Укытучы.Халкыбыз Сөембикә манарасын үзенеке итеп саный. Хан заманыннан калган мөкатдәс бер һәйкәлебез дип кадерләп саклый.
5 укучы. Безнең каршыбызда Казан дәүләт университетының төп корпусы - башкалабызның күрке, горурлыгы, 19 нчы йөз архитектура сәнгатенең гүзәл үрнәге. 1804 елда император Николай 1 Казан университетын ачу турындагы фәрманга кул куя. Университет Беренче шәһәр гимназиясе нигезендә оештырыла һәм шул ук гимназия укучылары студентлар дәрәҗәсенә күчереләләр.
Университет бинасы архитектор П. Г. Пятницкий проекты буенча төзелә. Әлеге проект бер – берсеннән утыз метрлап чамасы ераклыкта урнашкан
Ике бинаны тоташтыру нигезендә барлыкка килә. Бу биналарның берсендә югарыда телгә алынган Беренче гимназия урнашкан була. П. Г. Пятницкий әлеге ике бина арасында өстәмә корылмалар төзетә, урам буйлап сузылган фасал өлешен як – яктан алтышар, уртада унике колоннасы булган өч портик белән бизи. Шулай итеп, классицизм стилендәге, беренче карашка гади генә күренгән, әллә нинди бизәкләр белән чуарланмаган , әмма гаҗәп матур, сокланып туймаслык архитектура шедевры барлыкка килә.
6 укучы. Казан университеты Россиянең иң атаклы югары уку йортыннан саналган. Үзенең данын ул хәзер дә югалтмый, дөньякүләм танылган мәшһүр галимнәре, аларның фәнни ачышлары белән хаклы рәвештә горурлана.Н. И. Зинин, А. М. Бутлеров, В. В. Марковников, К, К, Клаус,
А. Е. Арбузов, П, Ф. Лесгафт, И. М. Симонов, Н. Г. Чеботарев исемнәре университет тарихы битләрендә алтын хәрефләр беән язылган. Алар калдырган олы мираска, фәнни традицияләргә таянып, университет галимнәре бүген дә яңа үрләр яулый.
7 укучы. Без Тукай урамы буйлап атлыйбыз. (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе рәсеме күрсәтелә).Бу урамда күзгә артык бәрелеп торый торган тыйнак кына бер бина бар. Купшылыгы белән шаккаттырмаса да, очарга канат куйган тарихи шәхесәре, татар зыялылары белән дан тоткан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ул. Мәдрәсә 1882 елда атаклы дин галиме һәм реформатор Галимҗан Галиев (Баруди) тырышлыгы белән ачыла. Мәдрәсәнең бер катлы кирпеч бинасы архзитектор И. Ермолаев проекты буенча мәхәлләнең иң бай сәүдәгәре, Г. Барудиның әтисе Мөхәммәтҗан Галиев акчасына 1883 елда төзелә һәм аның хөрмәтенә “Мөхәммәдия” дип атала. Алдынгы карашлы, милли мәгарифнең яңа системасын кору хыялы белән янып йөрүче галим һәм мәгърифәтче Галимҗан Баруди – тарихыбызның иң күренекле шәхесләреннән. Ул Мисыр, Төркия, Согуд Гарәбстаны кебек илләрнең югары уку йортларында тирән белем алган, милләтебезнең язмышы, киләчәге турында күп уйланган.
8 укучы.Г. Баруди һәм аның мөгалимнәре “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дөньяви фәннәр укыта башлыйлар. Шәкертләр биредә, ислам диненнән тыш, гарәп, төрек, фарсы, рус телләре, математика, физика, география, психология, педагогика, Россия һәм төрки халыклар тарихы һәм кайбер башка предметлардан дәресләр алганнар. Г. Баруди тырышлыгы белән мәдрәсәнең уку бүлмәләрен парталар, кара такталар, географик карталар һәм башка күрсәтмәәсбаплар белән җиһазлыйлар.Дәресләр адан төзелгән расписание буенча алып барыла.Боларның барысы да ул вакыт өчен зур яңаык була. Шуңа күрә, алдынгы карашлы яшьләр башка мәдрәсәләргә түгел, күбрәк “Мөхәммәдиягә”тартылган. 20 нче гасыр башында биредә 500 ләп шәкерт укыган. Алар арасында булачак татар зыялылары, язучылар һәм шагыйрьләр Ф. Әмирхан, Ф. Бурнаш, М. Гафури, К. Тинчурин, Г. Камал, Н. Исәнбәт, Ә. Исхак, композиторлар С. Габәши, С. Сәйдәшев, рәссам Б. Урманче һәм башкалар бар.
9 укучы.Безнең алда Татарстанның Милли китапханәсе (Милли китапханә рәсеме).Ул Казанның Кремль һәм Лобачевский урамнары чатында уорнашкан.бу бина 1903 – 1906 елларда архитектор Карл Мюфке проекты буенча төзелгән һәм халык теленә Ушкова йорты дип кереп калган. Бинага урам яктан килеп карасагыз, аның ишеге өстендә, стенада “ЗУ” (Зинаида Ушкова)дип язылган вензель күрерсез. Әйе, бу – Казан университеты профессоры Н. Ф. Высоцкийның кызы Зинаида Ушковага атап махсус салынган йорт. Зинаида аны булачак кияве Алексей Ушковтан туй бүләге рәвешендә кабул иткән.