Submitted by Айгуль Мустафина on чт, 01/12/2011 - 20:07
Чыгарылыш кичә
Башкорт биюе
1нче сыйныфлар чыгышы
1. Ямьле май иртәсен күреп
Күңелләр канатланды.
Бүген бездә бәйрәм дуслар
Укулар тәмамланды.
2. Бәйрәм белән барыгызны
Котлыйбыз дуслар!
Безне дә бит котлар өчен
Кайтканнар кошлар.
3. Соңгы кыңгырау бәйрәме
Бүген мәктәптә
Дәртле җырлар яңгырыйлар
Һәрбер тарафка.
4. Кыңгырау чыны дүртләрне
Дәшә соңгы дәрескә.
Ягез дуслар каршы алыйк
Кул чабып һәр шәхескә.
Кыңгырау чыны астында дүртенчеләр сафка чыгып баса.
1нче алып баручы. Әйе, бүгн безнең өчен зур бәйрәм. Без дүртенче сыйныфны бетереп, бишенчегә күчтек. Әле кайчан гына беренче тапкыр гимназия бусагасын атлап беренче тапкыр укырга килгән идек. 4 ел гомер сизелми дә узып китте.
2нче алып баручы.Бернче тапкыр сабакка бара бала,
Сумкасын асып, формасын киеп
Каршылый мәктәп, каршылый сөеп,
“Кеше бул!” – диеп,
“Кеше бул!” – диеп.
(музыка астында).
1нче алып баручы.Бүгенгедә күз алдымда тора
Очар коштай йөргән чакларым.
Сумка тотып сабак укырга дип,
Борма сукмак буйлап атлавым.
2нче алып баручы.Якты йөзле укытучы алды,
Өйрәтте ул белем серләрен
Мәктәпләрдә дуслар белән бергә
Бик тиз үтеп китте көннәрем.
(Җыр “Укытучыма”. Кушымта 1).
1нче сыйныфлар чыгышы.
1. Бүгенгедәй ак тасмалар тагып
Килгән идең, дустым, мәктәпкә
Бүген инде очар канат синдә
Күпкә кече идең ул чакта.
2. Тәүге тапкыр сине каршы алды
Колач җәеп изге мәктәбең,
Бүген ул да башын түбән иеп
Озатып кала үзенең шәкертен.
3. Шат елмаеп сине каршы алды
Укытучы апаң ишектә.
Дүрт ел буе сезнең өчен ул бит
Белем биргән, күпме көч түккән.
4. Белем иленә сәяхәт
Әлифбадан башлана.
Үсеп буйга җитсәң дә син
Мәктәбеңне ташлама.
5. “Туган тел” не дә онытма
Ул изге анаң теле.
Кайда йөрсәң дөнья гизсәң
Кадерлә син телеңне.
6. Ә хәзер әйдәгез, дуслар,
Сүзне бирик дүртләргә.
Күптән инде көтә алар
Үз сүзләрен әйтергә.
Рус биюе
1. Мин – Ләйсән
Кулларыма чәчәк җыйдым
Өскә матур күлмәк кидем.
Тәүге тапкыр укырга дип,
Әй, мәктәбем, сиңа килдем.
2. Мин – Җәмил
Әле кичә генә иде кебек
Тар сукмактан сиңа ашыктым.
Әй, мәктәбем, син бит безгә маяк
Ничек итеп сине онытасың.
3. Мин – Ландыш
Чәчләремә ак тасмалар тагып
Кулларыма алып букчамны
Әй, мәктәбем – белем илеңә
Ачып кердем синең капкаңны.
4. Мин – Илназ
Әле кичә генә кебек хәтерлимен
Мәктәпкә дип йөгереп йөргәнне.
Әй, мәктәбем, мәңге онытмамын
Синдә узган рәхәт көннәрне.
5. Мин – Энҗе
1нче сентябрь – ул көнне
Мин һаман хәтердә саклыймын
Әй, мәктәбем, синнән гүзәлрәк
Башка җирне тапмыймын.
6. Мин – Марат
Мин дә ул көнне хәтерлим
Дәртләнеп йөргән идем.
Син, мәктәбем, балачакның
Асылы дияр идем.
(Җыр “Исәнме мәктәп”. Кушымта 2).
1нче алып баручы.Барысы өчен рәхмәт, мәктәп,
Рәхмәт сиңа, кара такта,
Рәхмәт сиңа, әй әлифба
Рәхмәт укытучы апа.
2нче алып баручы.Мәктәп. Укытучы. Бу ике сүз һәрберебезнең күңелендә. Укытучы! Бу сүздә күпме мәгънә. Бүгенге бәйрәм көнебездә аларга да бер җылы сүз табыйк.
1. Беренче укытучы. Бу сүзләр
Мәңгегәкалырлар дөньяда
Сагынып гел искә алырбыз
Булсак та без еракта.
2. Минем нәни кулларымны
Сез эшкә өйрәттегез.
Ялгыш, хата, бозуларны
Язганда кисәттегез.
Күпме сабырлык сыйгандыр
Сезнең күркәм йөрәккә.
Барлык эшләрегез өчен
Сез бик лаек хөрмәткә.
3. Төрле чакны апа күргәнсездер
Сызылгандыр бик күп яралар.
Күзегезгә кунган моңсулыкны
Бары еллар гына дәвалар.
Онытмабыз апа, сез бит безнең
Үз апабыз кебек булдыгыз.
Кирәк чакта безгә иң беренче
Ярдәм кулын сез бит суздыгыз.
4. Тәүге тапкыр кулларыма
Әлифбаны син бирдең,
“Әйдә, балам, белем иле
Сине бик көтә”, – дидең.
Син өйрәттең хәрефләрне
Дөрес яз, тырыш дидең.
Әниемдәй якын кешем
Бары син генә идең.
1нче алып баручы. Бүгенгедәй хәтеребездә әлифбаны кулыбызга алып аның беренче битен ачкан көнебез.
1нче алып баручы.Без бәхетле, без үзебезнең, әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез телендә белем алабыз. Ана телебез аша дөньяның матурлыгын, гүзәллеген күрергә өйрәнәбез, ана телебез аша уй-фикерләребезне белдерә алабыз, ана телебездә иркенләп Габдулла Тукай, Муса Җәлил һ.б. шигырь язучыларыбыз әсәрләрен укый алабыз, “Туган тел ” не горурланып җырлый алабыз.
(Җыр “Туган тел”. Кушымта 3).
1. Туган тел –
Иң әйбәт шигырь!
2. Туган тел –
Иң әйбәт җыр!
3. Туган тел –
Иң әйбәт китап!
4. Туган тел –
Иң әйбәт тел!
5. Туган тел, әйбәт булганга
Шигыре дә,
Җыры да
Иң әйбәттер.
(Җыр. Азалия башкаруында).
1. Шулкадәр дә ягымлы,
Тансык бу нинди тавыш?
Яле, яле әйтеп кара
Уйлап тап инде тырыш.
2. Белмисезме? Көмеш тавыш
Ул кыңгырау тавышы.
Утырып тәмам туйгач
Шуннан яхшы бармы соң?
3. Дәрес беткәнен белдереп
Чыңлавын кыңгырауның
Тиз ишетеп алабыз.
Шундук чыгып чабабыз.
4. Тик дәрескә керергә дип
Чакырганда кыңгырау
Бик ишетеп бетермибез
Шуңа күрә еш кына
Соңа кала күбебез.
2нче алып баручы.Сөекле туган телебез аша, белем дөньясында кайнашып, балачагыбызның иң күңелле 4 ел вакыты узып та киткән. Заяга узмаган ул еллар, без шушы кыска гына вакыт эчендә күпме белем, һөнәрләр үзләштердек.