Официальный сайт detisavve 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация

Разработка открытого урока по окружающему миру с применением проектной деятельности учащихся

Submitted by Гульфия Гирфанова on Wed, 20/04/2011 - 19:35
Данные об авторе
Автор(ы):
Гирфанова Гульфия Салимзяновна.
Место работы, должность:

МОУ "Черемшанский лицей", учитель начальных классов

Регион:
Республика Татарстан
Характеристики ресурса
Уровни образования:
начальное общее образование
Класс(ы):
2 класс
Предмет(ы):
Окружающий мир
Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)
Тип ресурса:
конспект урока (занятия)
Краткое описание ресурса:

Моей целью является разработать и внедрить в практику обучения методику проектного метода во взаимодействии с информационными технологиями для реализации личностно ориентированного обучения, где развивается познавательная и творческая активность каждого ребенка. Для этого решаются следующие задачи:
обосновать выбор метода учебного проекта в качестве педагогической технологии и рассмотреть вариант конкретного учебного проекта;
применить конкретный учебный проект в образовательный процесс и доказать эффективность использования разработанной методики, которая применима для метода учебного проекта;
показать учащимся их собственную заинтересованность в приобретаемых знаниях, умениях и навыках, которые могут и должны пригодиться им в жизни.

Учащиеся искали материалы по породам кошек и собак, народные приметы, связанные с кошками. В конце исследования пришли к выводу, что надо бережно относиться к животным. Люди в ответе за тех, кого приручили.

Нинди   хайваннар була?

Максат:  Хайваннарның  төркемнәре(бөҗәкләр,балыклар,кошлар,җәнлек-

ләр).Аларның  төп билгеләре  турында күзаллау формалаштыру.

Игътибарлык ,хәтер,фикерләү,сәнгатьле сөйләмне  үстерү.

Практик  эзләнү  күнекмәләрен  үстерү,төркемнәрдә  һәм  парлап эшләү күнекмәләрен  формалаштыру.Проект эшчәнлеген оештыру.

Хайваннарга  сакчыл  караш  тәрбияләү.

Җиһазлау: “Әйләнә-тирә  дөнья” дәреслек.Авт. А.А.Плешаков,

М.Ю.Новицкая,компьютер,слайдлар,күрсәтмә һәм  таратма  материал,

эш  дәфтәре,атлас-определитель “ От земли  до неба”.

Дәрес  барышы.

I этап.Оештыру.

Максат: укучыларны  дәрескә активлаштыру.

Звонок булды,дәрес башланды.Тагын  балалар тып-тын калалар.Тырышып алар  белем алалар.

-Дәрестә үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?

- Ни өчен һәркемгә бу кагыйдәләрне  үтәргә кирәк?

Ишек  шакыйлар,бүлмәгә  Урман хуҗасы керә.

Урман хуҗасы.Исәнмесез,балалар! Хәерле көн! Мин-Урман хуҗасы.Менә сезгә кунакка килдем.

Балалар.Исәнмесез! Хәерле  көн!

Урман хуҗасы.Укучылар,сез балар бакчасында  төрле җәнлекләр

белән таныштыгыз.Парларда әйтеп карагыз әле,кем күбрәк  хайван исемен белә икән? (Парларда эш )

II этап .Белемнәрне актуальләштерү.

Максат:хайваннарның күптөрлеген күрсәтү.

Урман хуҗасы.Мин сезгә табышмаклар алып килгән идем.Сез миңа

җавабын әйтегез.

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар эзли.(бүре)

2)  Җәен соры,кышын ак,

Кылый күз,озын колак.(куян)

3)Кош түгел оча ,

Ябалактан курка,

Чикләвек ярата,

Сызгырса,урманны яңгырата. (тиен)

4) Канаты бар,очалмый,

Күккә таба  карамый,

Йолдызларны санамый,

Коры җирдә  торалмый .(балык)

5)Соскы борын бакылдык,

Күп сөйләшә такылдык.(үрдәк)

6)Җәй буе бал җыя,

Кышның буе хәл җыя.(бал корты)

Урман хуҗасы.Никадәр җавап булды.

Укучылар дәфтәрдә бирем эшлиләр.32-33 нче бит.

IIIэтап.Яңа  материалны  үзләштерү.

Максат: хайваннарның төркемнәре (бөҗәкләр, балыклар,кошлар,җән-

лекләр).Аларның төп билгеләре турында  күзаллау формалаштыру

Урман хуҗасы.Куян,тиен,үрдәк,балык,

бал кортын  бер сүз белән ничек атап булыр?

Аларның нинди уртаклыклары бар?

Бу сорау сезне уйландырды бугай.Мин сезгә аның җавабын

әйтмичә торам. ( 1 слайд)

Әлегә сорауга җавап бирер  өчен сезгә  тыңларга ,уйланырга,

искә төшерергә кирәк ,үз фикерегезне  әйтергә кирәк булыр.Шул

вакытта дөрес  җавапны табарбыз.

Укучылар  төркемнәрдә  биремле карточкалар эшлиләр.

Экранда слайдлар ачыла. (2-4 слайд)

Бу хайваннар кайсы кош?

Бу хайваннарның  кайсы җәнлек?

Нинди билгеләр буенча  белдегез?

Бөҗәкнең  нинди төп билгесе бар?Балыкның ? Кеше  нинди хайваннар

асрый? Ни өчен? Кыш  көне кошларга ни өчен авыр? Аларга ничек  ярдәм  итәргә була?(5-7 слайд)

Физкультминутка.

Урман хуҗасы.Әйдәгез, бер басып кояшка үрелик  әле.

Гөлчәчәкләр күренде һәм кояшка  үрелде.(Балалар кулларын югары күтәрәләр)

Аларга  җылы кирәк ,кояш астында рәхәт.(Югары сузылалар).

Җил  өсте, чәчәкләрнеиселкетте.(Чайкалалар.)

Уңга бөгелделәр,сулга бөгелделәр.(Бөгеләләр.)

Җиргә иелделәр.(Чүгәлиләр.)

Бар син,җил,моннан кит.(Басалар.)

IV этап.Ныгыту.

Максат: һәр төркемгә мисаллар  уйлап әйтергә өйрәнү.Проект эшчәнлеген оештыру(песиләр,этләр турында  мәгълүматлар туплау)

Атлас белән эшләү.(130 ,152-153 нче бит.,154-155 нче бит.)

124 нче биттә үрмәкүч рәсемен карау.

Үрмәкүч бөҗәкме? Ни өчен бөҗәк түгел?

Дәфтәрдә  эш.32-33 нче бит.Мөстәкыйль эшләү.Парларда тикшерү.

Vэтап.Проет  эшчәнлеге.

Максат: мәчеләр этләр турында күбрәк   мәгълүмат туплау;тәҗрибә

үткәрергә өйрәтү,планын төзү,проект эшчәнлегенең  күрсәткече,нәтиҗә.

Проект эшчәнлеген тикшерү.

1)Песи тукымнары турында презентация карау.( 6 слайд 2 нче през.)

2)Песиләр турында мәгълүмат тыңлау.

3)Халык сынамышлары.

4)песинең файдасы.

5)Этләр тукымнары  турында  презентация  карау һәм кыскача мәгълүмат тыңлау.(Терьер,овчарка,лайка.) (7-8 слайд 2 през.)

1нче укучы проекты:

Песиләр турында.

Мәчеләр –яхшы аучылар.Йорт песиләре үзләренең ерак кардәшләре

юлбарыска,арысланга бик охшаган.

Песи-искиткеч чисталык яратучы җан иясе.Ул бик җентекләп ,җиренә

җиткереп юына.Сәламәт һәм тук мәченең йоны ефәк төсле ялтырап тора.Мәче-бик акыллы,гаҗәеп күзәтүчән  хайван.

Песиләр бер-берсенә бик охшаган.Хәзер аларның күптөрле токым-

нары бар: себер мәчесе- зур гәүдәле һәм бик тә йомшак,ангор мәчесе-бик иркә һәм йомшак йонлы,сиам  мәчесе-ачык  кызгылт һәм күк күзле;ә аякларын ,колакларын ,койрыгын,танавын караңгы көрән төстәге буяуга манып алган кебек.Хәтта кыска койрыклы,ә колак  очларында,нәкъ селәүсенеке кебек,кечкенә пумалалы мәчеләр дә бар.

2нче укучы проект эше.

Халык сынамышлары.

3нче укучы проект эше.

Песинең файдасы.

Йорт мәчесенең тарихы бик данлы һәм  озын.Кешеләр игенчелек белән шөгыльләнә башлагач,игеннәрне  амбарларда  саклаган.Шул вакытта бу байлыкка  тычканнар һәм күселәр ияләнгән.Алардан  коты-

лу өчен кешеләр кыргый песиләрне  кулга иялештергән.Шул көннәр-

дән бирле,әлегә  кимерүчеләр белән көрәшүдә,песи кешегә тугры хез-

мәт итә.

4 нче укучы проект эшчәнлеге.

Этләрнең  дөньяда  400 ләп төре барлыгы билгеле.Бик  борынгы  за-

маннарда кешеләр күмәкләшеп яшәгән.Эре  хайваннарны аулап тот-

каннар .Бүреләр кешеләр  янына  ризык калдыклары ашарга  килгән-

нәр  һәм тора-бара ияләшеп киткәннәр.

Терьер .Иң  күп таралган токым.Алар ау  этләре  булган.Хәзер такса-

лар  бурсык һәм төлкеләрне  өннәрендә тотуда терьерларны  алыш-тырдылар. Терьерлар-уйнаучан, акыллы, кыю, көчле этләр.

Пудель .Урта гасырлардан ук билгеле.Аларны “артист” этләр дип йөртәләр,чөнки алар өйрәткәнне тиз ота. Циркларда катлаулы  күнегү

ләрне  башкара,йөзәргә ярата.Алар үзләре  төрле  зурлыкта  булалар.

Хәтта буйлары  28 см. булган пудельләр дә бар.Төсләре дә  төрле-төрле : ак,кара,кызгылт-сары.

Овчарка.Алар көчле ,кыю,яхшы  ишетә,исне тиз  сизә.Мисал  өчен,ке

ше сәгать  тавышын  3м дан,ә  этләр 25 м дан ишетү  сәләтенә ия.

30 төрле тавыш  арасыннан  үзенә  таныш тавышны  бик тиз  аера ала

лар.Һөнәрләргә дә  тиз өйрәнәләр ,хуҗаларына һәрчак  тугрыклы.

Лайка.Салкынга чыдам этләр,аларны төньякта җигеп  тә йөриләр.

Альяскада  Бальту  исемле эткә һәйкәл  куелган.Чөнки ул кар күмеп  бетергән  юллардан  дифтериядән  дәвалау  өчен сывортка  алып  кайтып  җиткергән,кешене үлемнән коткарган.

Нәтиҗә: песи   һәм этләрне без дүрт аяклы дусларыбыз диеп йөртәбез

Этне я песине кулга  иялештергәнбез икән,без  алар өчен җаваплы.

Һәрчак аларга  миһербанлы,рәхим-шәфкатьле  булырга кирәк.

VI этап. Йомгаклау.

Максат:дәрестә эшләгән  эшләргә  йомгак ясау.

Урман хуҗасы.Менә балалар хушлашыргада вакыт җитте.Әйтегез әле

дәрестә нәрсәләргә  өйрәндегез?

Схема  буенча сөйләгез :

→ беләм

МИН             →истә калдырдым

→ эшли алдым

(Укучылар  дәрестә нәрсә  үзләштергәннәре трында  сөйлиләр)

Нинди уку мәсьләсе  куйган идек? Нинди ачышлар  ясадык ?

Нинди  нәтиҗәләргә  килдек? Үзегезгә гомуми билге  куегыз.

Балалар,ә сез сюрприз яратасызмы? Менә тиен сезгә  күчтәнәч җибәр

гән. Чикләвек  җибәргән.Рәхим итеп алыгыз  һәм тәмләп  ашагыз.Мин

инде  яңадан урманыма китәм.Сау булыгыз!

Балалар.Сау булыгыз,Урман хуҗасы! Рәхмәт  сезгә !

Прикрепленный файл Size
презентация.pptx 1.8 MB

Смотреть видео онлайн

Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн