Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
|
Беренче классларның адаптацияләнүендә күп баскычлы система мәсьәләләре карала
|
|
|
|
Беренче классларның адаптацияләнүендә күп баскычлы система мәсьәләләре карала
Бастырып чыгару өчен 29 Октябрь 2010,16:47
Анда балаларны мәктәпкәчә әзерлек һәм мәктәптә белем бирүдә эзлеклелек булдыруны максаты куела
(Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанның “Транс-форс” мультимедиалы мәгариф үзәгендә (Мәҗит Гафури урамы, 46) беренче классларның адаптацияләнүендә күп баскычлы система мәсьәләләре буенча ведомствоара киңәшмә уздырыла. Анда балаларны мәктәпкә кадәр әзерләү һәм беренче классларның мәктәп мохит-тирәлегенә җайлашуын оештыру хакында сүз бара. Казан шәһәре Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлегеннән алынган белешмә буенча, балаларны мәктәпкәчә әзерлек һәм мәктәптә белем бирүдә эзлеклелек булдыруны максат иткән әлеге утырышта Казан шәһәре мәгариф һәм сәламәтлек саклау идарәләре, шәһәр методик үзәге вәкилләре, педиатрлар, психологлар, мәгариф учреждениеләре белгечләре һ.б. катнаша
|
» Тэги к этому документу:
» Размещено в сообществах:
|
|
|
|
|
|
|
|