ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
БУА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
АДАВ - ТОЛЫМБАЙ
ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Минем бурычым – гүзәл холыклы кеше тәрбияләү.
ВӘЛИЕВА ЛИЛИЯ СӘГЫЙТЬ КЫЗЫ -
I КВАЛИФИКАЦИОН КАТЕГОРИЯЛЕ
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ
2009 -2010 нчы уку ел
Визит карточкасы
Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме- Вәлиева Лилия Сәгыйть кызы
Эш урыны, белгечлеге, фәне –Адав-Толымбай урта гомуми белем бирү мәктәбе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Белеме–югары, КДПУ, татарфилологиясе факультеты
Педагогик стажы – 21,татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак-5 ел
Һөнәре буенча кумирлары: Я.А. Каменский, Р. Фәхреддин, К. Насыйри
Девизы: «Кем дә булса, башкаларның гаепләрен тикшергәнче, беренче чиратта үзеңдә булган кимчелекләрне бетерергә, үзен яхшы кеше итеп тәрбияләргә тырышсын». (Р.Фәхреддин)
Яратып укый торган әдәби әсәрләре:
М.Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” повесте, Г.Әпсәләмовның “Яшел яр” романы
Яраткан җырлары: «Укытучыма”(И.Хисамов көе, Э.Мөэминова сүзләре), “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” (Г.Сәйфуллин көе, Г.Зәйнашева сүзләре), “Кыңгыраулы мәктәп еллары” (Р.Хәсәнов көе, Ш.Галиев сүзләре)
ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2010 конкурсында- лауреат
Эш тәҗрибәм
Һәрвакытта да җәмгыять алдында яшь буынны белемле, киләчәктә таяныч булырдай шәхес итеп тәрбиялү бурычы тора.
Татар теле һәм әдәбият укытучысы буларак, бу бурычны үтәүдә минем өлешем дә зур булырга тиеш дип уйлыйм.Төп бурычым-бала шәхесен формалаштыру факторы буларак, хәтер һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү,сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү.
Менә биш елдан артык инде туган телебезнең бай мирасын яшь буынга түкми- чәчми җиткерергә тырышам
Укытучы-иҗади шәхес. Аның хезмәте һәрдаим белемне, педагогик осталыкны арттыруны, эзләнүне таләп итә. Хәзерге заман укытучысы тел һәм әдәбият укыту методикасындагы яңалыклар, үзгәрешләр белән танышып барырга, яңа метод һәм алымнарны, эш ысулларын, шул ук вакытта яңалыктан артта калмыйча, борынгы мәгърифәтче-галимнәребезнең хезмәтләрен дә үз эшчәнлегендә кулланырга бурычлы. Мин дә шуларны истә тотып, укытучы һөнәренә тап төшерми, үз бурычымны намус белән үтим.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә сөйләм һәм язу телен үстерү
Укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү мәктәптә ана теле укытуның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора.Шуңа күрә мин, ана теле укытучысы буларак, укучыларга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тырышам.
Тел байлыгы җитмәү аркасында, укучылар башка фәннәр буенча да материалны эзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Аларда тел күнекмәләре җитәрлек булмау мәктәптә уку-укыту эшләрен тиешле югарылыкта алып барырга комачаулый. Шунлыктан мин тел курсының бөтен тармаклары (фонетика, орфография, морфология, синтаксис һәм пунктуация) буенча үткәрелгән барлык тип дәресләрдә һәм әдәбият дәресләрендә дә, төрле күләмдә һәм төрле метод-алымнар кулланып, укучыларга сөйләү һәм язу күнекмәләре бирү эшенә зур урын бирәм. Хәтта тел байлыгын үстерү буенча аерым дәресләр үткәрәм. Шулай эшләгәндә генә укучыларның гомуми культурасы үсә һәм алар барлык яктан да грамоталы булалар дип уйлыйм.Укучылар мәктәптән дөрес сөйләргә өйрәнеп, оста сөйләшерлек дәрәҗәдә әзерләнеп чыгарга тиешләр бит.
Сөйләм һәм язу теленең үзенчәлекләре һәм эшләү алымнары
Сөйләм һәм язу теле-эчтәлекне тел чараларының бер хокуктагы ике төре белән белдерү юлы.Тел дәресләрендә мин аларның һәр икесенә дә урын бирергә, укучыларда җитәрлек күнекмәләр булдыруга игътибар итәргә һәм эшне бергә үреп барырга тырышам.
Моның өчен, дәреслекләрдә бирелгән төрле күнегүләр, мөстәкыйль эшләр үткәрү, төрле диктантлар яздыру кебек эшләр өстенә, тагын түбәндәге эшләрне дә,төрледән - төрле метод һәм алымнар да кулланам.
1) картина,сюжетлы рәсемнәр яки видеоязмалар күрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү һәм соңыннан сочинение итеп яздыру яисә, изложение өчен алынган текстны укып, аның эчтәлеген сөйләтү, соңыннан аны яздыру;
2) чыгыш ясарга өйрәтү;
3) сыйныфтагы чыгышларына яки җавапларына бәя бирү яисә рецензия язу,аның уңышлы һәм кимчелекле якларын күрсәтү;
4) төрле төрдәге иҗади биремнәрне үтәү;
5) укыганнарын чагыштырып,үзгәртеп, яттан, сәнгатьле сөйләү;
6) сүз, эпиграфлар белән эшләү, фразеологик эш, план төзү, докладлар, рефератлар язу, конспектлар,тезислар төзү;
7) әсәр белән танышканда кызыксындырган өлешләрне барлау; анализ вакытында образлар турында эпитетлар, метафоралар кушып сөйләү;
8) яңа технологияләр куллану,компьютерларда эшләү, интернеттан кирәкле
материалны алып эшкәртү, үзгәртү, электрон китапханә белән эш.
Әлеге алымнар укучыларны иҗади эшләргә, игътибарлы булырга, сөйләүчене тыңларга, әңгәмәдә катнашырга, иҗади уйларга,хәтерләрен үстерергә, фикерләргә, эзләнергә, дәлилләргә, нәтиҗә ясарга, грамоталы язарга өйрәтә.
Сөйләм һәм язу телен үстерү эшләре грамматика, орфография, пунктуация һәм әдәбият дәресләре белән дә тыгыз бәйләнештә үткәрелә. Билгеле, башка фән укытучылары да укучыларны дөрес һәм әдәби телдә сөйләргә һәм грамоталы язарга өйрәтүгә игътибар итәргә тиешләр. Бу яктан да, фән укытучылары белән берлектә, бәйләнешле сөйләм үстерү буенча төрле эшләр эшлибез. Әлеге темага караган киңәшмәләр (“Фәннәрнең бәйләнеше”), “Лирик һәм физик” исемле бәйгеләр,”Математика бездә кунакта”, “Пушкин һәм Тукай” кебек интеграль дәресләр, брейн-ринглар үткәрү, музейларга, истәлекле-тарихи урыннарга, театрга, табигать кочагына экскурсияләр оештыру, күренекле шәхесләр, язучылар, ветераннар, хезмәт алдынгылары, фән, мәдәният хезмәткәрләре белән очрашу кичәләре уздыру, сәхнә серләренә төшендерү уңай нәтиҗәләр бирә.
Татар теле һәм әдәбият дәресләре укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстереп кенә калмый, тәрбия дә бирә. Әдәбият-тәрбия фәне. Риза Фәхреддин бу хакта:
” Әхлак берлә әдәбият бергә булырлар. Бер кавемнең әдәбияты нинди рәвештә булса, әхлагы да шул рәвештә булыр,”-дигән. Фән буларак татар теле һәм әдәбият курсларын укытуда Риза Фәхреддин хезмәтләрен куллану-киләчәк буынны шәхес итеп тәрбияләүдә отышлы чара. Аның кыйммәтле сүзләрен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, сыйныфтан тыш чараларда, сыйныф сәгатьләрендә бик теләп кулланам. Шуны ассызыклап китәсем килә: “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы һәр укытучының, һәр сыйныф җитәкчесенең өстәл китабы ул.”
Баланы тормышны аңларга, җәмгыятьтәге бозык һәм күркәм гамәлләрне аера белергә, мөстәкыйль яшәргә өйрәтергә кирәк. Бала нәтиҗәгә үзе килсен, үзе мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәнсен, ярый белән ярамыйны, ак белән караны аерырга өйрәнеп үссен.
Әдәби әсәрләрне, халык авыз иҗатын өйрәнеп нәтиҗә ясаганда, ул үзе әдәп-әхлак нормаларын аңлап калсын һәм тормышта аларны куллана белсен.
Бала тирә-якны танып белергә иң башлап гаиләдә өйрәнә. Гаилә аша урамга, олы дөньяга чыга.”Оясында ничек,очканында шулай” дигән мәкалебез дә шуннан килә.Әлеге эшкә ата-аналарны җәлеп итү минем төп бурычымның берсе. Әниләрне чакырып, ачык дәресләр, әтиләр белән әдәби кичәләр, интеллектуаль уеннар, кара-каршы сөйләшүләр, “Гаилә бәйрәмнәре” уздыру балаларга белем,тәрбия бирүдә бер зур файдалы алым булып тора. Гаилә, мәктәп бербөтен булганда гына тәрбия ныклы, укыту үстерешле булачак.
Мәктәпләрдә бер генә укытучы түгел,аларның һәрберсе хөрмәткә лаек. Шулай булса да, яшь буынны гүзәл кеше итеп тәрбияләүдә әдәбият укытучысының җаваплылыгы,тоткан урыны аеруча зур. Чөнки ул үз фәненнән дәрес кенә биреп калмый, яхшы билгеләр белән генә канәгатьләнми. Аның бурычы-гүзәл холыклы кеше тәрбияләү. Чөнки аның фәне шундый.Әдәбият укучының аңына гына тәэсир итеп калмый. Ул аның хисләренә дә йогынты ясый. Укытучы шул бик зур байлыктан һәм мөмкинлектән тулысынча файдалана белергә тиеш.
Татар теле һәм әдәбияты буенча район күләмендә
үткәрелгән бәйге нәтиҗәләре
2008
|
Татар теле
|
Нәҗметдинова Э., 9 нчы сыйныф,
7 нче урын
Галимҗанова А.И., 10 нчы сыйныф,
6 нчы урын
Рукавишников М., 11 нче сыйныф,
2 нче урын
|
2009
|
Татар теле
|
Галимҗанова А.И., 11 нче сыйныф,
4 нче урын
Нәҗметдинова Э.Н., 10 нчы сыйныф,
4 нче урын
Шәрипов А.А., 9 нчы сыйныф,
6 нчы урын
|
2009
|
Татар әдәбияты
|
Нәҗметдинова Э.Н.,10 нчы сыйныф,
2 нче урын
Галимҗанова А.И., 11 нче сыйныф,
4 нче урын
Измайлова М.М. , 9 нчы сыйныф,
9 нчы урын
|
Тикшерү эшләре һәм кисемнәр
Үткәрү вакыты
|
Фән
|
Сыйныф-лар
|
Эш төре
|
Укучы-лар саны
|
Өлгереш
|
Сыйфат
|
4.12.2009.
|
Тат.тел.
|
5 нче сыйныф
|
тест
|
6 (6)
|
100%
|
66,7%
|
9.12.2009.
|
Тат.тел.
|
7 нче сыйныф
|
тест
|
9(9)
|
100%
|
88,9%
|
5.12.2009.
|
Тат.тел
|
9 нчы сыйныф
|
тест
|
8(7)
|
100%
|
85,7%
|
12.12.2009.
|
Тат.тел.
|
10 нчы сыйныф
|
тест
|
5(5)
|
100%
|
80%
|
12.12.2009.
|
Тат.тел.
|
11 нче сыйныф
|
тест
|
8(8)
|
100%
|
87,5%
|
Белем сыйфаты һәм өлгереш диаграммасы
Адав- Толымбай урта гомуми белем бирү мәктәбе
НАМУСЫҢНЫ ЯШЬТӘН САКЛА!
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Вәлиева Лилия Сәгыйть кызының
татар теленнән дәрес эшкәртмәсе
2009- 2010 нчы уку елы
Тема.Шарт фигыль
Максат: 1. Шарт фигыль турында мәгълүмат бирү.
2. Шарт фигыльне башка затланышлы фигыль төркемчәләреннән аермалы якларын күзәтү; терәк схемалар ярдәмендә яңа белем һәм күнекмәләрне үзләштерү.
3.Темага бәйле рәвештә бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, иҗади фикерләүне, дәлилләп бирү осталыгын үстерү.
4. Намуслылык, мәрхәмәтлелек, тугрылык кебек әлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Дәресне җиһазлау: 7 нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге,такта, күчмә такта, плакат, карточкалар, компьютер,сүзлекләр,таблица, терәк схема,видеоязма.
Метод һәм алымнар: әңгәмә, аңлату, өлешчә эзләнү, чагыштыру, дәреслек белән эш, күнегүләр,мөстәкыйль эш, карточкалар белән эш.
Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе.
Дәрес планы.
1.Укучыларның элек үзләштергән белемнәрен актуальләштерү һәм, шуңа бәйләп, яңа материалны өйрәтү.
- исәнләшү
- табышмак,әңгәмә
- проблемалы ситуация тудыру
- проблеманы формалаштыру
а) шигьри юлларга таянып фараз итүләр,гипотезалар кую, шуларны исбатлау
б) проблеманы чишү һәм нәтиҗәгә килү
в) дәреслектәге параграфны уку (проблеманы хәл итүнең дөреслеген тикшерү)
2. Материалны ныгыту, ягъни белем һәм күнекмәләрне камилләштерү, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү.
а) карточкалар белән эш
б) дәреслек белән эш
в) күнегүләрне үтәү
г) иҗади эш
3. Дәрескә йомгак.
4.Өйгә эш бирү, билге кую.
Дәрес барышы.
- Исәнмесез, укучылар.
- Исәнмесез.
- Укучылар, бүген безнең дәресебезгә кунаклар да килде. Кунаклар белән дә исәнләшеп хәерле көн телик.
- Исәнмесез, хәерле көн.Сезнең килүегезгә без бик шат.
- Укучылар, дәресебезнең девизы итеп тактага язылган шигъри юлларны алсак, каршы килмәссездер дип уйлыйм.
- Бергә укыйк әле.(тактада)
Без укыйбыз яхшы билгеләргә,
Булдырабыз, дибез, көчне куйсак.
Булдырырбыз хезмәт юлында да,
Менә бүген хикмәт- акыл җыйсак.
- Хикмәт- акыл җыйнарга килгәнбез икән, аны тырышып үтәргә тиеш булабыз.
- Бер хикмәтле табышмак әйтәм җавабын эзләп карагыз әле.(Язу -плакат)
Кеше (булсаң) аны син
Гомер буе саклыйсың,
Беркайчан да сатмыйсың...
Ә( югалтсаң) – тапмыйсың.
Шуңа күрә югалтма да, сатма да!
- Намус
- Укучылар, намус дигән сүзне сез ничек аңлыйсыз?
- Намуслы кеше дип кемгә әйтәбез?
- Намуслы кеше ул- туры сүзле һәм кыю кеше.
- Дуслыкның кадерен белүче кеше.
- Туганнарын, якыннарын ярата. Аларның кадерен белә торган кеше.
- Намуслы кеше тырыш кеше.
- Туган илен яклый, саклый белүче кеше.
- (Татар теленең аңлатмалы сүзлеге белән эш)
- Әйе, балалар. Намуслы кешегә һәрвакыт таянырга була. Шуңа күрә андый кешене хөрмәт итәләр, аңа ышаналар.
- Табышмакка тагын бер кат күз салыйк әле.Саклыйсың, сатмыйсың, тапмыйсың, югалтма, сатма сүзләре турында нәрсә әйтә аласыз?
- Саклыйсың, сатмыйсың,тапмыйсың – болар хикәя фигыльләр.
- Югалтма, сатма – боерык фигыльләр.
- Балалар, сезгә фигыль төркемчәләрен кабатлап килергә кушылган иде.Хәзер тиз генә тест ярдәмендә өй эшен тикшереп алырбыз.
Тест.
Сорауларны канәгатьләндерә торган җавапны билгеләгез.
1.Затланышлы фигыльләрне билгеләгез.
а)сыйфат фигыль,исем фигыль, шарт фигыль
б)хикәя фигыль, шарт фигыль,боерык фигыль
в) исем фигыль,сыйфат фигыль,хәл фигыль
2.Монда нинди фигыльләр?
( тырышты,эшләгән, күрдек,бардык)
а)Үткән заман хикәя фигыльләр
б)хәзерге заман хикәя фигыльләр
в)киләчәк заман хикәя фигыльләр
3.Бу өзектә нинди фигыльләр бар?
Ах итәр әле сабантуй,
Котлар аны киләчәк.(Ш.Г.)
а)Киләчәк,ах итәр.
б) Ах итәр, котлар.
в)Ах итәр, котлар, киләчәк
4.Татар телендә ничә төрле фигыль юнәлеше бар?
а) бер
б) биш
в) алты
- Хикәя фигыльләр турында нәрсә әйтә аласыз?
- Хикәя фигыльләр эш, хәл, хәрәкәтнең булу- булмавын белдерәләр. Нишли? Нишләде? Нишләр?һ.б. сорауларга җавап бирәләр. Зат-сан белән төрләнәләр. Аның заманнары бар. Хәзерге, үткән, киләчәк заманнар (яуды, ява, явачак), җөмләдә хәбәр була.
- Боерык фигыльләр турында нәрсә әйтеп була.
- Боерык фигыльләр боеруны, эш кушуны, чакыру, киңәшләшүне, үтенүне белдерәләр, зат- сан белән төрләнәләр, барлыкта яки юклыкта киләләр, җөмләдә хәбәр була.
- Проблемалы ситуация
- Булсаң, тырышсаң, югалтсаң,килсәң фигыльләре турында нәрсә әйтә аласыз?
- Игътибар. Сораулар.Мин сезгә сораулар әзерләгән идем.Сорауларны игътибар белән укыгыз, җавап әзерләгез, дәлилләгез.Бергәләп эшлибез.
- Бу фигыльләр нәрсәне белдерәләр?
- Нинди сорауларга җавап бирәләр?
- Алар ничек ясалган?
- Боерык, хикәя фигыльләрдән кайсы ягы белән аерыла?Кайсы ягы белән охшаш?
- Укучылар, бирелгән сорауларга җаваплар эзлибез,исбатлыйбыз, мисаллар китерәбез(укыса, язса, бармаса).
- Проблеманы чишү.
- Болар шарт фигыльләр.
- Дәлилләгез.
- Бу фигыльләр икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә.
- Затланышлы фигыльләр.
укысам укысак
укысаң укысагыз
укыса укысалар
- Шарт фигыль –са,-сә кушымчасы белән ясалалар.
- Боерык фигыль кебек заманы юк, хикәя фигыльнең заманнары бар.
- Укучылар, хәзер дәреслектәге кагыйдәләрне укыгыз.Безнең җаваплар дөресме?
- Шулай итеп ,шарт фигыль затланышлы фигыльләрнең өченчесе булды.
- Бүгенге дәресебезнең темасы да шарт фигыль дип атала.
- (Белемне ныгыту.Карточкалар белән эш.)
- Укучылар, дәфтәрләргә бүгенге число, теманы язып куегыз.
- Менә бу карточкаларда мәкальләр язылган. Укып чыгыгыз. Алар нәрсә турында?
- Намуслы булу турында.
- Шарт фигыле булган мәкальләрне генә күчереп языгыз, шарт фигыльләрнең астына сызыгыз.(Каралткан сүзләрнең мәгьнәсен аңлату)
- Батыр туса- ил бәхете,
Яңгыр яуса- җир бәхете.
- Кеше хакын хакласаң, үз хакыңны хакларлар.
- Эшләп ашасаң, ашың тәмле булыр.
- Намусыңны яшьтән сакла.
- Казан карасы китә, намус карасы китми.
- Нәфесне нигә өйрәтсәң, шуны куар.
- Кешегә кадерле буласың килсә, үзең кадер күрсәт.
- Уңсаң да үзеңнән, туңсаң да үзеңнән.
- Укучылар, халык әйтсә хак әйтә бит ул. Намус,намуслы булу турында халкыбыз мөнәҗәтләр дә әйткән, әкиятләр дә уйлап чыгарган. Мәнәҗәттән бер өзекне генә укыйк әле.
Кеше өчен иң әвәле- намус, дигән,
Намусыңны сатып, итмә табыш, дигән.
Байлык өчен илен- көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул- явыз, дигән.
мөнәҗәт-
(Сүзлек эше) иң әвәле – әүвәл, беренчедән
ике дөнья – без хәзер яшәгән вакыт һәм үлгәч яшәү
- Укучылар,безнең татар халкы беркайчан да мондый эшкә алынмас. Бик авыр вакытларда да,сугыш елларында да, дошманга каршы кәрәшкәндә дә безнең халык бердәм, тату, намуслы булып кала алды.
- Хәзерге вакытта да намуслы кешеләр бик күп.Бигрәк тә яшь солдатлар турында әйтәсем килә.Безнең авылдан туган иленә, халкына намус белән хезмәт итүче егетләребез байтак. Без алардан үрнәк ала алабыз. (Җиңүнең 65 еллыгы ) (видеоязма).
Фикультминут
- Ә хәзер түбәндәге шигьри юллардан шарт фигыльләрне табыгыз, шарт фигыльнең кайсы зат-санда булуын күрсәтегез.
- Үлем турында уйлама.
Илең турында уйла.
Илең турында уйласаң,
Гомерең озын була.(Ф.Кәрим)
- Җырларым ...
Сездә минем бөтен тойгыларым,
Сездә минем керсез яшьләрем,
Сез үлсәгез, мин дә онытылырмын,
Яшәсәгез, мин дә яшәрмен.(М.Җәлил)
(уйласаң- шарт фигыль,затланышлы, II зат берлектә,үлсәгез- шарт фигыль, затланышлы, II зат күплектә)
- Бүгенге дәрестә алган белемнәрегезне тикшереп карарбыз.
(таблица ярдәмендә шарт фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү)
Язса,күрсә
калын нечкә
Сан
|
Зат
|
барлык
|
юклык
|
барлык
|
юклык
|
Берлек
|
I
II
III
|
|
|
|
|
күплек
|
I
II
III
|
|
|
|
|
- Тикшерү
- Кечкенә генә сүзлек –сайланма диктанты язып алырбыз.
- Сез сүзләрне таблицага сайлап язарсыз.
Сөйлә,уйлагыз,килмә,калдырма,яуды,килсә,килмәсә,әйтче,утырыгыз, алмады,килгәләде,буйсына,барса,киссә,якса.
Боерык фигыль
|
Хикәя фигыль
|
Шарт фигыль
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
|
- Тикшерү
- Иҗади бирем( картина буенча шарт җөмләләрне кулланып хикәя төзү)
- (йомгаклау)
Укучылар, дәресебез ахырына якынлашып килә.
Бүген эшләгән эшләребезгә нәтиҗә ясарбыз.
- Затланышлы фигыльләрнең исемнәрен атагыз.
- Бүген өйрәнгән теманы әйтегез.
- Шарт фигыль турында ниләр белдегез?
- Бу фигыльләр икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә.
- Затланышлы фигыльләр.
укысам укысак
укысаң укысагыз
укыса укысалар
- Шарт фигыль –са,-сә кушымчасы белән ясалалар.
- Заманнары юк, барлыкта, юклыкта килә.
- Шулай итеп ,шарт фигыль затланышлы фигыльләрнең өченчесе булды.Без әлеге теманы өйрәнүне икенче дәрестә дәвам итәрбез, белемебезне тулыландырырбыз.
- Укуылар дәрестә актив катнаштыгыз. Рәхмәт сезгә.
- Өй эшенә мин сезгә берничә төрле эш тәкъдим итәм.Сайлап эшләрсез.
1.Ф.Яруллинның “Кыядагы ояда” исемле әсәреннән өзекне укыгыз,биремне үтәгез.
Бирем.”Үзегездән үзегез кача алмассыз, намусыгыз сезне һәрвакыт эзәрлекләп йөрер” дигән җөмләнең мәгънәсен аңлатыгыз.
2.Вәгъдә торуны сез ничек аңлыйсыз? Тексттан файдаланып һәм тормышыгыздан миссаллар китереп сөйләгез.
3. Хикәядән шарт фигыльләрне табыгыз, күчереп языгыз,төркемчәсен, зат-санын күрсәтегез.
Дәресне “Ут, Су һәм Намус”әкияте белән тәмамлыйсым килә.
Шулай бервакыт Ут,Су,һәм Намус,бергәләп, юлга чыгарга җыенганнар.
- Туктагыз әле,- ди Ут, - юлда барганда, берәребезнең аерылып калуы яки икенче китеп адашуы мөмкин.Ул чагында без бер-беребезне нинди билгеләргә карап эзләрбез соң?безгә әнә шул турыда алдан ук сөйләшеп куярга кирәк. Мине, мәсәлән, төтенгә карап, ерактан ук табарга була, чөнки Утсыз төтен булмый.
Су болай ди:
– Мине үсемлекләр көеп, башларын түбән иеп утыра торган җирләрдән, эсселектән җир ярылып, телгәләнеп беткән урыннардан эзләмәгез. Мин бөдрә таллар, зирек агачлары, камыш һәм биек яшел үлән үскән җирләрдә булырмын.
– Миңа килгәндә,- ди Намус,- минем күзгә бәрелеп тора торган билгеләрем юк. Минем белән дус буласыгыз килсә, сез үзегез мине югалтмаска тырышыгыз. Сыңар күзле кеше үзенең бердәнбер күзен ничек сакласа, мине дә шулай саклагыз.Чөнки минем шундый гаҗәп хәсиятем бар: бер тапкыр югалткан кеше мине яңадан беркайчан да таба алмый.
– Укучылар, сез дә намусыгызны яшьтән саклагыз, югалтмагыз!
Район, республика күләмендә үткәрелгән иҗади бәйгеләрдә катнашу
№
|
Чараның исеме
|
Елы
|
Катнашучының фамилиясе, сыйныфы, нәтиҗәсе
|
1.
|
“Минем гаиләм- минем байлыгым” Шигырь укучылар конкурсы.
|
2008
|
Әхмәдиева Л., 7 нче сыйныф, 1 нче урын
|
2
|
Ф. Яруллинның туган көненә багышланган «Дулкыннар-2008» конкурсы.
|
2008
|
Вәлиева Э.М., 5 нче сыйныф, “Рәсем” номинациясендә абсолют җиңүче
Вильданова З.И., 9 нчысыйныф, 1 нче урын(вокал)
Вильданова З.И., 9 нчы сыйныф , 2 нче урын (нәфис сүз).
|
3.
|
“Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше.” Иҗади эшләр конкурсы.
|
2008
|
Нәҗметдинова Э., 9 нчы сыйныф, 3 нче урын
|
4.
|
«Ният» театраль коллективлар конкурсы
|
2008-2009
|
5-9 нчы сыйныф укучылары. Гран-При (район), 1 нче урын (республика)
|
5
|
Укытучылар елына багышланган иҗади эшләр конкурсы
|
2009-2010
|
Кәримова Л.М., 7 нче сыйныф, 3 нче урын
|
Минем укучыларым – минем дәвамчыларым
Ел
|
Фамилиясе, исеме
|
Уку йортының исеме
|
2005
|
Гыйматдинова Рәмилә Рәфыйкъ кызы
|
КДГПУ, татар филологиясе факультеты
|
2007
|
Нигомаева Венера Әнфир кызы
|
КДГПУ, татар филологиясе факультеты
|
|