1.Ориентлашу- 10 минут.
1)Психологик халәт тудыру.
2)Белемнәрне тигезләү.
- Үткән дәреснең УМ нинди иде? Җавап:Үткән дәрестә шарт хәлен УМ итеп алдык.
-Шарт хәле турында ниләр белдек?
-Шарт хәле көтелгән эш –хәлнең шартын
белдерә.шарт фигыль формасы белән белдерелә.
-Өйгә нинди бирем бирелгән иде?
1)108 нче күнегү-мәҗбүри.
2)Ярым иҗади бирем.Шарт хәле кергән мәкальләр
язып килергә.
3)Иҗади бирем.”Шомыртлар ак шәлен ябынса,
Сагынам авылым кичләрен...”
дигән шигырь юлларын кечкенә хикәя рәвешендә
дәвам итәргә.
-Ә хәзер өй эшләренең иҗади һәм ярымиҗади
төрләреннән иң яхшы дип табылганнарын тыңлап
үтик.Сүзне Мияссаров Айратка бирәбез,чөнки иң кызыклы мәкальләрне ул табып язган.
а) Аягың ләпелдәсә , авызың чәпелдәр.
б) Күңел күзе күрмәса, маңгай күзе ботак тишеге.
в) Җил исмәсә, камыш шауламый.
г) Йомшак сүз әйтеп бәйләсәң, сынган сөяк тә ялгана.
- Рәхмәт, Айрат! Хәзер Яппарова Алинаның хикәясен тыңлыйк.
Шомыртлар ак шәлен ябынса,
Сагынам авылым кичләрен.
... Безнең Ютазы авылы табигатьнең иң матур җиренә урнашкан. Яз җитсә , табигать ямь – яшел хәтфәдәй була. Ютазы елгасына төшсәң, сине ак шәлләренә төренгән шомыртлар каршы алыр, дөньяны ямьләндереп сайраган сандугачлар тавышын ишетерсең. Көндез бар да эштә... Ә инде кояш баеса, урам тулы яшьләрнең шат авазлары әллә кайларга яңгырап тора. Бездә бик күңелле!
Мин берәр җиргә кунакка китсәм, үз авылымның шомыртлы әрәмәләрен, дусларымны, хәтта поезд тавышларын да сагынам.
Онытмыйк, дуслар , Туган җирләрне !
- Алина, синең хикәяң матур һәм эчтәлекле язылган, рәхмәт!
Үзбәя.
4 . УМ кую.
Бирем. Модельне тутырырга һәм дәрескә УМ формалаштырырга.
Ия Хәбәр
Аергыч Тәмамлык
Модаль Аныклагыч
кисәкләр
1) 2) 3) 4) 5) 6) 7) 8)
К / җ : Кире хәлләрне махсус өйрәнмәдек әле.
- Димәк ,дәреснең УМ се – Кире хәл.
II. Адымлап эшләү этабы – 25 минут.
1 нче бирем.
Туфрагына алтын сипсәлә дә ,
Җитми икән туган илләргә.
А) Бирелгән җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.
Б) Җөмләдә аерып билгеләнгән иярчен кисәкне табарга.
В) Бу иярчен кисәк шарт хәленнән аермалы буларак нинди мәгънәне белдерә?
К / җ: Көткән эшнең киресен белдерә.
2 нче бирем.
- Бу иярчен кисәк нинди сүз төркеме белән белдерелгән.
К / җ : Фигыль белән белдерелгән кисәккә бәйләнгән.
- Бу иярчен кисәк фигыльгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә ?
Карточкалар буенча шәхси бирем.
( Бирелгән җөмләләрдәге кире хәлләрне табарга, бәйләүче чараларны ачыкларга ).
Карточка № 1.
1.а) Бик тырышсам да , балаларны күрә алмадым.
.
б) Бөтен кеше миңа каршы булып та, син мине ташламадың.
2. Ничә ел шунда торып, минем бу матурлыкны күргәнем юк иде.
3.Ир кеше , калын гына киемнән булуга карамастан, җитез генә атка күтәрелде.
4.Кайсы авылга гына килеп чыкма, бөтен җирдә чисталык.
5.Берничә бала бер җиргә җыелдымы, алар беоәр уен оештыру ягын карыйлар.
6. Мин белдем , шулай да әйтмәдем.
Билгеләмә чыгару: көтелгән эш – хәрәкәтнең кирелеген белдереп. Фигыльгә буйсынып килгән иярчен кисәк кире хәл дип атала.
Бәйләүче чаралар әйтелә:
- шарт фигыль һәм да / дә кисәкчәләре;
- хәл фигыльнең 1 нче төре;
- карамастан . шулай да сүзләре;
- Сорау кисәкчәләре;
- Боерык фигыльнең юклык формасы ярдәмендә.
3 нче бирем.
Үзләштерелгән теманы модельләштерү.
Нәтиҗә : Димәк, бу иярчен кисәк эш – хәлнең киресен белдерә. Фигыльгә ияреп килә.
Кагыйдә әйтелә.
Күмәк әйтү, бер – береңә әйтү, үз – үзеңә әйтү.
Үзбәя.
4 нче бирем.
Индивидуаль бирем : хәл темасына тест.
1. Хәл :
А) сүз төркеме;
Б) җөмлә кисәге.
2. Хәл төркемчәләре:
А) 4 ;
Б) 7 ;
В) 8.
3. Җөмләдә кире хәл кайсы сүз төркеме белән белдерелгән кисәккә бәйләнә?
А) фигыль;
Б) исем ;
В) буйсынмый;
Г) сан.
4. Кире хәл нинди мәгънә белдерә?
А) максатны;
Б) вакытны;
В) көтелгән эшнең киресен .
Үзбәя.
Төркемнәрдә эш. № 111 нче күнегү.
Кире хәлләрне куеп җөмләләрне күчереп язарга.
Үзбәя.
III. Рефлексив- бәяләү. Этабы 5 – 10 минут.
-Дәрестә нинди УМ чиштек?
-Дәрестә кире хәл темасын үзләштердек.
-Ниләр башкардык?
-Җөмләдә кире хәлне таптык, аның фигыльгә бәйләнү чараларын ачыкладык, белемнәрне модельләштердек, кагыйдә чыгардык.
Үзбәя.
Дәрескә гомуми бәя куела.
Өйгә эш : 1) 114 нче күнегү.
2)Ярымиҗади бирем. Кире хәл кергән 4 мәкаль язып килергә.
3) Иҗади эш .” Якын дустым – сердәшем” темасына , кире хәлләрне кулланып, кечкенә хикәя язарга.
|