Данные об авторе
Автор(ы):
Абдрахманова Альбина Ринатовна
Место работы, должность:
МБОУ "Болгарская СОШ №2" Спасского муниципального района РТ, учитель татарского языка и литературы
Регион:
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования:
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория:
Учащийся (студент)
Цель урока:
Белем бирү максаты : укучыларның сыйфат дәрәҗәләре темасы буенча алдагы дәресләрдә алган белемнәрен искә төшерү; сыйфатны башка сүз төркемнәреннән аеру, сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре булдыру.
Фикер сәләтен үстерү максаты : укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып белүне үстерүгә ярдәм итү.
Тәрбияви максат : аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Тип урока:
Урок закрепления знаний
Используемое оборудование:
Презентация, мультимедиа проекторы, карточкалар, шарлар.
Краткое описание:
<p>5нче сыйныфта үткәрелгән ачык дәрес (сингапур методикасын кулланып төзелгән дәрес)</p>
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
Исәнләшү.
- Исәнмесез, укучылар!
<!-- --><!-- -->- Исәнмесез!
- Утырыгыз.
- Аня, хәлләр ничек?
- Рәхмәт, яхшы.
- Дима, кәеф ничек?
- Рәхмәт, яхшы.
- Бүген ничәнче число?
- Бүген 24нче гыйнвар.
- Бүген атнаның кайсы көне?
- Бүген җомга.
- Урамда һава торышы нинди?
<!-- -->- .....
- Сыйныфта кем юк?
<!-- --><!-- -->-......
II. Актуальләштерү.
- Укучылар, үткән теманы искә төшерү өчен, сез слайдта язылган хәрефләр арасыннан Б, Ө, Һ хәрефләрен сызарга тиеш.
Тактада: СБЫЙҺФӨАТ
ДӨӘРҺӘҖӨӘЛБӘРЕ
- Нинди сүз килеп чыкты? (Сыйфат дәрәҗәләре)
- Сыйфат русча ничек була? (Прилагательное)
- Ул нинди сорауларга җавап бирә? (нинди? кайсы?)
- Мисаллар китерегез әле. (Матур, зур, кызыл, бик бай, сары)
- Ә дәрәҗә сүзен ничек аңлыйсыз? (Степень)
- Дөрес. Дәрәҗә - сыйфатларга хас грамматик категория. Бер предметның билгесе башка предмет билгесе белән чагыштырганда артыграк, кимрәк яки гадәти булуын күрсәтә. Искә төшерик әле, без сезнең белән ничә дәрәҗә өйрәндек? (4 дәрәҗә)<!-- -->
- Аларны санап чыгабыз. (Гади дәрәҗә – положительная степень; чагыштыру дәрәҗәсе – сравнительная степень; артыклык дәрәҗәсе – превосходная степень; кимлек дәрәҗәсе – уменьшительная степень)
- Сезнең өстәлләрдә төсле карточкалар ята. Анда нәрсә язылган? (Берничә бала язылган сүзләрен укыйлар: кызыл; тәмле; йомшак; акыллы) Сез укыган сүзләр – ул нинди сүзләр? (Гади дәрәҗәдәге сыйфатлар). Ә ул сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә ничек куябыз? (Сыйфатка –рак/-рәк кушымчасын ялгарга кирәк). Дөрес (берничә бала үз карточкаларындагы сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсенә куеп укыйлар: батыррак, матуррак, аграк, яшелрәк). Тактага карагыз әле. Аграк, йомшаграк кебек сыйфатларның нинди үзенчәлеге бар? (К хәрефе г хәрефе белән алышына). Яхшы, дөрес. Тактага карагыз әле. Анда ниндидер аңлаешсыз кисәкчәләр, сүзләр язылган: кып-, ап-, зәп-, иң, бик, йоп-, кап-. Болар нәрсә икән? (Артыклык дәрәҗәсенең күрсәткечләре, мәсәлән: кып-кызыл, бик салкын, иң матур) Молодцы, дөрес. Тактага карап, әйтегез әле – слайдта иң ахырда ике сүз бар: зәңгәрсу, кызгылт. Ә болары нәрсәләр икән? (Кимлек дәрәҗәсендәге сыйфатлар. Алар –су, -кылт, -келт, -гылт, -гелт, -сыл, -сел кушымчалары ярдәмендә ясала. Мәсәлән: саргылт, карасу, аксыл)
III. Белемнәрне ныгыту.
- Хәзер без сезнең белән өйрәнгән теманы ныгытырбыз, сезнең белемегезне тикшерербез. Мин сүзләр укыйм. Сез, сыйфатны ишеткәч, басарга тиеш. Ә башка сүз төркемен ишеткәч, утырырсыз. Аңлашылдымы? Всё понятно?
Сүзләр: шикәр, болытлы, перәнник, бик яхшы, безгә, көннәр, салкынрак, иң ялкау, бара, утыралар, саргылт.
- Молодцы. Хата ясаучылар булдымы?
- Сезнең парталарда кечкенә генә 9 ак бит бар. Аларны алыгыз һәм язылган сүзләргә карагыз. Нәрсәләр язылган икән ул битләрдә? (Сыйфатлар язылган) Дөрес. Хәзер шул битләргә номерлар куегыз һәм партаның уртасына 3*3 итеп тезеп чыгыгыз. Әлеге сыйфатларны кулланып, сез хәзер җөмләләр төзисез. Горизонталь, вертикаль я диагональ буенча 3 сүз кулланып, һәр укучыга 2 җөмлә төзергә кирәк. Сезгә 2 минут вакыт бирелә. (Вакыт узгач, укытучы балаларның эшен туктата). Мин сезгә тагын бер минут вакыт бирәм. Шул вакыт эчендә язган җөмләләр белән күршеләрегезне таныштырыгыз. Познакомьте соседей по парте со своими предложениями. (Вакыт уза, укытучы теләсә кайсы укучыны торгыза һәм аның язган җөмләләрен тыңлый. Берничә укучы тыңлана.)
Физкультминут.
- Ял итеп алыйк. Басыгыз, урындыкларны матур итеп урыннарына куегыз, такта янына чыгыгыз. Хәзер мин музыка уйнатам. Сез ял итегез, йөрегез, биегез. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз, ә мин тема буенча сораулар бирәм. Когда остановится музыка, вы замираете на месте, а я задаю вопросы. Шул сорауларның җавабына карап, сез берничә кешелек группалар төзергә тиеш. Сораулар:
1. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4)
2. Тактада ничә сыйфат бар? (3)
3. Тактада ничә кимлек дәрәҗәсендәге сыйфат бар? (2)
4. Тактада ничә яшел алма бар? (6)
5. Ничә зәңгәр шар күрәсез? (5)
6. Тактадагы рәсемдә ничә яшел шарф бар? (2)
- Молодцы, утырыгыз. Дәресне дәвам итәбез. Сез җөмләләр төзеп карадыгыз. Хәзер инде бер-берегезгә сыйфат дәрәҗәләре темасына сораулар да биреп алырга вакыт. Сезнең өстәлләрдә зуррак кына ак битләр бар. Һәрберегез үзенә берәр бит ала, бер читен менә шулай итеп бөкли (укытучы күрсәтә). Битнең күренә торган җиренә тема буенча бер сорау язасыз, ә бөкләнгән, башка кешеләргә күренмәгән җиренә җавап язып куясыз. Сезгә ике минут вакыт бирелә. (Таймер эшли башлый. Вакыт узгач, укытучы балалар эшен туктата.) Өлгердегезме? Тагын вакыт бирергә кирәкмиме? Ярар, тагын ике минут эчендә партадашларыгызга сорау һәм җавапны укыгыз. В течение двух минут обсудите друг с другом свои вопросы и ответы. Хаталар булса, бер-берегезне төзәтегез. Если заметили друг у друга ошибки, поправляйте. (Вакыт бетә). Хәзер басыгыз, урындыкларны урыннарына куегыз, кулга кәгазьләрне алыгыз. Класс буенча йөреп, чит парталарда утырган иптәшләрегез арасыннан үзегезгә пар табасыз, соравыгызны бирәсез. Парыгыз җавап бирергә тиеш. Бер-берегезнең соравына җавап биргәч, карточкаларны алыштырасыз. Тагын яңа пар табасыз. (Берничә минут укучылар пар эзләп, аралашып йөриләр. Укытучы әкрен генә яннарында йөри, хаталары бармы-юкмы икәнен тыңлый).
Молодцы, утырыгыз. Менә күрдегезме, укучылар, кыска гына вакыт эчендә күпме җөмлә төзедегез, сораулар уйладыгыз, аралаштыгыз. Бик яхшы эшләдегез. Очень хорошо поработали.
IV. Йомгаклау.
- Балалар, дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Сыйфатлар турында)
- Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар? (4 дәрәҗәсе бар)
- Дәрәҗәләрне санап чыгыгыз. (Гади, чагыштыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре)
- Телдә сыйфат дәрәҗәләре ни өчен кирәк? Для чего нужны степени сравнения прилагательных? (Сөйләм матуррак, баерак булсын өчен; кешеләрне, предметларны бер-берсе белән чагыштырыр өчен)
- Үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? Что нового узнали?
- Кайсы биремне эшләү күбрәк ошады? Какое задание понравилось больше всего?
- Үзегезгә нинди билге куясыз? (Укытучы балалар куясы билгеләр буенча фикерләрне тыңлап, анализлап чыга. Ахырда үзе реаль билгеләр куя)
V. Өй эшен бирү.
Төрле дәрәҗәдәге сыйфатларны кулланып, табигать турында 5-6 җөмлә язарга.
- Дәрес бетте. Сау булыгыз.