Официальный сайт morning-news 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Гаяз Исхакыйның “Көз” повестендә күтәрелгән мәсьәләләр.

Submitted by Гузалия Гаптельнуровна Хасанова on Wed, 17/11/2010 - 20:42
Данные об авторе
Автор(ы): 
Хасанова Гузалия Гаптельнуровна
Место работы, должность: 
МБОУ СОШ №3 п.Кукмор, учитель татарского языка и литературы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
высшее профессиональное образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
10 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
Максат: 1. Гаяз Исхакыйның “Көз” әсәрен анализлау;әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрне ачыклау. 2. Әсәргә анализ ясау; фикереңне дәлилли белү күнекмәсен камилләштерү. 3. Саф хисләргә сакчыл караш; үз -үзеңә ышаныч тәрбияләү
Тип урока: 
Комбинированный урок
Учащихся в классе (аудитории): 
12
Используемые учебники и учебные пособия: 

Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin-top:0cm; mso-para-margin-right:0cm; mso-para-margin-bottom:10.0pt; mso-para-margin-left:0cm; line-height:115%; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:"Tahoma","sans-serif"; mso-fareast-language:EN-US;} Г.Исхакый “Сайланма әсәрләр”, Х.Миңнегулов “Г.Исхакыйның мөһәҗирлектәге иҗаты”

Используемая методическая литература: 

Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin-top:0cm; mso-para-margin-right:0cm; mso-para-margin-bottom:10.0pt; mso-para-margin-left:0cm; line-height:115%; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:"Tahoma","sans-serif"; mso-fareast-language:EN-US;} А.Ф. Заһидуллина, Ә.М. Закирҗанов, Т.Ш.Гыйләҗев “Татар әдәбияты. Теория. Тарих.”, Г.Исхакый китапларыннан  күргәзмә, магнитофон.

Используемое оборудование: 

Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin-top:0cm; mso-para-margin-right:0cm; mso-para-margin-bottom:10.0pt; mso-para-margin-left:0cm; line-height:115%; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:"Tahoma","sans-serif"; mso-fareast-language:EN-US;}

магнитофон.

Краткое описание: 
Дәреснең барышы I. Актуальләштерү 1.Уңай психологик халәт тудыру. Укытучы: Узган дәресләрдә без Г.Исхакыйның мөһәҗирлектәге тормышын һәм иҗатын чагылдыручы диск белән таныштык. 10 сыйныфта анализлап үткән “Ул әле өйләнмәгән иде”, “Кәләпүшче кыз”, “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрләрен искә төшердек, “Олуг Мөхәммәд” драмасын анализладык. Гаяз Исхакыйның күпкырлы шәхес булуын ачыкладык. Өйгә эш тә сезгә берничә юнәлештә бирелгән иде. 1. Г.Исхакый турында интернеттан мәгълүматлар табу. 2. Г.Исхакыйның “Көз” повестен уку. 3. “ Көз” повестына синквэйн (бишьюллы шигырь) язу. Сез, укучылар, 1 нче бирем буенча фикерләрегезне туплаган арада, минем сезне Г.Исхакыйга багышлап язылган җыр белән таныштырасым килә.

Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin-top:0cm; mso-para-margin-right:0cm; mso-para-margin-bottom:10.0pt; mso-para-margin-left:0cm; line-height:115%; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:"Tahoma","sans-serif"; mso-fareast-language:EN-US;}

Укытучы: Узган дәресләрдә без Г.Исхакыйның мөһәҗирлектәге тормышын һәм иҗатын чагылдыручы  диск белән таныштык. 10 сыйныфта анализлап үткән “Ул әле өйләнмәгән иде”, “Кәләпүшче кыз”, “Ике йөз елдан соң инкыйраз” әсәрләрен искә төшердек, “Олуг Мөхәммәд” драмасын анализладык. Гаяз Исхакыйның күпкырлы шәхес булуын ачыкладык. Өйгә эш тә сезгә берничә юнәлештә бирелгән иде.

1.    Г.Исхакый турында интернеттан мәгълүматлар табу.

2.    Г.Исхакыйның “Көз” повестен уку.

3.    “ Көз” повестына синквэйн (бишьюллы шигырь) язу.

Сез, укучылар, 1 нче бирем буенча фикерләрегезне туплаган арада, минем сезне Г.Исхакыйга багышлап язылган җыр белән таныштырасым килә.

Җыр яңгырый.

Укытучы. -Һавадагы аккошларга

Эндәшергә кыймадым,

Төшеп калган каурыйларын

Мин тезләнеп җыйнадым.

Һавадагы киек каздан

Син каян?-дип сорадым,

Ул кычкырып җавап бирде

Мин утырып еладым.

-Бу юллар, укучылар, Г.Исхакыйның эмиграция вакытында чыккан беренче китабының беренче битендә басылган була. Анда ни өчен нәкъ менә шушы юллар урын алган дип уйлыйсыз?

(Укучыларның фикерләре тыңланыла. Интернеттан табып, укып килгән мәгълүматлар бәяләнә).

I.                  Яңа белем, күнекмәләр формалаштыру

Укытучы: Бүгенге дәресебезнең темасы “Гаяз Исхакыйның “Көз” повестендә күтәрелгән мәсьәләләр” дип  атала (максат әйтелә).

-         “Көз” повесте Г Исхакыйның Октябрь революциясеннән соң мөһәҗирлектә иҗат ителгән әсәрләре арасында мөһим урынны били. Әсәр 1923 елда Берлинда язылып, 1938 елда  шунда ук басылып чыккан. Әсәрнең кыскача эчтәлегенә тукталып үткәнче, тема, проблема, идея төшенчәләрен тагын бер кат искә төшереп. (укучылар белән искә төшерелә).

Бирем. Әсәрне анализлау барышында теманы, проблемаларны, идеясен ачыкларга.

III. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

Укытучы: - Укучылар, әсәрне анализлауга күчик. Әсәрдә сюжет сызыгы ничә?

Укучы: - Әсәрдә өч сюжет сызыгы бар.

Укытучы: - Әйе, укучылар. Ә хәзер шуларны ачыклап үтик (укучылар һәр сюжет сызыгының эчтәлеге белән таныштыралар).

1.    Гөлсем белән Нәфисәнең пароходта очрашулары; аннан төшкәннән соң, ирләре каршы алуы; яшьлектә сөйгән ярларының бер үк кеше –Хәлил- булып чыгуы; аларның бергәләшеп ял итүләре, аңлашулары.

2.    Нәфисә үскән мохит, яшьлек мәхәббәте, бәхетле гаилә тормышы.

3.    Гөлсем үскән мохит, яшьлек мәхәббәте, бәхетсез гаилә тормышы.

-Укучылар, ә хәзер  Гөлсем һәм Нәфисә образларына характеристика бирегез.(Укучылар әсәрдән өзекләр китереп образларга характеристика бирәләр, фикерләрен дәлиллиләр).

Нәтиҗә:

   Гөлсем иске фикерле ата-ана кулында үсә, күңеле кушканча эшли, иң хәлиткеч минутларда “Коръән”гә мөрәҗәгать итә, нык ихтыярлы, көчле рухлы шәхес.

   Нәфисә- мирза кызы. Яшьләй әнисез кала, рус мохитендә, иркендә үсә. Холкы әйбәт.Үз сүзен өзеп әйтә алмый, икеләнүчән, эчке каршылыкларга ия, ихтыярсыз, характерсыз, кыйбласыз, кистереп карар итми, шуңа күрә олы хистән-мәхәббәттән коры кала.

Укытучы:- Гөлсем һәм Нәфисә мәхәббәтләре төшкән егетне ничек искә алалар? Шул истәлекләрдән чыгып, Хәлилгә характеристика бирегез.(Укучыларның җавабы тыңланыла).

Нәтиҗә: Хәлил укымышлы, акыллы, татар мохитеннән читтә яшәсә дә татар дөньясында “кайный”. Аның өчен гаилә-изге. Хатынын олылый, кадерли белә.

Укытучы: - Әдәби иҗатта вакыт төшенчәсе мөһим роль уйный. Вакыт һәм пространство мөнәсәбәтләрен еш кына хронотоп диләр.(Төшенчәнең аңлатмасы дәфтәргә языла). Вакытны үзгәртеп булмый, ә язучылар исә вакытны кирегә бора алалар. Әсәрдән табып аңлатыгыз.

(укучылар җавабы)

-         Яз-яшьлектә очрашкан вакыт.

-         Көз- сары яфраклар, күңелдә моң, сагыш, үкенеч.

-         Мәхәббәт бер үк җирдә башлана һәм  төгәлләнә.

-         Параход-аллегорик образ. Яшәлгән һәр минут артта кала. Үткәнгә кире кайту юк.Үкенмәслек итеп яшәргә, үкенмәслек гамәлләр кылырга кирәк.

-         Хәлил сүзләрендә дә зур мәгънә ята. “Инде көз булды, Гөлсем туташ, миләшнеке - миләшчә, алманыкы-алмача”

(Нәтиҗә ясала)

-         Укучылар, Нәфисә Гөлсем һәм аның гаиләсе турында уйланып: “Ник соң бу  болай?”- дип сорау бирә. Гөлсемнең гаиләдәге бәхетсезлеген нидән күрәсез?

Көтелгән җавап.

-         Саф хисләрнең булмавы, гаилә башлыгының алкоголизм баткаклыгына керүе, диннән, үз гореф-гадәтләреннән читләшү- төп сәбәпләр булып тора.

-         Укучылар, ярдәмче образлардан кайсылары җылы хисләр уята? Ни өчен? Тискәре образларга бәя бирегез.

(укучыларның җаваплары тыңланыла, нәтиҗә ясала)

- Укучылар, табигать күренешләре геройларның кичерешләрен ничек  ачалар?(әсәрдән өзекләр табып укыла)

 

IV. Йомгаклау

-Укучылар, дәресебезнең ахырына якынлашык. Дәрес башында бирелгән сорауларга җавап бирик.

-Әсәрнең темасы?

-Әсәр мәхәббәт турында.Бу-мәңгелек тема.

-Әсәрдә күтәрелгән проблемалар?

- аталар һәм балалар арасындагы конфликт;

- мохитнең шәхескә тәэсире; гореф-гадәтләрдән читләшү;

-җәмгыятькә алкоголизм чиренең килеп керүе, бу проблема хәзерге көндә дә актуаль;

- шәхеснең йомшаклыгы;

- Әсәрнең идеясе?

- Тигез гаилә тормышына, үз бәхетеңә ирешү өчен нык ихтыярлы булу, туган халкың, аның гореф-гадәтләре белән бәйләнештә тору кирәк.

-Әсәргә йомгак ясап, укучыларның өйдә язып киленгән синквэйннары тыңланыла.

Синквэйн.

1. Повесть

2. Кызыклы, мавыктыргыч, тормышчан.

3. Укыйбыз, уйланабыз.

4. “Яшь гомерләр кире кайтмый, сулар үргә акса да”.

5. Әсәр.

 

Өй эше: 1.Г.Ибраһимов турында мәгълүматларны табып укырга. 2. “Казакъ кызы”романын укырга;

»  Tags for document:

Смотреть русские видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн