I. Оештыру.
- Исәнмесез, укучылар. Хәерле иртә. Утырыгыз.
II. Актуальләштерү
- Хәзер елның кайсы вакыты?
- Бүген ничәсе?
- Атнаның ничәнче көне?
- Дәрестә кем юк?
III. Аудирование.
1.Прослушайте текст и найдите предложение, логически не связанное с другими.
Безнең мәктәптә “Яшь шагыйрьләр” дигән түгәрәк эшли. Аның җитәкчесе - татар теле укытучысы Кәрим Кәбирович. Ул үзе дә шигырьләр яза. Кәрим Кәбирович укучыларны шигърият серләренә өйрәтә. Мин Шәүкәт Галиевнең шигырьләр җыентыгын алдым. Тиздән безнең сыйныф шагыйрьләренең дә шигырьләре газетада күренә башлар, бәлки.
2. Прослушайте текст и скажите, сколько в нём предложений.
Дустым Камил балачактан шигырьләр яза башлады. Еш кына шигырьләре газета-журналларда күренгәли иде. Аның шигырьләр язуы белән күренекле татар шагыйре кызыксынды. Ул, Камилне үзе янына чакырып алып, аңа күп кенә киңәшләр бирде. Хәзер Камил – мәктәпнең танылган шагыйре.(5)
3. Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос кем?
Язучы, китап, әсәр, шагыйрь, һәйкәл, укучы, кеше, шигырь, хикәя, рәссам, композитор, шигърият, балыкчы, табышмак, җырчы, әкият.
1. Допустим, вы пришли в школьную библиотеку и просите сборник стихов Мусы Джалиля. Какой разговор произойдёт между вами и библиотекарем?
VI. Яңа тема өстендә эш.
1. Кроссворд чишү.
г
|
ө
|
М
|
б
|
ә
|
|
|
с
|
У
|
г
|
а
|
н
|
|
С
|
ы
|
е
|
р
|
т
|
А
|
ы
|
ы
|
к
|
|
Җ
|
и
|
л
|
ә
|
к
|
|
|
к
|
Ә
|
б
|
е
|
с
|
т
|
ә
|
б
|
а
|
Л
|
ы
|
к
|
|
|
т
|
И
|
е
|
н
|
ф
|
и
|
Л
|
|
|
1) Утырабыз урманда,
Ап-ак эшләпә киеп.
Киптерә дә, кыздыра да
Кешеләр безне җыеп. (Гөмбә)
2) Кыяклары бик яшел,
Киссәң, чыга күз яше! (Суган)
3) Үлән һәм печән ашый,
Үзе белән сөт ташый. (Сыер)
4) Көне буе кыткылдый,
Кояш байгачтын йоклый. (Тавык)
5) Үлән араларында, торам яшеренеп,
Ашыйсың килсә, ал мине өзеп. (Җиләк)
6) Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән 100 күлмәк. (Кәбестә)
7) Бер дә сөйләшми, түзә,
Ә үзе суда йөзә. (Балык)
8) Кош түгел оча,
Ябалактан курка,
Чикләвекне ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)
9) Әрекмәндәй зур колак,
Аяклары бер колач,
Борыны җиргә тигән,
Килгән ул ерак илдән. (Фил)
2. Муса Җәлилнең тормыш юлы белән таныштыру.
(презентация ярдәмендә)
Муса Җәлил 1906 нчы елның 2(15) февралендә Оренбург өлкәсендә крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисенең исеме - Мостафа. Ул авыр һәм катлаулы тормыш юлы үтә. Әнисе Рәхимә исемле. Рәхимә апа нечкә күңелле, ачык йөзле, юмарт кеше була.Ул халык җырларын җырларга ярата, бик матур итеп җырлый белә. Рәхимә апа да шигырьләр яза. Мостафа абзый белән Рәхимә апаның 4 баласы була. Мусаның абыйсы Ибраһим һәм ике сеңлесе бар. Муса алты яшендә авыл мәктәбендә укый башлый, аннан соң Оренбургта “Хөсәения” мәдрәсәсендә белем ала. Оренбургтагы “Белек” китапханәсендәге китапларны укып чыга. Бигрәк тә Габдулла Тукай шигырьләрен яратып укый. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә һәм әсирлеккә төшә. 10 көрәштәше белән үлем җәзасына хөкем ителә. Алар арасында язучы Абдулла Алиш та була. 1944 нче елда М.Җәлил батырларча һәлак була.
3. Үзләштерелгән теманы ныгыту.
- Хәзер компьютерда күрсәтелгән слайтлар буенча Муса Җәлил тормыш һәм иҗат юлын кабатлап, ныгытып үтәбез.
V. М.Җәлилнең “Бакчачы” шигыре өстендә эш.
а) Шигырьне сәнгатьле уку.
ә) Русчага тәрҗемәсен уку.
б) Дәреслектәге сорауларга җавап бирү.
- Бакчачы бабайга ничә яшь? (Бакчачы бабайга 90 яшь)
- Ул кайчан йокыдан тора? (Ул кояш белән бергә кузгала)
- Бакчачы ниләр эшли? (Түтәлләр казый, гөлләр утырта, алмагачларның башын кырка)
- Яз көне бакчага нәрсәләр кайта? (Яз көне бакчага кошлар кайта)...
VI. Өй эше. Шигырьне сәнгатьле укырга.
VII. Йомгаклау.
|