).
(магнитофон язмасында шигырьдән өзек яңгырый).
- Тукай беренче тапкыр Пушкин әсәрләре белән кайда таныша?(Җаекта. Ул “Мотыйгия” мәдрәсәсе каршындагы рус классында укый. Пушкин һәм башка рус язучыларның әсәрләре белән таныша.)
-Тукайның үз язмышын Пушкин, Лермонтовлар белән бәйләве кайсы шигырьләрендә һәм ничек күренә?
- Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам. (Бер татар шагыйренең сүзләре.)
- Тиңдәшсез шагыйрь булдың (афәрин!), Пушкин Александр!
Минем дә дәртем-теләгем нәкъ синең дәртең белән бер.
Синең шигырең көенә агач, таш бии, минемчә;
Биемәслек итеп язу кимчелек шагыйрь кешегә.(Пушкинга.)
– “Кыйтга”(1913) Тукайның Пушкин йогынтысында язылган соңгы әсәре. Бу шигырьдә Тукай үзен ике кояшның – Пушкин һәм Лермонтовның -нурларын чагылдырган айга тиңли.
(Татарча, русча шигырьләр укыла.Русча “Отрывок” В. Ганиев тәрҗемәсе).
-Күргәнебезчә, Пушкин поэзиясе Тукай иҗатына йогынты ясаган һәм үрнәк булып торган. Шагыйрь үз халкына хезмәт итәргә тиеш дигән фикерне Тукай Пушкиннан ала.
- Тукайның Пушкин иҗатына таянып язылган әсәрләрен күзәтү.
- Тукай – халык әкиятләрен эшкәртүдә Пушкин идеяләрен дәвам иттерүче. “Япон хикәясе” һәм “Балыкчы һәм алтын балык” әкиятләрендә аваздашлык.
- Халык әкиятләрен әдәби эшкәртү идеясен дә Тукай Пушкиннан ала. “Шүрәле” поэмасына ясаган искәрмәсендә шагыйрь бу хакта нинди аңлатма бирә?(«Мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовларның шундый авыл җирендә сөйләнгән хыялый хикәяләрне язуына истинадән (таянып) яздым. Өмид юк түгел әле: бара торгач, үз арамыздан маһир рәссамнар чыгып, шүрәленең кәкре борын, озын бармак, мөгезле башларын һәм дә кулы кысылуларын, шул тасвир кыйлынган урманнарны - һәммәсен тәрсим кылып (рәсемгә төшереп) чыгарырлар. Авыл җирендәге хыялый хикәяләрнең һәммәсен язып чыгу файдадан башка бернәрсә дә булмас зан идәрем. Гъ.Т.»)
- Тукайның халык әкиятләрен эшкәртеп иҗат иткән әсәрләрен әйтегез.
- Тукай һәм Пушкин әкиятләре арасында нинди уртаклык бар? (халык әкиятләрен эшкәртеп, әдәби әкият иҗат иткәнәр).
- Тукайның кайсы әсәре Пушкинның “Балыкчы һәм алтын балык әкияте”нә аваздаш? (“Япон хикәясе”)
- Беренче карашка бу әсәрләр бер-берсенә охшамаган. Бу әсәрләр арасында нинди уртаклык бар? (Икесендә дә теләкләр, фантастик вакыйгалар бер-бер артлы алмашынып килә).
- Нинди вакыйгалар?
- Бу вакыйгалар ташчы егетне нәрсә турында уйлануга этәрәләр?(хезмәт һәм бәхет мөнәсәбәте).
- Егет нинди нәтиҗәгә килә, шул урынны укыгыз.
- Әкияттә ташчы егет нинди кеше буларак идеал итеп бирелә (эш кешесе.) Ул кемнәрдән, нәрсәләрдән өстен? (байдан, ханнан, табигатьтән).
- Димәк, бу әсәрләр ничек аваздаш? (сюжет-композиция төзелеше уртак).
- Тукай -тәрҗемәче
- Реалистик, демократик рухлы әдәбиятны үстерәнең тагын бер юлын Тукай тәрҗемәдә күрә. Үзенә кадәрге уңай традиияләрне дәвам иттереп, ул тәрҗемә әдәбиятка ныклы нигез сала. Тукайга кадәр бер генә татар язучысы да рус әдәбиятын шулай тирәнтен өйрәнмәгән. Таҗик язучысы С.Айнидан “Сез Пушкиның әсәрләре белән кайчан һәм ничек таныштыгыз?” -дип сорагач, “Тукайдан укыдык”, - дип җавап биргән тегесе.
Гомумән, Тукайның әдәби мирасында Пушкиннан тәрҗемәләр яки аның иҗатыннан файдаланып язылган күп кенә шигырьләр бар. 140тан артык тәрҗемә әсәрендә ул 30дан артык шагыйрь һәм язучының әсәреннән файдалана. Шагыйребез Лермонтов, Байрон, Гете һ.б. шигырьләренә таянып та иҗат иткән.
- Пушкинның “Узник” шигырен тәрҗемә итеп, Тукай нинди әсәр иҗат итә? (“Мәхбүс”). (Шигырьләр русча һәм татарча тыңлана).
- Тәрҗемәдә шигырьнең нинди үзенчәлекле билгеләре сакланган? (образлар: тоткын, каракош, табигатьнең иркен кочагындагы ирек турында хыяллану).
- Пушкинның бу шигыренә Тукайның тагын кайсы шигыре аваздаш? (“Буран”). (Шигырьне тыңлау).
- Тукайның Пушкин шигырьләре белән фикер берлеген саклаган әсәрләре
а) “Кого ж любить”һәм “Кемне сөяргә кирәк?”шигырләрен чагыштыру.
- 1906 нчы елда Тукай Пушкинның “Евгений Онегин”романының бер строфасы (“Кого ж любить”дип башлана, 4 бүлек, 22) мотивы буенча “Кемне сөяргә кирәк?”шигырен яза. (Шигырьләр укыла).
- Бу әсәрләр арасында нинди уртаклык күзәтелә? (Пушкинның Онегины эгоист. Ул үзен генә ярата. Мәхәббәттән баш тарта. Тукай да: үзеңне сөй! Ярат үзеңне үзең, ди).
б) “Поэту” һәм“Киңәш” әсәрләрен чагыштыру (шигырьләр татар һәм рус телендә укыла).
- “Поэту” шигырен Пушкин 1830 нчы елда язган. Ул шагыйрьнең җәмгыятьтәге роле, шигърият ни өчен кирәклеге турында ничек әйтә? (Шагыйрь –ирекле. Аның үз юлы булырга тиеш. Үзенең эшчәнлеген камилләштерсен һәм уңышларга ирешсен, бүләкләүчеләр көтмәсен. Ул үзенә үзе бәя бирә ала).
- Г. Тукайның “Киңәш”шигырендә шагыйрь дустына мөрәҗәгать итә һәм нинди киңәшләр бирә?(Кешеләргә сереңне сөйләмә, үзеңә генә ышан. Эчеңдә нинди бәхетсезлек, хәсрәт барын үзең генә бел. Әгәр кешеләр белсә, синнән көләрләр. Хәтта уңышка ирешсәң, мактаулардан кача күр).
в) “ Я пережил свои желанья” һәм “Теләү бете”әсәрләрен чагыштыру
- “Я пережил свои желанья»(1821) көньяк сөрген елларында язылган. Шагыйрь үз язмышы турында уйлана. Ул әле яшь, ләкин күпне күрергә өлгергән. Шагыйрь үзен бәхетле итеп саный алмый. Яшәргә теләми. Ә бу яшьтә (22 генә яшь) бәхет һәм мәхәббәт турында уйларга, хыялланырга кирәк бит.
- “Теләү бете”(1909) шигырендә теләкләрем бетте, сүнде, фәкыйрь калдым. Тормыш миннән биргәнне дә алды. Хәзер авыр хәсрәт, кайгы гына калды. Өметсез калган шагыйрь кайчан соңгы көнем җитәр, дип уйлана, соңга калган яфрак кебек калтырый. Искә төшерик әле, бу шигырь Г. Тукай тормышындагы нинди вакыйга белән бәйле рәвештә язылган? (1909 нчы елда Г. Камал белән чыгара торган сатирик “ Яшен” журналы чыгудан туктый).
( Шигырьләр рус һәм татар телләрендә укыла).
- Бер үк исемле шигырьләрдә тема уртаклыгы
- Пушкин һәм Тукайның берүк исемдәге шигырьләре дә бар. Ниндиләр? (Пушкинның “ Поэт”, “ Осень”, “ Зимний вечер”, Тукайның “Шагыйрь”, “ Көз”, “ Кышкы кич” һ.б.)
- Бу әсәрләрнең аваздашлагы турында нәрсә әйтеп була? (уртак тема).
- Нәтиҗә.
- Сез ничек уйлыйсыз, Г.Тукай тәрҗемә иткәндә Пушкинның шигырьләрен ничек сайлап алган? (Үзенә ошаган, күңеленә хуш килгән әсәрләрне генә сайлап алган).
- Ул текстның төгәллеген һәрвакытта да саклыймы?( Юк. Еш кына әсәрнең бары тик идеясын, нигезен һәм төп образларын гына ала һәм оригиналдан бик нык аерылып торган яңа әсәр иҗат итә.)
- Тукай яшәгән чорда аны тәнкыйть итеп,бары тик тәрҗемәче генә, Пушкин һәм Лермонтов шигырьләрен боза гына, дип язалар. Сез бу фикер белән килешәсезме? (Җаваплар тыңлана).
- 1911 нче елда “Җавап” шигырендә буржуаз милләтчеләргә каршы Тукай ничек яза? Тактадан укыгыз. (“Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олугъ саф диңгез ул,ХәзрәтиПушкин вә Лермонтов, Тукай - өч йолдыз ул”).
- Г. Тукай, исән вакытта ук, үзен йолдыз дип атый һәм кыю рәвештә Пушкин, Лермонтов белән бер югарылыкка куя.
- Йомгаклау.
- Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә була:Тукай Пушкиннан үрнәк алган, аның иҗаты белән бик нык кызыксынган, җентекләп өйрәнгән. Пушкин шигърияте Тукай иҗатына зур йогынты ясаган. Бу йогынты аның әдәби эшчәнлегенең башыннан ахырына кадәр даими юлдашы булган. Ләкин Тукайның үз юлы, үз стиле бар. Пушкин шигъриятенә мөрәҗәгать итеп, Тукай күп очракта үзенчәлекле әсәрләр иҗат итә. Чыганакның төзелешен һәм образларын үзгәртә, аларны татар милли колориты булдырырлык детальләр белән тулыландыра. Тукай үзе булып кала. Үз милли шигъриятенә хыянәт итмичә, Пушкиннан осталыкка өйрәнә. Пушкин кебек Тукай да шагыйрьнең җәмгыятьтәге роле, җәмгыятькә шигърият ни өчен кирәк дигән сораулар турында уйлана.
- Казанда Пушкин урамында М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының бер ягында Пушкин һәйкәле, икенче ягында Тукай һәйкәле булуы символик әһәмияткә ия. Пушкин һәм Тукай һәйкәлләре янында шагыйрьләрнең туган көнендә шигырь бәйрәмеуза.
|