Данные об авторе
Автор(ы):
Кондратьева Ирина Геннадьевна
Регион:
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования:
среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория:
Учитель (преподаватель)
Цель урока:
фәнни максат: сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре турында мәгълүмат бирү; коммуникатив максат: сыйфат дәрәҗәләре хисабына укучыларның язма һәм сөйләм телләрен үстерү; тәрбияви максат: укучыларда хайваннар турындагы белемнәрне барлау, тирәнәйтү.
Тип урока:
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Краткое описание:
Заманча ИКТ ярдәмендә укучыларга сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре турында белем бирү
I. Максатлар:
1. фәнни максат: сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре турында мәгълүмат бирү;
2. коммуникатив максат: сыйфат дәрәҗәләре хисабына укучыларның язма һәм сөйләм телләрен үстерү;
3. тәрбияви максат: укучыларда хайваннар турындагы белемнәрне барлау, тирәнәйтү.
II. Прин ц иплар:
1. дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, предметара бәйләнеш;
2. лингвистик прин ц иплар: функ ц ионал ь , бүлекара бәйләнеш.
3. гомумметодик принц иплар: коммуникатив, ситуатив – тематик;
4. хосусый методик принц иплар: чагыштыру, грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге.
I II . Укыту ысуллары:
1. аңлату – күрсәтү;
2. өлешчә эзләнү.
IV. Укыту алымнары: таблица белән эшләү, темага карата фикер алышу, күнегүләр эшләү, рәсемнәр белән эш.
VI. Дәреснең төре: яңа белем бирү дәресе.
VII. Җиһазлау: Харисов Ф.Ф. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. Мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) / Ф.Ф. Харисов. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009.
Интерактив такта, карточкалар.
VIII. Файдаланылган әдәбият:
1. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика: Укытучылар өчен кулланма / С.Г. Вагыйзов. – Казан: Мәгариф, 2002. – 207 б.
2. Харисов Ф.Ф. Татар теле: Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башл. Мәкт. 4 нче с-фы өчен д-лек (татар балалары өчен) / Ф.Ф. Харисов. – Тулыл. 2 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2009.
3. Фатыйхова Р.Н. Татар теленнән диктантлар, контрол ь эшләр, тестлар. (Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5-9 сыйныфлары өчен ярдәмлек). / Р.Н. Фатыйхова. – Казан: Гыйлем, 2009. – 96 б.
4. Шәкүрова М.М., Йосыпов А.Ф. Татар телен укыту методикасы: Теория. Дәрес эшкәртмәсе. Планнар. Тестлар / М. М. Шәкүрова, А. Ф. Йосыпов. – Казан: “Отечество”, 2008. – 164 б.
Дәрес планы
I. Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Кәефләрегез ничек? Барыгыз да бармы? Алайса, дәресебезне башлыйбыз
II.Укытучы: Укучылар, узган дәрестә без сыйфат сүз төркемен өйрәндек. Искә төшереп китик әле, Сыйфат сүз төркеме нәрсәне белдерә?
(Предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә)
• Сыйфат предметның нинди билгесен белдерә?
(төсен, тәмен, формасын, күләмен, характерын)
• Сыйфат дәрәҗәләре нәрсәдән чыгып билгеләнә?
(сыйфат предметның төрле дәрәҗәдәге билгесен белдерә)
Укытучы: Бик яхшы. Ә хәзер өй эшен тикшерәбез. Сезгә өй эше итеп, нокталар урынына тиешле сыйфатларны куеп, мәкальләрне күчереп язарга бирелгән иде. Барыгыз да өй эшен эшләгән дип ышанам. Кем укып китәргә тели? Әйдә әле, ...
(берничә укучыдан укыту)
III.1.Укытучы: Бик яхшы, укучылар, булдыргансыз. Без бүгенге дәрестә сыйфат дәрәҗәләрен өйрәнүне дәвам итәбез. Бүгенге дәресебезнең темасы – “Сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре”. Укучылар, хәзер дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язып куябыз. Бүген ..., тема “Сыйфатның чагыштыру һәм артыклык дәрәҗәләре.
Укучылар, тактадагы рәсемнәргә игътибар итик әле. Монда безнең нәрсәләр сурәтләнгән? (рәсемнәр белән слайд)
Укучы: алмалар.
Укытучы: Яхшы. Бу алмалар бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар? Чагыштырып карыйк әле.
Укучы: беренче алма башкалардан зуррак, өченче алма бик кечкенә.
Укытучы: Бик дөрес, молодцы. Димәк, бу алмалар бер-берсеннән зурлыклары белән аерылалар. Беренче алма безнең кечкенә, икенчесе – кечкенәрәк, өченчесе – бик кечкенә. Без моннан нинди нәтиҗә чыгара алабыз?
Укучы: Бер предметтагы билге икенче предметтагы шундый ук билгегә караганда, артыграк.
Укытучы: Бик дөрес. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар бер предметтагы билгенең, икенче предметтагы шундый ук билгегә караганда, чагыштырмача артыграк булуын белдерәләр: баллы-баллырак, әче-әчерәк.
Укытучы: Ә хәзер түбәндәге рәсемнәргә карыйк. Монда безнең груша, банан һәм грейпфрут бирелгән, аларны ачыклаучы өч сыйфат тәкъдим ителгән. Банан безнең нинди?
Укучы: Тәмле, баллы.
Укытучы: Груша банан шикелле тәмле, баллымы?
Укучы: Груша бик тәмле, бик баллы.
Укытучы: Яхшы, димәк груша бананнан күпкә тәмлерәк. Бер предметтагы билгенең икенче предметтагы билгедән күпкә артык булуы сыйфатның артыклык дәрәҗәсен белдерә.
Хәзер бу ике дәрәҗәнең ясалышын карап китик:
Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе -рак/-рәк кушымчалары ярдәмендә ясала.
Артыклык дәрәҗәсе сыйфат алдына иң, үтә, җете, дөм сүзләре өстәлеп һәм сыйфатның беренче иҗеге бераз үзгәреп кабатлана: кап-кара, сап-сары, ямь-яшел .
Укытучы: Ә хәзер дәрәҗәләрнең ясалу ысулларын дәфтәрләргә язып куябыз. Язып бетердегезме? Дәреслекләрнең 73 битен ачып, кагыйдәләрне укып чыгабыз. Әйдә, ....
Дәрәҗәләрнең ясалышы барыгызга да аңлашылдымы? Ярар, яхшы.
IV.1.Укытучы: Укучылар, хәзер яңа материалны ныгыту өчен күнегү эшләп алабыз. Тактага игътибар итик әле. Безнең җөмләләр бирелгән. Җөмләләрнең кайсы дөрес икәнлеген әйтәбез.
Дөресме?
1. Маймыл песидән тәртиплерәк.
2. Эт песидән акыллырак.
3. Бүре иң куркыныч ерткыч.
4. Атның койрыгы аюныкыннан озынрак.
5. Филнең колаклары бик зур.
6. Урмандагы иң зур җәнлек – поши.
7. Крокодилның койрыгы тиеннекеннәнозынрак.
Бик яхшы. Аз гына язып та алыйк. Дәреслекнең 75 нче битен ачабыз һәм 186 нчы күнегүне язмача эшлибез. Укучылар, бу күнегүдә сез бирелгән сыйфатларны артыклык һәм чагыштыру дәрәҗәсенә куярга тиеш буласыз.
Укытучы: Бик дөрес, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер, ял итеп алыйк.
Бер, ике – без бастык.
Чат-чат итеп кул чаптык.
Аякларны бер урында
Тып-тып-тып итеп бастык.
Утырдык, кабат бастык,
Бер утырдык, бер бастык.
Инде бераз хәл алдык,
Тыныч кына утырдык.
Укытучы: Эшебезне дәвам итәбез. Ике командага бүленәбез. Һәрбер командага мин сигез сүз бирәм. Сез бу сүзләрне чагыштыру дәрәҗәсенә куеп исемнәр белән язарга тиеш буласыз. Кайсы команда тизрәк эшләп бетерә, шул җиңүче була.
Сүзләр: җылы, көчле, ак, акыллы, сары, кечкенә, тар, ямьле
кызыл, кыска, аяз, иркен, йомшак, озын, зур, якты
Кайсыгызның бетте? Бик яхшы. ... команда җиңүче булып чыкты. Молодцы.
Яңа теманы ничек аңлаганыгызны тикшерү максатыннан кечкенә генә мөстәкыйль эш эшлибез. Тактада җөмләләр бирелгән. Сез югарыда бирелгән сүзләрне тиешле урыннарга куеп, җөмләләрне күчереп язарга тиеш буласыз. Күчереп бетергәч, дәфтәрләрегезне алышасыз һәм бер-берегезгә билгеләр куясыз.
1. Жираф ның муены ...
2. Кыш куян өчен ... вакыт
3. Алма лимонга караганда ...
4. Маймылның койрыгы песинекеннән ...
5. Бүре ... җәнлек
6. Кышын урманда кошлар да ...
V. Укытучы: Ә хәзер көндәлекләрне ачып өй эшен язып куегыз.
Өй эше:
1. Сыйфат дәрәҗәләренең ясалышын белергә;
2. 188 нче к ү нег ү (язмача);
Укытучы: Укучылар, өй эше аңлашылдымы, сорауларыгыз юкмы?
Укучы: Юк.
VI.1.Укытучы: Укучылар, дәресебез ахырга якынлашты. Дәресне йомгак ясыйк әле. Мин сезгә сораулар бирәм, сез җавап бирергә тиеш буласыз.
Без бүген нәрсә өйрәндек?
Чагыштыру дәрәҗәсе нәрсәне белдерә?
Артыклык дәрәҗәсе нәрсәне белдерә?
Алар ничек ясала?
2. Укытучы: укучылар, бүген дәрестә барыгыз да бик актив катнаштыгыз, молодцы. Бик тырышып эшләгәннәргә ... “5” билгесе куям.