Түрдә чәчәкләр матур гөлләр арасында Тукай рәсеме.“Ул караңгы төндә яктырткан матур, тулган ай” (Ш.Бабич) дип язылган плакат.
Укытучы. Кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар! 2011 ел Татарстанда Тукай елы дип игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге Указны агымдагы елның 11 февралендә имзалады. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулу уңаеннан һәм, әлбәттә, аның милли һәм дөнья мәдәниятенә керткән өлеше алдында баш ию, исемен һәм иҗади мирасын мәңгеләштерү максатында 2011 елны Татарстан Республикасы Тукайга багышлый. Һәр татар кешесе өчен кадерле булган бөек шәхесебезнең юбелеена багышланган кичәбезне ачык дип игълан итәм.
Укучы. Шигырь «Тукай көне” (М.Әгъләмов)
Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Йөздә кояш, күздә кояш.
Көндәгечә көлә кояш,
Әмма бүген үзгә кояш.
Бүген аның каршысына
Канатланып чыккан бөре...
Аваз сала томшыклары:
Тукай көне!
Тукай көне!
Килә язлар, китә язлар,
Һәр ел саен үзгәрелә...
Үзгәрелә...
Һәр ел саен Тукай гына
(1слайд. Кушлавыч авылы күренеше.)
“Туган авылым” (А.Монасыйпов көе) көе уйнала.
1нче алып баручы. 1886 елның апрельае. Агачларда бөреләр бүртеп, болыннар яшәреп, табигатебез уяна. Язның матур вакыты.
2нче алып баручы. Мөхәммәтгариф белән Бибимәмдүдә гаиләсендә тагын да ямь һәм куаныч өстәп кечкенә сабыйлары туа. Дөньяга бөек шагыйрь тууын, бу сабыйның кечкенә генә шушы Кушлавыч авылын илгә танытачагыннан хәбәрдар булмаган авыл халкы язгы авыл мәшәкатьләренә чумган. Авыл башындагы яңа чирәм борын төрткән аланлыкта, чыр-чу килеп, бала-чага уйный.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным – тәнем белән.
(2 нче слайд. Өчиле һәм Сасна авыллары күренеше)
1 нче алып баручы. Кайгы җиле Габдуллага бик иртә кагыла, 5 айлык чагында әтисе үлеп китә. Ире Мөхәммәтгариф үлгәннән соң Бибимәмдүдә Өчилегә кайтырга мәҗбүр була. Үзен сорап килгән Сасна авылы мулласына ризалык бирүдән башка чара калмый. Үзенең бу авылга килүен Габдулла “Исемдә калганнар” исемле автобиографик әсәрендә менә ничек искә ала. “Ничек, ни рәвешле бардым, мине кемнәр каршылады – анысын белмим; ләкин үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә. Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган. Минем анам бу муллада бер ел кадәрме, күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган”.
(3 нче слайд. Өчиле авылы күренеше, 1890-1892 еллар)
2 нче алып баручы.Габдулла икенче тапкыр Зиннәтулла бабасы йортына килеп эләгә. Тормышның бик авыр, Бөтен Идел буйларын коточкыч ачлык каплап алган вакыт. Шуңа күрә Габдулланың мондагы тормышы бик авыр була.
Мин гаеплемени гомерләрнең
Шулай иртә сүрелгәненә.
Мин гаеплемени назланырга
Җитмәгәнгә миңа чиратлар.
(Ф.Гыйззатуллина)
(4 нче слайд. Казан. Яңа бистә )
1 нче алып баручы.Язмыш Габдулланы Өчиледән Казанга алып килә. Яңа бистәдә Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә апа гаиләсендә үткән ике ел шагыйрь тормышында якты истәлек булып саклана. Бу әти-әнисе икесе берьюлы авырып киткәч, үзләренең үлеп китүләреннән куркып, малайны кире бабасына кайтарырга мәҗбүр булалар.
(5 нче слайд. Кырлай авылы күренеше)
2 нче алып баручы. Кырлай авылы кешесе Сәгъди абзый Өчилегә килеп, Габдулланы үзләренә алып китә. Бу авылны ул “дөньяга күзем ачылган урын” дип атый. Аның иҗатында бу авылны сурәтләүгә мөһим урын бирелгән.
Театраль күренеш (Яшь талантлар түгәрәгенә йөрүче 7,9 нчы сыйныф укучыларының чыгышы)
(Урман. Агачлар. Яшеллек.)
Укучы кыз бала. Нәкъ Казан артындабардыр бер авыл – Кырлай диләр;
Җырлаганда көй өчен “тавыклары җырлай”, диләр.
Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем,
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның,- һич онытмыйм, - һәр ягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы? Дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә,
Халкының эчкән суы бик кечкенә – инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,
Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез җыярсың бер чиләк
(Сәхнәгә, сөйләшә-сөйләшә, җиләк җыючы кызлар керә)
Айзилә.Кызлар, туктыйк, тагын да эчкә керсәк, адашырбыз, дип куркам. Аннары бигрәк куркыныч монда, куелыкка кереп киттек бит, шикләндерә...
Илсөяр. Әй, кызлар! Сез ишеттегезме әле? Авылга Салих кайткан, ди. Егетләр җыелешып, балыкка төшеп киткәннәр.
Энҗе.Кит аннан! Гармунын да алып кайтты микән? И кичке уенга чыгабыз икән, Алла боерса!
Регина.Кызлар,Салих кайсыбызны озатыр икән, ә?
Венера.Һәрхәлдә сине түгел! Әтәч Мансуры сине бирми инде аңа, карале!
Регина. (Энҗегә пышылдап). Мансур озатканны каян белеп алган соң әле бу сертотмас?
Энҗе.Әй, үзем әйткән идем шул, беркемгә дә әйтмә дидем, сүз торамы соң инде Венера теленә эләккәч.
Илсөяр.(Регинага карап әкрен генә).
Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул:
Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.
Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,
Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл.
Ачып яшрен хәзинәңне йөрәктән,
Сөйләшмә бер дә артык сүз кирәктән:
Егеләр үзләрен анчак сөярләр,
Бәхетсезләрнең өстеннән көләрләр,
Алар ерткыч, алардан читтә бул син,
Алар барда бүрең бер якта торсын.
Серең белгәч, кызартырлар йөзеңне,
“Җүләр бу!” – дип ачырмаслар күзеңне.
Регина.Дөрес! Кеше әйтә алмаган сүзне матур итеп шигырь белән әйтә беләсең син, Илсөяр. Каян беләсең бу шигырьне?
Илсөяр.Габдулла Тукай шигыре бу, беләсең килсә. Яратам мин шагыйрь Г.Тукайны.
Айзилә. Кызлар, үләм, үләм, куркам. Әнә теге почмакта нәрсәдер кыштырдый. Билләһи дип әйтәм. Йөрәгем ярыла.
Регина. Куйсана, Регина, нәрсә булсын. Үзең кеше куркытасың син. Әйтерсең беренче тапкыр килүебез.
Айзилә. Кызлар, дим, кыштырдый инде! А-а-а-а-а-а-а! (әче тавыш белән кычкыра)
Венера. (кем икәнен танып ала, ишарә белән кызларга әйләндереп алырга куша, ярым пышылдап). Каушамагыз, каушама! Сабир бу, Апрай Сабиры. Әйдәгез җырлыйбыз! (“Шүрәле” (Н.Сафина шигыре, К.Сатиев көе) җыры башкарыла.)
Сабир. Ай-яй, кызлар, җен белән бер икәнсез! Малайлар белән җиләккә киткәнегезне белгәч, куркытырга план кордык. Табан ялтыратырсыз, дип уйлаган идек. Ай-яй-яй...
Венера (чәчрәп чыга)
Г.Тукайның “Сабыйга” шигырен сөйли.
(Куаклар арасыннан, көлешә-көлешә, башка малайлар да чыга.)
Сабир.Хәзерге кызларны шүрәле белән түгел, чуртым белән дә куркыта алмассың!
Харис.Кичке уенга чыгабызмы бүген, кызлар? Яңалыгыбыз да бар.
Энҗе.Яңалыкны алдан ишеттек инде. Салих кайткан, гармунын да алып кайткан. Кичке уенга барыбыз да чыгабыз дип сөйләштек! (Салих керә)
Салих.Ну, кызлар, чаялар булып чыктыгыз әле сез. Куркытып та, яңалык әйтеп тә шаккаттырып булмый үзегезне.
Венера. (бүлдереп). Ә менә монысына шаккаттык! Сине дә мондадыр дип һич уйламаган идек.
Салих. Я, ни хәлләрегез бар, саулармысыз?
Кызлар.(Салих янына җыелышып). Без әйбәт, Аллага шөкер, менә шулай гел бергә.
Регина.(Салихка карап) Сагынып кайттыңмы, Салих, туган авылны?
Салих.Шигырь белән генә җавап бирим әле.
Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,
И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
(6 нчы слайд. Җаек, “Мотыйгыя” мәдрәсәсе, Мотыйгулла хәзрәт гаиләсе куренешләре)
1 нче алып баручы.Җаек-Г.Тукайның журналист һәм шагыйрь буларак ныгыган урыны. Ул монда “Мотыйгыя” мәдрәсәсенә укырга бара. Әтисе белән бер мәдрәсәдә белем алган Мотыйгулла хәзрәтнең ярдәмен һәрвакыт тоеп яши Габдулла. Мотыйгулла Төхвәтуллин чыгышы белән безнең Кайбыч районы Кече Кайбыч авылыннан. Шигырь язу серләренә дә аны ул өйрәтә. Г.Тукайның беренче әсәрләре Уральск шәһәрендә чыккан “Фикер” газетасында һәм “Әлгасрел-җәдит” журналында басыла. Монда ул Мотыйгулла абзыйның улыКамил Мотыйгый (булачак беренче профессиональ җырчы) белән аралашып яши, кызы-булачак опера җырчысы-Галия Кайбицкаяны кулына алып: “Ай-яй каты кычкыра, җырчы булыр бу”,-дип юрый торган була.
2 нче алып баручы.1907 елда Уральскидан Казанга китәр алдыннан Габдулла Тукай “Пар ат” шигырен яза:
Хуш, гомер иткән шәһәр! Инде еракта калдыгыз;
Ах! Таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.
Сездән аерылып, туганнар, җайсыз, уңайсыз тору;
Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш-айсыз тору
1 укучы “Пар ат” шигырен сөйли.
(7 нче слайд. Казан күренеше)
1 нче алып баручы. 1907 елда Тукай мәгърифәт учагы булган Казанга килә. Монда ул Г.Камал, Х.Ямашев, С. Рәмиев кебек күренекле шәхесләр белән очраша һәм аралашып яши.
2 нче алып баручы.“Болгар” кунакханәсе. Г.Тукай монда 1907 елның октябрендә килеп, 40 нчы бүлмәгә урнаша һәм 1912 елның декабрь урталарына кадәр яши. Казанда яшәгән елларында Тукай аеруча күп иҗат итә.
1.”Таз” шигырен сәхнәләштереп күрсәтү.
2. “Карлыгач” җырын башкару.
3. “Бәйрәм бүген” җыры җырлау.
4.Шагыйрь” шигырен сөйләү.
(8 нче слайд. Клячкин больницасыкүренеше)
1 нче алып баручы.1913 елда Клячкин больницасында ул 27 яшендә вафат була. Үзеннән соң 10 меңнән артык шигъри юллар (400дән артык шигырь, 9 поэма) һәм 50 биткә якын проза әсәрләре (350 хикәя, очерк һәм истәлекләр) язып калдыра.Ләкин Тукай безнең күңелебездә мәңге яши. Тукай ул безнең үткәнебез дә, хәзергебез дә, киләчәгебез дә.
2 нче алып баручы. Тарих бик күп исемнәрне белә
Бөек исемнәргә дөнья бай;
Сәнгать дөньясында маяк булып
Мәңге яши, яшьни яшь Тукай.
“Туган тел” җырын бергәләп җырлау белән кичәне тәмамлау.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1.Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. Iтом. Шигырьләр. Поэмалар.- Казан: Татар. кит.нәшр.,1985
2.Әкиятләр/Габдулла Тукай. - Казан: Татар. кит.нәшр., 2006
3.Габдулла Тукай. - Казан: Татар. кит.нәшр., 1960
4.Мәгариф 2011№4. Айлык иҗтимагый – педагогик һәм фәнни-әдәби гомумтатар журналы.
|