Официальный сайт osinform 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



“Рәвеш” темасын кабатлау

Submitted by Лейля Мидхатовна Якупова on Wed, 26/05/2010 - 22:36
Данные об авторе
Автор(ы): 
Якупова Лейля Мидхатовна
Место работы, должность: 
Тюлячинская средняя общеобразовательная школа
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
6 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
“Рәвеш ” темасы буенча укучыларның белем һәм күнекмәләрен системага салу; Укучыларның рәвешләрне сөйләм телендә гамәли куллана алуларына ирешеү, Гаиләдә ата- анага хөрмәт тәрбияләү.
Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Используемые учебники и учебные пособия: 

 

Н.В. Максимов, М.З. Хәмидуллина . Татар теле, 6 класс, Казан,     
                 “Мәгариф” нәшрияты,126-137 битләр.
 

 

Используемое оборудование: 

 

компьютер, башваткыч чишү өчен таблица; тарату материаллары, карточкалар, гаилә турында рәсемнәр.
Краткое описание: 
Дәрестә "Рәвеш " темасы буенча укучыларның белем һәм күнекмәләре ныгытыла, тест ярдәмендә тикшерелә

 

Тема: “Рәвеш” темасын кабатлау                   
 
 
 
Максат:    “Рәвеш ” темасы буенча укучыларның белем һәм                     
                             күнекмәләрен системага салу;
            Укучыларның рәвешләрне сөйләм телендә гамәли куллана   
                             алуларына ирешеү, 
                   
                                 Гаиләдә ата- анага хөрмәт тәрбияләү.
 
Материал: Н.В. Максимов, М.З. Хәмидуллина . Татар теле, 6 класс, Казан,     
                 “Мәгариф” нәшрияты,126-137 битләр.
 
Җиһазлау: компьютер, башваткыч чишү өчен таблица; тарату материаллары-     
                  карточкалар, гаилә турында рәсемнәр.
 
Дәрес барышы
 
I.                  Ориентлашу һәм уңай мотивлар булдыру этабы.
1.     Исәнләшү
-         Исәнмесез, кадерле укучылар! Бер-беребезгә елмаешып исәнләшәбез.
Бер-беребезгә нинди сүз әйттек?
“Исәнмесез”дән башка бер сүз әйтмәдек.
Ә нидән соң бер тамчы кояш артты дөньяда?
Нидән соң бер тамчы бәхет артты дөньяда?
Нидән соң шатлык нуры балкый йөзләрдә?
Болар барысы чагыла безнең күзләрдә.
 
II. Уку мәсьәләсен кую.  
     Башваткыч чишү.
-         Бу башваткычны дөрес итеп чишкән очракта, урта баганада барыбыз өчен дә бик кадерле сүз килеп чыгар.
а) кичә түгел; (бүген)
ә) тау шикелле; (таудай)
б) еш түгел; (сирәк)
в) алай түгел; (болай)
г) кызу түгел ;(әкрен)
 

б
ү
г
е
н
 
 
т
а
у
д
а
й
 
с
и
р
ә
к
 
б
о
л
а
й
 
 
 
ә
к
р
е
н

-         Укучылар, сез тапкан сүзләр кайсы сүз төркеменә карый?
(рәвеш)
-         Әйе, дөрес. Бүген без сезнең белән “Рәвеш ” темасы буенча белемнәребезне барларбыз, рәвешләрне кабатларбыз.Нәрсә ул рәвеш?
(.............)
-         Җавапларыгыз төгәл булдымы икән, кагыйдә белән чагыштырыйк әле.
(1 укучыдан укыту)
 
1 нче слайд.
   Эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? Күпме? Кайчан? Кая? Кайда? Нигә? Сорауларына җавап бирә торган мөстәкыйль сүз төркеме рәвеш дип атала.
    Рәвеш күбрәк фигыльгә ияреп килә: яхшы җырлый (поет хорошо); татарча сөйләшә (говорит по-татарски); ерак бардык (ходили далеко)
    Рәвеш билгенең билгесен дә белдерергә мөмкин: бик тиз сөйләшә (разговаривает очень быстро).
    Рус теленнән аермалы буларак, татар телендә эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүзләр үзе ачыклаган сүз алдыннан килә.
    Рәвешләр җөмләдә хәл, аергыч, хәбәр булып килергә мөмкин.
 
-         Җавапларыгыз дөрес булганмы , укучылар?
     (әйе, дөрес)
-         Афәрин. Башваткычыбызга карыйк әле. Кызыл шакмакларда нинди сүз килеп чыкты?
     (гаилә)
-         Ни өчен мин бу сүзне барыбыз өчен дә кадерле дидем?
(чөнки гаилә безнең иң кадерле кешеләребездән тора)
 
-         Гаилә дигәч, без кемнәрне күз алдына китерәбез?
     (бабай, әби, әти, әни, мин, энем, сеңелем, абый, апай)
 
-         Бу темага сөйләшкән вакытта, балалар, рәвешләр дә күп кулланыла. Ә менә ни дәрәҗәдә куллана белүегезне мин шушы биремнәр аша тикшерегә уйлыйм.
 
III. Уку мәсьәләсен чишү буенча адымлап гамәлләр башкару этабы.
1.     Биремне бүлеп бирү. 
 
         1 нче төркемгә
Күп нокталар урынына тиешле рәвешләрне куеп языгыз
 
         2 нче төркемгә
    Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Рәвешләрнең ясалышы ягыннан төрен ачыклагыз.
 
2.     Һәр төркемнең иҗади отчеты
 
1 нче төркем
           Минем әбием ......(бик) матур.Тик ... (кызларча) түгел, ...... (әбиләрчә) матур ул. Аның йөзе ап-ак. Бит уртасы балаларныкы кебек ....(аз) гына алсуланып тора. Аның шул ак йөзенә көмеш кебек ак чәчләре........ (бик) тә, ....... (бик) тә килешә.
-         Хикәягез , рәвешләр өстәп язгач, ничек үзгәрде, үзгәрдеме?
(хикәя тагын да тулыланды, матурланды)
 
2 нче төркем.
Әниләр бәйрәме (С.Сөләйманова)
 
Иртүк (тамыр) торып битен юган
Кем уяткан Ләйләне?
Уятмаган, үзе торган-
Бүген (кушма) әни бәйрәме.
 
Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, өй ямьле!
Яхшы (тамыр) булсын, балкып торсын-
Бүген (кушма) әни бәйрәме.
 
Өстәл өстен кат-кат (парлы)сөртте
Җәйде ап-ак җәймәне
Чиста булсын, пөхтә булсын
Бүген (кушма) әни бәйрәме.
 
Нәтиҗә
-         Димәк, рәвешләр ясалышы ягыннан нинди төрләргә бүленә?
 (тамыр, кушма, парлы, тезмә, ясалма)
 
2  нче слайд

Тамыр рәвешләр
Аз, бик, гаять, еш, күп, сирәк, соң, тиз, шактый, шәп, әле, элек
 Сәрвәр минем күзләремә туры карый. (К.Т.)
 Ул элек үзенең сәламатлеге турында зарланмый иде.
Ясалма рәвешләр
Рәвеш ясагыч кушымчалар:
Ча-чә, лай-ләй, лата-ләтә, дай-дәй, тай-тәй, лап-ләп
Алыгыз, сезнеңчә булды.(Г.Н)
 Күрше бабайга кердем,
   Көйләп, бер сәлам бирдем. (Ш. Г.)
Парлы рәвешләр
Ике тамырдан (сүздән) ясалалар, сызыкча аша язылалар:
Ачыктан-ачык, төркем-төркем, элек-электән, тора-бара
Мосафирлар ашык-пошык атка
чыгып утырыштылар. (Ф.Ә.)
Кушма рәвешләр
Ике тамырны (сүзне) кушып ясалалар:
Берсүзсез, көнозын, бервакыт, бераз, берзаман, быел
Аңа бераз хәлвә кисеп бирде. (К.Н.)
Тезмә рәвешләр
Ике яки берничә тамырдан (сүздән) телеп ясалалар:
Чын күңелдән, әллә нигә бер, ул арада, көннәрдән беркөнне, тиз арада,
Җир җимертеп йөри. (Г.М.)
Көннәрнең берсендә кияүнең ата-аналары мәҗлескә чакырылдылар.

 
 Таблицаны 1 укучыдан укыту.
Перфокарталар белән эш.
-         Рәвешләрнең ясалышы буенча белемнәрегезне перфокарталар ярдәмендә тикшереп алыйк.

 
тамыр
ясалма
парлы
кушма
тезмә
көнозын
 
 
 
 
 
шул арада
 
 
 
 
 
акчалата
 
 
 
 
 
тора- бара
 
 
 
 
 
гаять
 
 
 
 
 
олыларча
 
 
 
 
 
тиз
 
 
 
 
 
иртә-кич
 
 
 
 
 

 
-         Мөстәкыйль тикшерү
 
 
3 нче слайд
 -Укучылар, экранга игътибар итәбез, рәвешләрнең нинди төркемчәләре бар?
(таблицаны 1 укучыдан укыту)
 

Сыйфатлау рәвешләре
Салмак, тиз, тын, кинәт, ачыктан-ачык, кызу, тегеләй-болай..
Күләм-чама рәвешләре
Күп, аз, байтак, шактый, иртә-кич, көн-төн, вакыт-вакыт, сирәк-мирәк, озак, искиткеч
Охшату-чагыштыру рәвешләре
Олылырча, кешечә, үзенчә, алтындай, көндәй, көзгедәй, җырдай
Вакыт рәвешләре
Былтыр, кичә, бүген, элек, кышын, көзен, башта, күптән, бераздан, яңа гына
Урын рәвешләре
Еракта, ары, бире, югарыда, түбәндә, якында
Сәбәп, максат рәвешләре
Кирәктә, кирәкмәскә, бушка, юкка, юри

 
Гаилә турында рәсемнәр тарату (партага бер)
- Төрле рәвеш төркемчәләрен кулланып 3-4 җөмләдән торган кечкенә хикәя төзү.
 
 
Ял минуты
-Әкрен генә басабыз
(укучылар торып баса)
 
Әзрәк уйнап алабыз
(кара-каршы басып чәбәк-чәбәк уйныйлар)
 
Тиз-тиз чүгеп алабыз.
(чүгеп алалар)
 
Аннан туктап алабыз.
Уңга таба бөгелеп
Сулга таба бөгелеп
Салмак кына әйләник
Тын гына утырыйк.
 
-         Булдырдыгыз, укучылар. Дәреслектән 235 нче күнегүне табабыз.
........, биремне укы әле.
 
-         “Рәхмәт- иң олы сүз” тексты өстендә эш.
-         Текстны укыту.
-         Хикәядә сөйләнгән вакыйгага сезнең мөнәсәбәтегез нинди? Нәрсә әйтә аласыз? Ни өчен текст “Рәхмәт- иң олы сүз” дип атала? Ә сез әниләргә нинди яхшылыклар эшлисез?
(....)
-         Әйе, укучылар, өлкәннәргә, әти-әниләргә һәрвакыт мәрхәмәтле булырга кирәк. Хәзер дәфтәрләрне ачтык, 235 нче күнегү дип язабыз. 1 нче биремне язып эшлибез. Алсу тактага чыга.
 
       Шул бер сүз ана кешене чиксез бәзхетле итәргә җитә калды.
 
Нәтиҗә ясау
 
-         Рәвешләр җөмләдә кайсы җөмлә кисәкләре булып киләләр?
         (хәл, аергыч, хәбәр)
 
4 нче слайд
 Мин акрын гына артка чигенәм. (В.Нуриев)
 
Көн бардылар, төн бардылар, күп юллар үттеләр, ерак җирләргә җиттеләр.
 
Безнең заманда могҗизага якын хәлләр күп.
 
Рәвешләр җөмләдә хәл, аергыч, хәбәр булып килә.                                                      
 (1 укучыдан укыту)
 
IV. Уку мәсьәләсен чишү.  
- Укучылар, рәвеш темасы буенча белгәннәрегезне искә төшердек, хәзер тест ярдәмендә тикшерәбез. Дәфтәрләргә тест дип яздыгыз. Эшлибез.
 
5 нче слайд
1. Рәвеш нәрсәне белдерә
а) предметның билгесен
ә) эш-хәлнең билгесен
б) эш-хәл, хәрәкәтне белдерә.
 
2. Рәвеш нинди сорауларга җавап бирә
а) ничек? Кайчан? Кайда? Күпме?
ә) нинди? Кайсы? Ничек? Кая?
Б) күпме? Нәрсәне? Кая? Нишләгәч?
 
 3.Рәвешләрнең ничә төркемчәсе бар?
а) дүрт
ә)алты
б) җиде
 
4. Рәвешләрнең үзләренә генә хас нинди билгесе бар?
а) зат-сан белән төрләнә
ә) исемләшә
б) төрләнми торган сүз төркеме
 
5. Төзелешен ягыннан нинди рәвешләр була?
а) тамыр, ясалма, парлы
ә) кыскартылма, ясалма, тамыр
б)тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә
 
6. Бу рәвешләрнең төркемчәләре нинди?
Былтыр, байтак, чәчәктәй, ерак, юклы, тиз
 
а) вакыт, күләм-чама, охшату-чагыштыру, урын, сәбәп-максат, саф
ә) саф, күләм-чама, вакыт, охшану-чагыштыру, сәбәп-максат, урын
б) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, күләм-чама, вакыт, охшану-чагыштыру, сәбәп-максат, урын
б) күләм-чама, урын, вакыт, сәбәп-максат, охшату- чагыштыру, саф.
 
7. Бирелгән рәвешләрнең ясалышлары ягыннан нинди рәвешләр булуын ачыкларга
 
Бервакыт, иртә-кич, күз ачып йомганчы, көмештәй, кинәт
 
а) тамыр, парлы, тезмә, кушма, ясалма
ә) кушма, парлы, тезмә, ясалма, тамыр
б) кушма, парлы, тезмә, тамыр, ясалма.
 
 
6 нчы слайд
Дөрес җаваплар                         Бәяләү
1-ә                                             хатасыз эш - “5” ле
2-а                                             2 хата- “4” ле
3-ә                                             3 хата – “3” ле
4-б
5-б
6-а
7-ә
 
 
Гомуми бәя чыгару
 
V. Йомгаклау   
1. Билге кую
 
- Укучылар, рәвешләрне ни өчен өйрәнәбез, көндәлек тормышта аралашканда рәвешләр кирәкме?
 
Көтелгән җавап:
 
-         Кирәк. Рәвешләрнең бәйләнешле сөйләм төзүдә әһәмияте зур. Алар фикеребезне тулыландыра, матурайта.
 
Өй эше:
 
1. 227 нче күнегү.
(сәнгатьле укырга. Рәвешләр кулланып, текстны дәвам итеп язарга)
 
2. 226 нчы күнегү. Сыйфат һәм рәвешләр кулланып әбиегезгә хат языгыз.
 
3. Рәвешләрне кулланып “Безнең гаилә” дигән шигырь иҗат итеп карагыз.
                               

 

Прикрепленный файл Size
Рәвеш.ppt 2.94 MB

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн