Normal 0 MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:"Обычная таблица"; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:""; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:"Times New Roman"; mso-fareast-font-family:"Times New Roman";}
Туган авылымда - көз.
Яшел-сары төстәге яфраклар сибелгән. Әкрен генә музыка яңгырый. 2 бала шарлар тотып, уйнап-биеп кереп китәләр.
Берничә бала бииләр(күңелле бию).
Балар белән бергә укытучы чыга һәм сөйли:
- Әнә теге урынны балалар Кибет елгасы дип атыйлар.Анда кибетчеләр урнашып сәүдә иткәннәр.
Ә балалар сез авылыбызның тарихи урыннанрын, атамаларны беләсезме?
1 бала: Без җәй көне Кымызлык чокырында җиләк җыйдык.
Укытучы: Әйе, балалар, бу җиләкле чокырны Кымызлык чокыры дип атыйлар, чөнки анда бияләр савып кымыз ясаганнар һәм бу эчемлек бик шифалы булган.
2 бала: Апа ә без җәй көне Кенәз күлендә менә мондый балыклар тоттык. Рамилгә дә күрсәттек.
Укытучы: Ә менә Кенәз күлен иң беренче булып Рамилнең карт бабасы Шәрәфетдин бабай урын чистартып, күл ясаган. Ә менә бу елганы Баҗана елгасы дип атыйлар, ул Ыкка барып тоташа.
3 бала: Җәй көне дә, җәй көне ә менә тизрәк кыш җитсә Хәйри мулла тавыннан чыжлатып чана шуар идек инде.
Укытучы: Әйе, балалар, авылыбызның истәлекле, матур урыннары санап бетергесез. Һавасы саф, суы шифалы, кешеләре яхшы күңелле.
Балалар!Карагыз әле көзге болынны. Яфраклар саргайган, кошлар да сирәк кенә күренгәли. Әллә булмаса, Бабайларга кунакка барыйкмы?Анда бүген Сөмбелә үзе дә килергә тиеш.
Балалар: Барабыз, барабыз!
Укытучы: Кузгалып киткәнче, әйдәгез, көзге болыныбызга бер җыр бүләк итик, язын килгән кошлар белән саубуллашыйк.
Җыр: “Туган авылым”
Өй ягыннан бабай чыга.
Укытучы:
Әнә кояш та чыкты,
Болытлар ерак качты.
Без килүгә бабабыз
Олы капкасын ачты.
Хәерле көн, бабакай!
Менә килеп тә җиттек.
Кичә үк килә идек
Көн аязганын көттек.
Бабай: Көттем. Сезнең киләсен сиздем
Сез килүгә эш бетте.
Әнә теге зу-ур шалкан
Сезнең килүне көтте.
Шундый зу-ур булып үсте.
Ә тартып чыгарырга
Безнең көч тәмам бетте.
4 бала: Әйдәгез әле, бергәләп,
Тартып чыгарып карыйк.
Бабай: Әллә соң әбине дә чакырып карыйкмы?
Барысы бергә: Әби!Әби кил әле!
Безгә ярдәм ит әле.
Әби: Нәрсә булды? Әллә инде миннән башка шул шалканны да тартып чыгара алмыйсың?
(Балаларны күреп ала).
Ай! Килеп тә җиткәннәр
Минем якын дусларым.
Әйдәгез әле, тартыйк
Һәм авыз итеп карыйк.
5 бала: Бабай!Бабай!Бабакай!
Кайда соң безнең Акбай?
Барысы бергә: Акбай, Акбай кил але,
Безгә ярдәм ит әле!
Акбай: Нәрсә булды? Нишләдегез?
Ник элек килмәдегез?
Шалкан зур түгел иде
Сез шуны белмәдегез.
Тиз генә тартып чыгарып
Ашап та булыр иде.
Әйдәгез, тартыйк, тартыйк,
Болай тик карап тормыйк.
(Кычкырып песи килеп чыга)
Песи: Мияу!Мияу! Ничек күп дуслар шулай?
Булышмый булмас болай.
Бабай: Әйдәгез тартыйк бергә
Бер, ике, өч.
Әби: Инде хәзер нишләргә?
(Тычкан килеп чыга)
Тычкан: Ничек инде нишләргә?
Ә-ә! Миннән башка булмыймы?
Үзем кечкенә булсам да
Көчем зур минем.
Әйләгез тартыйк, булмаса,
Бер, ике, өч!
Миндә бик күп көч!
(Шалканны тартып чыгаралар, егылалар)
Бабай: Шалкан чыкты чыгуын,
Ә хәзер нишләтәбез?
Барысы бергә: Шул шатлыктан җырлыйбыз.
Җыр башкарыла.(“Үз җырыбыз”)
6 бала: Бәйрәм итик бергә-бергә
Мул уңыш хөрмәтенә.
Баш иябез без һәммәбез
Игенче хөрмәтенә.
7 бала:
Яфраклар тирбәлә,
Кояш та сөенә.
Әйдәгез, биибез,
Алтын көз көенә.
Күмәк бию.
Укытучы: Кадерле балалар, кунаклар! Без бүген сезнең белән көз һәм уңыш бәйрәменә җыелдык. Табигать – илаһи көч ул. Ямьле җәйләр артыннан кыш килми, ә алтын көз килә. Бер караганда җылы, матур, икенче караганда, яңгырлы, суык булса да, алтын ул! Сары яфраклары өчен генә түгел, безнең барыбызга да кирәк булган икмәге, яшелчәләре, җимешләре белән бай булганы өчен алтын ул.
(Музыка астында Сөмбелә керә)
Укытучы: Сөмбелә, әйт әле
Кәрзинеңдә ниләр бар?
Сөмбелә: Кәрзинемдә уеннар
Бар тагын табышмаклар.
(Балалар утыралар. Сөмбелә кәрзиненнән яфраклардан ясалган чәчкә ала).
Сөмбелә: Менә минем кәрзинемдә менә шундый серле чәчкә бар. Мин аны сезгә бирәм. Ә сез бер-берегезгә җибәрегез. Чәчәк кемдә кала, шул бер яфрак алып, андагы табышмакның җавабын әйтә.
(Соңгы табышмакны Сөмбелә үзе ала).
Сөмбелә: Алма дисәң дә алалар
Нәрсә соң ул балалар?
(Шулвакыт зур кашык күтәреп сикерә-атлый Хөрәсән керә)
Хөрәсән: (сөйләнә) Алма дисәң дә алалар, нәрсә соң ул балалар?
(Берничә кабатлый, өстәлдән 1 алма алып, зур итеп тешләп ала).
Ай-яй, тәмле икән бу алма.
Укытучы: Туктале, бу нинди тәртипсез малай!
Хөрәсән: Нишләп тәртипсез булыйм мин. Искиткеч тәртипле малай.
Укытучы: Кем соң син?
Хөрәсән: Әй, мин булып, мине белмиләр.Таныш булыйк апа җаным, Хөрәсән мин. Ягез әле, минем исемне әйтегез: Хө-рә-сән!
Балалар: Хөрнисан, Хөрнисан.
Хөрәсән: Хөрнисан түгел инде, Хө-рә-сән!
Укытучы: Хөрәсән, ярый исемеңне белдек. Тик үзең бик тәртипсез, ахрысы.
Хөрәсән: Нишләп тәртипсез булыйм ди, бик тәртипле малай мин.
(Идәнгә ята) Бернәрсә дә эшләмим, менә шулай ятып кына торам. Селкенмим дә.
Укытучы: Ничек инде ятып торасың? Ә синең тамагыңны кем туйдыра?
Хөрәсән: Әти!Әни! Уф, мин сезнең белән ачка үләм.
Укытучы: Хөрәсән, бик ашыйсың килә мени?
Хөрәсән: Килә шул.
Укытучы: Хөрәсән, син әле эшләп ашарга кирәклеген белмисең бугай. Балалар Хөрәсәнне эшләргә өйрәтәбезме?
Балалар: Өйрәтәбез!
Сөмбелә: Иң элек, балалар, минем беләсем килә, яхшы уңыш алу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
8 бала: Җирне казырга, тырмарга, яшелчәләр утыртырга, чүп утарга, су сибәргә, вакытында җыеп алырга.
Сөмбелә: Бик дөрес. Менә хәзер бәрәңге утыртырга өйрәнәбез Хөрәсән, син карап тор, өйрән.
Уен: 1) бәрәңге утырту;
2) яшелчәләр җыю;
3) бәрәңге әрчү(әниләр өчен).
Хөрәсән: Чынлап та бик рәхәт булып китте бит әле эшләгәч. Җиңеләеп тә киттем, биисе дә килә. Тик оялам.
Сөмбелә: Оялма, Хөрәсән. Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп. Балалар мин сезне биергә чакырам. Эш беткәч уйнарга да, биергә дә ярый.
Хөрәсән: Әй, дусларым, бик зур рәхмәт сезгә. Эшләргә эшең булу, үзе бер бәхет икән бит ул. Әти, әни, хәзер утын алып керәм, аннары бәрәңге казыйм, әле ашарга пешерергә дә өйрәнәм, Алла боерса! Сау булыгыз! Пока!
(Балалар тезелеп баса).
Укытучы: Балалар, безнең бәйрәмебез ахырына якынлаша. Без бүген көз кызы Сөмбелә белән очраштык. Бик матур күңел ачтык. Рәхмәт сиңа, Сөмбелә.
Сөмбелә: Бәйрәмегез ямьле үтте,
Өстәлегез бай булсын.
Яңа елның уңышыннан
Сезгә күчтәнәч булсын.
(Кәрзин тулы алмалар бирә).
9 бала: Алтын көзгә охшап торсын
Туган җирем, туган як.
Халкым булсын сабыр, тыныч,
Дуслар булсын көләч, шат.