Официальный сайт detisavve 24/7/365

Вы не зарегистрированы

Авторизация



Татар теле туган телем.

Submitted by Фаниса Фанисовна Садыкова on Wed, 09/06/2010 - 11:51
Данные об авторе
Автор(ы): 
Садыкова Фаниса Фанисовна
Место работы, должность: 
МОУ "Байрякинская СОШ"
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
основное общее образование
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
Все классы
Предмет(ы): 
Другое
Цель урока: 
Укучыларны ана теленә, тарихына, гореф-гадәтләренә, йолаларына өйрәтү; - Әдәплелек, тыйнаклылык, кешелек сыйфатлары тәрбияләү; - Халык уеннары, аваз иҗаты аша, җитезлек, зирәклек, бердәмлек булдыру, сәләтләрен ачу; - Көй аша, хәрәкәт аша бала күңелендә иҗат уты кабызу; - Ата-анага, әби бабайга, туганнарга хөрмәт, ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү; - Эстетик зәвык, тирә- юньгә игътибарлы караш булдыру.
Учащихся в классе (аудитории): 
1
Используемые учебники и учебные пособия: 

Татар балалар фольклоры

Используемое оборудование: 

таблички с заданиями, записи на доске

Краткое описание: 
Укытучы дәресләрдә, класстан тыш чараларда халык педагогикасы алымнарына еш таяна.Төрле мәкаль, әйтем, санамышларны,мәзәк сүзләрне, тапкыр табышмакларны, әкиятләрне балалар бик теләп өйрәнәләр. Шуның нәтиҗәсе буларак аның үткәргән дәресләре, чаралары балалар күңелендә тирән эз калдыра, башкалардан аерылып тора.Мәсәлән: кошлар көне алдыннан балалар белән берлектә балалар фольклоры үрнәкләре буенча төзелгән чыгыш башка башлангыч класс укучыларына, кунакка килгән ясле бакча балаларына да бик файдаллы булды.Ә туган тел көненә багышланган чара интелектуаль бәйге буларак 1-4 класслар арасында узды.

 

Татар теле туган телем.
(Башлангыч класс укучылары белән туган тел көненә багышланган кичә)
 
Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул,
Моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.
                  Габдулла Тукайның бу сүзләрендә тирән мәгънә ята.Халкыбызның гасырлар буена тупланган тормыш тәҗрибәсе, зирәк акылы, тапкыр фикерләре, үзенчәлекле тәрбия алымнары һәм әхлак нормалары, яхшы гамәлләргә өйрәтүче язылмаган законнар буларак, бөтен тормышыбызның юлдашы ул. Башлангыч класс укытучысы Садыкова Фәнисә Фәнис кызы“Халык педагогикасы нигезләренә таянып, кече яшьтәге мәктәп балаларының танып белү, активлыгын үстерү ”дигән тема өстендә эш алып бара.
Төп максаты һәм бурычлары:
-          Укучыларны ана теленә, тарихына, гореф-гадәтләренә, йолаларына өйрәтү;
-          Әдәплелек, тыйнаклылык, кешелек сыйфатлары тәрбияләү;
-          Халык уеннары, аваз иҗаты аша, җитезлек, зирәклек, бердәмлек булдыру, сәләтләрен ачу;
-          Көй аша, хәрәкәт аша бала күңелендә иҗат уты кабызу;
-          Ата-анага, әби бабайга, туганнарга хөрмәт, ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү;
-         Эстетик зәвык, тирә- юньгә игътибарлы караш булдыру.
Укытучы дәресләрдә, класстан тыш чараларда халык педагогикасы алымнарына еш таяна.Төрле мәкаль, әйтем, санамышларны,мәзәк сүзләрне, тапкыр табышмакларны, әкиятләрне балалар бик теләп өйрәнәләр. Шуның нәтиҗәсе буларак аның үткәргән дәресләре, чаралары балалар күңелендә тирән эз калдыра, башкалардан аерылып тора.Мәсәлән: кошлар көне алдыннан балалар белән берлектә балалар фольклоры үрнәкләре буенча төзелгән чыгыш башка башлангыч класс укучыларына, кунакка килгән ясле бакча балаларына да бик файдаллы булды.Ә туган тел көненә багышланган чара интелектуаль бәйге буларак 1-4 класслар арасында узды.
 
Максат: ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган телне ихтирам итү хисе тәрбияләү.
Беренче өлеш: укучылар чыгышы.
1.    Без – татарлар, туган телебез – татар теле. Кемнәр генә сиңа сокланмаган һәм мактау җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән һәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән?!
2.     И минем җандай кадерлем,                                                 
       И җылы,тере телем!          
       Кайгылар теле түгел син,
       Шатлыгым теле бүген.
      Тик синең ярдәм белән мин,
      Уйларын йөрәккәемнең
       Дөньяга әйтә беләм.
 
3.    Дөньяда иң матур тел
      Ул минем туган илем.
      Дөньяда иң матур тел
      Ул минем туган телем.
     “Балам”, - диеп туган телдә
      Эндәшә миңа әткәм.
    “ Әнкәем”, - дип әниемә
      Мин туган телдә дәшәм.
 
   4. Туган телемдә сөйләшеп,
      Яшим мин туган илдә.
     “Туган ил” дигән сүзне дә
      Әйтәм мин туган телдә
      Иң изге хисләремне мин
      Туган телдә аңлатам.
      Шуңа күрә туган телне
      Хөрмәтлим мин, яратам.
 
 5. Мин сөйлим анам телендә,
     Яшим атам җирендә.
     Бу бәхет миңа бирелгән
     Туган йорт бишегендә.
     Тәүге кабат аяк басып
     Сукмактан киттем йөреп.
     Әйттем анам теле белән:
Мин җирдә кеше! - диеп.
 
 6. Күзләремне ачты минем,
      Иркәләде үз телем.
      Үз телем яктыртты юлны,
      Үз телем бирде белем.
 
    7. Әткәң- әнкәң телен белсәң,
        Адашмассың кайда да...
        Туган телемдә эндәшәм
         Кояшка да, айга да.
        Туган телемдә аңлашам
         Үткәнем, бүгенем белән.
 
   (Барысы бергә) Җыр булырлык сүзләр биргән
                                Матур телем, туган телем,
                                Рәхмәт сиңа! Туган телем –
                                Киңдер сиңа күңел түрем.
Җыр: “Сайра моңлы сандугач” Л. Батыр – Болгари көе, Р.Валиева сүзләре.
 
Икенче өлеш: Сөйлим үз телемдә. Нәфис сүз осталары чыгышы(шигырь уку)
 
Өченче өлеш: “Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы”- мәкаль әйтеш.
1.Теле барның.............................(юлы бар).
2. Сөйдергән да тел, ..............(биздергән дә тел)
3.Тырышкан табар, ташка ................(кадак кагар)
4. Тирләп эшләсәң,......................(тәмләп ашарсың)
5. Ялгыз агачны .................(җил сындыра)
6. Иле барның,...................(җире бар)
7.Ялкаулык хурлык,.............(тырышлык зурлык)
 
Дүртенче өлеш: “Булсаң    - зирәк, әйт тизрәк!”(табышмаклар чишү)
 1. Тәрәзәсез ызбада
       Чигү чигә кыз бала. (бал корты кәрәз ясый)
 
    2.Җил – җил җилә килә, ике җиңен селкә килә,
       Каенсарга керә килә, каен суын эчә килә. (черки)
 
    3.Кар астында кышлаган,
       Туныняшел тышлаган. (уҗым)
 
   4. Агач, агач саен ботак, ботак саен оя,
      Оя саен күкәй - сигезәр дәтугызар. (борчак)
 
   5. Яшел сабак, эче ак, сабак өстендә табак;
       Табагында - кибетләр, кибетләрдә - егетләр. (көнбагыш)
 
    6.Иртән алсу чәчәк ата,
       Кич чәчәкләр җиргә ята…
       Сабак башы – комлы шар, -
       Һәркем яратып ашар. (мәк)
 
    7.Җәен – яшел, зәңгәр күзле,
       Көзен – алтын сары мин.
       Күлгә кереп юынып чыккач,
       Ап – ак булыпкалдым мин. (җитен)
 
 
   8. Кырда үсте өйчекләр, өйдә алтын бөртекләр.
       Өйнең стеналары – алтынга манган бары.
       Таң җилләре искәндә, алтын сабак өстендә
       Алтын өйләр чайкала…
       Күргән кеше таң кала. (өлгергән арыш)
  
 9. Ап – ак булса да кар түгел,
      Тәмле булса да, бал түгел. (шикәр)
 
    10. Ак мичкәнең эчендә      
          Ике төрле сыра бар. (йомырка)
 
    11. Су түгел – сыек, кар түгел – ап-ак. (сөт)
 
   12. Минем белән ул адаш:
         Мин – яз ае, ә ул – аш. (май)
 
    13. Аяксыз – кулсыз, үзе үрмәли. (камыр)
 
    14. Ялгыз гына ашалмый,
           Аннан башка аш бармый. (тоз)
   15 .Кечкенә генә бер эт, яткан да бөгәрләнеп,
           Тешләми дә, өрми дә - өйгә беркем керми дә. (йозак)
  
 
Бишенче өлеш: “Әкияттә кунакта”
1. Әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, 1-2 уч он белән нәрсә пешереп була?
2. Алтын тарак төшеп калган урын?
3.Әби белән бабайга шалкан тартышкан этнең исеме ничек?
4. Нинди кошлар кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннар?
5. Кәҗә белән сарыкның капчыгында нәрсә бар?
6. Торна Төлкегә дигән ботканы нәрсәгә салган?
7. Нинди әкияттә әтәчләр сугыша?
8.Сыерчыкның мактанчык күршесе кем?
Алтынчы өлеш: Йомгаклау, нәтиҗә ясау. Җыр: Г.Тукай “Туган тел”
 
 
 
 
 
 
 
 

Смотреть видео онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн