Официальный сайт openclass 24/7/365
17 апрель көнне Кукмара районы Кәркәүч авылы урта гомуми белем бирү мәктәбендә"Бер күрешү үзе бер гомер" дип исемләнгән кичә булып узды. Кичәгә төрле елларда шушы мәктәптә директор, укытучы булып эшләгән шәхесләр чакырылган иде. Очрашу укучылар чыгышы белән башланып китте, аннан чәй өстәле артында һәм мәдәният йортында дәвам итте. Килгән кунаклар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар, бүгенге мәктәп тормышы белән таныштылар. Укытучылар коллективы тарафыннан оештырылган спектакльдән өзек карадылар. Кичә күңелле һәм истә калырлык булып узды.
Смотреть видео онлайн