Әлифба бәйрәме.
Сыйныф бүлмәсе матур итеп бизәлгән.
Укытучының кереш сүзе:
Сезне гимназиябез йортындагы беренче җиңүегез - Әлифбаны тәмамлавыгыз белән чын күңелдән котлыйм. 1 нче сентябрь көнне сезнең барыгызга да беренче мәртәбә Әлифба китабы бирелде. Инде без аны сезнең белән укып та бетердек. Бүген кадерле китабыбыз белән саубуллашабыз. Сез белем иленең беренче баскычына мендегез. Әлифба китабы сезне хәрефләре белән таныштырды. Хәрефләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә, җөмләләр ярдәмендә хикәяләр укырга, язарга һәм сөйләргә өйрәтте.
Хөрмәтле әти-әниләр!
Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана ул. Балаларыгызның ирешкән уңышларында сезнең дә өлешегез зур. Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар.
1 нче укучы. Бәйрәм бүген, бәйрәм бездә
Көттек ярты ел буе
Котлы булсын, котлы булсын
Әлифба сабан туе.
2 нче укучы. Күч безнең күңелгә
Җыр яме, җир яме
Рәхим ит, – түрдән уз
Әлифба бәйрәме!
3 нче укучы. Әлифбабыз тәмам булды
Без җыелдык бәйрәмгә
Шатлыгыбыз эчкә сыймый
Ничек сезгә сөйләргә.
4 нче укучы. Әлифба, Әлифба беренче битеңне
Ачкан көн хәтердә, зур бәйрәм шикелле
5 нче укучы. Иң яхшы дустыбыз булдың син гел безнең
Һәр хәреф елмаеп, әйтте үз исемен.
6 нчы укучы. Һәм алар бик матур
Сүзләргә әйләнде
Сүз төзеп укуы,
Кызыклы, күңелле.
7 нче укучы. Әлифба, Әлифба
Китәсең бит инде
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.
(Хор. “Әлифба” җыр.)
Ишек шакыйлар. Ишектән Белмәмеш белән Буратино керәләр. Белмәмеш адашкан кыяфәттә аптырап йөри.
Белмәмеш. Буратино,Буратино кайда соң 1 нче Б сыйныфы. Бүген анда Әлифба бәйрәме диләр.
Буратино.Син инде килеп җиткәнсең. Без синең белән беренче сыйныфта.
Белмәмеш. Исәнмесез, балалар!
Буратино.Сездә бүген зур бәйрәм икән, бәйрәмегез котлы булсын.
Белмәмеш.Буратино, Әлифба бәйрәме нәрсә соң ул?
Буратино. Балалар Әлифба китабын укып бетергәннәр, Әлифда аларны бик күп нәрсәләргә өйрәткән.
- Балалар, Әлифба китабы сезне нәрсәләргә өйрәтте?
Укучылар. Без укырга, язарга, сөйләргә, табышмаклар, мәкальләр әйтергә өйрәндек.
Чиратлашып.
- укырга
- язарга
- санарга
- дус-тату булырга
- җырларга, биергә
- Туган җирне,
Туган илне сөяргә
- һәрвакыт намуслы
- чын кеше булырга
(Концерт номерлары: хор “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”; бию.)
Белмәмеш.Буратино, Буратино, мин дә мәкальләр, табышмаклар беләм.
Буратино.Ала-а-й икән!
Мин сиңа бер уен тәкъдим итәм. Мин мәкальнең яртысын әйтәм, ә син Белмәмеш икенче яртысын әйтерсең.
1. Белмәү гаеп түгел... (укымау гаеп)
Белмәмеш.Белү гаеп.
2. Укыган үлмәс... (укымаган көн күрмәс)
Белмәмеш.Укымаган үләр.
3. Тырышкан табар ... (ташка кадак кагар)
Белмәмеш.Башка кадак кагар.
4. Эш сөйгәнне ... (ил сөяр)
Белмәмеш.Белмәмеш сөяр.
5. Бүгенге эшне ... (иртәгәгә калдырма)
Белмәмеш.Укытучы апага калдырма.
Буратино. Ярар, Белмәмеш, син табышмаклар беләм дидең.
Кем зирәк,кем тапкыр?
Санап карыйк әйдәгез!
Сез җавапларын табыгыз
Без табышмак әйтәбез.
Белмәмеш. Бездә бик күп табышмак
Тапкыр булсаң уйлап тап!
Агач түгел, яфраклы
Тун түгел, тегелгән
Кешк түгел, сөйли.
(Китап)
Буратино. Кем икәнен, ни белгәнен
Барысын да күрсәтә
(Дәфтәр)
- Балалар, сез бик тапкыр, күп беләсез икән. Инде арыгансыздыр, бик күп сынаулар үттегез. Хәзер ял итеп, җырлап алыйк, бәйрәмне дәвам итик.
(Хор. “Гимназиям” җыр.)
Укытучы.Әйе, балалар, безнең бәйрәмебез дәвам итә. Әлифба бәйрәме булгач, кайда соң Әлифба үзе? Әйдәгез әле Әлифбаны бәйрәмгә чакырыйк.
Укучылар барысы бергә:
- Кадерле Әлифба! Безнең бәйрәмебезгә рәһим ит! (Ишектән әлифба керә).
Әлифба. Исәнмесез, минем кадерле дусларым һәм хөрмәтле кунакларым.
Укучылар. Исәнмесез, Әлифба!
Әлифба.Минем шатлыгым бик зур. Бүген минем һәм сезнең бәйрәмегез.
1 нче укучы. Әлифба син барлык фәннең
Тәүге баскычы
Син кадерле туган телнең
Алтын ачкычы.
2 нче укучы. Әнкәйне дә укыткан ул
Әткәйне дә укыткан
Дәү әнине дә укыткан
Дәү әтине дә укыткан
Менә нинди ул – Әлифба.
3 нче укучы. Китап язучыларны да
Укыткан ул, белеп тор
Әлифбадан башлаган ди
Хәтта безнең директор
Менә нинди ул – Әлифба.
4 нче укучы. А дан башлап Һ гә чаклы
Аһ итсәк тә өйрәндек.
Әлифбадан туган телнең
Моңнарына көйләндек.
5 нче укучы. Әлифба тормышта
Беренче баскычым
Син белем дөньясын
Ачучы ачкычым.
6 нчы укучы. Нигә бүген куанмаска
Без бит инде зур үстек
Әлифбаны тәмамлап
Туган телгә дә күчтек.
7 нче укучы. Өйрәттең син мине
Хәрефләр төзергә
Тылсымлы хәрефләр
Әйләнде сүзләргә.
8 нче укучы. Әлифба, Әлифба
Син минем юл башым
Дәфтәргә төшердең
Күктәге кояшым
Каләмем йөгерә
Мин бер сүз әйтергә
Дәфтәрдә бар хәзер
Әти дә, әни дә.
Хор. Өйрәттең син миңа
Ватанны сөяргә
Рөхсәт ит: “Зур рәхмәт!”,
“Мең рәхмәт!” дияргә.
Әлифба. Кем кайсы хәрефне
Бигрәк тә ошатты?
Я, әйтеп карагыз
Ачмыйча китапны.
1 нче укучы А тора иң элек
А Алфавит башында
А дигәч күңелем
Гел алга ашкына.
Әлифба. А алтын ачкыч ул –
Күп сүзне ачарга
Ал белем, аңлы бул
Юлыңда һич арма.
2 нче укучы. А ны бик мактыйсың
У Әллә У ямьсезме?
Укы – ди ул безгә
Уйла – ди ул һәр сүзне.
Әлифба Уңган бул улым дип
Әйткән хәтерлә.
У кирәк һәрвакыт
Дус сүзен әйтергә.
4 нче укучы. Тик сез генә кирәк имеш
Ү Сөйлисез гел без дә без
Алай булгач шигырьләрне
Сөйләгез тик үзегез.
Әлифба Үҗәтләнмә Ү хәрефе
Үпкәләмә әле син
Синсез бәйрәм үтмәгәнне
Үзең дә бит беләсең.
5 нче укучы. Әни дип телем ачылган
Ә Әни сөйгән назлаган
Кайсыбыз соң дәфтәренә
Ә хәрефен язмаган.
6 нчы укучы. Күзләремнән яшьләр чыкты
Л Капкан идем лимонны
Сары булгач бик тәмле дип
Белгән идем мин аны.
7 нче укучы. И хәрефе ипидә бар
И Бар ул ил һәм иректә
И хәрефе икелегә
Укымаска өйрәтә.
8 нче укучы. Мәктәбебез түбәсендә
Ф Флаг балкый бәйрәмдә
Кыяфәтем шуңа горур
Узмый вакыт әрәмгә.
9 нчы укучы. Берлегәнем бер генәм дип
Б Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әле бик нәни.
10 нчы укучы. А хәрефе алмада
А А хәрефе агачта
А хәрефен яратабыз
Өйрәнәбез иң башта.
Укучылар барысы бергә:
Һәммәбезнең үз урыны
Барыбыз да кирәкле
Безне Әлифба китабы
Дус булырга өйрәтте.
Әлифба.Нәни дусларым, Рәхмәт сезгә дә Әлифбаны нык үзләштергәнгә.
Кадерле балалар.
Мин китәм хушыгыз!
Акыллы булыгыз!
Гел бишкә укыгыз!
Укучылар. Рәхмәт сиңа, Әлифба,
Хуш, хуш Әлифба!
Әлифба. Инде сез беләсез
Һәр хәреф кирәкле
Ә миңа алмашка
Туган тел киләчәк.
Ул сезгә бигрәк күп
Бүләкләр бирәчәк.
Туган тел. Исәнмесез, минем нәни дусларым!
Укучылар.Исәнмесез.
– Килдем мин ни кадәр
Җыр, шигырь, хикәя
Мәкальләр күтәреп
Май ае беткәнче
Укырга җитәрлек.
– Сез хәзер минем исемемне укырсыз. Минем ни өчен “Туган тел” дип аталуымны белмисездер әле.
“Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы”, – дип
язган безнең сөекле шагыйребез Г.Тукай. Әйе, туган тел бик күп нәрсәгә өйрәтә. Мин быел сезгә Туган илебез, батыр халкыбыз турында сөйләрмен. Ни өчен җил исүен, кыш һәм җәй, көн һәм тән булуын белерсез. Мине тырышып укыгыз, битләремне ертмагыз. Уку елы беткәндә дә ул өр-яңа булсын!
Укучылар. Сезнең алда вәгъдә бирәбез
Ялкауланмаска,
“2” ле алмаска,
“5” кә укырга
Тырыш булырга.
Туган тел. Сез Тукай абыйны
Беләсез һәммәгез.
Ул язган бер җырны
Җырлыйбыз, әйдәгез!
(“Туган тел” җыры башкарыла).
|