Данные об авторе
Автор(ы):
Петрова Ирина Руслановна
Место работы, должность:
МАДОУ 161, музыкальный руководитель
Регион:
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования:
дошкольное образование
Целевая аудитория:
Воспитатель
Целевая аудитория:
Педагог дополнительного образования
Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)
Цель урока:
Знакомство детей средней возрастной группы с выдающимся деятелем татарского народа, писателем, поэтом, публицистом Робертом Миннуллиным.
Тип урока:
Урок обобщения и систематизации знаний
Краткое описание:
<p>Сценарий праздника, посвященного творчеству Роберта Миннуллина "Балаларга бүләк"</p>
«Балаларга бүләк»
Уртанчылар төркеме өчен бәйрәм
Зал матур бизәнгән, күңелле музыка яңгырый. Балалар залга керәләр.
Алып баручы: Исәнмесез, исәнмесез барыгызга да, олыгыз, яшегез, картыгыз!
Балалар һәм кунаклар: Исәнмесез!
Алып баручы: Туган җиребезнең олы шәхесенә, нәниләр шагыйресенә, балалар дусына Роберт Миңнуллинга тиздән 66 яшь тула. Бүген без дә Роберт абыйга багышланган бәйрәменә җыелдык!
Әйдәгез, балалар, матур җыр җырлап, күңел ачып, бәйрәмебезне башлыйк!
«Әйлән-бәйлән» җыры Р. Миңнуллин сүз. Ф. Әбүбәкеров муз.
Сез дә безгә кушылыгыз –
Без шатлык таратабыз,
Тирә-якны яңгыратып
Җырларга яратабыз.
Кушымта:
Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән,
Безнең белән, безнең белән әйлән!
Җыр ул – канат, җыр ул – бәйрәм.
2.
Без биибез тыпыр, тыпыр,
Без биибез тып та тып.
Бер башласак, бик тиз генә
Булмый безне туктатып.
Кушымта
3.
Ягез, сез дә кушылыгыз,
Утырмагыз, торыгыз!
Җырлый, җырлый, биик әле,
Сез кул чабып торыгыз.
Кушымта.
Балалар урындыкларга утыралар.
Залга Акбай керә (мәктәпкә әзерлек төркеме баласы)
Акбай: Исәнмесез, балалар, исәнмесез, олылар!
Балалар: Исәнмесез!
Алып баручы: Исәнме, эткәй. Син нигә безгә кунакка килдең?
Акбай: Бәйрәмегез турында шәһәрдә бик күп сүз йөри! Менә миңа Роберт Миңнуллинның бүләген сезгә китерергә куштылар. Күңелле музыка яңгыруны ишеттем дә, монда бәйрәм үткәрүен сиздем, кунака кердем!
Алып баручы: Рәхим ит, эткәй! Без кунакларга бик шат! Шагыйрьнең бүләге кая соң? Күрсәт безгә, балаларны шатландыр!
Акбай: (гаҗәпсенеп) Әх! Мин бит аны югаллтым!
Алып баручы: Ай-Һай, Акбай…Ничек инде без хәзер бүләксез? Балалар күптән бу бәйрәмне әзерләгәннәр. Бик тырышып, бик матур җырлап, шигырләрен ятлап…
Акбай: (елый) Кичерегез, зинһар! Юри түгел!
Алып баручы: Елама син, эткәй. Безнең балалар усал түгел, алар сине, бүләксез дә, иң көткән кунакка саныйлар.
Нишлисең, үзебез югалткан бүләкне табарбыз. Дөрес ме, балалар?
Балалар: Дөрес!
Алып баручы: Ә син, Акбай, безнең белән сәяхәткә барырсың, юл күрсәтерсең.
Балалар, сәяхәткә барыр өчен, нәрсәгә утырырга мөмкин?
Балалар җавап бирәләр.
Алып баручы: Әйдәгез тылсымлы келәмгә утырып очабыз!
Күңелле музыка яңгырый. Балалар залның уртасына йөгереп чыгалар. «Тылсымлы келәмдә очу» интерактив уен башлана.
Балалар «очып» җитәләр. Залда кошлар тавышы ишетелә.
Алып баручы: Менә килеп тә җиттек! Балалар, карагыз, нинди матур алан! Тыңлагыз, ничек матур кошлар сайрый! Урманга килеп җиттек! Әз генә сандугач тавышын тынлап утырыйк әле.
Балалар эт белән идәнгә утыралар, кошлар тавышларын тыңлыйлар.
Алып баручы: Балалар, Роберт Миңнуллинның урман турында шигырен кем сөйләр?
Бер бала чыга
«Урманда» Р. Миңнуллин
Биредә кошлар, җәнлекләр
Читлеккә ябылмаган.
Урманы да койма белән
Уратып алынмаган.
Ул куяннар, ул пошилар,
Ул керпеләр тилгәннәр
Казандагы зоопарктан,
Ахры, качып килгәннәр!
Алар безне күргәчтен,
Без урманга кергәчтен,
Тизрәк качып китәләр,
Тизрәк очып китәләр!
Алып баручы: Рәхмәт, акыллым.
Күңелле музыка яңгырый, залга песи керә. Эт песигә өрә башлый.
Алып баручы: Тынычлан, эткәй, тынычлан!
Песи: (көйләп) Исәнмесез, балалар, исәнмесез, олылар!
Балалар: Исәнме, песи!
Алып баручы: Балалар, карагыз, песи урманда нишли? Чыннан да ул кыргый хайванга әйләнде? Песидән сорап алыйк әле!
Балалар: Песи, син урманда нишлисең?
Песи: Мин, сезнең бүләк эзләргә китүегез турында ишеткәч, артыгыздан бардым. Сезгә минем ярдәм кирәк була дип уйладым.
Алып баручы: Нинди ярдәм, песи? Безнең балалар акыллы, игътибарлы. Алар авырлыкларны уйнап үтәләр! Ә сиңа өйдә торып, тәмле каймак ашап, җылыда йоклап калырга иде.
Песи: Акыллы дисеңме? Менә хәзер карарбыз! Мин сезгә кыргый һәм йорт хайваннар белән рәсемнәр бирермен, ә сез аларны ике өстәлгә куеп бүләрсез: уңга – кыргый хайваннарны, сулга – йорт хайваннарны. Кем беләдер, кыргый хайваннарны белмәсәгез, сәяхәт юлында берәр усал крокодил сезне ашап та бетерер!
Алып баручы: Дулкынланма, песи. Ә сез, балалар, песигә белүегезне күрсәтәгез!
«Йорт һәм кыргый хайваннар» уены башлана.
Балалар ике төркемгә бүленә. Алар, ике өстәлгә куеп, рәсемнәрне бүләләр. Уен тагын 2-3 тапкыр уткәрелә.
Песи: Тынычландым мин, алайса! Бик яхшы хайваннарны беләсез!
Алып баручы: Беләләр, беләләр, песи. Крокодилны безнең якларда очрап булмый, беркем безне ашап бетермәс! Син өйгә кайт, ә без сиңе, матур җыр җырлап, озатырбыз!
«Мияу!» Р.Миңнуллин сүз. С. Минаҗева муз.
1.
Песи, песи, пескәем,
Соры синең төскәең,
Йомшак синең йоннарың,
Җылы синең туңнарың.
2.
«Мияу, мияу!» бар сүзең,
Ялкау да әле үзең!
Белмим инде, ни өчен
Бернигә китми исең.
3.
Кызыксындырмый ни ау,
Кызыктырмый ни уйнау.
Мияулау – бөтен эшең,
Мин сине «мияу» дисең!
Сөйләү белән:
Нигә инде күз буяу –
Үзем дә сине мияу!
Алып баручы: Рәхәт урманда! Ә безгә китәргә вакыт җитте! Тылсымлы келәмгә утырып, тагын очарга вакыт җитте!
«Тылсымлы келәмдә очу» интерактив уен кабаталана.
Алып баручы: Бүләгебез һаман табылмый. Ләкин без ямансуламыйбыз. Без уйныйбыз, җырлыйбыз, биибез! Парлы бию башкарыйк, балалар!
«Парлы бию» т.х.м. Л. Шиһабетдинова эшкәртүендә. Балалар бииләр, аннары урындыкларга утыралар.
Акбай: (елап) Миңа бигрәк күңелсез! Минем өйгә кайтасым килә, песи белән уйныйсым килә.
Алып баручы: Ямансулама, Акбай, тиздән без бүләгебезне табарбыз, бергә өйгә, бакчага кайтырбыз.
Балалар, сезгә ямансу булганда, әниләрегез, әтиләрегез әкият сөйлиләр ме?
Балалар: Әйе, сөйлиләр!
Алып баручы: Этне шатландырыр өчен, сез дә аңа әкият сөйләгез. Тик гади генә әкият түгел, тавышлы музыка коралларын кулланып, сөйләгез!
Берничә бала, тавышлы музыка коралларын алып, «Куркак куян» тавышлы
әкиятен сөйлиләр.
Торган ди бер урманда куркак куян. Куян бервакыт өйдән чыккан. Кинәт куаклыкта керпе кыштырдый башлаган!
Целофанны уйнатырга
Куян, куркып, йөгереп киткән ди!
Трещотканы, яки кашыкларны тиз уйнатырга
Чапты куян, чапты, тынычланып, чүгәләде. Ял итәргә утырды. Ә нарат башында тукран утыра иде. Кинәт, тукран наратта шакылдата башлады.
Музыкаль тартмачык
Куян, куркып, тагын да тизрәк йөгереп китте!
Трещотка, яки кашык
Иң чытырманга йөгереп килде безнең куян. Ә анда… Ябалак канатлары белән болгый!
Тукыма
Тагын куркып китте мескен куян! Әй, чаба да инде, әй чаба!
Трещотка, яки кашык
Инеш янына йөгереп килде куян. Инеш янында бакалар утыралар икән.
Тон-блок
Бакалар, куянны күргәч, суга сикереп, баттылар.
Куян шунарга шатланды:
«Ерткычлар миннән, куяннан да, куркалар икән!» – дип әйтте, батырланды һәм кире урманга чапты.
Бармаклар белән барабан кагарга.
Алып баручы: Менә нинди кызык әкият булды сиңа, эткәй! Ямансулама! Балалар сиңа тагын Роберт Миңнуллинның кыргый һәм йорт хайваннар турында шигырьләрен сөйли алалар!
"Шар"
Шарик каян шар тапкан?
Шаян Шарик шар капкан
Шарик шарны шартлаткан
Шарик шарга шаккаткан –
Шардай күзен шартлаткан!
"Аю"
Аю килгән Казанга,
Кереп чыккан базарга.
Килгән аю бал өчен –
Сизгән булган бал исен.
Тик юлы уңмаган, ди –
Акчасы булмаган ди.
"Үрдәк"
Бака кебек бак та бак,
Бак та бак килә үрдәк.
Менә шулай булла ул,
Бакадан алсаң үрнәк.
"Ташбака"
Таш урамда таш ята.
Таш түгел лә, ташбака.
Бар бакага баш бака.
«Нигә соң мин ташбака?» -
Дип ташбака баш вата.
Ә кешеләр шакката –
Берәүләре ашата,
Берәүләре таш ата.
«Ярый әле таш бака булганмын!»,
Ди ташбака.
«Каз бәбкәләре»
Барыбызга да елмаеп
Карауга яз кояшы,
Каз бәбкәсе белән тулды
Олы бер каз оясы!
Көз җитүгә бәбкә белән
Бер ишегалды тулган –
Бер оя каз бәбкәләре
Бер ишегалды булган!
«Нәни поши»
Хәзер поши бездә яши –
Нәни генә поши ул.
Шундый әйбәт, шундый йомшак,
Акбайга да ошый ул.
Ул поши баласын әти
Карурманнан тапкан бит.
Әнисен усал абыйлар –
Браконьер аткан бит.
Мин теләмим бу турында
Пошиемның белүен.
Шуңа әйтми йөорим әле
Әнисенең үлүен.
Еламасын, кайгырмасын
Кайгырмасын – кирәкми…
Ә теге усал абыйлар
Калмас әле эләкми.
Алып баручы: Менә тагын да, бүләк эзләр өчен, китәргә вакыт җитте. Балалар, әйдәгез, автобуска утырып, барабыз! Автобус, машина йөртер өчен, безгә кем кирәк?
Шофер кирәк, машина йөртүче кирәк.
Алып баручы: Дөрес, балалар. Безнең малайлар, үсеп җиткәч, машина йөртергә әлбәттә өйрәнерләр. Ә хәзер без «Машина йөртучеләр» биюен карыйк. Малайлар, чыгыгыз биергә!
«Машина йөртүчеләр» биюе
Алып баручы : Ә хәзер, балалар, бер табышмак сөйлим сезгә:
Авызы юк, борыны юк,
Тик бар аның өч күзе:
Урамдагы хәрәкәтне
Көйләп торадыр үзе.
Балалар: Светофор!
Алып баручы: Дөрес! Юлда йөрер өчен, безгә светофор кирәк ме, балалар?
Балалар: Кирәк!
Алып баручы: Шулай булса, безгә дә светофорсыз юлга чыгарга ярамый!
Әйдәгез, балалар, үзебез светофор ясыйбыз! Минем өч түгәрәгем һәм «күзсез» светофор бар. Матур гына, дөрес тәртиптә тугәрәкләрне светофорга ябыштырыгыз!
Күңелле музыка яңгырый, балалар бирем үтәләр.
Алып баручы: Светофор турында җырыбыз да бар! Автобуска утырып, башкарыйк күңелле җырыбызны!
Балалар урындыкларны алалар, икешәр-икешәр, «автобус» ясап, бастыралар. Автобусның башына «йөртүче» утыра, руль әйләндерә. Балалар, утырып, җырлыйлар.
«Светофор» Р. Миңнуллин сүз. Р. Вәлиев муз.
Светофор арабызда.
Чү, дускай, тукта, тукта.
Кузгалырга бермемгә
Ярамый кызыл утка.
Кушымта:
Онытма син, беркайда син
Юл йөрү кагыйдасен /2 тапкыр
2.
Көтик без сабыр гына,
Ашыкмыйк бер дә юкка.
Я, нинди эш инде бу –
Юл бирми сары ут та.
Кушымта.
3.
Яшел ут дәшә безне,
Кузгалыйк, әйдә, тизрәк!
Әй, яшел ут, яшел дус,
Син әйбәт икән бик тә!
Кушымта.
Алып баручы: Менә килеп тә җиттек, балалар. Карагыз, әле, бүләгебез монда күренә ме?
Балалар бүләк эзлиләр. Ясалма куак артында зур, матур бизәнгән тартма табалар.
Алып баручы: Таптык, таптык, балалар! Менә бит ул, Роберт Миңнуллиннын бүләге!
Алып баручы тартманы ача, аннан шагыйрьнең китапларын чыгара, балаларга тарата, Акбайга да китапны бүләк итә.
Алып баручы: Менә нинди кызык сәяхәт булды, балалар! Сезгә ошады мы?
Балалар : Ошады!
Алып баручы: Моның белән бәйрәмебезне тәмамлыйбыз, балалар! Акыллы, тәүфикле булып үсегез, укырга яратыгыз! Ә хәзер татар ирекле бию башкарабыз!
Балалар бииләр, бию тәмамлагач, залдан чыгалар.
Литература
Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия. — Казан: РИЦ, 2011. — 560 б.
Сайра, сандугачым: Балалар өчен җырлар. – Казан: Мәгәриф, 2002. – 115 б.: нот б-н.
Сергей и Екатерина Железновы. – «24 сказочки-шумелки» для детей от 1,5 до 5 лет.
Шаехова Р. К. Региональная программа дошкольного образования.
Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы. – РИЦ, 2012. – 208 с.
Ресурсы сети Интернет
http://belem.ru/node/3575
http://kitap.net.ru/minnullin.php
http://tazbash.ru/index.php/home/157-balalar-34
http://balachak-ilenda.ru/news/robert_mi_nullin/1-0-14
http://tazbash.ru/index.php/home/158-balalar-56
http://sabyem.ru/
http://www.tatknigafund.ru/