Официальный сайт aquaexpert 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



БАЛАЛАРНЫ ТУГАН ЯКНЫҢ ТАРИХЫ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРУ ПРОГРАММАСЫ

Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;} table.MsoTableGrid {mso-style-name:"Сетка таблицы"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; border:solid windowtext 1.0pt; mso-border-alt:solid windowtext .5pt; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-border-insideh:.5pt solid windowtext; mso-border-insidev:.5pt solid windowtext; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

Татарстан Республикасының Буа шәһәре  муниципаль гомуми катнаш төрендәге “ Ромашка” мәктәпкәчә мәгариф учреждениясе.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

БАЛАЛАРНЫ ТУГАН ЯКНЫҢ ТАРИХЫ  БЕЛӘН

ТАНЫШТЫРУ ПРОГРАММАСЫ

 

 

 

 

 

   

                                                                               1НЧЕ  КАТЕГОРИЯЛЕ

                                                                               МӨДИР:

                                                                                                      ХӘЛИТОВА Л.Х.

1НЧЕ КАТЕГОРИЯЛЕ ТАТАР 

ТЕЛЕ ӨЙРӘТҮЧЕ ТӘРБИЯЧЕ:

КӘРИМОВА Р.А.

2НЧЕ КАТЕГОРИЯЛЕ ТАТАР

ТЕЛЕ ӨЙРШТҮЧЕ ТӘРБИЯЧЕ:

ХӘЙБУЛЛИНА Г.М.

 

 

 

 

Кереш сүз.

      Соңгы еллар татар халкының тормышында зур үзгәрешләр алып килде. Халыкның туган теленә, милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, тарихына игътибары артты.

      Тарихны өйрәнмичә, үткәнне белмичә, хәзерге тормышны аңлап, яңаны    төзеп   булмый. Чөнки бүгенге тормыш  меңнәрчә елларның җимеше, нәтиҗәсе. Тарих -ул хәтер:

  Ходай безнең һәммебезгә җан иңдергән,

  Хәтер дигән зирәк акыл, зиһен биргән.

  Мәңге уяу күзле галәм үзе әйбер:

  Вакыт яшәр яшәгәндә җирдә Хәтер!”

                                                                                                    (Г.Садә)

      Балалар бакчасыннан башлап без балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, милли мәдәнияте, декоратив-гамәли сәңгате белэн таныштырабыз.

      Мәктәпкәчә балалык чоры-кешенең әхлак йөзе үсешендә мөһим этап. Бу елларда әхлак нигезе салына, тирә-якны иң беренче күзаллау, этик кузаллау, патриотик хисләр формалаша. Нәкъ мәктәпкәчә яшьтә, галимннәр фикеренчә, балаларның акыл үсеше югары булуы билгеләнә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар шактый зур күләмле белемгә ия, аларда бүгенге көн генә тугел, үткәннәр һәм киләчәк тә кызыксыну уята. Алар олылар доньясында булган хәлләр белән кызыксыналар. Балаларда туган якларына һәм аның тарихи үткәненә омтылу туа.

      Зурлар төркемендәге балалар белән эшләгәндә, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып һәм  Дәүләт стандартларының “Балаларга тарих аркылы кеше турында мәгълүмәтләр биру” дигән бүлегеннән чыгып, балаларны туган якның тарихы белән таныштыра башладык.

     Тәгъдим  ителә торган кулланмадагы дәрес эшкәртмәләрендә түбәндәге куелды:

1. Балаларда туган телгә, Туган илгә, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

2. Туган илнең зурлыгына, табигать байлыгына соклау, кайгыртучанлык, сак тәрбияләү.

3. Туган илнең тарихи үткәненә кызыксыну, горурлык, патриотик һәм интернациональ хисләр тәрбияләү.

4. Татар халкының кызыклы тарихи вакыйгалары белән, хезмәте, милли мәдәнияте, гореф гадәтләре, матур йолалары, борынгы бәйрәмнәре, белән таныштыру.

5. Ислам Дине турында төшенчә бирү.

6. Туган якның күренекле кешеләре белән таныштыру.

7. Географик карта белән өчен беренче күнегүләр бирү.

     Бу бурычларны күрсәтмә әсбаплар булган очракта гына тормышка ашырырга мөмкин. Шуңа күрә без элек тәрбиячеләр, ата-аналар ярдәмендә күрсәтмәлелекләр әзерләдек. Татар теле кабинеты этник материал, татар халкының көнкүреш әйберләре, милли уеннар, макетлар, муляжлар, альбомнар, рәсемнәр белән тулыланды.

Эш эзлекле һәм нәтиҗәле булсын өчен перспектив план төзедек һәм анда каралганча дәресләр алып бардык.

     Программада балаларның тарихи җинел үзләштерсен өчен без туган як тарихының иң кызыклы вакыйгаларын сайлап алдык, мәсәлән: “ Туган җиребезнең беренче  кешеләре”,  “ Борынгы Болгар иле”, “Ислам  Дине”, “Агабазар”, “ Алтын Урда дәүләте”, “Борынгы Казан”, “Казанны кем яулап алган?” һ.б.

     Буа шәһәре, аның үткәне һәм бүгенгесе турында зур материал әзерләнде. Шәһәр белән танышуны без балалар торган урамнардан башладык. Шуннан соң шәһәр буйлап экскурсия үткәрелде. Балалар Буаның күренекле урыннары белән таныштылар.

   Программабызда бөтен темалар һәм дәресләр балаларда бүтән халыкларның тарихына, мәдәниятенә, диненә, гадәтләренә хөрмәт, ихтирамлык, интернациональ хисләре тәрбияләү максатында үткәрелде.

   Шулай ук татар халык авыз иҗатына зур игътибар бирелде. Халык иҗаты балаларда татарларның көнкүрешенә һәм гадәтләренә мәгълумат кызыксыну уятты.

    Тарихи материал белән таныштыруны ана теле дәресләрендә, “Туган якны өйрәнү” түгәрәгендә һәм буш вакытларында да алып барырга мөмкин. Бу максатлар балалар эшчәнлегендә: дәресләрдә, уеннарда, көнкүрештә ачыкланалар.

    Көтелгән нәтиҗәләр:

1. Алган белемнәребезне Ватаныбыз бәрабәренә файдалы куллану.  

2. Балаларны татар халкының милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре үрнәгендә тәрбияләү.

3. Интернациональ хисләр формалаштыру, бирелгән максатлар аша тормышка ашырыла.

   Программада катнашучылар турында белешмә: программа зурлар төркеменә каралынган. Ул ата-аналар, балалар һәм педагокларның актив катнашуын күздә тота.

   Программаны тормышка ашыру урыны һәм дәвамлылыгы:  программа уку елына исәпләнгән.

   Тормышка ашыру урыны-балалар бакчасы һәм гаилә. 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТУГАН ЯКНЫН ТАРИХЫ БЕЛӘН

ТАНЫШТЫРУ ЭШЕНЕҢ ПЕРСПЕКТИВ ПЛАНЫ.

(Зурлар төркеме)

 

п\п

ТЕМАЛАР

БУРЫЧЛАР

1.

Уткәнгә сәяхәт. Туган ягыбызның беренче кешеләре.

Балаларны туган ягыбызның беренче кешеләре, аларның тормышы, тарихкача булган табигате, хайваннар дөньсы белән таныштыру. Археология, тарих турында гади анлатма бирү.

2.

“Болгарлар-татарларның борыңгы бабалары.”

Балаларны борыңгы болгырлар мәдәнияте, гадәте, көнкүреше белән таныштыру. Борынгы “Карга боткасы”, “Нәүрүз”, “Сабантуй” бәйрәмнәренең барлыкка килүе.

3.

“Боргарларның Ислам динең кабул итуләре.”

Ислам дине турында гади аңлатма бирү, балалар сөйләмен активлаштыру, бүтән халыкларның диненә түземлелек тәрбияләү.

4.

“Ага-базар.”

Балаларга борыңгы базар турында аңлатма бирү; Болгар дәүләтенең әпәмияте турында сөйләү.

5.

Алтын Урда дәүләте.

Балаларга монголлар поҗүме турында, аларның төрле халыкларны яулап алулары турында сөйләү, халкыбызга, аның тарихына карата горурлык, интернациональ хисләр тәрбияләү.

6.

Борынгы Казан.

Балаларны Казан шәһәренә бәйләнешле риваятьләр, хикәяләр белән таныштыру, туган як тарихына мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләү.

7.

“Казанны кем яулап алган?”

Балаларны рус патшасы Усал Иван белән таныштыру, Казанны рус гаскәре яулап алуының нәтиҗәсен күрсәтү, интернациональ хисләр тәрбияләү.

8.

Туган ягыбыз-Буа шәһәребез турында сөйләшү. Буа шәһәребез буйлап автобус белән экскурсия.

Балаларны шәһәрнең һәм истәлекле урыннары белән таныштыру Туган шәһәргә карата мәхәббәт, үткәненә кызыксыну тудыру.

9.

Энгәмә: “Без шәһәребезне яратабыз.

Буа шәһәре турында балаларның белемнәрен ныгыту, сөйләм теле активлаштыру, туган якның үткәненә карата ихтирамлык, горурлык, патриотик хисләр тәрбияләү.  

10.

Энгәмә: “Татарстан-минем республикам”.

Балаларга Ватан турында мәгълүмат бирү, географик карта республиканаң символикасы, байрагы табигать байлыгы  белән таныштыру. Туган якка мәхәббәт, табигатенә кайгыртучанлык сак караш тәрбияләү.

11.

Г. Тукайнын туган көненә багышланган бәйрәме.

Балаларны бөек татар шагыйре Г. Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштыру дәвам иттерү, шатлык хисләре уяту, сөйләм телен үстерү.

12.

“Сабантуй” бәйрәме.

Балаларга бу бәйрәмнең борынгы тамырлары, әпәтияте турында сөйләү, татар милли уеннары,биюләре, җырлары белән таныштыруны дәвам иттерү.

13.

“Карга боткасы”-язгы бәйрәм.

Балаларны татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам иттерү, милли җырлы-биюле уеннарга, авыз иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.

14.

“Нәүрүз” бәйрәме.

Безнең бабаларыбызның изге бәйрәме, гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүрреше белән таныштыру, шатлык хисләре уяту,сөйләм теленең сәнгатьлелеген үстерү.

 


»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн