I.Кереш өлеш. Дәрес – конференциянең үзенчәлеге, максаты, катнашучылар, укучыларга биремнәр.
II. Докладлар тыңлау һәм фикер алышулар.
III. Сорауларга җавап бирү.
IV. Йомгаклау. Бәяләр бирү.
Дәрес барышы.
Компьютерда “Туган тел” көе уйнатыла. Шул көй барышында укытучының кереш сүзе башлана.
Укытучы: Әлеге көй безне бөек язмышларга тоташтыра. Бүген без шундый
бөек язмышларның берсе Габдулла Тукай иҗатына тукталырбыз.
26 нчы апрельдә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Безнең бүгенге дәресебез шушы бәйрәмгә багышлана. Бу – гадәти дәрес кенә түгел,
ә дәрес – конференция. Сез аңа хәзерләндегез. Сезнең эзләнү – табышларыгыз бу олы затның титаник эшчәнлеген тулырак күз алдына китерергә, белемегезне баетырга ярдәм итәр. Бу дәрестән сез Г.Тукайның татар әдәбияты һәм мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүен, милләте өчен яшәвен белеп китәргә тиешсез. Үзеңнең табышларың белән башкаларны да таныштыру, кызыксындырган сорауларга җавап табарга тырышу – конференциянең төп эчтәлеген тәшкил итә. Сез күп кенә фәнни әдәбият белән дә танышып чыктыгыз. Бу дәрес киләчәктә фәнни эшләр белән шөгыльләнүнең кечкенә генә үрнәген дә бирер дип уйлыйм.
Дәресебезнең темасы: Габдулла Тукай.
Билгеле, бер дәрестә генә без бу теманы тулысынча ачып бетерә алмабыз, моның өчен берничә көн, хәтта атналар да җитмәс иде. Әйткәнемчә, азмы-күпме мәгълүмат алу, Г.Тукайның чынлыкта бөек шәхес икәнлеген аңлату, аның белән горурлану хисе уята алсак, әдипнең иҗатын өйрәнү теләген тудырсак, теләгебезгә ирешкән булырбыз.
Без эшне төркемнәргә бүленеп оештырырга булдык. Һәр төркем Г.Тукай тормышы һәм эшчәнлегенең төрле этапларына һәм юнәлешләренә тукталыр, ләкин сез барыгыз да теләсә кайсы төркем эшчәнлегенә үз өстәмәләрегез белән катнаша аласыз.
Бирем. Эш барышында Г.Тукай эшчәнлегенең төрләрен язып барыгыз. Интерактив тактадагы агач рәсеменә шагыйрьнең эшчәнлек төре язылган яфраклар да элә барсагыз, аның күпкырлы эшчәнлеге тулырак күз алдына килер. Ә бу өстәлдә - шагыйрьнең әсәрләре, аның турындагы әсәрләр һәм хезмәтләр (күргәзмә белән танышу).
Эшне 4 юнәлештә алып барырга булдым.(юнәлешләр интерактив тактада язылган була). Сез һәр юнәлешкә эпиграфлар да сайладыгыз. (алар һәр төркемнең алдына язып куелган)
I. Г.Тукайның тормыш баскычлары.
II. Г.Тукай иҗатының башлангыч чоры.(Җаек чоры)
III. Шагыйрьнең эшчәнлеге. Казан чоры иҗаты.
IV. Г.Тукайның татар әдәбиятын һәм сәнгатен, төрки әдәбиятны үстерүдәге роле.
I төркемнең эпиграф итеп алынган сүзләре:
“Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем”. (Г.Тукай)
II төркем.
“Иҗатымның Җаек чоры – төркеләргә тәгълит вакыты...” (Г.Тукай)
III төркем.
“Без татарлар һаман да татарлар булып калдык”. (Г.Тукай)
IV төркем.
“Тукай – безнең олуг милли шагыйремез иде. Тукай – безнең мәктәп балаларымыз өчен, яшь буынымыз өчен милли бер каһарманымыз. Тукай – безнең киләчәктә татар әдәбиятына салына торган тере бер нигеземез”.(Г.Исхакый)
I төркем сүз ала. Төп докладчы язучының тормыш юлы турында сөйли. Фикер алышуларда:
- “Исемдә калганнар”дан “Минем атам Мөхәммәтгариф, Кушлавыч авылында Мөхәммәтгалим исемле мулланың угылы булып, карт атасы тере вакытта ук авылыбыз Кушлавычка мулла булмыштыр.
Минем туганыма биш ай заман үткәч, атам аз гына вакыт авырып үлгән.
Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам, мине авылыбыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрь карчыкка вакытлыча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна исемле авылның мулласына кияүгә чыккан...” өзеге яттан сөйләнә.
- Габдуллага тормыш юлында өч Газизә очрый. Аларның малайга кем тиешлекләрен ачыклау.
- М.Фәйзинең “Габдулла әфәнде Тукаев намына” шигыре яттан сөйләнә
Габдулла әфәнде!
Син бер гөлме? Милләт бакчасының
Гөлләренә баскан былбылымы?
Син сайрыймсың хисле шигырьләрне?
Телләрңә баскан былбылмы?
Әллә исмең гали, җисмең бер нур,
Хакның җиргә иңгән мәләге?
Әллә зур күңелле, күчле телләр
Безгә хакның махсус бүләге?
Инсандыр дим, ләкин күңелем күнми,
Инсан хөсне сиңа тиңләми.
Синең шигьрең безгә сур мәнсур,
Бар татарның күңлен зиннәтли.
Сандугачлар кунган күкрәгеңә,
Мондый бер нам булмас, гөлдер, дип,
Телләреңнән тезелеп гөлләр тама,
Уйлыйм күңлең гали күлдер дип.
Синең уктан үткен, нурдан якты,
Тәмле шигьрең уку җан азыгым,
Хис итәмен шигьрең хөрмәтенә,
Ярлыкана кебек бер языгым...
Китапларың янда, күкрәгемдә
Кадер – хөрмәт белән саклана;
Әгәр кайгым артса, күңлем азса,
Утлы шигьрең укып сафлана.
Рух өрдең син, халкың тергездең син,
Гали күңлең чәчте кодси нур;
Тыныч булсын җаның, рухта намың,
Ихтирамым сезгә таудан зур.
1912
- Габдулла Кырлайда төпләнеп калган булса, шагыйрь булып җитлегер идеме?
-Г.Тукайның тормышында Камил Мотыйгый нинди роль уйный?
I төркемнең эшчәнлеге буенча фикерләр язып куела. Сораулар хәзерләнә. Бирә барырга да була. I төркемнән соң укытучының йомгаулау сүзе.
Укытучы: Тукай бик яшьләй авыр тормыш кичереп яши һәм таланты чәчәк аткан бервакытта кызганычлы төстә үлеп китә. Сәламәтлеккә туймау, матди яктан шактый кысынкылыкта яшәү күңеле белән әллә кайларга ашкынган Габдуллага тыныч кына иҗат итәргә ирек бирми. Тукайның гомере буе кайда туры килә, шунда җан асравы – бик тә кыен хәл. Ул, шушы җайсызлыкларга үч итеп, үҗәтләнеп иҗат итә, каләмен үләренә бер тәүлек кала гына читкә куя. Тукайның эшем бетте, дип, кул кушырып утырганы беркем дә хәтерләми. Ул я яза, я уйланып утыра, я эшләп йөри, яки каләмдәшләре һәм башка кешеләр белән бәхәсләшә. Ләкин сөйләгән һәр сүзе әдәбият, шигърият турында, борылмалы татар тормышы, аның бүгенгесе һәм киләчәге турында.
II төркем сүз ала. Төп докладчы Г.Тукайның Җаек чоры иҗаты ягъни 1907 елга кадәрле иҗаты һәм эшчәнлеге белән таныштыра. Ул үзенең сүзен “Шагыйрьнең Җаек чоры иҗаты турында сүз алып барганда, аның XIX йөз ахырында һәм егерменче гасырның беренче унъеллыгында татар әдәбиятының игътибар үзәгендә булган мәгърифәтчелек идеяләрен дәвам иттергәнлеген күрми булмый...” – дип башлап җибәрә.
Фикер алышуларда:
- Г.Тукайның матбугатта басылган беренче әсәре “Гыйлемнең бакчасында күңел ачып йөрик...” дигән юл белән башланган исемсез шигыре турында.
- Вакытлы татр матбугаты мәйданга килүгә куану һәм хөррияттә җан атып катнашырга теләү Г.Тукай каләмен иҗатка рухландыруы турында.
- “И каләм!” шигырен яттан сөйләү.
Укытучының II бүлеккә йомгаклау сүзе.
Укытучы: Тыңлап үткәнебезчә, Г.Тукай шагыйрь булып Җаекта таныла. Шагыйрь, язучы булып үсү өчен, талантлы булу өстенә, язган әйберләрен бастыру мөмкинлеге дә туа Тукайга. Г.Тукай иҗатының башлангыч чорында, ягъни 1907 елның урталарына кадәр, байтак шигырьләрен төрек теленә якынайтып яза. Ул үзе дә иҗатының әлеге чорын “төрекләргә тәгълит вакыты...” дип атый, ягъни “төрекләргә иярү вакыты”. Моңа сәбәпләр дә була:
1. Остазы Мотыйгулла хәзрәт Мисырда укып кайткан кеше була, шуңа күрә гарәп, фарсы, төрек шигырьләре кануннарын өйрәтә;
2. 1902-1903 елларда “Мотыйгия” мәдрәсәсендә бер төрек шәкерте укый, шуның белән аралаша. Әмма 1907 елның соңгы яртысында ул үзенең “Шүрәле”се белән нәкъ татар теленә әйләнеп кайта.
III төркем сүз ала. Төп докладчы сүзен ”Казанга кайту Г.Тукай өчен халкыбыз теленә кайту да була икән”, “Без татарлар һаман да татарлар булып калдык”, - дип яза Г.Тукай горурланып..” дип башлап җибәрә.
Фикер алышуларда:
- С.Рәмиевка язган хатындагы сүзләренә тукталу: “Мин поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә...” һәм мәгънәсенә төшенү;
- “Китмибез!” шигыренең язылу тарихына тукталу;
- “Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре” дигән шигыренә тукталу; “Тукай һәм халык язмышы” дигән җөмләнең мәгънәсен ачыклау
- Шагыйрьнең тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлегенә тукталу;
Компьютерда “Әллүки” көе яңгырый. Укытучының III бүлеккә йомгаклау сүзе.
Укытучы:
Әйе, башка халыкларның әдәбиятларына сокланырга, алардагы үз күңелеңә аваздаш якларга кызыгып карарга мөмкин, әмма синең әдәбиятыңны да башкалар үз итсеннәр, яратсыннар дисәң, аны туган милләтеңнең сәнгатьчә фикерләү чаралары ярдәмендә үстерү зарур. Моны гамәлгә ашыруы – Г.Тукайның әдәбиятыбыз алдында күрсәткән тагын бер зур игелеге. Халык шагыйрьнең тәнкыйть өлкәсендә дә туры сүзле, гадел, аяусыз, таәпчән булуы, бигрәк тә үз-үзенә ташламалар ясамавы аның шәхесенә карата ихтирамны тагын-тагын үстерә.Күренекле шагыйрь С.Хәкимнең мондый сүзләрен искә төшерәсе килә: “Тукайдан өйрән дә өйрән...”
IV төркем сүз ала. Төп докладчы Г.Тукайның әдәбият һәм сәнгатьне үстерүдәге роленә туктала. Сүзне Ш.Бабичның:
“Әй, хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине Алла,
Шигырең белән рухландырып, салдың безне ак юлга” – дигән сүзләре белән башлап җибәрә.
Фикер алышуда:
- Авырып ятканда да тормыштан аерылмавы, актив иҗат итүе, һәрвакыт алгы сафта булуы турында әйтелә;
- Үзләренә охшаган бер әсәре турында сөйли. (“Шагыйрь” шигыре) Педер Хузангай биргән бәяне әйтеп китә. “Мин бу шигырьне сүзен сүзгә диярлек яттан беләм. Яшәүнең үлем өстенннән тантана итүе минем аңымны киңәйтеп, күңелемдәге иҗат тойгысын көчәйтте, тормыштагы урынымны билгеләде”, - ди ул.
- Г.Тукай әсәрләренең үзенчәлеге, теленең үткенлеге, төгәллегенә игътибар юнәлтә.
Укытучы:
Хәзер Г.Тукайга бөек шәхесләр биргән бәяләр белән танышып алыйк. Кемнәр нинди бәяләр турында әйтә ала. (укучылар үзләре тапкан бәяләрне укыйлар)
Йомгаклау сүзе.
Укытучы. Дәрес-конференция барышында Г.Тукай эшчәнлегенең күп якларын күреп үттек. (“Агач”тагы “яфрак”ларның исемнәре укып чыгыла, дәфтәрләренә дә язып куела).
Шагыйрьнең бөтен тормышы, үзе әйткәнчә, соңгы көннәренә кадәр хезмәт белән үтте. Г.Тукайны татар халкы гына түгел, башка төрки халыклар да үзләренең остазлары итеп саныйлар.
шагыйрь
тәнкыйтьче
остаз
дәүләт эшлеклесе
публицист-
журналист
җәмәгать эшлеклесе
сәясәтче
Шуның өстенә йөзләгән шигырь, әкият, тәнкыйть мәкаләләре.
Бүген олы әдип образы, иҗаты кешеләрне яңа иҗат биеклекләренә рухландыра. (кайбер әсәрләр күрсәтелә яки атап кителә)
Г.Тукай әсәрләренә язылган музыкаль әсәрләр:
1. “Шүрәле” - Ф.Яруллин балеты, “Су анасы” - Әнвәр Бакиров, “Кисекбаш” – Р.Гобәйдуллин
2. Р.Батулла “Сират күпере” (драма)
3. Т.Миңнуллин Без китәбез, сез каласыз” (драма)
4. Ә.Гаффар “Соңгы сәгать” (драма)
5. И.Юзеев “Очты дөнья читлегеннән”
6. Театр сәхнәсендә:
Тукай образы музыкада: Әнвәр Бакиров “Тукай” операсы, М.Мозаффаров “Тукай истәлеге”, Р.Кәлимуллин “Тукай истәлеге”.
Дәрестә максатыбызга ирештек дип уйлыйм. Барыгыз да яхшы хәзерләнгәнсез. Рәхмәт.
Менә монда бүгенге көн матбугатында чыккан юбилей язмалары. Танышып чыгарсыз. Кайбер язмалар моңа кадәр матбугатта басылмаганнар.
Хәзер сорауларга җаваплар бирербез.(сораулар интерактив тактага языла).
1. Г.Тукайның иң ышанычлы дусты кем? (халык)
2. Г.Тукайның якташ язучы һәм шагыйрьләрен санарга. (С.Хәким, Г.Бәширов, Г.Камал, С.Шакир, Г.Ахунов, М.Мәһдиев һ.б.)
3. Уральскидан Казангак илгәндә, Г.Тукай нинди шигырен яза? (1907 ел:”Пар ат”)
4. Су анасы кайда яши? (Г.Тукай шигырьләрендә)
5. М.Горький һәм Г.Тукай исемендәге премияләргә лаек булган шагыйрь (С.Хәким)
6. Г.Тукай исемендәге премиянең I лауреатлары кемнәр? (Ф.Яруллин, Ә.Фәйзи, Н.Җиһанов, Х.Якупов, Н.Фәттахов һ.б.)
7. Г.Тукай исемендәге премиягә лаек булган башка милләт вәкилләре (Татарстанның халык рәссамы Гельме, артист Н.Проваторов, Үзбәкстанның халык артисты режиссер Ходжаев, рәссам Н.Кузнецов, балетмейстер Смирнов һ.б.)
8. “Шүрәле” балетын куйган өчен кайсы шәһәрнең опера һәм балет театры СССРның Дәүләт премиясенә лаек булды? (Санкт-Петербург)
9. Казанның Тукай мәйданында Г.Тукайга һәйкәл кайсан куелды?Авторлары кем? (август, 1958 ел. С.Ахун, Л.Кербель, Л.Писаревский, Л.Павлов)
Җавапларыгыз һәм чыгышларыгыз “5”ле билгесе белән бәяләнә. Дәресне барыгызга да зур рәхмәт әйтеп менә мондый шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә:
Тукай яши күңелләрдә,
Үткәннәрнең көзгесе ул.
Халкыбызның рухы, дәрте,
Илһамының билгесе ул.
Бөек шагыйребез Г.Тукай халкыбыз рухында мәңге яшәячәк.
|