Максат. 1. Укучыларны сәламәт яшәү рәвеше белән
таныштыру.
2. Таза-сәламәт яшәү өчен тормыш рәвешенең зур
әһәмияткә ия икәнен төшендерү.
3. Мәктәптә һәм гаиләдә балалар арасында дуслыкны,
татулыкны арттыру.
4. Гаиләләрне физик күнегүләр белән балалар
катнашында күмәк шөгыльләнүгә тарту.
5. Спортка мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау. Компьютер,проектор, презентация, карточкалар
Дәрес барышы:
1. Оештыру өлеше.
Исәнмесез, укучылар. Безнең бүгенге тәрбия сәгатебез “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дип атала. Нәрсә соң ул сәламәтлек? (укучыларның җаваплары)
- Дөрес укучылар. Сәламәтлекнең төп факторлары ул хәрәкәт, дөрес туклану, көндәлек режим һәм чыныгу. Моның чынлап та шулаймы икәнен без бүген белербез.
- Әйдәгез, сәяхәткә кузгалыйк. Нинди транспорт сайларбыз икән? (укучыларны җәяүле сәяхәткә китерү)
- Сезгә җәяүләп атларга күңелсез булмасын өчен бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә җөмләләр, шигырь юллары әйтәм. Әгәр сез ул җөмлә белән килешсәгез “Мин, мин, мин һәм минем дусларым” дип әйтерсез, килешмисез икән дәшмисез инде.
А) Кем салкыннан курыкмый, чаңгыда җитез атлый?
Б) Кайсыгыз армый-талмый көн саен сагыз чәйни?
В) Кайсыгыз һәр иртәне физзарядкадан башлый?
Г) Кем чисталык яратмый, кулын юмыйча ашый?
Д) Кем ярата витамин, банан, алма, апельсин?
|