Әдәби уку дәресенә технологик карта.
Укытучы: Зиннатуллина Лилия Вазыйховна
МГУБМ “ ТР Буа муниципаль районы Аксу урта мәктәбе”
Класс: 2
Әдәби уку, “Перспектива”
Кышкы урман.
Максат.Ә.Еникиның “Кышкы урман” хикәясе белән танышу. Төрле ел васыллары турында теләсә кайсы ел вакытында
укырга мөмкин икәнлеген төшендерү.Табигатьне сакларга һәм якларга кирәк икәнлегенә төшенү.
Бурычлар:
- Әсәр эчтәлеген укучы аңына җиткерү.
- Ишетеп,күреп тану күнекмәләрен үстерү.
- Хыял тудырган дөньяда теләсә кайчан, теләсә кайсы ел фасылына сәяхәт итәргә мөмкинлеген төшендерү.
Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, сәнгать.
Кулланылган материал: төп: “Әдәби уку” дәреслеге, 2 сыйныф,Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова. (93-95 бит), Өстәмә: дәреслек - хрестоматия, 2 сыйныф, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәммәтҗанова, Ф.Ф.Хәсәнова, методик кулланма.
- : интерактив такта , магнитофон, ноутбук .
Эш төрләре: фронталь, индивидуаль, парларда.
|
|
Укытучы
|
Һәр этапның белем бирүче үстерешле биремнәре
|
|
1 этап. Оештыру өлеше.
- укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру. Көтелгән нәти җә:дәрескә уңай психологик халәт булдыру.
|
Укытучыга игътибар итү. Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре формалаштыру.
|
Инструктаж үткәрү,балаларны эшкә әзерләү.
|
1 этап.Оештыру.
Талгын гына музыка уйный.
Хәерле көн укучылар.Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген көн нинди матур! Әйдәгез, бер-беребезгә уңышлар телик һәм дәресебезне башлап җибәрик.
|
Коммуникатив эшчәнлек.
Шәхси эшчәнлек.
|
2 этап. Белемнәрне актуальләштерү. Максат: алдагы дәрестә алган белемнәрне искә төшерү.
|
Хикәядә үзеңә ошаган өзекнең эчтәлеген сөйләү.
|
Фронталь эш оештыру.
|
2 этап. Белемнәрне актуальләштерү. Укучылар, үткән дәрестә без нинди әсәр укыдык?
-“Имән каргасы” хикәясен укыдык.
Бирелгән өй эшен тикшерик.Хикәядә үзеңә ошаган өзекнең эчтәлеген сөйләү.
|
Регулятив (укучылар тарафыннан белгән күнекмәләрне үзара бәйләү).
|
3 этап.Яңа материал өйрәнү.
- укучыларның дәрес темасын үзләре формалаштыра алу.
|
Дәреснең темасын формалаштыру. Табышмакның җавабын табу.
Сорауга җавап бирүдә катнашу.
Информация белән эшләү.
Проблемалы сорауны чишүдә катнашу, шәхси фикерен формалаштыру, аны дәлилләү.Сорауларга җавап бирүдә катнашу.
Нәтиҗә ясыйлар.
Укытучы соравына җавап бирәләр.
|
Укучыларны активлаштыру.
Фронталь эш оештыру.
“Мин урманны беләмме?” соравын куя.Укучыларны проблемалы сорауны чишүгә җәлеп итә.Укытучы презентацияне күрсәтеп бара.
2013 нче ел Татарстанда нинди ел дип игълан ителде ?
|
Укучылар, сезгә миннән табышмак.Уйлагыз әле, нәрсә булыр бу?
Язын ямь бирә,
Җәен салкын бирә.
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә.
Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?
-Урман турында.
Урман дигәч, сезнең күз алдыгызга нинди җирлек килә?
-Агачлар, куаклар, үләннәр, гөмбәләр, чәчәкләр үскән урын.
Кеше тормышында урманның әһәмияте.
-Урман – матур, үзенең матурлыгы белән шатлык китерә, кешене ял иттерә.
Нәтиҗә. Димәк, урман – ял итү урыны.
Урманда нәрсәләр җыябыз?
-Гөмбә, чикләвек.
Нәтиҗә.Димәк, урман – туендыручы.
Урман ничек дәвалый?
- Урманда бик күп дару үләннәре үсә. Без аларны саклык белән генә җыярга тиеш.
Нәтиҗә. Димәк, урман – дәвалаучы.
Урман кешене ничек җылыта?
- -Кешеләрен өйләрен утын ягып җылытканнар, мунча ягалар.
- Нәтиҗә, Димәк, урман – җылытучы.
- Тирә- юньгә күз салыгыз әле. Агачтан ясалган нәрсәләр күрәсез?
- - Шкаф, өстәл, урындыклар, карандаш, линейка.
- Нәтиҗә. Димәк, урман – үзагач чыгыныгы.
- Урманда нәрсәләр үсә? Анда нәрсәләр яши?
- Нәтиҗә.Димәк, урман – үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр өчен йорт.
- Урман һаваны тузаннан чистарта. Елгаларны һәм күлләрне саегудан, туфракны җилдән саклый.
- Димәк, урман – һаваның, сулыклар һәм туфракның саклаучысы.
|
Танып-белү эшчәнлеге.
Коммуникатив эшчәнлек
Шәхес буларак эшчәнлек.
Коммуникатив эшчәнлек.
|
3 этап. Бала нинди авырлыклар белән очраша?
Максат: кышны йоклап үткәрүче, кышын урманда яшәүче хайваннарны искә төшерү.
Физминутка
|
Шәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли.
Практик эзләнү эшендә катнашу.
Парларда эшләү. Үзара ярдәмләшеп эшләү.
Тикшерү.Кара-каршы.
Физминутка
|
Биремнең үтәлешенә контроль булдыру.
Практик эзләнү эшен оештыра.
Биремнең үтәлешенә контроль булдыру.
|
Ә хәзер үзебезне урманда дип хис итик. Ләкин язгы урманда түгел. Ә кышкы урманда.Яз көне кышны искә төшерү бераз сәеррәк тоелыр. Ә без хыял диңгезенә чумыйк. Әйдәгез, кышкы урманны күз алдына китерегез әле. (Талгын музыка).Кем нәрсәне күзаллый алды?
Искә төшерик. Кайсы хайваннарны кышкы урманда күрмәдегез?
Экранда слайдлар күрсәтү.
Нәтиҗә ясау. Укучылар җавапларының дөреслеген тикшерәләр.Экранда күрсәтелә.
Физминутка.
|
Шәхес буларак эшчәнлек.
Коммуникатив эшчәнлек
Танып- белү эшчәнлек.
Коммуникатив эшчәнлек
|
4 этап. Яңа материалны аңлату.
Максат: уку күнекмәләрен үстерү өстендә эшләүне формалаштыру.
Максат: таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсен истә калдыру.
|
Текст белән танышу.
Гөжләп уку.
Абзацлап кычкырып уку
Сорау-җавап бирүдә катнашу.
|
Текстның эчтәлеген укучыларга дөрес дикция, аһәң белән җиткерү.
Сүзлек өстендә эш .(Экранда) Биремнең үтәлешенә контроль булдыру
Үз фикерләрен әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтү.
|
Ә.Еникиның “Кышкы урман” хикәясе белән танышу. Экранда язучының портреты.
Биремнәрне үтәү.
Текстта кышкы урман турында сөйләгәндә нинди чагыштырулар кертелгән? Тагын кайсы урыннарда чагыштырулар кертеп булыр иде ?
Бу хикәя нинди кәеф тудыра?
Урман кем исеменнән тасвирлана?
|
Танып-белү эшчәнлекне формалаштыру.
шәхси универсал. укыту гамәлләрен формалаштыру.
|
5 этап. Белемнәрне беренчел ныгыту.
Максат – ишетеп,күреп тану күнекмәләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
|
Текст белән танышу.
Текстны “гөжләп” укып чыгу.
Сәнгатьле уку
Сорау-җавап бирүдә катнашу.
|
Укучыларны активлаштыру.
|
И.Туктарның “Кышкы урман” хикәясе белән танышу. Экранда язучының портреты.
Текстта кышкы урман турында сөйләгәндә нинди чагыштырулар кертелгән? Тагын кайсы урыннарда чагыштырулар кертеп булыр иде?
Кыш көне урман тормышын сурәтләгән юлларны табып уку.
|
Танып-белү эшчәнлекне формалаштыру
Коммуникатив
эшчәнлек.
|
6 этап. Мөстәкыйль эш.
- :укучыларның игътибарлылыгын тикшерү, хаталарны төзәтү.
|
Практик эзләнү эшендә катнашу.
Парларда эшләү. Үзара ярдәмләшеп эшләү.
|
Практик эзләнү эшен оештыра.
Биремнең үтәлешенә контроль. булдыру.
|
Ике әсәрдән дә тынлыкны сурәтләгән юлларны табып укырга, бер-берсе белән чагыштырырга.
|
Танып- белү эшчәнлек
|
7 этап. Белемнәрне гомумиләштерү. Максат: алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм гомумиләштерү.
|
Шәхси фикерен формалаштыра, аны дәлилли.
|
Укучыларны активлаштыру.
|
Картина буенча кышкы урман турында хикәя төзеп сөйлә.
|
Коммуникатив эшчәнлек
Шәхес буларак эшчәнлек.
|
8 этап.
Нәтиҗә һәм бәяләү. Рефлекция.
Максат:дәрестә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясау.
|
-
Мин нәрсә белдем?
Ничек бәяләдем?
|
Үз фикерләрен
әйтүгә ирешү, нәтиҗә ясарга өйрәтә.
|
Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр белдегез?
Өй эше.
1 төркем-хикәянең эчтәлеген сөйлә.
2 төркем- кышкы урман рәсеме яса.
|
Коммуникатив эшчәнлек
Шәхес буларак эшчәнлек.
Регулятив эшчәнлен.
|
|