Официальный сайт synclub 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация

Г.Кандалый "Сәхибҗамал" поэмасы. 10 сыйныф.

Данные об авторе
Автор(ы): 
Хәмитова Ф. А.
Место работы, должность: 

Гимназия №26, учитель

Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
10 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 

Г. Кандалый иҗаты белән таныштыру.

Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учеников в классе: 
10
Используемые учебники и учебные пособия: 

Учебник 10 класса.

Используемая методическая литература: 

Әдәбият теориясе.

Используемое оборудование: 

Компьютер

Краткое описание: 
<p> Ознакомление с творчеством писателя.</p>

Габделҗәббар Кандалыйның «Сахибҗәмал» поэмасы.

Автор: Хәмитова Фәндәлия Әзһәр кызы,

 Яр Чаллы шәһәре, 26 нчы гимназиянең

 югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Максат: 1.Г.Кандалыйның тормыш юлын кабатлау, шәхеснең үзенчәлекле якларын ачыклау.

2. Иҗатының башлангыч чорында язган әсәрләренең идея -тематикасы.

3.     Г. Кандалыйның «Сахибҗәмал» поэмасы өстендә эшләү:

а) шагыйрьнең хатын-кыз шәхесенә хөрмәт белән каравы, аларның авыр, фаҗигале язмышының реаль сурәттә бирелеше, чынбарлыкның гәүдәләнеше;

б) лирик геройның эчке кичерешләре һәм авыл кызының лирик геройга мөнәсәбәте;

в)  хатын-кызның авыр тормышының сәбәпләрен ачуда Кандалыйның карашларының чикләнгәнлеге;

г)  шагыйрьнең хатын-кыз образын тасвирлаудагы осталыгы, яңалыгы.

4. Г. Кандалыйның традицион сурәтләү чараларын һәм татар халкының җанлы сөйләм телендәге образлы гыйбарәләрне куллануы.

Дәрестә куллану өчен материал: Г. Кандалый портреты, «Татар мәгърифәтчелек әдәбияты» (К.,1979) (16-29б.), Г. Кандалый «Шигырь һәм поэмалар» (К., 1988) җыентыгы, «Совет мәктәбе» журналы, 1992 ел №7, 23-24бб. «Кандалый иҗатында хатын-кыз бәхете мәсьәләләре»; плакат

«Гашыйк уты янар, һич сүрелмидер,

Дөнья галәм күзләргә һич күренмидер…» Г. Кандалый.

«Бүген дәрестә» стенды:

  1. Г.Кандалый  шәхесенең үзенчәлекле яклары.
  2. Иҗатының башлангыч чорында язган әсәрләре:

а) «Рисаләи-л-иршад»

б) «Ибраһим Әдһәм кыйссасы»

в) «Мулла белән абыстай».

Дәрес барышы.

I.Дәреснең максаты белән таныштыру.

II.Үткән дәрес материалын актуальләштерү:

1. Г.Кандалыйның тормыш юлы һәм  шәхесенең үзенчәлекле яклары. (Укучылардан сөйләтү.)

     - Г.Кандалый 1797 елда хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иртуган авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә. Бу авылның элек Иске Кандал дип йөртелүе билгеле.

     Габделҗаббар башта үз авылында әтисеннән укый. Аннары ул Мораса, Кизләү, Кышкар, Оры һ.б. кайбер мәдрәсәләрдә укый.

Козу холыклы, туры сүзле, ачы телле, үзе хакында  югары фикердә торган, узенең иреген югары бәяләгән егет була. Туры сүзне кемнең кем булуына карамастан кистереп әйтүчән була. Шуңа күрә ул иске фикерле мулла һәм ишаннар белән тыныша алмаган. Кайбер мәдрәсәләрне үзе ташлап киткән, кайберләреннән куып чыгаралар.

Шулай да табигый сәләте, тырышлыгы нәтиҗәсендә ул күп нәрсәне үзе үзләштерә. Мәдрәсәдә алган белемен, гарәп, фарсы телләренә осталыгын күреп аны шәкертләргә дәрес бирергә куялар. Тел белүе көнчыгыш әдәбияты белән танышуга да юл ачкан. Классик төрки әдәбиятны, «Кыйссаи Йосыф», «Кыйссаи Сәйфелмөлек» әсәрләрен яратып укыган. Алардагы образларны үз иҗатында яратып кулланган.

Авыл тормышы, халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныш була. Аларны җыя, шулар үрнәгендә үзе дә шигырьләр яза.

Г. Кандалый иҗаты өчен төп чыганаклар – классик язма поэзия һәм халыкның үз иҗат чишмәсе була (бәетләр, җырлар, мәкальләр, әйтемнәр).

Рус, чуваш, мордва халыклары белән аралаша. Телләрен белә.

1824 елда үз авылына кайтып муллалык итә башлый. Игенчелек, бакчачылык, умартачылык белән шөгыльләнә. Табигать кочагында йөрергә ярата.

Байлар, түрәләр, иске фикерле муллалар белән тыныша алмаган. Дошманнары күп булган. Бигрәк тә, әтисе үлгәч, аның дошманнары тагын да кыюланалар, 1841нче елда аны муллалыгыннан алалар. Әмма авылда шагыйрь яклы кешеләр дә күп була. 1843нче елда анны кабат мулла итәләр. Ул 1860нчы елның май аенда 63 яшендә вафат була. Соңгы елларда аның каберенә зур гранит таш куелды. (Рәсеме күрсәтелә.) (Рәсеме «Шигырьләр һәм поэмалар» җыентыгында.)

Г.Кандалыйның тормыш юлы турында сөйләнгәннәрдән нәтиҗә ясала. (Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.)

  1. Иҗат эшчәнлеге. (Укучылардан сөйләтү.)

- Иҗат эшчәнлеге шәкертлек чорында башлана. Ящь егет авыл кызларына шигьри хатлар яза. Мәдрәсәләрдә дини-дидактик әдәбият һәм суфичылык рухындагы әсәрләр күп укылган. Кандалый шул традицияләрдә тәрбияләнгән. Үзе дә дини-әхлакый юнәлештә үгет-нәсыйхәт бирүче поэма язган.

«Рисаләи-л-иршад» - «Тугры юлга күндерүче китап». Бу поэма кереш, 28 бүлектән һәм йомгак рәвешендәге «мөнәҗәттән» тора.

а) Кереш «вәгазьләр бабы» белән башлана, нәрсәнең яхшы нәрсәнең начар икәнлеген аңлау өчен гыйлемле булырга кирәклеген төшендерә. Гыйлемле булып бәхеткә ирешеп була ди.

б) Бүлекләр үгет-нәсыйхәт бирүдән тора:

    1) сабыйларга үгет-нәсыйхәт

         2) яшьләргә үгет-нәсыйхәт

         3) кызларга нәсыйхәт

    4) сөйләм культурасы хакында

         5-8) ирләргә һәм хатыннарга вәгазьләр; изге эш-гамәлләр булдырырга кирәк ди.

в) Ахырда «мөнәҗәт» бирелә. Анда җәмгыятьтәге реаль тәртипләргә, гаделсезлеккә ризасызлыгын белдерә.

Поэмада дөнья һәм ахирәт хәлләре бергә үрелә, дини дидактика дөньяви рух белән үрелеп бирелә.

- «Ибраһим Әдһәм кыйссасы». (1 укучыдан сөйләтү.)

Ибраһим Әдһәмне автор үз-үзен хакимнәрдән бәйсез хис итүче, иманында нык торучы һәм хикмәт иясе итеп тасвирлый. Үзе белән булган хәлләргә туры килә.

Алга таба да аның иҗатында үзе күзәткән күренешләрне реаль сурәтләү киң чагылыш таба. Аның кулланган тел-сурәтләү чараларында күренә. Ул фразеологизмнарга бай халыкчан телгә күчә.

- «Мулла белән абыстай» шигыре.

Татар халкының укымышлы катлавын руханилар, муллалар тәшкил иткән. Күпчелеге белем һәм халыкка тәрбия бирү юлында зур тырышлык куйганнар. Аларның аң-белем таратудагы фидакарь эшчәнлеге күтәрелеп-оешып килүче татар мәгърифәтчелегенең бер үзенчәлеге булып тора. Шул ук вакытта муллалыкны кәсепкә әверелдергән, денем өчен түгел, көнем өчен дип яшәүче руханилар да булган. Габделҗәббар аларны күзәтә, үзенең шигырьләрендә тормышчан детальләр белән сурәтли.

Бу шигырь шушы чор татар поэзиясе өчен күренекле яңалык була. Кулдан– кулга, телдән телгә күчеп, халык арасында киң тарала.

Яшь шагыйрь өчен, әлбәттә, нәтиҗәсе булмый калмый. Аны мәдрәсәдән куалар. Ул уйлана, борчыла, ләкин аның хисләре кайнарлана бара, иске тәртипләр һәм фанатизмга карата ялкынлы протест тойгысы дөрләп кабына. Ул борынгы тәртипләргә, надан фанатикларга буйсынмавын, мөстәкыйль бәйсез ихтыяр көчен күрсәтә. Үзенең кешелек кыйммәтен тойган, шәхес буларак уянган яшь кеше, горур кыяфәттә калып, һич тә күңелен төшерми, иҗат дәрте белән яна.

III.            Яңа тема өстендә эшләү.

«Сахибҗәмал» поэмасы өйдә укырга бирелгән иде. Укучылардан кыскача эчтәлеген сөйләтү. (3-4 укучы сөйли.)  Аннан соң сораулар ярдәмендә әсәрнең эчтәлеге ачыла:

- Жанры ягыннан нинди әсәр?

Укучылар җавабы тыңлана.

- Бу әсәр поэма.

- Поэма дип, нинди әсәрләргә әйтәбез?

- Сюжетлы, күләме ягыннан озын, нинди дә булса җитди проблемага багышланган тезмә әсәр.

- Ә  «Сахибҗәмал» поэмасы күләме ягыннан озын, җитди проблемасыз, сюжетсыз әсәр. Төп герое - Сахибҗәмал. Крестьян кызы, гади татар авылы кызы. Г. Кандалыйның татар поэзиясенә алып килгән зур яңалыгы бу.

- Ни өчен бу яңалык? (Укучыларның фикерләре тыңлана, аннан соң нәтиҗә ясала.)

- Г. Кандалый Борынгы һәм Урта гасыр әдәби традицияләргә таяна, Йосыф - Зөләйха, Сәйфелмөлек һәм Бадигылҗәмал, Ләйлә - Мәҗнүн, Фәрһад – Ширин кебек образларны үрнәк итеп ала, 17-18 гасырларда йомылыбрак калган дөньяви традицияләрне яңарта. Ул үзенең «Бәдигага», «Фәрхигә», «Сахибҗәмал» поэмаларында кайнар сөю хисенең көчле тойгы булуын күрсәтергә тырыша. Аның төп герое реаль тормышның үзеннән алына. Билгеле бер авылда яшәүче кызлар.

- Икенче төп герой кем?

- Ул – лирик герой.

- Лирик герой төшенчәсен ничек аңлыйсыз?

- Уй – хисләрен һәм эчке кичерешләрне үз исеменнән сөйләп бирүче. Димәк, әсәрдә ул шагыйрь үзе.

Парау авылы кызы лирик геройның күңелен биләп алган; ул гыйшкына түзә алмыйча, борчулы уйлар белән Сахибҗәмалга хатлар яза. Мәхәббәт аның өчен яшәү мәгънәсе, бәхет-шатлык чыганагы.

Плакатны уку:

    «Гашыйк уты янар, һич сүрелмидер,

Дөнья галәм күзләргә һич күренмидер…»

- Димәк, әсәрнең тематикасы нинди?

- Мәхәббәт темасы. Ә мәхәббәт темасы ул әдәбиятта мәңгелек тема. Чөнки мәхәббәт – кешелекнең даими юлдашы. Кандалый мәхәббәт хисен җырлауда мәшһүр шагыйрьләр рәтенә баса. Ул сөю хисен яңача тасвирлый. (Поэмадан бүлекне уку, гашыйк булган кешенең эчке кичерешләрен күрсәтү.)

Алга таба лирик геройның өметләре, хыяллары турында язылган урыннарны табып укыту; эчке кичерешләренең чагылуын билгеләү.

(5 бүлек, 13, 2, 3, 8 бүлекләр.)

Нәтиҗә ясау: Лирик герой төшләрендә Парау авылына бара, ашау-эчүдән кала, ялварып хатлар яза, үзенең киңәшләрен бирә. Надан иргә барудан кисәтә, үзенең матурлыгының кадерен белергә өйрәтә. Надан иргә барган кызны укымышлы муллага барган кыз тормышы белән чагыштырып күрсәтә. (Укучылардан әйттерү.)

Борнай авылы кызының язмышын сурәтләп күрсәткән урыннарын укыту. (12 бүлек.)

Нәтиҗә ясату: Яман эшкә - җәза, яхшы эшкә - яхшылык, ди. Сахибҗәмалның муллага кияүгә чыгарга ризалык бирүен яхшы эш дип бәяли. Шул яхшылыкны эшләсә, аның матур нәтиҗәләр китерүен яза. Ә яман эш ямьсез нәтиҗәләр китерер, ди. Борнай авылы кызы акыллы кеше сүзенә колак салмаган, ди.

- Поэманың идеясе нинди?

- Г. Кандалый хатын-кызларның тормышта инсафлы, бәхетле хатын, бәхетле ана булуларын күрергә тели.

Әлбәттә, бөтен гомерен авыл җирендә уздырган Кандалый хәзрәткә тормышның мондый картиналары яхшы таныш булган. Ул бар нәфрәтен, ачуын хатын-кызны бәхетле итә алмаган надан, тәрбия күрмәгән ирдән эзли. Ә ни сәбәпле ир надан һәм тәрбия күрмәгән? Шагыйрь бу турыда уйламый. Ә ни өчен ир кеше хатынын бәхетле итә алмый? Шундый авыр эштә эшләгән өченме? Авыр эштә эшләгән ир хатынын кыерсытырга тиешме? Ничек уйлыйсыз? (Укучыларның фикерләре.)

Нәтиҗә: Әхлак тәрбиясе мәсьәләсен күтәрә. Хатын-кызның эчке һәм тышкы матурлыгына соклана белү, аны хөрмәт итү зур культуралылык билгесе, ди шагыйрь. Бу сыйфатка ия кеше зур галим, ди.

Иң зур бәхет – сөекле матур хатын белән рәхәт тыныч гомер итү, ди.

Г.Кандалый поэмасына лирик шигырь эчтәлеген һәм төзелешен сала. Ул лирик герой хисләрен сәнгать алымнары белән сурәтләп бирә, гади авыл кызының чибәрлеген тасвирлый. Сурәт ясый. Ярдәмгә саба җилен чакыра. Чөнки  Кандалыйның иң яраткан образларыннан берсе – сәба җиле.

Сәба йиле, исәр булсаң

       Парау атлыйг нәфис җайга,

 Сәламемне тикергәйсән

 Сахибҗәмал абыстайга!

Чөнки таң җиле иң саф, йомшак җил. Саф, йомшак җил һәрвакыт яхшы хәбәрләр алып киллер дип өмет итә. Таң алдыннан теләгән теләкләр дә кабул була. (Бу укучылар фикере.)

- Әйе, шагыйрь сөйгән кызын да иртәнге җилгә охшата; үзе дә таң җиленә утырып очарга хыяллана.

Г. Кандалый дини–суфыйчылык рухындагы поэмалардан дөньяви– реаклистик юнәлешкә юл ярган, тел-сурәтләү чараларын куллануда да өлгерлек күрсәткән шагыйрь. Ул гомумхалык теленә күчүдә зур борылыш ясады.

Кандалый үз иҗатында халык әдәбиятына, халык теленә нигезләнде. Ә халык телендә гасырлар буена эшләнеп килгән сурәтләү чаралары иксез-чиксез. Аның төп герое шагыйрь белән бер заманда яшәүче җир кешесе.

- Әй нигарем – гүзәлем, чибәрем дип эндәшүләр, иренне- якут, энҗе, тулган ай, кояш белән чагыштырулар кулана. Ирәм багы – гүзәллектә тиңе булмаган бакчалар,; кошлар, агачлар белән сөйләшүләр – барысы да күңелендә ташып торган хисләр булып сурәтләнә.

-Сак-Сок, Шүрәле, Агыйдел камышлары сурәтләре куллана. Фразеологизмнарны – образлы гыйбарәләрне күп файдалана: «Йөрәкем бәгырене кистең», «Сызып бетеп йөрәк маең», «Балыкчының өсте юеш, тамагы ач булыр, имеш, Тоташ йөрсә дә балыкка», «Отыйм дигәндә, отылдым, Тотыйм дигәндә, тотылдым», «Уңга ишкәнне сулга сүтү».

- Аваздаш омоним сүзләрдән матур рифмалар төзи:

Бу нидән булды чи генә?

                                             Эшем дә җитте чигенә,

                                             Сахибем кире чигенә,

 Исем китәр, и җанкәй лә!

- Поэманың теле аңлаешлы, ул гарәп-фарсы сүзләре белән бик нык чуарланган язма телдән - гомумхалык теленә күчүдә зур борылыш ясады. Ул лирик геройның кичерешләрен хатлар рәвешендә язды. Аның хикәяләве сагыну һәм үтенү булып укучыга җиңел аңлашыла.

Шагыйрь кызларның эчке һәм тышкы матурлыгын, гүзәллеген һәр яктан тулы сурәтләп бирергә омтыла. Аларга булган соклануын бөтен йөрәге белән бирелеп тасвирлый. Халык поэтикасы һәм ритмикасы алымнарын кулана.

- Автор борынгы чордагы романтик мәхәббәт поэмаларына мөрәҗәгать итсә дә, үз заманының реаль тормыш картиналарын сурәтләве белән аерылып тора.

Поэма традиция белән яңалыкны янәшә куеп язылган әсәр.

 IV.            Теманы ныгыту өстендә эшләү.

      Укучыларга сораулар бирү, җавапларын, фикерләрен тыңлау.

- Поэманың төп герое кем?

- Лирик геройның Сахибҗәмалга мөнәсәбәте нинди?

- Лирик герой үзенең уй-хисләрен ничек белдерә?

- Шагыйрь ул вакыттагы хатын-кызлар тормышын ничек сурәтли?

- Хатын-кызны авырлыктан коткару юлын нәрсәдә күрә?

- Үзе яраткан хатын-кызларны тормышта нинди итеп күрергә тели?

- Үзенең мәхәббәтен белдерү өчен нинди сурәтләү чаралары кулана?

    V.            Аңлау дәрәҗәләрен тикшерү.

- Ни өчен «Сахибҗәмал» поэмасын реалистик әсәр дип санарга мөмкин?

- Автор реализмы монда нәрсәдән гыйбарәт?

- Хатын-кыз гүзәллеген мактауда, мәхәббәткә дан җырлауда «Сахибҗәмал» поэмасы борынгы поэмалардан нәрсә белән аерылып тора?

- Г.Кандалый фикерләренең каршылыклы булуын поэманың кайсы эпизодыннан күрергә була?

- Г.Кандалыйның татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы нәрсәдә?

- Кандалый иҗатының халыкчанлыгы нәрсәләрдә күренә?

- Шагыйрьнең сурәтләү чараларын кулланудагы үзенчәлекле яңалыклары турында нәрсәләр белдегез?

 VI.            Йомгаклау.

Кандалый – мәхәббәт җырчысы. Аның мәхәббәт җырларында тормыш чынлыгы бар. Ул авыл кызлары яшәгән мохитне, аларны чолгап алган тормыш шартларын реаль сурәтли. Күпчелек крестьян хатын-кызлары гомер буе мохтаҗлыкта яши. Аларның киемнәре начар, ямалып беткән, сәламәтлеге какшаган, аяк-куллары яргаланган һ.б.

Чынбарлыкка турыдан-туры якын килергә омтыла, крестьяннар яшәгән социаль һәм тарихи шартларны тормышның үзендәгечә дөрес сурәтләү Кандалый реализмының уңышы. Бу реализм беркатлырак, башлангычы гына. Ләкин әдәбиятка 19 йөзнең беренче яртысында Кандалый алып килгән яңалык – яңа  тематика, яңа герой, яңача сөю хисе, шәхес бәхете.

Чыннан да,    «Гашыйк уты янар, һич сүрелмидер,

                    Дөнья галәм күзләргә һич күренмидер…»

VII.            Өй эше: «Татар поэзиясе үсешендә Г. Кандалый иҗатының әһәмияте» турында сөйләргә әзерләнергә.

»  Tags for document:

Смотреть видео онлайн

Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн