Официальный сайт toppromotion 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Сәламәтлек иленә сәяхәт

Submitted by Рамзия Аглулловна Гимадиева on Tue, 19/01/2010 - 19:58
Данные об авторе
Автор(ы): 
Гимадиева Рамзия Аглулловна
Место работы, должность: 
Сатламышевская средняя общеобразовательная школа, учитель начальных классов
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
высшее профессиональное образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
3 класс
Предмет(ы): 
Внеклассная работа
Цель урока: 
Укучыларның сәламәтлеген саклау Организмны саклау Үзеңне чиста- пөхтә йөртү
Учащихся в классе (аудитории): 
4
Используемые учебники и учебные пособия: 

Мәгариф.

Используемое оборудование: 

 

Сәламәтлек иленең картасы, рәсемнәр, карточкалар.

Краткое описание: 
1. Оештыру өлеше. 2. Беренче тукталыш. “ Шапшаклар”станциясе. 3. " Ялкаулар" шәһәре. 4. "Ике шапшак" хикәясе сәхнәләштерелә 5. Көндәлек режим. 6. Йомгаклау.
Ресурс для профильной школы: 
Ресурс для профильной школы

 

          Максат: Укучыларның сәламәтлеген саклау    

                        Организмны саклау

                        Үзеңне чиста- пөхтә йөртү

 

       Материал: Сәламәтлек иленең картасы, рәсемнәр, карточкалар.

       Дәрес барышы:

1.      Оештыру өлеше.

-         Дуслар, без бүген “Сәламәтлек иленә” сәяхәткә барырбыз. Урыннарыгызга җайлап утырыгыз. Җәмәгать урыннарында үзеңне тәртипле тоту турындагы кагыйдәне искә тйшерегез.

Беренче тукталыш. “ Шапшаклар”станциясе.

 1 нче укучы: К.Чуковскийның “Юындыр” шигыреннән өзек укый.

  - Бу өзек кайсы шигырьдән? Аны кем язган.

 2 нче укучы. . “ Шапшаклар”станциясендә К. Чуковский әсәре героена ошаган балалар яши. Алар чисталык һәм тәртип  турында кайгыртмыйлар. Һәрвакыт юынмыйлар, тешләрен чистартмыйлар. Кызлар һәм малайларның  өс һәм баш киемнәре пычрак, өйләрендә  тәртипсезлек, алар чиста кулъяулык  йөртми, тырнакларын кисми.

  -Бу станциядә яшәүчеләр  бик еш авырый.Менә безнең алда аларның берсе. Без аңа кимчелекләрен бетерергә ярдәм итик.

   “Җанлы картна” дигән уен уйнала. Чәче- башы тузган , пычрак баш киеме , бегәрләнеп беткән , сәдәфләре төшкән костюм кигән бер малай чыга. Аның битендә кара таплар, куллары пычрак, тырнаклары киселмәгән, ботинка бавы сүтелгән.

-         Бу малайга нинди киңәшләр бирәсез?

Балаларның җаваплары.

1.      Һәр көн билгеле бер вакытта торырга һәм зарядка ясарга.

2.      Иртән, көндез, кич, ашар алдыннан – йокыдан торгач һәм йокларга  ятканда юынырга.

3.      Тырнакларны гел кисеп торырга.

4.      Өс һәм аяк киемнәрен  чиста тотарга.

5.      Чәчне чиста йөртергә, көн саен тарарга, кыска итеп кистерергә яки үреп куярга.

Балалар янына чәчтараш булып эшләүче керә.  Ул үзенең һөнәре  турында сөйли, чәчне ничек чиста, җыйнап йөртү  турында киңәшләрен бирә.

  3 укучы. . “ Шапшаклар”станциясендәге балалр әйберләрен  саклап тотмыйлар, аларның сумкалары , китап- дәфтәрләре бик пычрак. Ләкин бездә андый кызлар һәм малайлар юк . Чөнки без түбәндәге кагыйдәләрне  яхшы беләбез.

                Чисталык сәламәтлекнең нигезе.

                 Пычраклык һәм пйхтә киенмәү үзеңнең сәламәтлегең  турында кайгыртмау ул.

                 Мәктәпткә чиста һәм пөхтә итеп киенеп кил.

Укытучы: Игътибар! Сез сигналны ишетәсезме? Безнең сәяхәт дәвам итә. Киләсе тукталыш “ Ялкаулар” шәһәре.

       . “ Шапшаклар”станциясе белән “ Ялкаулар” шәһәре бер-берсенә якын урнашкан. Шуңа күрә аларда яшәүчеләр  арасында уртаклык бар. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, алар нинди сыйфатлары белән бер- берсенә ошаган? ( җавап)

          Гадәттә, ялкау балалар шапшак була. Алар эш сөйми , дәресне игътибар белән тыңламыйлар, китап укымыйлар, дәфтәрләренә чиста, матур итеп язмыйлар, әти- әниләренә ярдәм итмиләр.

      “Антошка” җырының 1 нче куплеты тыңлана. Аннары “ Ике шапшак” дигән хикәя сәхнәләштерелә.

       Автор: Урам буйлап Ләйлә атлый. Тирә- юньдәгеләр аңа гаҗәпләнеп карыйлар. чөнки кызның күлмәгендә  төрле җепләр асылынып тора. Чәченә мендәр йоны, кәгазь кисәкләре ябышкан, бит- куллары, аяклары пычрак.

      Пөхтә итеп киенгән бер бабай бу хәлне күреп бик гаҗәпләнә, күзлеге борын очында чак эләгеп кала.

      Карт: Син кайда шулкадәр пычрандың?

      Ләйлә: ( үзен күздән кичереп) Мин... ни... чөнки...

      Карт: Син кайда булдың?

      Л.: Вәсимәләргә кергән идем.

      К.: Син аларда күлмәгең белән тузан сөрттеңме? Чәчең белән пәрәвезләрне себердеңме7

      Л: Юк, без аның белән качышлы уйнадык.Өстәл һәм диван астына гына кердек, башка берни эшләмәдек.

      К.: Һмм  ( тамак кырып куя)

      Автор: Ләйлә тизрәк киемнәрен какты, чәчен тарап куйды. Аңа бабайның күзенә күренү оят иде.

      Укытучы:  Балалар, тагын кемгә оят булырга тиеш ( җаваплар) Әйе, Вәсимәгә дә оят булырга тиеш. Чөнки , Ләйлә аларның җыештырылмаган  өйләрендә кунакта була һәм өстен- башын  пычратып чыга.

      Ялкаулык белән көрәшү турында әңгәмә.  Көндәлек режимны  үтәргә кирәклеге турында искәртү.

-         Игътибар! Без сәламәтлек иленең башкаласы булган “Чисталык “ һәм “Тәртип” шәһәрләренә җитәбез.. Монда урамнар һәм бакчалар чиста. Балалар пөхтә итеп киенеп йөриләр (рәсемнәр күрсәтелә). Алар уөн саен  юына, үзләрен чыныктыра, шуңа күрә  авырмый.

Теш табибы үзенең һөнәре , тешләрне ничек саклау турында сөйли.

 Балалар табибы сәламәтлекне ныгыту, чыныгу турында үзенең киңәшләрен бирә. Тәмәке тартуның сәламәтлек өчен бик зарарлы булуын искәртә.

Шәхси гигиена әсбаплары сабын, теш щёткасы, кулъяулык, тарак, көзге һ.б. турында табышмаклар әйтү.

Чисталык, сәламәтлекне саклау турында шигырьләр укыла, җыр җырлана.

Уен- сәяхәткә йомгак ясала.

 


Смотреть kino онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн