8 нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе
Дәрес темасы. “Җиңү көне шатлык китерсә дә,
Сызлый әле һаман яралар”
(Н.Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” повестен йомгаклау”).
Максат. Укучыларны Н.Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” повесте
белән тулырак таныштыру;
сугыш чоры кешеләренең Җиңүгә булган ышанычын, рухи
ныклыгын аңлату;
әсәрдә күтәрелгән теманы ачыклау аркылы язучы иҗатын
өйрәнүгә кызыксыну уяту;
укучыларны мөстәкыйль фикерләргә һәм үз сүзләрен төгәл итеп
әйтә,тыңлаучыгы җиткерә белергә өйрәтү;
сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт тәрбияләү.
Дәрес төре. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе.
Җиһазлау. Н.Дәүли портреты, аудиоязма, Н.Дәүли “Яшәү белән үлем арасында” повесте, дәреслек, альбом, газета-журнал материаллары, күргәзмә, сугыш темасына кагылышлы рәсемнәр.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
1.Исәнләшү.
-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек соң? Бүгенге дәрестә мин
сезгә бары уңышлар гына телим.
Дәресне башлап җибәрер алдыннан сыйныфны ике төркемгә бүлик. Эшне төркемнәрдә алып барырбыз.
II. Актуальләштерү.
Сораулар.
1. Сез узган дәрестә кайсы язучы белән таныштыгыз?
2. Н.Дәүлинең нинди әсәрен укыдыгыз?
Укытучы.
Бүген Н.Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” повестен йомгаклау дәресе. Шуңа күрә дә дәреснең темасын :“Җиңү көне шатлык китерсә дә,
Сызлый әле һаман яралар” дип атарбыз.
1 слайд.
Сорау. Ә нинди яралар турында сүз бара?
Әлбәттә, сугыш яралары. Бу дәрестә сез үзегезне аеруча дулкынландырган сорауларга тукталырсыз. Язучы белән булган вакыйгаларны аңларга, аңлатырга тырышырсыз.
III.Төп өлеш.
2 слайд.
Укытучы. Кулымда-гади генә бер китап. Тышына Н.Дәүли “Яшәү белән үлем арасында” дип язылган. Эчендә - сугыш хатирәләре. Китапның эчтәлеге белән танышкан һәркем дәһшәтле сугыш елларында ватандашларыбыз кичергән ачы язмышны тоя, башкаларга сиздермәскә тырышып, эчтән генә зар елый.
Сорау. Чыннан да, әсәрнең башыннан ахырына кадәр сүз нәрсә турында бара?
3 слайд.
Укытучы. Сугыш! Никадәр кайгы – хәсрәт, югалту, бәхетсезлек китердең син. Бөек Ватан сугышы кешелек дөньясына иң зур югалтулар, бәла-казалар алып килгән сугыш буларак тарих битләренә, кешеләр күңеленә уелып калган.
Әйе, халык күңелендә мәңгегә уелып калган ул көннәр...
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып.
Исемең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
Бу шигырь юллары без өйрәнгән язучы Н. Дәүлинең тормыш юллары белән аваздаш.
Әйе, Н.Дәүли Бөек Ватан сугышының беренче көннәренннән үк фронтка китә.
Төркемнәрдә эш.
Сорау. Н.Дәүлинең сугышка китүе һәм фашистлар кулына эләгүе турында нәрсәләр әйтә аласыз?
Сорау. Ә ни өчен: “Мин хәбәрсез югалган идем”, дип яза.
4 слайд.
“Яшәсәм дә, үлсәм дә, тик Туган ил өчен”, дип яза Н.Дәүли үзенең әсәрендә.
Сорау. Бу әсәр нинди материалларга нигезләнеп язылган?
Сорау. Ә икенче төркем ничек дип уйлый?
Укытучы. Шушы әсәрендә язучы укучыларга мөрәҗәгать белән чыга. Яшьләргә, шулай ук безгә дә эндәшә кебек. Менә нәрсә ди..
5 слайд.
Яшь кеше!
...Син минем яшемә җиткәндә, мин инде җирдә булмам. Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа кечкенә генә хат язып калдырам. Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың. Синең күз алдыннан бик еракта калган гасырлар узып китәр. Нинди генә исемнәрне күрмәссең син ул тарих битләрендә! Нинди генә хәлләрне очратмассың син ул чорларда!
Ниһаять, син, шулай тарих битләрен бергәләп ача-ача, безнең гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең. Һәм анда “фашист” дигән сүзне күрерсең.
Кем иде соң ул фашист?
Мин сиңа шул турыда сөйләргә телим...
Укытучы. Чыннан да, кем иде соң ул фашист? Н.Дәүли дә фашист дигән сүзнең мәгънәсен аңлатырга тырышкан.
6 слайд.
Укытучы. Ә хәзер фашистның чын йөзен ачкан, шушы әсәргә аваздаш
Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен Рәшидә Җиһаншина башкаруында тыңлыйк. Бу шигырь юлларында да “фашист” дигән сүзнең мәгънәсен шагыйрь тетрәндергеч вакыйгалар белән аңлатырга тырышкан.
(Шигырь укыла)
Укытучы. Чыннан да, “фашист” дигән сүзнең мәгънәсен һәр язучы, һәр шагыйрь үзенчә аңлатып бирергә тырыша.
Укытучы. Ә хәзер повестьнең эчтәлеге буеча фикер алышуга күчик. Түбәндәге сораулардан файдаланырбыз һәм һәр сорауга җавапны дәреслектәге язма белән дәлилләп барырбыз.
7, 8 слайд.
Сораулар.
1. Вакыйга кайчан һәм кайда бара?
2. Автор сугышта нинди хәлгә очрый?
3. Сугыш җирдәге бар тереклекне ут белән кырып бара, артыннан көл генә кала дигән җөмләне ничек аңлыйсыз?
4. Авторның тоткынлык көннәре кайда башлана?
5. Лагерьда тоткыннарны ничек газаплыйлар?
6. Тоткынлыкта кешеләр яшәү өчен ничек көрәшәләр?
Ял минуты.
7. Сугыш чорында милләтләр дуслыгы ничек бирелә?
8. Әсирләр нәрсәгә өметләнәләр?
9. Әсирләрне нинди эшләрдә эшләтәләр?
10. Бу газаплы тормышны автор кайсы чор белән чагыштыра?
9 слайд.
Укытучы. Әйе, бу сугышта бик күпләр хәбәрсез югалдылар. Шуңа күрә дә Н. Дәүли менә нәрсә ди: “Без синең белән ерак юлларда йөреп, ят илләрдә булып кайттык. Син минем язмышымны күзәтеп тордың. Инде аерылышу минутлары якынлаша. Китапның ахыргы битен ябар алдыннан, мин синең белән бер серемне уртаклашырга телим.
Исеңдәдер, мин бит, дустыма бу тоткынлык көннәре турында китап язарга ышандырган идем.
Бу кечкенә генә китапта фашизмның халыкларга китергән газаплары хакында мин әле барысын да сөйли алмадым, әлбәттә. Бу турыда язып кына, сөйләп кенә бетерергә мөмкинме соң?! “
10 слайд.
Укытучы. Әсәр ахырында язучы безгә тагы мөрәҗәгате белән чыга.
Яшь кеше!
“Әгәр син, иртә белән тыныч йокыдан уянгач, тәрәзә төбендә ефәк яфраклы гөлләрнең чәчәк атуын күрсәң, әгәр син шул иртәдә өй каршындагы тирәкләрдә кошларның сайравын ишетсәң, бел-бу иртәнге шатлыкта сугышта үлеп калган солдатларның, фашизм тоткынлыгында һәлак булган ватандашларыңның ялкынлы тормышы бар.
Әгәр син тыныч өйдә, иркен мәктәптә дәрес укып утырасың икән, бел-бу җиргә синең матур яшәвең өчен меңләгән солдатларның, меңләгән патриотларның каннары түгелгән. Бу яшьлекнең кадерен бел, яшь кеше!
Сез тере фашистны күрмәдегез. Бу сезнең бәхетегез. Минем юлымда бу авыр язмыш очрады. Мин тере фашистны күрдем, күрдем генә түгел, мин аның нинди явыз дошман икәнен белдем. Мине Ватаным солдатлары фашизм тоткынлыгыннан коткардылар, яшәүгә алып кайттылар. Бу минем гомеремдә иң, иң бәхетле көнем булды”-дип яза Н.Дәүли.
Әйе, бу дөньяда бездән дә бәхетле кеше юктыр.
Укытучы. Сез инде хәзер Н.Дәүлинең “Кем иде соң ул фашист?” дигән соравына ничек дип җавап бирерсез?
1 төркемнең тавабы.
2 төркемнең җавабы.
11 слайд.
Укытучы. Сугыш тәмамлануга да 65 ел вакыт узды. Әмма өлкән буын вәкилләребез күз яшенең кипкәне, сугыш китергән күңел яраларының әле дә төзәлгәне юк.
Бер кайтырбыз, диеп киткән юлдан
Китсәләр дә күбесе кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы.
Сугыштан кайтмый калганнарны һәм Җиңүнең 65 еллыгын каршылый алмаган ветераннарны бер минутлык тынлык белән искә алыйк.
(Бер минутлык тынлык игълан ителә).
Ветераннарга без бүгенге көндә дә булышырга тиеш. Тимурчылык эшен онытмыйк.Аларның һәрдаим хәлләрен белеп,Үзебезнең көчтән килгәнчә барысын да эшлик.
IV. Йомгаклау.
Укытучы. Шушы урында дәресебезне йомгаклыйк. Дәрестә катнашкан ике төркемгә дә зур рәхмәт. Җавап бирүчеләргә бишле билгесе куям.
12 слайд.
Өй эше.
1. Инша: Халык хәтерендә мәңгегә уелып калган ул көннәр...
2. Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган иҗади эш.
Укытучы.
Сугыш уты җирдә кабынмасын!
Һәрвакыт булсын кояш!
Җыр. “Һәрвакыт булсын кояш”!
|
На: Н.Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында” повестен йомгаклау”
Ризаля Гаптерәүфовна, дәрес эшкәртмәгез бик ошады. Бу дәрес укучыларыма да ошар дип уйлыйм. Дәреснең презентациясе дә булса бик яхшы булыр иде. Хезмәтегез өчен рәхмәт.