II. Аудирование. Шигырьне игътибар белән тыңлагаз, төп фикерне бер җөмлә белән әйтегез. “Ком сәгате” схемасы белән эшлибез.
Каникулда рәхәт иде;
Ял итәсең, уйныйсың.
Узең уйныйсың, ә үзең
Мәктәбеңне уйлыйсың.
Дуслар җыела – һәркайсы
Олырак, белемлерәк.
Каникулда рәхәтрәк тә,
Мәктәптә күңеллерәк.
Җавап:Ял итү рәхәт булса да, мәктәптә күңеллерәк.
Сорау(укытучы): Ни өчен мәктәптә күңеллерәк?
Мәктәптә нишлибез? Бер сүз белән генә җавап бирик әле.
(барысы да баса, җавап бирә баралар, утыра баралар)
Җаваплар: -белем алабыз,
-дуслашабыз,
-укыйбыз,
- сөйлибез,
-Һ.б.
Укытучы:Укучылар, сорауларга нинди сүз төркеме белән җавап бирдек?
( Фигыль сүз төркеме белән.)
Укытучы: 1.Фигыль дип нинди сүз төркеменә әйтәбез?
Ул нәрсәне белдерә? ( фигыль эшне, хәлне, хәрәкәтне белдерә)
2.Фигыль нәрсә белән төрләнә?(зат-сан, заман)
3.Фигылнең нинди заман формалары бар?(үткән, хәзерге, киләчәк)
4.Фигыль нинди формаларда килә ала?(барлыкта, юклыкта)
5.Күп вакыт фигыль җөмләнең кайсы өлешендә кулланыла?(ахырында)
Фигыль
Эш зат барлыкта
Хәл сан юклыкта
Хәрәкәт заман
|