Данные об авторе
Автор(ы):
Хаттапова Фәридә Сөләйман кызы
Место работы, должность:
ТР Буа районы Күл -Черкен төп мәктәбе,татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Регион:
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования:
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)
Цель урока:
- “Матурлык” хикәясен анализлау, матурлык төшенчәсенә аңлатма бирү.
- укучыларның иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү
- ана һәм бала арасындагы мөнәсәбәтнең хисләр аркылы белдерелүен ачыклау
- сәнгатьле уку күнекмәләрен тирәнәйтү
- милли төбәк компонентларын куллану
Тип урока:
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учащихся в классе (аудитории):
8
Используемые учебники и учебные пособия:
Ана һәм бала сурәтләнгән картиналар, магнитофон, видеокассета, скрипка, тургай рәсеме, “Сөембикә” журналлары.
Используемая методическая литература:
дәреслек
Используемое оборудование:
компьютер, магнитофон
Используемые ЦОР:
компьютердан презентацияләр күрсәтү
Краткое описание:
Ә.Еникинең "Матурлык"хикәясен укып анализлау.Аналарга булган хөрмәтне тасвирлау.Үз аналары турында ясалган презентацияләрен карау.Уен - энергизатор куллану.Якташ җырчыларның аналар турында җырларын тыңлау.
Дәрес барышы
Исәнмесез, хәерле көн!Укучылар, без бүген сезнең белән барыбыз өчен дә кадерле булган кешеләр турында сөйләшербез.Ә.Еникинең иҗатында аналар темасына тукталырбыз. Дәресебезнең максаты: Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясендә ана- бала мөнәсәбәте чагылышын ачыклау. Дәресебезнең планы белән танышып үтик.
- Әниләр темасын рәссамнарыбыз, шагыйрьләр ничек яктыртканын карап узарбыз
- Ә.Еники иҗатына тукталырбыз
- Сезнең гаилә, әниләрегез презентациягездә күренер.
Укытучы :Һәркем өчен дә иң изге, иң кадерле зат – бу якты дөньяга безне тудыручы, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч, акыл бирүче, гомер буена кайгы- шатлыкларыбызны уртаклашып яшәүче әниләребез.
Гомеремнең һәрбер минутына
Әнкәем күзләре багалар.
Әкрен генә шунда әйтеп куя
- Бәхетле булыгыз, балалар.
Яшәде ул үзе өчен түгел,
Яшәде ул диеп:” Балалар”
Әле дә бит төнлә юрганымны
Әнкәем куллары ябалар.
Бала өчен гомерләрен биргән
Күпме җирдә газиз аналар.
Нинди төшләр әнкәм күрә икән
Балалар, ди үзе, балалар.
Әдәбияттамы, сынлы сәнгатьтәме, музыкадамы – барысына да хас бер тема бар. Күп кенә шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар бу теманы читләтеп үтә алмыйлар. Әниләр турында сокланып, рәхмәт әйтеп, гафу итүләренә ышанып язалар. Шулардан без яратып укый торган шигырьләр язучы - Р.Миңнуллин. ( Бер укучыдан Р.Миңнуллин шигырен укыту)
“Сөембикә” журналының 8 санында чыккан мәкалә белән таныштыру. Монда районыбызның Кишер Аксуы авылында яшәп исемнәре республикага гына түгел, бөтен илебезгә танылган , күптән түгел генә Россиянең “ Ата – ана даны” ордены белән бүләкләнгән Дилбәр һәм Мөдәрис Шәфигуллиннар гаиләсе белән таныштыру. Гаиләләрендә әти- әнисе арасындагы җылы, якты мөнәнәсәбәт алар өчен үрнәк, яшәү рәвеше, тәрбия тоткасы икәнен ачыклау.
Өй түрендәге бакчаларында виноград , түтәлләрен тутырып кишер үстерүче тырыш гаиләдә һәр бала кечкенәдән дөрес тәрбия алып үсә.”Эшләгәнеңә карап ашыйсың” принцибын бу гаилә яхшы үзләштергән.
Укытучы: Без әниләребез өчен кадерле кешеләр икәнебезне аңладык. Ә хәзер Ә.Еникинең
“Матурлык” хикәясен карап китәрбез. Анда ана белән бала образлары ничек бирелгән икән? Иң беренче әсәрнең исеменә игътибар итик әле.
Акыл штурмы.
- Нәрсә соң ул матурлык? Сез аны ничек аңлыйсыз?
(Уйларга бер минут вакыт бирелә).
Җавап бирә башлаганчы кагыйдәләр искә төшерелә:
- үз фикереңне курыкмыйча әйтергә
- бер – береңне тәнкыйтьләмәскә
- башкаларны тыңларга
Ә хәзер җавапларыгызны чират буенча әйтерсез, ә мин тактада язып барырмын.
- табигать матурлыгы
- тыныч тормышта, тату гаиләдә яшәү
- чибәр булу һ.б.
Матурлык – бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Ә аңлатмалы сүзлектә матурлык дигән төшенчә түбәндәгечә бирелә.
Матурлык - 1.барлык матур, гүзәл, күңелгә рәхәтлек, ләззәт бирә торган нәрсә( күренеш, эш, тормыш, сәнгать әсәрләре һ.б.)
2.Матур, ягымлы, сөйкемле,үзенә нык җәлеп итә торган тышкы кыяфәт, чибәрлек. Кеше характерындагы, эшчәнлегендәге уңай, хуплана торган сыйфат.
-Ә Ә.Еники “ Матурлык” әсәрендә матурлыкны башкача сурәтли. Автор аны нинди мәсьәләләр аша күтәргәнен карап китик:
- Бәдретдиннең күңел матурлыгы
- Ана һәм бала мәхәббәтенең матурлыгы
- Гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең матурлыгы
- Шәкертләрнең үзара матур мөгамәләсе
- Табигать матурлыгы
- Автор баланың анага булган тирән мәхәббәтен, зур хөрмәтен күрсәтә.автор Бәдретдинне ничек итеп сурәтли?( Ярлы гына бер шәкерт, иптәшләре аны ихтирам итә.чөнки ул ярдәмчел, сөйкемле. Авыр минутларда дусларына булыша, аны хөрмәт итәләр).
Әсәрдә киң күңелле, сөйкемле, нур бөркелеп торган Бәдретдин һәм аның бик тә ямьсез әнисе сурәтләнә. Автор ананы ничек бирә? Бу урыннарны табып укыгыз әле.
- Бәдретдин әнисе өчен уңайсызланамы?( Юк, чөнки әнисе аның өчен изге, илаһи зат, аның теләгенә беркайчан каршы килми.Улы күзенә әнисе беркайчан да ямьсез булып күренми, ул аны шулай тәрбияләгән.Улы әнисен хөрмәт итә, скрипкада да әнисе теләгән көйне уйный.
- Скрипка, бәлки күпләрегезнең бу уен коралын күргәнегез юктыр.”Салкын чишмә” көе дә әнисенең күңел кылларын тибрәтә. Әнисенә булган мәхәббәте шулкадәр көчле: скрипканы да ул үзе ясый.Әнисенең йөзендә горурлык күрәбез.
- Укучылар, кайбер кешеләр әниләренә карата начар мөнәсәбәттә булалар.Үзләренең начар эшләре өчен соңыннан, үзләре әти-әниләр булгач үкенәләр, ләкин бу вакытта соң булырга мөмкин.
- Ял итеп алыйк . Якташыбыз җырчы Ринат Рахматуллинның “ Әнкәй” җырын кассетадан тыңлату.
- Уен- энергизатор “ Бердәм гаилә”
Хәзер өч төркемгә бүленәбез(Әти, әни, бала)
Мин “әти” дигәч- әтиләр, “әни” дигәч- әниләр, ә” бала” дигәч- балалар урыннарын алыштыралар. Икесен әйтсәм, икесе дә алышалар.Ә “бердәм гаилә” дигәч, бөтенебез дә урыннарны алыштырабыз.
( Уен барышында укучылар хәрәкәт итәләр)
- Халыкта бер мәкаль бар.” Тышкы матурлыгың белән масайма, эчке матурлыгың белән масай”
- Егет кеше өчен тышкы матурлык әһәмиятлеме?(Юк, әһәмиятле түгел.Иң мөһиме- кешенең рухи дөньясы бай булсын, уй- хисләре саф, күңеле чиста булсын.)
- Шәкертләрне күз алдыгызга китерегез әле.Әнисен күргәч, аларда нинди хис туа?(Башта җирәнеп карыйлар, соңрак алар әнисен ямьсез итеп түгел, ә сөйкемле, саф, чиста күңелле кеше итеп кабул итәләр.Юк, ямьсез була алмый ана кеше, матур ул, бик матур).
- Әсәрдә табигать матурлыгына игътибар итик әле.шәкертләр авылга кергәндә дә, чыкканда да тургай сайравын тыңлыйлар. Ни өчен язучы тышкы яктан кечкенә, соры, ямьсез генә бер кошчыкны алган?(Чөнки аның сайравы көчле, моңлы, сагышлы.)
- Димәк, чыннан да әһәмият тышкы матурлыкта түгел, ә йөрәктә, күңелдә.
Нәтиҗә чыгару
- Бу әсәре аша Ә.Еники нәрсә әйтергә тели?
Ул кешеләргә мөрәҗәгать итә.тышкы яктан чибәр булмасаң да кимсенмәскә, хурланмаска куша, тышкы матурлыкка караганда эчке матурлыкны әһәмиятлерәк саный. Гаиләдә бер – береңне хөрмәт итү, ярату, яклауны чагылдыра. Еллар үтеп, әти- әниләребез картайгач, ямьсезләнгәч тә безнең бурычыбыз – аларга яхшы мөнәсәбәт, җылы караш.
Димәк, без үскәндә, әниләр безгә таяныч, ә үсеп җиткәч, без аларга таяныч.
- Ә сезнең әниләрегез ниндиләр икән?( Компьютердан һәр укучының әниләре турында ясалган презентацияләрен, гаилә белән төшкән фотоларын карау. )
- 28 ноябрь - Әниләр көне. Шуңа күрә әниләрне котлагыз, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер теләгез.Әниләрегезгә кайгы – хәсрәтләр китермәгез. Алар сезнең белән горурлансыннар!Үзегез дә яхшы әти- әниләр булыгыз, йөзегездән елмаю китмәсен, гаилә учагын сүндермичә саклап кала белегез, бәхетле булыгыз!
Өй эше бирү .Әниләргә багышланган хикәя, шигырь, миниатюр инша иҗат итәргә.
Белемнәрне бәяләү, билгеләр кую, саубуллашу.