Тема: «Исем» темасын ныгыту. Уен-дәрес.
Максат:укучыларның алган белемнәрен һәм күнекмәләрен камилләштерү;
бәйләнешле сөйләм телен, иҗади активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру;
туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, тормышны танып белергә өйрәтү, әхлак тәрбиясе бирү, халык авыз иҗаты әсәрләре үрнәгендә телебезгә һәм мәдәниятебезгә ихтирам тәрбияләү.
Җиһазлау:карточкалар, картиналар “Кышкы урманда”, “Тауда”, “табышмаклар” җыентыгы, тарих дәреслеге.
Дәрес барышы.
I.Психологик уңай халәт тудыру.
II. Дәреснең темасын һәм максатын аңлату.
- Исәнмесез, балалар. Кәефләрегез ничек? Барыгызга да уңышлар теләп татар теле дәресен башлыйбыз. Балалар, бүген без сезнең белән “Татар теле” патшалыгына сәяхәткә чыгабыз. Сәяхәт вакытында безгә бик озын юл узарга, төрле-төрле эшләр башкарырга туры киләчәк. Күзгә күренмәс җан ияләре безне төрле яктан сынап карамакчылар икән. Алар безнең белемле булуыбызны төрле биремнәр, күнегүләр белән тикшереп торачаклар. “Татар теле” патшалыгында “Белем” сарае бар. Анда безне төрле кызыклы уеннар, башваткычлар көтә. Әйдәгез, юлга кузгалыйк.
I. Беренче каршылык. Матур язу.
Җиде йортның телен бел,
Җиде төрле белем бел.
Мәкальнең мәгънәсен ачыклау.
7 санының хикмәтен аңлату.
- 7 саны ул хикмәтле сан. Алла дөньяны 7 көн эчендә яраткан. Дөнья яралу белән бәйле. Беренче көнне ул яктылык белән караңгылыкны аерган. Яктылыкны көн дип, ә караңгылыкны төн дип атаган. Икенче көнне өс белән асны аерган. Өстә күк сулары, аста җир сулары. Өченче көнне ул җирдәге барлык суларны бергә җыйган. Шулай итеп океан барлыкка килгән һәм су астыннан коры җир калкып чыккан. Дүртенче көнне ул ике яктырткыч тудырган: берсе көндез яктыртсын дип, икенчесе төнлә: кояш белән ай. Бишенче көнне балыклар һәм башка җир-су хайваннарын һәм кошларны тудырган. Алтынчы көнне кешеләр барлыкка килгән. Җиденче көнне исә Алла ял иткән һәм аны мәңгегә бәйрәм итеп куйган. Шуңа күрә 7 санының хикмәте бик зур икән. 7 саны татар халык мәкальләрендә, әкиятләрдә, әдәби әсәрләрдә күп очрый. Ягез әле, әйтеп карагыз, 7 кайларда очрый? (Җидегән чишмә, җидегән йолдыз, 7 оҗмах, 7 төрле хәер, 7 буын бабаңны белү, 7 кат җир асты, 7 кат җир өсте, 7 башлы дию, 7 яшьтән укырга керү, атнада 7 көн, 7 нота, салават күперендә 7 төс һ.б.). Безгә дә 7 каршылыкны үтеп чыгарга кирәк.
II. Икенче каршылык. Тел чарлау.
Сорауларга җавап бирү.
Чарлау – остару, шомару.
1. Татарстанның башкаласы. (Казан).
2. Без яшәгән Республика. (Татарстан).
3. Татарстан дәүләт гербына төшерелгән җәнлек. (Ак барс).
4. Татарстанның иң төп байлыгы. (Нефть, икмәк).
5. Камаз машинасы чыгарыла торган шәһәр. (Чаллы).
6. Татарстанның иң зур елгасы. (Идел).
7. Татар кызының милли баш киеме. (Калфак).
8. Татар егетенең милли баш киеме. (Түбәтәй).
9. Җәйнең беренче аенда үткәрелә торган хезмә бәйрәме. (Сабантуй).
10. “Туган тел” шигыренең авторы. (Г. Тукай).
Физкультминутка.
III. Өченче каршылык. “Кем иң күп сүз таба”.
Сүз эчендә сүз.
Актырнак – тырнак, атна, кар, кына, ат, канат, ата, кыр ...
Сабантуй – сабан, туй, ант, атна, уй, ана, сан, бай, буй, тун, бант, саба ... .
Ялгызлык исемнәрен, кушма исемнәрне искә төшерү.
IV. Дүртенче каршылык Тапкырга табышмак.
1. Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә. (Урман).
2. Җәй дә егет, кыш та егет,
Картайганы юк, гел егет. (Нарат, чыршы).
3. Асрамый ул умарта,
Балны бик-бик ярата.
Кышын сөя йокыны,
Язгача тормый ята. (Аю).
4. Урманнан чыгар, корсак асты чуар, койрыгы сырлы, хәйләсе күптөрле. (Төлке).
5. Энәләре үзе белән йөри,
Үзе тегә белми. (Керпе).
6. Аягы юк, кулы юк,
Тәрәзәгә бизәк төшерә. (Суык).
7. Тышка куйдым таш булды,
Өйгә керттем – су булды.
Инде нихәл итәем,
Утка куйдым – пар булды. (Боз).
8. Мамык юрган,
Кат-кат сырган,
Үзе суп-суык. (Кар).
9. Әйтим сезгә бер табышмак
Җәен соры, кышын ак.
Төймә койрык, шеш колак. (Куян).
V. Бишенче каршылык. Хикәя төзү.
Терәк сүзләр: кыш, кар, балалар, чана, чаңгы, кар бабай, уеннар, урам, тимераяк, боз.
- Кемнең хикәясе матур булыр икән?
Кыш турында сез нинди шигырьләр беләсез?
(Шигырьләр сөйләтү).
Физкультминутка.
VI. Алтынчы каршылык. “Парыңны тап”.
Парлы сүзләр, аларның дөрес язылышын искә төшерү.
Ата - ... , хатын - ... , кием - ... , аш - ..., җиләк - ... , бала - ... , савыт - ... , хат - ... .
VII. Җиденче каршылык. Килешләр.
- Татар телендә ничә килеш бар?
- Ни өчен кирәк килешләр?
Карточкалар белән эшләү. Килешләрен билгеләргә: бәйрәмгә, гөлләрне, әтигә, әнидән, апаның, икмәк, китапта.
VIII. Дәресне йомгаклау.
Укучыларның белемнәрен бәяләү.
IX. Өйгә эш бирү.
|