1. Тема: Советлар Союзы Икенче бөтендөнья сугышының боролыш чорында (1943- 1943)
Максат: 1. Икенче бөтендөнья сугышында борылыш чоры булган Сталинград сугышының барышы һәм әһәмияте турында аңлату.
2.Укучыларны төрле чыганаклардан информация эзләргә өйрәтү һәм дәреслек белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү.
3.Укучыларда пацифизмга омтылыш тәрбияләү.
Җиһаз: БВ сугышы картасы, компьютер, дискалар, дәреслек, портерт.
2. Дәресне актуальләштерү.
1. Классны оештыру, дәреснең максатын аңлату.
2. Узган дәресне кабатлау:
А) сорауларга җаваплар бирү:
- сугыш ничек һәм нинди шартларда башланып китә?
- Нәрсә ул “Тайфун” операциясе һәм ул ничек бара?
Б) таблицаны тикшерү.
1. Яңа тема аңлату.
Укытучы: Укучылар, бугенге дәрестә без Икенче бөтендөнья сугышында боролыш чоры, икенче төрле тамырдан боролыш, булган Сталинград сугышының барышы һәм әһәмияте турында сөйләшербез. Мәскәү янындагы сугыштагы немецлар һөҗүме уңышсызлыкка очраганнан соң, Югары Башкамондование Ставкасы тиз арада илбасарларны Совет җиреннән куып чыгару өчен һөҗүмгә күчүне планлаштыра. Севастополь һәм Ленинград блокадаларын өзү, Үзәк фронта һөҗүм ясауны дәвам итү һәм Донбассны азат итү күздә тотыла. Планнарның зурдан булуы күп көч таләп ителә. Ләкин дошман әле һаман да куркыныч көч булып кала бирэ.
1942 елның язында вермахт гаскәрләре өстәмә көчләр туплап Кызыл Армиягә бер- бер артлы һөҗүмнәр ясый. Совет гаскәрләре зур югалту кичерә. 1942 елның августында немец гаскәрләре Донны кичәләр һәм Сталинградка омтылалар.
Ә хәзер Сталинград сугышы турында видеоматериал карыйбыз.
(Видеоматериал карала).
Укытучы: Ә хәзер укучылар аерым парталар артына берәр кеше утырыгыз. Видеоматериалны ныгыту өчен сораулар бирелә:
1. Немец армиясен кем җитәкли? (генерал Паулюс).
2. Немец – фашист гаскәрләрен тар – мар итү өчен нинди операция һәм кайчан эшләнә? (“Уран”, сентябрь).
3. Сталинградны азат итүгә әзерлек эшләре кайчан тәмамлана һәм аны кем раслый?
4. Совет армиясе кайчан һөҗүмне башлый?
5. Ике фронт армиясе кайда һәм кайчан очрашалар?
6. Чолганышта калган гаскәрләрен йолып алу өчен нинди армия, кем җитәкчелегендә җибәрелә? (Манштейн, танк).
7. Кем һәм кайчан немец гаскәрләренә бирелергә тәкъдим ясый?
8. Соңгы немец часте кайчан капитуляцияли?
9. Сталинград янындагы сугышта немец армиясе нинди югалтулар кичерә?
10. Сталинград янындагы җиңү нинди әһәмияткә ия була?
Укытучы:Җавапларыгыз өчен рәхмәт укучылар. Хәзер без сезнең белән дәреслек белән эшлиячәкбез. Дәреслекнең 209 нчы битен ачабыз (§ 23), “Сталинград өчен сугыш һәм аның тарихи әһәмияте”. Мин сезнең һәрберегезгә сораулар таратам. Дәреслек материалларыннан сез аларга җавап табарга тиеш буласыз. Сорауларга узегез җавап тапкач, үзегез теләгән укучы янына барып, бу сорауга аның җавабын, фикерен дә сорагыз. Димәк сезнең бу сорауга ике җавап булырга тиеш.
Укучыларга бирелгән сораулар:
1. Сталинград юнәлешендә көч кем ягында була, нинди чагыштырмада?
2. Ни өчен Германия командованиесе Сталинградны алуга аеруча әһәмият бирә?
3. Ни өчен Сталинград сугышы Икенче Бөтендөнья сугышы барышында боролыш дип билгеләнә?
4. Сталинград сугышында җиңелү Германиягә ничек тәэсир итә?
5. Ни өчен Германия халкы оккупацион режимга каршы күтәрелә?
Укучыларның җаваплары тыңланыла.
Өй эше: §23 укырга, 4 бирем №Бөек Ватан сугышы” таблиөасын тутыруны дәвам итәргә, Сталинград сугышында катнашкан полководецларның берсенә характеристика язарга.
|