Тема. «Яз бигрәк шук икән»
Максат. 1) Язгы табигатьтәге үзгәрешләрне, гүзәллекне тоя һәм күрә белергә
өйрәтү;
2) К.Маковскийның “Язгы авазлар” әсәрен укып өйрәнү.Сәнгатьле,
аңлап һәм дөрес уку күнекмәсен үстерү.
3) Язга мәхәббәт һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлар. Мультимедиа, магнитофон.
Материал. К.Маковскийның “”Язгы авазлар”, Ә. Бикчәнтәеваның “Март аенда” әсәрләре
Дәрес барышы.
I. Оештыру. Елмая, көлә кояш,
Сез дә елмаегыз әле бераз.
Күтәренке күңел белән
Дәресебезне башлап җибәрик.
II. Дәреснең темасын ачу.
- Балалар, экранда бирелгән табышмакны укыйк әле. Җавабын дөрес тапсагыз бүгенге дәреснең темасын белерсез.
Экранда: Боз һәм кар эреде, Слайд 2
Сулар йөгерде,
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт?
Я, әйтеп кара. (Яз)
- Сез ничек уйлыйсыз, бу дәрестә нәрсә турында сөйләшербез? Слайд 1
- Шуңа күрә бездә бүген кунакта Язсылу.(Шигырь Л.Лерон “Язсылу”) Слайд 3, 4
(Магнитофон тасмасыннан Язсылуның сүзләре яңгырый).
- Исәнмесез, кадерле дусларым!
Карлы – буранлы кыштан соң,
Килдем сезне сагынып.
Өч матур кызымны алып.
- Нинди өч кыз икән соң ул?
Экранда: Тамчы тама кыектан, Слайд 5
Турылап та кыеклап.
Тамчы тама тып та тып:
“Булмый язны туктатып!”
Төнлә суык шарт та шарт.
Кайсы ай мин?... Март!
Ага юлдан гөрләвек, Слайд 6
Кар эчендә күлдәвек,
Агачларда бөреләр
Җиләк кебек эреләр.
Тауда үлән терелә.
Кайсы айда?... Апрельда!
Шау чәчәктә агачлар – Слайд 7
Чияләр, алмагачлар.
Ак болыт төшкән кебек
Шомыртлар ап – ак күбек.
Тынмый кошлар сайравы.
Кайсы ай мин?... Май ае!
III. Яз турында әңгәмә.
- Хәзер тышта язның кайсы ае хакимлек итә? Язның нинди билгеләрен күрдегез. Шуларны әйтеп чыгыгыз әле.
IV. Шигырь уку .“Март аенда”.
а) Ә. Бикчәнтәева турында кыскача белешмә.
б) Шигырьне сәнгатьле уку.
в) Умырзая турында аңлатма бирү. Слайд 8
V. Хикәя өстендә эш.
- Бүген без сезнең белән “Язгы авазлар” дигән әсәрне укырбыз.
- Нинди язгы авазлар булырга мөмкин? Нәрсә ул аваз?
.
а) Укытучының укуы. Сораулар бирә - бирә, кызыксындырып уку.
б) Сүзлек эше. Слайд 9
тирбәлә - селкенә
шәрә - ялангач (яфракларсыз)
туң – салкын (бозлы)
ләм – су астындагы балчык
в) Укучылар әсәрне пышылдап укыйлар.
Физкультминутка.
г) Чылбырлап укыту.
д) Сорауларга җавап.
- Бөреләр кайчан үсә башлый? Алар ни өчен җил әйткәнне көтә?
- Шытып чыгу өчен, орлыклар нигә су әйткәнне көтә?
- Ә балыклар ни өчен боз әйткәнне көтә?
е) Экранда рәсем. Слайд 10?
Хикәядән шушы рәсемгә туры килгән өзекне табып , сәнгатьле укып бирегез.
2) Рәсем буенча хикәя төзү. Слайд 11
- Ә сез оялар ясаттыгызмы әле? Безнең якларга тагын нинди кошлар кайта?
3) Яз турында мәкальләр. Слайд 12
V. Рефлексия.
- Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?
- Кайсы ягы ошады?
- Бүгенге дәрестә ниләр белдегез?
VI.Йомгаклау.
-
- Язсылу сезнең җаваплар белән канәгать. Слайд 13
VII. Билгеләр.
VIII. 1. Хикәянең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.
2. Әсәргә иллюстрация ясарга.
3. Яз турында бер шигырь ятларга яисә сәнгатьле укырга өйрәнергә.
|