Официальный сайт avufa 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Татар әбәбиятыннан дәрес планы

Данные об авторе
Автор(ы): 
Вафина Гөлнара Ширияздановна
Место работы, должность: 
Арча шәһәре 3нче мәктәп
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Все целевые аудитории
Класс(ы): 
7 класс
Предмет(ы): 
Родной язык
Цель урока: 
С.Хәкимнең тормыш юлы белән таныштыру.Шагыйрьнең үзенә генә хас булган үзенчәлеген ачып бирү.Туган якка,әниләргә карата олылау,ихтирам итү хисе тәрбияләү.
Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Используемые учебники и учебные пособия: 

ТЕМА: С.Хәким-туган як җырчысы.

МАКСАТ:С.Хәкимнең тормыш юлы белән таныштыру; шагыйрьнең узенә генә хас    булган үзенчәлеген ачып бирү; туган якка, әниләргә карата олылау,ихтирам итү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

ҖИһАЗЛАУ: Шагыйрьнең портреты, китаплары, музейлар китабы, стенд, теле-видео аппаратура, магнитафон.

 Дәрес барышы:

I. ОЕШТЫРУ.

II. АКТУАЛЬЛӘШТЕРҮ. - Алдагы дәресләрдә без сезнең белән К.Тинчуринның тормыш юлын, ижатын өйрәнгән идек. Хәзер тест ярдәмендә кабатлап китик. (2 минут вакыт бирелә) - Хәзер 1-в 2-в, 2-в 1-в эшен тикшерә. (тактага дөрес җаваплар эленә) - Ризәлә, Айгөлнең эшен нинди билге белән бәяләдең? - Айгөл, Ризәлә барысын да дөрес эшләгәнме? ЙОМГАКЛАУ: Укучылар К.Тинчуринның иҗатын, тормыш юлын яхшы үзләштергәнсез.

III. ЯҢА БЕЛЕМ, КҮНЕКМӘЛӘР ФОРМАЛАШТЫРУ. 

- Быел Татарстаныбызда нинди зур вакыйгалар билгеләп үтелде?

- Укытучылар елы, Арчага-80 ел.

- Әйе, Арчага 80 ел. Арча ягы үзенең бөек мәгърифәтчеләре, күренекле язучылары, сәнгать эшлеклеләре, галимнәре, җырчылары белән данлыклы (стенд белән таныштыру)

- Арча районыннан чыккан нинди язучыларны беләсез? 

-…

- Арчалылар аларны hәрвакыт искә ала. Алар исеме белән урамнар атала, hәйкәлләр ачыла. Арча ягы –музейлар ягы дип тә йөртелә. (музейлар китабын курсәтү.)

- Арча кайсы районнар белән чикләнә?

- Балтач, Саба…Әтнә

- Арчалылар бу районнар белән дус, тату яшиләр. Әтнә районы безнең өчен бигрәк тә якын. Чөнки район буларак Әтнә 1990 елның 25 октябреннән генә яши башлады.Шуңа күрә Әтнә районы шагыйрьләрен, язучыларын без үзебезнеке буларак кабул итәбез. Бүгенге дәресебез Әтнә районы Күле-Киме авылында туып-үскән С.Хәкимгэ багышлана. Дәресне «С.Хәким-туган як жырчысы.» дип атыйк . Дәрес телдән журнал формасында булыр. Сез дәфтәрегезне ачып яза барырсыз. Әйдәгез журналның беренче битен ачыйк.

1 нче бит. БАЛАЧАК МИЗГЕЛЕ.

Яратам мин авыл кешесенең

Матур итеп әкият сөйләвен.

Әкият кебек матур Казан арты.

Балачагым үткән жирләрем.

- 1911 елның 4 нче декабрендә Әтнә районы Күлле-Киме авылында бер малай туа. Аңа Сибгат дип исем кушалар. Әтисе-Таҗи абзый- балта остасы, әнисе Газзә апа туры сүзле, кешегә ярдәмчел хатын була. Сибгатнең бала-чагы бик авыр елларга туры килә. Бу турыда шагыйрь ничек искә ала, тың-лап китик. (дәреслек, 141б. укучы укый) - Тәбикмәк сүзен аңлап китик. Әче камырдан табага җәеп пешерелә торган, коймактан калынрак ашамлык, бодай кабартмасы. Тәбикмәкнең тәме Сибгатнең йөрәгендә гомер буе сакланган. «Тәбикмәк» шигыре моңа мисал булып тора. («Тәбикмәк» шигырен уку.)

2 нче бит. БЕРЕНЧЕ ИЖАТ ЭЗЛӘРЕ.

1931 нче елны С.Х. пединститутның рабфагына укырга керә. Аннан татар теле hәм әдәбияты бүлегенә күчә. 1937 нче елны институтны тәмамлый. 1938 нче елны беренче жыентыгы басыла. «Беренче жырлар» дип атала. Тиздән «Пар ат» поэмасы туа. Г.Тукайны «пар аты» Казанга алып килсә, С.Хәкимне авылына алып кайта. Авыруыма врач кирәк түгел. Йөрәгемнең беләм дәвасын. Һәр ел саен кайтып иснәп киләм Авылыбызның чиста hавасын. - Авыл табигате аның ижатында зур урын алып тора. Шуңа күрә аны лирик шагыйрь дип атыйлар. (Лирика-кешенең хис кичерешләрен , уйларын шигырьгә салу.) «Сусау» шигыре белән танышып китик. (укучы укый.) Туган якның зәңгәр, тыныч күген явыз болыт каплый. Дошман илебезгә үтеп керә. (магнитафоннан сугыш турында жыр яңгырый («Вставай страна…»)

3 нче бит. ДӘhШӘТЛЕ ФРОНТ ЮЛЛАРЫ.

Онытылмаслык итеп кыйнадык без

Егетләре Казан артының

Кер төшмәсен барыр юлларыңа

Намусына татар халкының.

Сугыш С.Х. дә читләп үтми. Ул 1941нче елны сугышка китә. Взвод, рота командиры була. Шагыйрьнең тормыш иптәше Мөршидә ханым аның сугыштан кайткан вакытын менә ничек искә ала: (китаптан укытучы укый. 12-13 битләр) Шагыйрьнең исән калуы Мөршидә ханым һәм әнисе Газзә апа тырышлыгы белән дип әйтсәк ялгышмабыз.

4 нче бит. ӘНИ- ҖИРДӘ ИҢ ГАЗИЗ КЕШЕ.

Әни диюгә һәрберебезнең каршысына кадерле, газиз, бердәнбер әнисе килеп баса. Әниләр турында бик күп җырлар, шигырьләр бар. Сез үзегезнең әниләрегез турында альбомнар төзегән идегез. Әйдәгез берничәсе белән танышып китик. (Сиринә һәм Ф.Лилиянең әниләре турында язган иншаларын тыңлау.) Гөлия әнисе турында шигырь язган. Аны да тыңлап китик. С.Х. дә сезнең кебек үз әнисен бик яраткан, хөрмәт иткән. Шушы шигырьне укып китик әле:

Туры Газзә диләр иде аны,

Кем үз зарын аңа түкмәде,

Әмма бер дә җене сөйми иде

Гайбәтне һәм юк-барны.

 - Шагыйрьнең әнисе кем исемле? - Нинди кеше булган ул? С.Хәкимнең әниләргә багышлап язылган шигырьләре бик күп. Дәреслекләрне ачыйк, 145 бит. «Әнкәй» шигырен укыйк. (Илшат) - С.Х. сурәтләгән ана образы нинди булып күз алдына килеп баса? - ... - Ана үз баласына нинди теләкләр тели? - Кое, чишмә сүзләре безнең тормышыбызда нинди роль уйный ? - Тулы чиләкләр б-н очрау татар халкында нинди мәгънәне белдерә? - Димәк, шагыйрьнең әнисе яхшылык кына теләүче изге кеше булып күз алдына килә. - Арчада коелар бармы? Алар нинди хәлдә? - Коеларны, чишмәләрне саклагыз! Әниләрне хөрмәтләгез, кадерләгез!

5 нче бит. ГОРУРЛЫК ХИСЕ. (Укытучы “Горурлык хисе” шигырен яттан сөйли.) - Шагыйрь нәрсә б-н горурлана? - Элеккеге һәм хәзерге Татарстан нәрсә б-н аерыла? - Татарстаныбыз турында быел бик күп сөйләнде. Дөрестән дә горурланып, шатланып яшисе дә яшисе. - Сиринә, син Татарстан б-н ни өчен горурланасың? Үзең язган шигырьне сөйләп китче. - Укучылар, сез Сиринә б-н горурланасызмы? Горурлык хисе сезнең б-н гел янәшә атласын. Без дә сезнең б-н горурланырлык эшләр кылыгыз. Тәртипле, инсафлы балалар булыгыз.

6 нче бит. КҮҢЕЛЕМ ШАГЫЙРЬ Б-Н СӨЙЛӘШӘ.

- С.Хәким дә бик күпләр шикелле иҗатын төгәлли алмады. Әмма язылган кадәре дә аны шагыйрь итеп танытты.Ул Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендә премия лауреаты. Каләмдәшләре аның турында бик күп җылы сүзләр язганнар:

Тәүге җырың да, соңгы җырың да

Халык турында, Тукай турында.

Халкың да синең рухыңны саклар,

Түбән төшерми, биек урында. (И.Юзеев)

Аның турында иң зур бәяләмәне президентыбыз М.Ш.Шәймиев бирде. (Руслан укый.) Күлле-Киме халкы да үз шагыйрен онытмый. Аңа багышлап ачылган музейларга бик теләп йөри. Әйдәгез С.Х. музееннан бер өзек карап китик.

IV. Йомгаклау. 1) –С.Х. турында сездә нинди фикерләр уянды? - Лилия, син дәфтәреңә С.Х.турында нинди белешмәләр яздың? 2) Билге кую. 3) Өй эше: план буенча сөйләргә әзерләнегез.

Краткое описание: 
С.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру;

»  Размещено в сообществах:   

Фото пользователя Резида Фарутдиновна Ахметзянова

На: Татар әбәбиятыннан дәрес планы


Бай эчтәлекле эшкәртмә. Рәхмәт!

Счастья всем и здоровья в 2014 году!



МӨГАЛЛИМХАНӘ

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн