Официальный сайт медиатэк 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Күбәләкләр оча, күбәләкләр!

Submitted by АЙГУЛЬ РАСИЛОВНА ХАМИДУЛЛИНА on Tue, 27/10/2009 - 08:06
Данные об авторе
Автор(ы): 
Хәмидуллина А.Р.
Место работы, должность: 
МОУООШ Сәпәй
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учащийся (студент)
Класс(ы): 
3 класс
Предмет(ы): 
Изобразительное искусство
Цель урока: 
1) симметрия төшенчәсен аңлату һәм ныгыту; 2)натурадан һәм рәсемдәге предметларның охшашлыкларын күрә белергә;симметрик форманы рәсемдә күрсштш белергә; краска һәм карандаш ярдәмендә рәсем төшерү күнекмәләрен ныгыту, өйрәтү; 3) төсләрне кушып форманы күрсәтә белүне тәрбияләү; технологик карта белән эшләргә өйрәнү.
Тип урока: 
Комбинированный урок
Учащихся в классе (аудитории): 
10
Используемое оборудование: 

терәк-схемалар, натурадан күбәләк ясауны күрсәткән таблица, күбәләкләр һәм чәчәкләр төшкән репродукцияләр, открыткалар, акварель краскалар, альбом, савыт, пумалалар, карандашлар, бозгыч, төсле меллар, музыка.

Краткое описание: 
План: 1.Кереш өлеш. 1) симметрия төшенчәсен аңлату; 2) күбәләкләр турында әңгәмә; 2. Төп өлеш. 1)эш тәртибе белән танышу; 2)карандаш белән гомуми күләмне ясау; 3)төп форманы карандаш белән ясау; 4)буяу белән башлангыч буяу; 5)яктылык, караңгылык һәм тапларны ясау. 3. Йомгаклау. 1)эшне төгәлләү, нәтиҗә ясау; 2)яхшы эшләрне күрсәтү.

 

3 нче сыйныфта рәсем дәресе
Тема: Күбәләкләр оча, күбәләкләр!
 
Бурыч һәм максатлар:
1) симметрия төшенчәсен аңлату һәм ныгыту;
2)натурадан һәм рәсемдәге предметларның охшашлыкларын күрә белергә;симметрик форманы рәсемдә күрсштш белергә; краска һәм карандаш ярдәмендәрәсем төшерү күнекмәләрен ныгыту, өйрәтү;
3) төсләрне кушып форманы күрсәтә белүне тәрбияләү; технологик карта белән эшләргә өйрәнү.
 
Җиһазлар: терәк-схемалар, натурадан күбәләк ясауны күрсәткән таблица, күбәләкләр һәм чәчәкләр төшкән репродукцияләр, открыткалар, акварель краскалар, альбом, савыт, пумалалар, карандашлар, бозгыч, төсле меллар, музыка.
 
План:
1.Кереш өлеш.
1)   симметрия төшенчәсен аңлату;
2)   күбәләкләр турында әңгәмә;
2. Төп өлеш.
1)эш тәртибе белән танышу;
2)карандаш белән гомуми күләмне ясау;
3)төп форманы карандаш белән ясау;
4)буяу белән башлангыч буяу;
5)яктылык, караңгылык һәм тапларны ясау.
3. Йомгаклау.
1)эшне төгәлләү, нәтиҗә ясау;
2)яхшы эшләрне күрсәтү.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
1.Кереш өлеш.
1. Тема, максатлар белән таныштыру.
1) табышмак уку:
Чәчәкләрдән-чәчәкләргә
Көнозын оча-куна,
Нектар белән тамак ялгап,
Чыклар белән юына. (күбәләк)
-Күбәләк турында нинди шигырьләр, җырлар беләсез? Кем сүзләрен хәтерли?
-Күбәләкнең гомере ничек? Алар яшәсен өчен нишләргә кирәк?
2) күбәләкләр турында әңгәмә:
-Укучылар, без бүген сезнең белән натурадан күбәләк рәсемен төшерербез, аны акварель буяу ярдәмендә буярбыз.
Күбәләкләр бик күп төрле.Алар бер-берсеннән төсләре, исемнәре, канат формалары, яшәү урыннары белән аерылалар. Сезнең алда күбәләкләр төшкән открыткалар ята.Игътибар итегез әле, нәрсәләре белән охшаш алар? (дүрт канатлары бар,                гәүдәләре)
-         Ә канатлары бертөсле булганнары бармы?
-         -Эшкә керешкәнче, алдыгызда яткан түгәрәкләрне алыгыз.Уң һәм сул ягы тип0тигез булырлык итеп урталай бөкләгез.
-         -Түгәрәк нишләде? (ике тигез өлешкә бүленде)
-         Тагын ике ягы да тип-тигез булган предметларны атагыз. Уку кирәк-яраклары арасында бармы андый предметлар?
-         Ә безнең күбәләктә бармы тигез өлешләр ? Нәрсәсе тигез?
-         Геометрик фигураларда, предметларда уң һәм сул якның тәңгәл килүе, тип-тигез булуы симметрия күренеше дип атала.
2.Төп өлеш.
1)-Ә хәзер әйдәгез, күбәләкнең кантлары симметрик булуын рәсемне ясап исбатлап карыйк.Рәсемгә игътибар итегез әле, гәүдәсе ничә өлештән тора? (өч: башы, түше, аскы гәүдә)
-Ничә канаты бар? Кайсылары зуррак һәм озынрак?
-Гәүдәнең кайсы өлешенә тоташканнар?
-Мин сезнең һәрберегезгә ясау тәртибен аңлаткан карталар таратам.Ул 3 баганадан тора:
1.Эш тәртибенең саны.
2.Нәрсә эшләргә.
3.Ничек ясарга.
Технологик карта.
1.Рамка сыз.
2. Симметрия үзәген тап.
3.Канатларны бүлүче горизонталь сызык үткәр.
4.Өске канатларның зурлыгын күрсәтеп авыш сызык үткәр.
5. Гәүдәсен ясый башла.
6.По чмакларда канатларның очларын билгелә.
7. Канат формасын яса.
8. Буяуны әзерлә.
9. Кайсы төс күбрәк кулланылган.
10. Якты, караңгы урыннарны тапларны күрсәт.
11.Рәсемеңне укытучыга күрсәт.
-Карандаш белән эшләгәндә һәр эшне күренер-рөренмәс сызыклар белән эшлибез.
2.Карандаш белән гомуми күләмне ясау.
3.Төп форманы карандаш белән ясау.
1-2 дөрес ясалганы һәм дөрес түгеле күрсәтелә, хаталар төзәтелә.
4.Буяу белән башлангыч буяу.
-Кайсы төсләр күбрәк кулланылган?
Суны артык күп алмыйча буйыйбыз.
5.яктылык, караңгылык һәм тапларны ясау.
-Сарыга бераз гына көрән кушып гәүдәдән төшкән шәүләне буйыйбыз һәм шул төс белән кырларны әйләндерәбез.
3.Йомгаклау.
1. Эшне төгәлләдек, кисточкларны юдык, краскаларны яптык.
Нәтиҗә ясау.
2.Яхшы эшләрне күрсәтү.
-Рәсемнәрне баш өстенә күтәрдек, музыка астында аларның очуларын күрсәтәбез .
-Күбәләкләр оча, күбәләкләр!

»  Tags for document:

Смотреть видео 365 онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн