Тема: «Кышкы уеннар».
Максат: -яңа лексик берәмлекләр исәбенә укучыларның сүзлек байлыгын арттыру;
-укучыларның тыңлап аңлау, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү,сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү;
-сәламәт яшәү рәвеше, дуслык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау:Р.З.Хәйдәрова “ Күңелле татар теле”: рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 2 нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге, компьютер, карточкалар, сюжетлы рәсемнәр.
Дәрес барышы:
I.Оештыру өлеше.
-Исәнмесез, укучылар!Хәерле көн.Дәресне башлыйбыз.Бүген сыйныфта кем дежур?
(Дежур укучыдан сыйныфта кемнәр юклыгын,число һәм һава торышы турында сорау)
Прослушайте и укажите слова со звуком [ ң ]
Чана, чаңгы, тау, шугалак, күңелле, бәйрәм.
II. Актуальләштерү.
-Әйдәгез, өй эшләрен тикшерик.Без үткән дәрестә нинди текст укыган идек?
А) “Тауда” тесктын уку.(Теләк буенча текстның эчтәлеген сөйлиләр.)
-Малайлар нишлиләр?
-Малайлар тау ясыйлар.
-Аларның исемнәре ничек?
- Вәли белән Нәсим.
-Кем урамга чыкмый?
-Сәлим урамга чыкмый.
-Ни өчен?
-Чөнки ул авырый.
-Ребята, как вы думаете, кто из этих мальчиков правильно поступил?
( Текст эчтәлеге буенча фикер алышу)
Бер-берегезгә ярдәмчел булып, авыр вакытта булышып , дус яшәргә өндәү.
Б) Какие из этих предложений соответствуют содержанию текста «Тауда»?
1) Вәли белән Нәсим Кар бабай ясадылар.
2) Вәли белән Нәсим тау ясадылар.
3)Сәлим урамда уйнады.
4) Сәлим урамда уйнамады.
5) Нәсим һәм Вәли тимераякта шудылар.
6) Вәли чана шуны, Нәсим чаңгы шуды.
В) Кто быстрее и лучше читает?
Сәлим чыкмады.
Сәлим урамга чыкмасыңмы?
Сәлим урамга чыкмады, өйдә утырды.
Сәлим урамга чыкмады, өйдә утырды, авырды.
III. Төп өлеш.
Рәсемгә карагыз әле укучылар
Рәсем буенча җөмләләр төзү.
Нәсим кая бара?
Нәсим кайда чаңгы шуа?
Нәсим кайдан кайта?
-Укучылар, ә сез кыш көне тауга барасызмы?
(Слайдлар карау, укучылар үзләре турында җөмләләр төзиләр)
Җөмләләр төзү.
-Кыш көне нинди уеннар уйнап була?Санап китик әле.
чана шуарга;
чаңгы шуарга;
тимераякта шуарга;
хоккей уйнарга;
“ Тау пашта” уены уйнарга;
Кар бабай ясарга;
кар атышып уйнарга;
IV. Ял минуты.
Кар,кар,кар ява,
Бураннарны туздыра.
Кулларга төшеп эри,
Үзе бик тиз туңдыра.
Йомшак карны алабыз,
Аннан шарлар ясыйбыз.
Кар атышып уйныйбыз,
Бик күңелле яшибез.
( Түгәрәккә басып кар атышып уйнау.Музыка уйный , музыка туктагач кемдә кар шарчыгы кала шул “Кыш” темасына сүз әйтә)
Түгәрәктә баскан килеш уенны дәвам итү.Сүзләрне русча әйтү, укучылар татарчага тәрҗемә итәләр.
Санки- Праздник-
Коньки- Снеговик-
Каток- Игра-
Гора- Улица -
Лыжи- Клюшка -
Лексикага яңа сүз керә.
Клюшка-кәшәкә
Хор белән әйтү. Җөмлә төзү.
-Малайлар кәшәкә белән хоккей уйныйлар.
-Минем кәшәкәм бар.
Укучылар урыннарга утыралар.
Өстәл өсләрендә укучыларга алдан әзерләнгән биремнәр.
- Поставить надо вопросы к предложениям .Төркемләп эшләү.
(Бирелгән җөмләләргә сораулар куярга)
Алсу урамга чыга.
Коля шугалактан кайта.
Малай тауда уйный.
Таня өйгә кайта.
- Парлап эшләү. Диалогны дәвам итәргә.
А) -... Әйдә урамга чыгабыз.
-................
- Әйе, минем чанам бар.
Б) -....шугалакка барасыңмы?
-..............
- Ни өчен бармыйсың?
- Чөнки ......
В) - ..................
- Юк, чыкмыйм.
-...............
-Чөнки мин авырыйм
Г) - Исәнме ....
-..................
-..................
-Юк, минем тимераягым юк, минем чанам бар.
В)-Әйдә урамга чыгабыз.
-..........
-Салкын түгел.
-Ярый, мин чыгам
3)Карточкалар белән эшләү.Нокталар урынына тиешле зат алмашлыкларын куеп язарга.
....чаңгы шуам.
....хоккей уйныйбыз
....чана шуасыңмы?
.... кар атышып уйныйлар.
....шугалакка барасызмы?
....чана шуа.
....Кар бабай ясыйлар
Дөреслеген тикшерү
(Фигыльләрнең юклык формасын кабатлау)
Прослушайте и измените слова по образцу.
Яса-ясама
Шу-....
Уйна-....
Чык-...
Бар-...
- -Алдыгызда яткан кәгазь битләренә һәр укучы үз саны янындагы бүлемгә кемнең чанасы, чаңгысы яки тимераягы бар, шул рәсемне билгели.
(Һәр төркемнән бер укучы җавап бирә)
-Полинаның чанасы бар.Артурның чаңгысы һәм тимераягы бар. һ.б
- -Спроси у соседа по плечу, есть ли у него лыжи.
-Спроси у парнёра по лицу, есть ли у него клюшка
-Әйе, кышкы матур көннәрдә урамда чынлап та күңелле. Кыш көне
төрле уеннар уйнап була. Әйдәгез кабатлап китик әле.
чана шуарга - кататся на саньках
чаңгы шуарга- кататся на лыжах
тимераякта шуарга- кататся на коньках
хоккей уйнарга- играть в хоккей
“ Тау паштасы” уены уйнарга –играть игру “Царь горы”
кар атышып уйнарга- играть в снежки
Кар бабай ясарга- делать Снеговика
-Болар барысы да нинди уеннар дип атала?
-Кышкы уеннар.
Картина буенча җөмләләр төзү.
Дәреснең темасын чыгару.
Билгеләр кую.Өй эше бирү.
Өй эше итеп укучыларга буяр өчен рәсемнәр таратыла.Рәсем астына җөмлә язарга.Икенче дәрестә рәсемнәр җыеп алынып “Кышкы уеннар” темасына китап ясала.
|