Тема. Берничә берәмлеккә арттыруга (киметүгә) һәм калдыкка мәсьәләләр чишү.
Дәреснең максаты. Балаларны мәсьәләнең өлешләре (шарт, сорау) һәм аны чишүнең баскычлары белән таныштыру (нәрсә билгеле, нәрсә билгесез, билгесез санны ничек табарга, чишелешнең язылышы, мәсьәләнең соравына җавап); балаларны рәсемнәр ярдәмендә сумма һәм калдыкны табуга иң гади мәсьәләләр төзергә һәм чишәргә күнектерү.
Материаллар һәм җиһазлау: компьютер презентациясе, мөстәкыйль эш өчен билетлар, телдән күнегү өчен материаллар, кисмә хәрефләр, Кызыл китап.
Дәрес барышы:
1. Оештыру моменты.
2. Телдән күнегүләр.
- Бүген без сезнең белән дәрестә бер китап белән танышырбыз, һәм шул китапка кергән хайваннар белән танышырбыз. Бу китапның исемен белер өчен шушы саннар составын белергә кирәк.
Кызыл китапны күрсәтү һәм аңлату.
- Кызыл китапка азаеп баручы хайваннар һәм үсемлекләр керә. Без бүген шул китапка кергән кайбер хайваннар белән танышырбыз Танышу өчен безгә мәсьәләләрне дөрес чишәргә кирәк.
3. Яңа материалны өйрәнү.
- Китапларны ачып, беренче биремне табыйк әле. Мәсьәләне Айгөл укый.
Мәсьәлә уку. Сорау кую.
- Ничә уенчык бүләк иттеләр? - 3 уенчык
Мәсьәләдә нәрсәне белергә кирәк?
•Ничә уенчык булды?
Мәсьәләне чишегез
Укучылар кисмә саннардан чишелешне төзи. 4+3=7
Җавабын әйтегез.
7 уенчык булды.
Без мәсьәләнең соравына җавап бирдек.
Икенче биремдәге рәсемнәрне карагыз әле. Монда нәрсәләр ясалган? -Сливалар.
-Рәсемнәр нәрсәсе белән аерыла? -Беренче рәсемдә 6 слива, икенче рәсемдә 4 слива. -Кайсы рәсемдә сливалар азрак?
-Икенче рәсемдә.
-Ничәгә кимрәк?
-2 сливага кимрәк.
Китаптагы биремне укыгыз. Илүзә укый. Шартында "2 гә кимеде" сүзләре белән мәсьәлә төзе һәм чиш. Укучылар мәсьәлә төзи. Бер укучы мәсьәләне кычкырып әйтә. Агачта 6 слива бар иде. Кичкә 2 сливага кимеде. Агачта ничә слива калды?
- Мәсьәләне чишегез. 6-2= 4(слива). -Җавабын әйтегез.
-Агачта 4 слива калды.
Мәсьәләне чиштек . Икенче хайван нәрсә икән?
-Юлбарыс.
Физкультминутка.
№3 нче биремне укыгыз. Ришат укый.Мәсьәләне нинди гамәл белән чишәбез?
-Алу гамәле белән чишәбез.
-Ни өчен алабыз?
-Ильнур 3 сен ашагач, чикләвек кимеде. Шуңа алабыз.
Мәсьәләне чишегез
- 6-3 =3(чикләвек).
Җавабын әйтегез.
Илнурда 3 чикләвек калды.
Әйе бу мәсьәләне дә дөрес чиштек, З нче хайван нәрсә икән?
- Юлбарыс.
- 4 нче биремне Илүзә укый.
-
Экранга карап, саннарны дөрес итеп әйтегез.
-
Әбинең 2 ак һәм 1 кара кролигы бар. Әбидә барысы ничә кролик бар?
-
Нинди гамәл белән чишәбез? Кем әйтә.
-
Кушу гамәле белән.
-
Мәсьәләне чишегез
-
2 + 1= 3 (кролик).
-
Җавабын әйтегез.
-
Әбинец 3 кролигы бар.
-
Дөрес укучылар, 4 нче бирем артында нәрсә яшеренгән икән?
-
Арыслан.
-
Хайваннар үзләренең исемнәрен дөрес укый белгән өчен, сезгә бер сүз әйтергә телиләр. Нинди сүз икән ул ?
-
-Менә шушы карточкалардагы мисалларны чишик әле.
-
Карточкалар өләшү.
-
Укучылар чишә, таблицага хәрефләрне утырта баралар.
-
Нинди сүз әйткәннәр икән?
-
РӘХМӘТ.
4. Йомгаклау.
-
Нинди биремнәр эшләдек?
-
Мәсьәләләр чиштек.
-
Мәсьәләнец төн элементларын әйтегез (шарт, сорау, чишелеш, җавап).
-
Без бүген дәрестә нинди китап белән таныштык?
-
Кызыл китап белән.
-
Нинди хайваннарны күрдек?
-
Ак аю, Панда, Юлбарыс, Арыслан.
-
Дәрестә мәсьәләләрне бик әйбәт чиштегез. Рәхмәт сезгә.
|