Тема: Габдулла Тукайның “ Исемдә калганнар” әсәреннән өзек уку.
Максат: Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү; Габдулла Тукай иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Дәрес төре: яңа материал өйрәнү.
Җиһазлау:Г.Тукай портреты, китапларыннан төзелгән күргәзмә, 4 нче сыйныф “Уку китабы”(Р.Х. Ягъфәрова), компьютер, “Тукай – халык баласы, аны халык үстергән” темасына презентация, интерактив такта.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.
- Исәнмесез укучылар! Әйдәгез дәресне башлап җибәрик.
- Балалар, хәзер кайсы ай? (апрель ае) Бу айда кайсы шагыйрь туган?
- Әйе, бу айда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган.
Быел 26 апрельдә Габдулла Тукайга 125 яшь тула. (1 – 2 нче слайдлар)
- Сез Тукайның нинди шигырьләрен укыганыгыз бар?
- “Туган тел”, “ Туган авыл”, “ Бала белән күбәләк”, “Карлыгач”, “Эшкә өндәү”, Кызыклы шәкерт” һәм башкалар.
- Тукай язган яраткан шигырегезне яттан укыгыз.
(“Туган тел” шигыре яттан укыла)
Тукайның кайбер шигырьләренә көй дә салынган. Шуларның берсе “Туган тел” шигыре безнең татар халкының гимны булып тора. (3 нче слайд)
- Тукай язган нинди әкиятләр беләсез?
- “Шүрәле”, “Су анасы”, Кәҗә белән сарык” һәм башкалар.
- Ә хәзер, “Шигъри табышмак” дип аталган уен уйнап алабыз. (4 нче слайд)
Шигырьләр Габдулла Тукайның нинди әсәрләреннән?
- Җәй көне. Эссе һава мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм. (Су анасы)
- Әйт әле, Күбәләк, сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып армыйсың син ничек? (Бала белән күбәләк)
- Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым. (Карлыгач)
- - Әйдәле, Акбай! өйрән син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр! (Кызыклы шәкерт)
II. Яңа тема буенча эш.
- Без бүген шушы бөек язучының “ Исемдә калганнар” дип аталган атобиографик хикәсеннән өзек белән танышырбыз. Бу хикәядә Тукай үзенең авыр балачагыннан истә калган вакыйгаларын язып калдырган. Дәрестә нәни Габдулланың үсү юлын тикшерербез.Биредә сез хикәянең гарәпчә язылган вариантын күрәсез.(5 нче слайд)
- Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Казан губернасы Мәңгәр волосте Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф исемле мулла гаиләсендә дөньяга килә. (6 нче слайд)
- Язучының әтисе Мөхәммәтгариф исемле Кушлавыч авылында мулла булып торган. Әнисе Өчиле авылы Зиннәтулла хәзрәтнең Мәмдүдә исемле кызы була.(7 нче слайд)
- Әти - әни назы һәм иркәләве озакка сузылмаган. 1886 елның 29 августында әтисе үлеп китә.Тол калган анасы берничә вакыт торгач, Тукайны авылдагы Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча асрарга калдырып, үзе Сасна исемле авылның мулласына кияүгә чыккан.Карчык, әлбәттә, баланы тәрбияләмәгән, яшь балага иң мохтаҗ ачык йөзне дә күрсәтмәгән. Әнисе бервакыт торгач үз янына алдыра, тик әнисенең дә гомере озын булмый. 1890 елның 18 гыйнварында әнисе вафат була. Шулай итеп дүрт яше дә тулмаган килеш Габдулла ятим, яклаучысыз, терәксез калган. (8 нче слайд)
- Әнисе үлгәч, Сасна мулласы Габдулланы Өчиле авылындагы анасының атасы булган Зиннәтулла бабасынына китерә. Үз әбисе әнисе кыз чакта ук үлгән булганга, бабасы тол калган бер хатынга өйләнә. Бу хатынның ияртеп килгән алты баласы булган. Бабасының гаиләсе зур була, әбисе үги булганга аны биредә юатучы һәм иркәләүче булмаган. Тик нәни Тукайның күңелендә шушы гаиләнең Саҗидә исемле буй җиткән кызларының, аны сөйгәне һәм иркәләгәне кереп кала. (9 – 10 нче слайдлар)
- Беркөнне бабасы, үги әбинең киңәшен тотып, кечкенә Габдулланы Казанга озата. Казан шәһәре Габдулланы шаулап каршы алган. Ямщик Казанга килеп җиткәч, Печән базарында: “ Асрауга бала бирәм, кем ала?”- дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, “артык” малайны үзенә ала.
(11 нче слайд)
- Казанда Тукайны һөнәрчеләр – Мәхәммәтгали абзый белән Газизә апа үз гаиләләренә сыендырганнар. Нәни Габдулла бу мәрхәмәтле кешеләрне беркайчан да онытмаячак. (12 нче слайд)
- Бу ата-анада, күпмедер торгач, әтисе дә, әнисе дә - икесе берьюлы авырый башлаганнар. “ Без үлсәк, бу бала кем кулына калыр” - дип, кире теге ямщикны табып, аны Өчиле авылына утыртып җибәргәннәр. (13 нче слайд)
- Бабалары Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бала барлыгын сөйлиләр. Габдулланы 1892 елның җәендә Кырлай авылы кешесе Сәгъди абзый үз гаиләсенә уллыкка алып киткән. (14 нче слайд)
- Шулай итеп, алты яшьлек Тукай Кырлай авылына, Сәгъди абзый белән Зөһрә апа гаиләсенә килеп керә. Кырлайдагы тормышы яшь Тукайның күңелендә иң җылы истәлекләр калдыра. Кечкенә Габдулла яңа гаиләдә яши башлый. Кырлай малайлары белән дуслаша. Кайткан көнне аның өстендә Казаннан киеп кайткан каюлы ситсы күлмәк, башында Өчилегегә кире җибәрер алдыннан, әнисенең биргән кәләпүше була. (15 нче слайд)
- “Иптәш малайлар белән көн буенча йөгерә вә болынлыкларда көн буе ауный идем. Әгәр карыным ачса, ян тәрәзәдән генә кереп, миңа калдырган ризыкларны ашый идем” – дип язган ул хикәясендә. (16 нче слайд)
- Габдулла Тукай Кырлайда 1892 елның җәеннән 1894 елның көзенә кадәр яши.Кырлайда нәни Габдулла Фәтхерахман хәзрәт өендә, абыстайдан сабак ала башлый. Кырлай авылы табигате һәм Сәгъди абзый гаиләсендә алган тәрбия шагыйрь Тукайның шигырь-әкиятләренә тәэсир иткән. (17-20 нче слайдлар)
- 1894 елда Габдулла Җаекка, Уральск шәһәренә әтисе ягыннан туган Газизә апасы һәм аның ире Галиәсгар җизнәсе янына күчеп килә.Шулай итеп Габдулла ничә гаиләдә яшәп, ниһаять, үз туганнарында яши башлый.
(21 нчы слайд)
- Уральск шәһәрендә нәни Апуш акыллы, тәртипле шәкерт Габдулла Тукаев булып танылган. (22 нче слайд)
III. Ял итү.
“Кызыклы шәкерт” шигырен сөйләү һәм хәрәкәтләр ясау.
IV. Дәреслек белән эш.
а) чылбырлап өзекне укыту;
в) уку барышында сүзлек эш үткәрү:
Тол калу – ире үлү
Асрау – карау
Иң мохтаҗ булдыклары – иң кирәкле
Мөгамәлә - мөнәсәбәт
Мәшәкать – борчулы эш
Фикер илә - фикере белән; уйлап
Үзләшү – күнегү
V. Биремнәр үтәү.
- Нәни Гадулланың сабыйлык еллары нинди вакыйгалардан тора? Нинди вакыйга бигрәк тә көчле тәэсир итте?
- Авыр балачак турында укыганың яки ишеткәнең бармы?
VI. Нәтиҗә ясау.
- Без бүген кем турында укыдык? Габдулланың сабыйлык еллары нинди вакыйгалардан тора?
- Бөек Тукай! Ул калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең горурлыгыбыз. Язгы ташулар вакытында дөньяга килгән, беренче тургайлар шаулашып сайраган көннәрдә мәңгелеккә күчкән. Ә нибары 27 елга җыелган кыска гомер. Кыскалыгын кыска да бит, ләкин шул ук вакыт аралагында бөтен бер олуг татар дөньясы аны үзенең мәңгелек углы итеп таныган.
( 23 нче слайд)
VII. Өй эше .
- Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрен тулысынча укыгыз.
|