Данные об авторе
Регион:
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования:
начальное общее образование
Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)
Цель урока:
1) Әсәрең идеясын һәм эчтәлеген ачу, текстның эчтәлегенә анализ ясап, аны
өлешләргә бүлү, вакыйганы кыскартып сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү.
2) Балаларның йөгерек, сәнгатьле һәм дөрес уку күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләмтелен үстерү.
3) Балаларны ярдәмчел, мөрхәмәтле булырга, кимсетелгәннәрне яклыйбелергә өйрәтү.
Тип урока:
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Краткое описание:
Урок по татарской литературе (уку)для 3 класса
Дәрес барышы
I . ОМЭ (ориентлашу мотивация этабы) 5мин.
1) өй эшен тикшерү.
Укучылар без сезнең белән үткән дәрестә Мөхәммәт Мәһдиевның “Елау да рәхәт була икән” дигән искиткеч матур хикәя белән таныштык. Сезгә өй эше булып, төп геройга характеристика бирергә һәм аның тышкы портретын ясап киләргә иде.
(1 укучы укый, шул ук төркемнән портрет күрсәтелә) 4 мәртәбә.
2) белемнәрне тигезләү
Балалар игътибар белән тактадагы сүзләргә карагыз әле. Нәрсә дип язылган?
Яктылык – кояш янында
Яхшылык – ана янында
Бик дөрес. Әгәр дә сез игътибарлы булсагыз, бу сүзләр сезгә таныш булырга тиеш. Кем әйтә кайда очраттык микән бу сүзләрне? (бүлек башында)
Ә бу бүлеккә нинди әсәрләр кергән иде әле? (И.Гази “Синең әниең”; Ф.Яруллин “Әни”; Рөстәм Мингашин “Яшел күзле әнкәем”; М.Мөһәмәдиев “Елау да рәхәт була икән”)
Аларның төп темалары? (ана, мәхәббәт, бала-чага, авыр, сугыш еллары)
Бик дөрес.
3) Үзбәя.
II. ОИЭ (уку мәсьәләсен чишү этабы)
Укучылар, игътибар белән тактага карагыз әле, монда Г.Тукайның түбәндәге юллары бирелгән (укыйлар):
Очрый калса сезгә шундый ятимнәр
Яшьле күзле, моңланганнар һәм зарлылар, –
Яшь балалар! Аларны сез яратыгыз!
Җылы сүзләр әйтеп, сөеп юатыгыз.
Бу юлларны сез ничек аңлыйсыз?
Шигырьнең темасын билгеләгез?
Бу шигырь белән автор безгә нәрсә әйтергә тели?
Димәк, бүген без дәресебездә нәрсә турында сөйләшербез микән? (Ятимлек)
а) Автор турында мәгълүмат.
– Балалар, бүген без “Яктылык – кояш янында, яхшылык – ана янында” дигән бүлекнең соңгы хикәясе белән танышырбыз. Ул хикәянең авторы Фатих Әмирхан була. Бүген һәрбер төркем авторның тормышы һәм иҗаты турында мәгълүмат әзерләп килергә тиеш иде.
1 укучы . Ф.Ә. 1886 елда Казан шәһәрендә Зариф мулла гаиләсендә туган. Кырыс холыклы, диндар, үз сүзле әтисе белән ул вакыт-вакыт тартыш-ызгышка керә. Әмма әнисе бик ипле, сабыр җанлы, ачык фикерле булып үсә.
2 укучы . Белемен арттыру максаты белән Әмирхан 1906 елда Мәскәү һәм Петербург шәһәрләренә китә, анда төрле курсларда укый, рус теле һәм әдәбиятын өйрәнүне дәвам итә.
3 укучы . 1907 елны Казанга кайтып, “Әльислах” газетасын чыгара башлый. Бу чорда Әмирханга зур бәхетсезлек килә: аның ике аягы да хәрәкәтсез кала, параличлана. Шуңа карамастан, язучы рухи нык булырга тырыша, бирешми.
4 укучы . Ф.Әмирхан 1926 елда Казанда үлә. Татар зиратында әдипнең каберенә мәрмәр таш куелган. Аның каберенә халкыбызның сукмагы өзелми.
– Чыннан да Ф.Әмирхан үткен юморлы, тирән фикерле, ачык карашлы олуг шәхес, язучы. Сезнең алдыгызда аның китаплары бирелгән, мин аларны сезгә тәкъдим итәм.
2) Кереш әңгәмә.
Укучылар, Ф.Әмирханның яңа хикәясе белән танышыр алдыннан, искә төшерик әле. Мин сезгә Ф.Әмирханның “Балалар атавы” дигән кызыклы мавыктыргыч хикәясен укыдым. Сез шул хикәягә карата рәсемнәр ясадыгыз. Бу рәсемнәрдә балалар бик шат, алар сәяхәткә чыгалар, утрауда булалар. – Ничек улыйсыз бу балаларга рәхәтме, кызыкмы?
Алар бәхетлеме? (җаваплар)
Ни өчен мин бу хикәяне сезгә укыдым микән? Бу сорауга җавапны сез дәрес ахырында җавап бирерсез.
3) Сүзлек эше.
Балалар, ә хәзер инде Ф.Әмирханның “Ул – үксез бала шул” хикәясен укыйбыз. Ләкин бу хикәяне укыр алдыннан, сезгә аңлашылмаган, авыр сүзләрне карап китик.
былтыр – узган ел
бичараның – мескеннең
купшы – горур
мыскыл итә - рәнҗетәләр, обижают
казаки – жикет
күзнең мөлдерәүләре – күз яшләнү
үксез бала – ятим, безобидный
кәләпүш – түбәтәй
гает бәйрәме – мөселманнарның иң олуг бәйрәме.Ул ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач билгеләп үтә. Анда гает намазы укыла һәм корбан чалу йоласы үтәлә. Соңыннан ата-баба, туганнарның кәберләрен зиярәт кылу, фәкыйрьләргә хәер-садака өләшү, бер-беренә кунакка йөрүшеләр була.
4) Беренчел уку.
Укучылар, без сезнең белән аңлашылмаган сүзләрне карадык, ә хәзер мин сезгә бу хикәяне укыйм, мине дәвам итечүләр дә булыр, шуңа күрә бик игътибарлы булыгыз.
(Укытучы укый)
5) Аңлаганны тикшерү.
–Бу хикәя кемнәр турында?
Хикәядә нинди көн иде һәм малайлар бу көнне нишләгәннәр?
Бу малайлар сезгә ошадымы?
6) Физкультминутка.
7) Икенчел уку.
– Укучылар, абзацлап укыйбыз, шунда ук сорауга җавап биреп барабыз.
1 абзац: – Автор нәрсәләр киеп чыккан?
2 абзац: – Асрау малай турында ниләр белдек?
3 абзац: – Авторга сабан туе атлары булып уйнаганда беренче булып килергә
нәрсә комачаулаган?
4 абзац: – Балалар нинди уеннар уйнаган?
5 абзац: – Нури белән автор арасындагы бәхәс нәрсәдән башлана?
6 абзац: – Ни өчен Нури кычкырып җылап җибәрде?
7 абзац: – Авторның йөрәген әллә нәрсә тырнаган шикелле итә башлады?
Нәрсә микән ул?
8 абзац: – Автор нинди нәтиҗә ясый?
–Ә хәзер 4 төркемгә дә эш.
Хикәяне кисәкләргә бүлеп, һәр кисәккә исем кушыгыз. (эшлиләр)
Балалар, менә бу хикәяне укыганнан соң, сез нинди нәтиҗә ясый аласыз.
Чыннын да, ятим балаларга карата мәрхәмәтле булырга кирәк. Элек сугыш елларында да ятимнәр күп булган, чөнки сугыш афәте бер кешене дә кызганмаган, ләкин хәзерге вакытта ятимнәр саны бик күп. Аларның сәбәпләре алкоголь, наркотиклар нәкъ менә шулар арасында бер гонаһлары булмаган балаларны ташлап китәләр яки үләләр. Безнең шәһәрдә дә балалар йорты “Балкыш” бар, хәзерге вакытта анда 70 якын ярым ятим, яки бөтенләй ятим балалар бар.Әйтегез әле без балаларга ничек итеп ярдәм итә алабыз икән?
Мәсәлән, Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында бала йорты бар. Андагы гади халык һәм “Самат” мәчете картлары, сирәк булса да җыелган сәдака акчасын ятимнәргә бирәләр.
III .РОЭ.
1. Димәк, безгә Ф.Әмирхан “Ул үксез бала шул” хикәясе белән нәрсә әйтмәкче булган?
Ни өчен без Ф.Әмирханның “Балалар атавы” хикәясен укыдык микән?
2. Гомуми үзбәя.
3. Өй эше.
а) 25-27 бит укырга, эчтәлеген белергә.
б) 1) Өйнең яме – ана белән.
2) “Ана – шәфкать диңгезе” дигән темага хикәя язып килергә.