Укытучының кереш сүзе.
- Хәерле иртә, укучылар. Барыбыз өчен дә бүгенге иртә, чынлап та, хәерле булсын, шатлык-куанычлар гына алып килсен. Күңелләребездә иман нуры балкысын. Шундый яхшы теләкләр белән әдәбият дәресен башлыйбыз.
Алдагы дәрестә без Г.Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрен укып, шагыйрьнең авыр язмышын белеп тетрәнгән идек. Беребезне дә бу әсәр битараф калдырмады.
Бу дәрестә без Г.Тукайның “Шүрәле” әсәре белән танышабыз. Яраткан шагыйребез олының һәм кеченең күңел хисләрен баетучы матур дөнья, иркен һавалы, саф чишмәле, сандугачлы табигать почмагын искиткеч итеп сурәтли. “Шүрәле” поэмасы – шундый әсәрләрнең берсе.
- Укучылар, искә төшерик әле, нәрсә ул халык авыз иҗаты? Дөрес, мин сезнең җавапларыгыз белән килешәм.
- Әйтегез әле, халык авыз иҗатының кайсы төре иң беренче барлыкка килгәндер дип уйлыйсыз?
- Ни өчен?
- Шүрәле турында нәрсәләр ишеткәнегез бар?
Миф турында әдәбият белеме сүзлегеннән укыйлар. (Шүрәле турында сөйләнә).
Дәфтәрләрдә эш. Әдәбият теориясе (миф турында язып куялар).
К.Насыйриның китабы күрсәтелә, мифик образлар турында аңлатма бирелә.
- Ә хәзер, укучылар, “Шүрәле” поэмасы белән танышабыз. (презентациядә кадрлар күрсәтелә).
- Поэмада мәгънәсе безгә ят булган сүзләр бар, аларны аңлатып, дәфтәрләргә язып куйыйк әле.
Садаи кошлары – аваз, тавыш.
Биниһая – чиксез, очсыз-кырыйсыз, бик күп.
Бихисаптыр – күп.
Нам – 1) исем, ат; 2) дан, шөһрәт.
Хакның бәндәсе – Алла, Хак-тәгалә.
- Укучылар, беренче бүлеккә нәрсә дип исем куярга мөмкин булыр иде? (фикерләр аукционы үткәрелә).
- Әйе, шагыйрь, искиткеч нәфис итеп, Кырлай табигатен сурәтли. Тукай пейзажы табигый буяулары, мәһабәт күренеше белән күңелне тарта, укыган саен, хисләрне яңарта, тирә-як матурлыгын күрергә ярдәм итә.
- Укучылар, ә нәрсә соң ул пейзаж? (дәфтәрләргә пейзаж турында язып куялар).
- Табигать кочагына урнашкан халыкның көнкүреше, тормыш хәлләре поэмада ничек чагылдырыла?
Җаваплар тыңлана.
Түбәндәге строфалар аерым укучылар тарафыннан укытыла:
Борыны кәп-кәкре – бөгелгәндер тәмам кармак кеби,
Төз түгел куллар, аяклар да ботак-тармак кеби.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе,
Урта бармак буйлыгы бар маңгаенда мөгезе.
Чагыштырулар табалар, Шүрәле портретын сурәтләүдәге әһәмиятен ачыклыйлар.
Эпитетлар табып, табигать сурәтен бирүдә әһәмиятен күрсәтәләр.
- Укучылар, татар халкы – фаҗигале, авыр язмышка ия халык. Бөек шагыйребез Тукай һәрчак халык гаме, милләт гаме белән яшәгән.
Зур бу урман: чикләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре,
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре.
- Тарих фәнендә монгол яулап алулары, урта гасырда гарәп яулары, һәм рус патшаларының Себерне, ерак Көнчыгышны буйсындырулары мәгълүм. Көнчыгыштан килгән Чыңгыз (монгол) күп санлы гаскәре белән байтак илләрне, шулай ук безнең бабаларыбыз дәүләте булган Бөек Болгарны буйсындыра. Г.Тукай поэмада шул тарихи күренешне искә төшерә.
Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! Дисең, без ник болай соң? Без дә хакның бәндәсе.
- Бу ике юллыкта ачы хакыйкать – явыз Иван (рус патшасы) тарафыннан яулап алынган халкыбызның хокуксызлыгына ишарә ителә.
- Укучылар, поэмада кайбер уртаклык исемнәр баш хәрефтән язылган, моның сәбәбе нәрсәдә? Уйлап карагыз әле...
Укучыларның җаваплары тыңлана.
- Әдәби әсәрдә катнашучыларны без геройлар яки персонажлар дип йөртәбез.
Әдәбият теориясеннән образлар турында белешмә бирелә. Плакат күрсәтелә.
Акыл штурмы үткәрелә. Үзен Былтыр дип атаган Җегетнең нинди күркәм сыйфатлары чагыла?
Акыллы
Батыр йөрәкле
Хәйләкәр
Эшчән
Тырыш
Куркусыз
Сабыр
Зирәк
- Димәк, укучылар, шушы күркәм сыйфатларны үзебездә булдырсак, безгә бернинди кара көчләр дә куркыныч түгел икән...
- Балалар, уйлап карагыз әле, борынгы бабаларыбыз ни өчен урманның хуҗасы бар дип ышанганнар, урманга хуҗа ни өчен кирәк?
Җаваплар тыңлана.
- Әйе, безнең борынгы бабаларыбыз табигать белән тыгыз бәйләнештә яшәгәннәр, аларның тормыш-көнкүрешләре дә табигать сыйларына бәйле булган. Яшәү чыганагы булган суны, үз сыйлары белән туендырып торган урманны алар кадерләгәннәр. Шүрәле атлы хуҗа булса, явыз адәмнәр урманга зыян сала алмас дип фаразлаганнар. Ә бүгенге көндә урманнарның хәле ничегрәк соң, андагы табигатьне кем саклый?
- “Сабыйга” шигыре Тукайның “Шүрәле” әсәренә дәвам кебек яңгырый. Уку, белем, аң гына безгә акны карадан аерырга ярдәм итәчәк.
Өй эше бирелә.
- 1 нче бүлеккә рәсем ясарга.
- 1 нче бүлекне ятларга.
- Ф.Яруллинның “Шүрәле” балеты турында сөйләргә өйрәнергә. Аудиоязмасын алып килергә.
- Нормабаш тыюлыгы турында сөйләргә өйрәнергә, материаллар алып килергә.
Йомгаклау. – Тукайның “Шүрәле” поэмасы татар укучылары арасында гына түгел, ә тугандаш халыклар, шулай ук рус телендә дә яратып укыла. Ятттан өйрәнергә кушылган 1 нче бүлекне русча вариантта да тыңлап карыйк әле.
Укучыларның җаваплары бәяләнә, рәхмәт белдерелә.
|