Официальный сайт openw 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Җамал Вәлидинең тел өлкәсендәге хезмәтләре

Данные об авторе
Автор(ы): 
Гайнуллин Тауфикъ Талгатович
Место работы, должность: 
Сатламышевская средняя школа Апастовского района РТ
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
10 класс
Класс(ы): 
11 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
Җамал Вәлиди иҗатын өйрәнү, аның тел өлкәсендәге эшчәнлеген аңлату, укучыларны уйларга, фикерләргә өйрәтү, үзләрендә гүзәл холык, милли горурлык хисе тәрбияләү.
Тип урока: 
Урок обобщения и систематизации знаний
Учеников в классе: 
10
Используемое оборудование: 

Җамал Вәлиди портреты, газета-журнал материаллары, Җ,Вәлидинең тормыш һәм иҗат юлына карата презентация

Краткое описание: 
Җамал Вәлиди иҗатын өйрәнү, аның тел өлкәсендәге эшчәнлеген аңлау, укучыларны уйларга, фикерләргә өйрәтү, үзләрендә гүзәл холык, милли горурлык хисе тәрбияләү.

I.  Оештыру.

II. Укучыларның Җамал Вәлиди турында ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау.

-         Җамал Вәлидинең тормыш юлын сөйләгез?

-         Татар телен үстерүдәге хезмәтләрен атагыз?

-         Язучы тәрҗемә иткән әсәрләр аның иҗатында нинди роль уйный?

-          

III. Укытучы чыгышы.

         Җамал Вәлиди 1887 нче елның 13 нче октябрендә Татарстанның Апас районы Апас авылында туа. 1908 нче елда ИЖ-Буби мәдрәсәсен тәмамлый. 1911 нче елда Оренбургка күчеп китә. Шул еллардан башлап, аның эшчәнлеге ике өлкәдә - укытучылык һәм фән өлкәсендә бара.

          Галимнең фәнни эшчәнлеге киң колачлы. Хезмәтләренеңбер өлеше аны үз заманының көчле әдәби тәнкыйтьчеләреннән берсе итеп, икенче өлеше тел галиме итеп танытты. Җ. Вәлиди, революциягә кадәрге тшнкыйтьчеләр һәм әдәбият белгечләре арасында беренчеләрдән булып, Тукай иҗатына анализ ясарга һәм аның татар халкы тарихында тоткан югары урынын ачыкларга омтыла. Ул шулай уку, зур кереш сүз белән, шагыйрьнең күпчелек шигъри әсәрләрен үз эченә алган күләмле җыентыгын бастырып чыгара. (“Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре”, Казан, “Мәгариф” көтепханәсе, 1914 ел). Г. Тукай иҗатын шагыйрьнең шәхесе һәм дөньяга карашлары яктылыгында фәнни өйрәнүне Җ.Вәлиди октябрь революциясеннән соң да дәвам иттерә. 1918 елда дөнья күргән “Габдулла Тукаевның мәҗмугаи асаре”нә (икенче басма) кереш мәкалә һәм 1923 елда “Мәгариф” журналының 3-4 саннарында басылган “Тукайның шагыйрьлеге” исемле хезмәт әнә шундыйлардан.

           1919 нчы елда Җ.Вәлиди тарафыннан бастырылган “Татар теленең грамматикасы”н Каюм Насыйриның  “Әнмүзәҗ”еннән соң татар теленең икенче фәнни грамматикасы дип карарга мөмкин. Моннан соң чыккан мәктәп дәреслекләренең күбесе Җ.Вәлиди хезмәтенә нигездәнеп төзелгән. Бу китап, нигездә, бер максатны - әдәби тел мәсьәләсен, аны үстерү турындагы кайгыртучанлыкны күз алдында тотып языла.

            1923 елда Петроград дәүләт нәшриятында Җ. Вәлидинең революциягә кадәрге татар иҗтимагый фикере һәм әдәбияты үсеше тарихына багышланган “Очерк истории образованности и литературы татар” исемле русча хезмәте дә басылып чыга.

Галимнең тел буенча тикшеренүләрендә татар теленең диалектларын өйрәнү дә зур урын тота. 1924-1925 нче еллардан башлап, ул җирле сөйләмнәрне ныклап өйрәнүгә керешә. Аның бу төр хезмәтләрендә без татар диалектларының өйрәнелү тарихын күрәбез. Аларда үз вакыты өчен күп кенә кызыклы мәсьәләләр күтәрелә һәм хәл ителә. Кыскасы, Җ. Вәлиди татар тел белемендә диалектология фәненең беренче буразналарын сызучы галим булып санала.

            Җамал Вәлидинең 1927-1929 нчы елларда басылып чыккан “Татар теленең тулы сүзлеге” татар теле лексикографиясен өйрәнү һәм үстерүгә зур өлеш кертте.

        Төрле журнал һәм җыентыкларда басылган күп санлы мәкалә-тикшерәләр бастыра.

-         “Каюм Насыйрида татар теле”, 1922 ел

-         “Татар телен эшләү мәсьәләсе”, 1922 ел

-         “Төрек-татар  телләренең язмышы”, 1023 ел

-         “Телебезнең иң иске хәзинәләреннән “Диване лөгать әт-төрки”, 1927 ел

-         “Галимҗан Ибраһимовның тел мәйданындагы хезмәтләре”, 1928 ел

         Егерменче елларда Җамл  Вәлиди фәнни әдәбияттан берничә китап та тәрҗемә итә. Шундыйлардан, мәсәлән, В. Бартольдның “Краткая история мусыьманской культуры” (“Кыскача ислам мәдәнияты тарихы”, Казан, 1922 ел) исемле хезмәтенең татарча тәрҗемәсен күрсәтеп узарга мөмкин.

       1931 нче елның    6 нчы маенда кулга алына

        Солтангалиевчеләр белән бәйләнештә торып, Совет властена каршы көрәшкән буржуаз интеллигентлар төркеменең җитәкчесе булуда,халык арасында һәм матбугатта буржуаз милли идеяләр таратуда гаепләнеп, биш елга хөкем ителә

        Үлеменнән соң өч атна үткәч, Мәскәүдән аның акланганлыгы турында кәгазь килеп төшә.

        1932 нче елның 30 ноябрендә вафат була.

 

  IV. Өй  эше. Җамал Вәлиди тормышы һәм иҗаты турында реферат язарга.

 

 

Прикрепленный файл Size
дәрес җамал.doc 30.5 KB

»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн