Официальный сайт welinux 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Татар халык ашлары

Фото пользователя Гульзия Валиевна Назмиева
Submitted by Гульзия Валиевна Назмиева on Wed, 06/02/2013 - 14:42
Данные об авторе
Автор(ы): 
Зиннатова Гульзия Валиевна
Место работы, должность: 
МБОУ "Многопрофильный лицей им. А.М.Булатова п.г.т. Кукмор", учитель
Регион: 
Город Москва
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
4 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Тип урока: 
Урок закрепления знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
16
Краткое описание: 
Дәрес планы Тема. Ризык исемнәрен сөйләмдә куллану. Тибы. Диалогик, монологик сөйләм . Максат.1.Үзеңнең яраткан ризыгың турында сөйли алу, теләгән ашамлыгыңны сорап ала белергә өйрәтү, яраткан ризыгыңны сурәтли белү, татар ризыкларын истә калдыру, атый белү. 2. Сүз байлыгын арттыру. 3. Логик фикерләү сәләтен үстерү. 4. Уен төрләре аша теманы өйрәнүгә кызыксыну уяту, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. Җиһазлау. Дәреслек, ашамлык рәсемнәре, индивидуаль биремле карточкалар, ИКТ(диск ”Күңелле татар теле”, тест). Дәрес барышы. 1. Оештыру. Уңай психологик халәт булдыру. Исәнләшү. 2. Актуальләштерү. Өйгә эшне тикшерү. (Ризыкларга багышланган рәсемнәрне карау, үз рәсемнәрен үзләре мактау.) 3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 1. Яңа сүзләр белән таныштыру. 2. Индивидуаль карточкалар белән эш.“Пешекчеләр” уены.(Конверттагы сүзләрдән балалар ризык пешерәләр.) 3.Интерактив чара “Күңелле татар теле.” Бирелгән рәсемнәргә карап сорауларга җавап бирү.  Спроси у друга, любит ли он блины (треугольники, жареную курицу и т. п.)  Попроси маму(бабушку) испечь тебе блины( Блины, чак- чак и т. п.)  Спроси у друга,что он больше любит?  Скажи,что ты хочешь есть? 4. “Иң яхшы сөйләүче” конкурсы. 5. “Без- тәрҗемәче” уены.Аэродромдагы самолетларны, сүзләрнең дөрес тәрҗемәсен табып очырту. 6. “Ашыйм әле, эчим эле” уены.Кәрҗиннәргә ашамлыкларны һәм эчемлекләрне дөрес итеп тутыру. 7.Физ.минут “Коймаклар.” 8. Интерактив тактада тест эшләү. Рәсемнәргә карап,дөрес җавапны сайлап алу. 9. “Кем тапкыр,кем зирәк?” уены. Табышмаклар чишү.  Исе юк, төсе юк. Аннан башка тормыш юк.(СУ)  Мичтән алгач “АХ!”диләр, Уңган диләр, мактыйлар.(ИКМӘК) 10.Мәкальләрнең мәгънәсен ачыклау. Икмәк – тормыш чыганагы, бик кадерле нәрсә икәнен аңлату.  Ана – җан бирүче, Ә икмәк яшәтүче.  Җир кемнеке- икмәк шуныкы. Мәкальләрне анализлау. Укучылар җавабын тыңлау. 4. Йомгаклау. Максатка ирешүне тикшерү. - Укучылар, сез бүгенге дәрестә үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? (Укучыларның җаваплары тыңлана.) Укытучы сүзе. Билгеләр куела. 5. Өйгә эш бирү.35 нче бит 2 нче күнегү. 1нче күнегүдәге ашамлык исемнәрен кулланып, сүзтезмәләр төзергә.

 

Дәрес планы

Тема.Ризык исемнәрен сөйләмдә куллану.

Тибы.Диалогик, монологик сөйләм телен үстерү.

Максат.1.Үзеңнең яраткан ризыгың турында сөйли алу, теләгән ашамлыгыңны сорап ала белү.

2. Сүз байлыгын арттыру.

3. Фикерләү сәләтен үстерү.

4.Уен төрләре аша татар теленә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау.Дәреслек, рәсемнәр, карточкалар, мультимедиа.

 

Дәрес барышы.

1.Оештыру.

- Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн!

- Исәнмесез, укытучы апа!

- Хәлләрегез ничек?

- Әйбәт!

- Әйдәгез, күзләрне йомдык. Елмайдык. Кабатлыйбыз: “минем кәеф яхшы. Мин дәрескә әзер. Минем укыйсым килә.”

2. Актуальләштерү.

Дәресебезне башлыйбыз. Бүген кизү кем?

- Бүген сыйныфта мин кизү торам.

- Анжелика, сыйныфта барыгыз да бармы?

-Сыйныфта барыбыз да бар.

-Анжелика бүген ничәнче число?

- Бүген 25 нче октябрь.

-Атнаның нинди көне?

-Атнаның икенче көне. Сишәмбе.

- Яхшы. Рәхмәт. Утыр.

Илназ, дустың Максимнан сора әле,бүген һава торышы нинди икән?

-Максим, бүген һава торышы нинди?

- Бүген көн кояшлы, ләкин салкынча.

- Рәхмәт, укучылар.

Өйгә  эшне тикшерү.

- Мин сезгә өйгә эш итеп, ашамлыкларга багышланган рәсемнәр ясап килергә әйткән идем. Әйдә әле. Тикшереп алыйк. Алинә, син нәрсә ясадың?

-Бу- бәлеш. Мин бәлеш ашарга бик яратам. Аны әни гел пешерә.

- Рәхмәт. (Шул тәртиптә өйгә эш тикшерелә.)

3. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Бүген дәрестә сезгә яңа сүзләр очрар. Аларны сез тактада күрәсез. КЕСӘЛ, ЙОМЫРКА, КОЙМАК, ТОКМАЧ, МАЙЛЫ, АЧЫ,БАЛЛЫ. Сез аларны истә калдырырга тиеш!

-Укучылар, сезнең белән инде ашамлыкларга багышлап “Могҗизалар кыры” уены да үткәрдек, үзегезнең “Хыялдагы меню” ны да төзедегез. Бүген исә без, булган белемнәргә йомгак ясарга тырышырбыз. Сез үзегез пешекче булып карарсыз, табышмаклар чишәрсез, иптәшләрегез белән әңгәмә корып “Иң яхшы сөйләүче ” конкурсында катнашырсыз.

1) Игътибар иткәнсездер, сезнең алда конвертлар. Конверт эчендәге сүзләрдән сез ризык пешерергә тиеш. Мәсәлән, мин “су, бәрәңге, тоз, ит “ сүзләреннән бәрәңге шулпасы пешерә алам.

-Илүзә, сез нәрсә пешердегез?

- Без “ ит, бәрәңге, камыр, борыч, тоз”сүзләреннән бәлеш пешердек.Һ б.

2)  Хәзер электрон баганага карыйк.

- Данил, спроси у друга, любит ли он блины?

- Гадел, син коймак яратасыңмы?

- Әйе,мин коймак яратам.Һ.б.

- Молодцы! Менә шушы сорау- җаваплар ярдәмендә сез хәзер үзара  диалог төзегез. “Иң яхшы сөйләүче” конкурсы оештырабыз. Җиңүчегә приз- БИШЛЕ билгесе куела.(Диалоглар тыңлана. Яхшы сөйләүчеләр билгеләнә. Билге куела.)

- Бу самолетлар сүзнең дөрес тәрҗемәсен тапмыйча очып китә алмыйлар. Сез аларга булышырга тиеш.Әйдә әле, Гөлшат, кәбестә ашының дөрес тәрҗемәсен табып очыртып кара .Һ.б.

- Ә менә бу кәрҗиннәргә без ашамлыкларны гына (эчемлекләрне) салырга тиеш. (Укучылар үзләренең белемнәрен тикшерәләр.)

3) Ә хәзер китабыгызның 35 нче битен ачып, 1 нче күнегүне табыгыз. Бирелгән таблицаны без аста бирелгән сүзләр ярдәмендә тутырырга тиеш. Беренче баганага нәрсә ашаганыбызны, икенче баганага нәрсә әчкәнебезне язарга кирәк. Әйдәгез, бергәләп эшләп карыйк. Алсу үрнәк сүзләрне укып чык әле.

- Нәрсә эчәбез, Настя.

- Кесәл.Һ.б.

- Нәрсә ашыйбыз, Камилә?

- Аш.Һ.б.

- Ә хәзер,берәмләп, тактага чыгып яза барабыз. Калганнар дәфтәрдә эшли. Дәфтәрләрне ачтык. Бүгенге числоны язып куйдык.

Физ.минут.

Безнең бүген бәйрәм көн.

Без чакырдык кунаклар.

Кунакларның килүенә

Без пешердек коймаклар.

 

Коймакларга карасаң,

Менә шулай кабарган,

Менә шулай җәелгән.

Менә шулай кысылган.

 

Коймакларны майлап ал,

Теләгәнеңне сайлап ал.

- Ә хәзер тапкырлыгыгызны, зирәклегегезне тикшереп алабыз. Мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын табыгыз. Иң зирәк укучы кем икән?

1.Исе юк, төсе юк.

Аннан башка тормыш юк.(СУ)

2. Кабара да,кабара.

Аның саен агара.

Мич эчендә кызара,

Тәмле исләр чыгара.(КАМЫР)

3.Мичтән алгач “АХ!”диләр,

Уңган диләр, мактыйлар.(ИКМӘК)

-Молодцы!Әйтегез әле, өстәлнең күрке нәрсә?

-Икмәк.

-Ипи, икмәк, ипекәй...  Икмәк – тормыш чыганагы булганга, бик кадерле нәрсә. Дөньяда, мөгаен, әни һәм  икмәктән  дә кадерлерәк әйберләр юктыр. Өстәлдән берәр валчык ипи төшсә дә, иелеп алырга кирәк.Бу-- ипигә баш ию.

Хәзер тактадагы мәкальләргә игътибар итегез.

1.Ана – җан бирүче,

Ә икмәк яшәтүче.

2. Җир кемнеке- икмәк яшәтүче.

Сез бу мәкальләрне ничек аңлыйсыз?

-Без икмәк кадерен белергә тиеш. Икмәк әти- әни кирәк булган кебек безгә бик кирәк.Һ.б.

4.Йомгаклау.

 - Укучылыр, сез бүгенге дәрестә үзегезгә нинди яңалык алдыгыз?

- Без яраткан ризыкны сорый беләбез.

- Әби белән әнигә теләгән ашамлыкны пешерергә куша алабыз.

- Дустымның нинди ризык яратканын беләм.Һ.б.

  -Әйе, сез инде кибеткә керсәгез кирәкле ризыгыгызны сорый беләсез. Ашамлык, эчемлек исемнәрен атый аласыз. Әби белән әниләрегезгә пешерергә булышырга да өйрәндегез. Дусларыгызның яраткан ризыкларын беләсез.

Билгеләр куела.

5.Өйгә эш. 35 нче бит 2 нче күнегү.

1нче күнегүдәге ашамлык исемнәрен кулланып, сүзтезмәләр төзергә.

Прикрепленный файл Size
Ачык д.№1.rar 433.7 KB

»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн