Официальный сайт e-rus 24/7/365

НФПК
Проект реализуется
Национальным фондом подготовки кадров
Вы не зарегистрированы

Авторизация



Тигезләмә

Размещено: Венера Ягфаровна Гиниятуллина - чт, 13/05/2010 - 18:51
Данные об авторе
Автор(ы): 
Гиниятуллина Венера Ягфаровна
Место работы, должность: 
Әлмәт районы, Мәмәт гомуми урта белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы
Регион: 
Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия)
Уровень образования: 
начальное общее образование
Целевая аудитория: 
Родитель
Целевая аудитория: 
Учитель (преподаватель)
Класс(ы): 
2 класс
Предмет(ы): 
Математика
Цель урока: 
Максат: - яңа математик төшенчә -“тигезләмә” төшенчәсе белән танышу,билгесез санның кыйммәтен сайлап алу юлы белән табарга өйрәнү, тигезләмәләрне башка төр аңлатмалар арасыннан таба белү; - телдән исәпләү, дөрес тигезлекләр төзү, мәсьләләр чишү күнекмәләрен камилләштерү; игътибарлылык, фикерләү сәләте, хәтер үсешен формалаштыру; танып –белү активлыгын үстерү; - укуга аңлы караш, төгәллек, бердәмлек, мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Тип урока: 
Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учащихся в классе (аудитории): 
8
Используемые учебники и учебные пособия: 

 

Җиһазлау: “Математика” дәреслеге ( авторы М.И Моро, М..А.Бантова), проектор, электрон слайдлар, тестлар, карточкалар.
Краткое описание: 
Бу дәрестә укучылар “тигезләмә” төшенчәсе, тигезләмәләрнең язылышы белән беренче тапкыр таныштылар . Алдагы дәресләрдә тигезләмәләр чишү, билгесез санның кыйммәтен кагыйдә ярдәмендә табу , дөреслеген тикшерү өйрәнеләчәк.

 

 

.

 

                              Дәрес барышы.
I Психологик уңай халәт тудыру.
–Укучылар, сез мәктәпкә нинди максат белән килдегез? (белем алырга). Әйе, сезнең төп максат уку, тырышып белем алу. Чөнки белемнән дә көчле әйбер юк. Белемле кеше тормышта барлык авырлыкларны да җиңеп чыга.
II.               Дәреснең максаты белән танышу.
-         Бүген сез математика дәресендә белемнәрегезне тагын да тирәнәйтерсез, яңа математик төшенчә белән танышырсыз.
-         Дәресебезгә кунакка әкият геройлары да килгән.  Танышып китик әле. (Буратино, Мальвина, Пьеро, Артемон).( Слайд 1)
 Алар да сезнең кебек математика фәнен бик яратып өйрәнәләр һәм сезгә телдән эшләү өчен  кызыклы биремнәр алып килгәннәр. 
  
III.           Белемнәрне актуальләштерү.
 
1)    (Слайд 2) Буратино саннар язганда кайбер саннарга кара табы тамызган . Нинди саннар капланган?
                                                                             
                 3,    6,    ...,    ...,     15,     ...,   ...,     24.
                                         
              -Бу саннар турында нәрсә әйтә аласыз? (3 кә арта барганнар)
-Бу саннарны нинди ике төркемгә бүлеп була? (берурынлы һәм икеурынлы саннар)
2)( Слайд3) Мальвина  түгәрәктәге саннардан  ике сан уйлаган. Ул саннарның суммасы 16 га тигез . Мальвина кайсы саннарны уйлаган?
 
                     Эт шушы саннарны  8 гә арттырыгыз  ди. Уен” Дәшмә”
                                 
4) ( Слайд 4) Нокта ничә фигура эчендә урнашкан? Буратино 6 фигура, ә
     Пьеро 7 фигура эченә урнашкан ди. (4 фигура эченә урнашкан)

 
     5) (Слайд5) Тигезлек дөрес булсын өчен тәрәзәләр урынына саннар  куярга.
                            20 +       =25                19 -       = 11                           - 9 = 7
                                + 90 =100              27 -        = 22                          - 10 =15
-Бу аңлатмалар нинди тәртиптә өч баганага бүленгән. 
( 1нче баганада билгесез кушылучылар, 2нче баганада билгесез киметүчеләр, 3 нче баганада билгесез кимүчеләр)
-Кагыйдәләрне искә төшерик. (Кагыйдәләрне әйтү , аңлатмаларны телдән исәпләү)
-Дусларга да ярдәм итеп китик инде.(Слайд1)
  Тәрәзәгә кайсы санны куярсыз? (12 ул 8 һәм 4, яки суммадан икенче кушылучыны алсаң, беренче кушылучы чыга, ул 8 саны)
IV.           Яңа белемнәр үзләштерү.
1.     Уку проблемасын кую.
-Бирелгән аңлатмаларны   ике төркемгә бүләргә.
 а – 8                 
   х + 4 =12
15 -          =5
 к + 10
20 -        =17
Хәрефле аңлатмалар һәм тәрәзәле аңлатмалар. Х + 4 =12 аңлатмасын кайсы төркемгә кертербез?  -Бу аңлатма сезгә таныш түгел. Әйдәгез, нәрсәләр беләбез икән бу язылыш турында?
               -Бу тигезлек, чөнки = тамгасы бар.
-Бу нинди тигезлек? (сумманы табу)
-Барлык саннар да билгелеме? (1 кушылучы билгесез) 
-Ул нәрсә белән билгеләнгән? (латин хәрефе х белән)
-Димәк бу билгесез х ның кыйммәтен табарга кирәк.
-Тигезлек дөрес булсын өчен нинди сан куярбыз?(8, чөнки 8+4 =12)
Х+4 = 12 - тигезләмә
Тигезләмә –табарга тиешле билгесез саны булган тигезлек ул.
(тактага тема эленә)
-Билгесез санны нишләтергә кирәк (табарга)
-Билгесез санны  латин хәрефләре белән билгелиләр. Латин хәрефләрен кабатлау ( a b c d k x y)
Тигезләмәне чишү өчен нишләргә кирәк? ( х ның дөрес тигезлек булдыра торган кыйммәтен табарга) ( Слайд 6)
   Х +4 =12
   Х=8
          Тикшерү
          8+4 =12
              12=12
 
         Дәреслектәге кагыйдәләрне укыту.
 
V.               Белемнәрне беренчел ныгыту.
 
№1 Дөрес тигезлек килеп чыксын өчен, 7, 5, 1, 3 саннары арасыннан һәр тигезләмәгә туры килерлек х ның кыйммәтен тап. ( үрнәккә карап тактада эшләү)
№2 Аңлатмалардан файдаланып, дөрес тигезлекләр төзергә.
18+2; 34-14; 56-50; 70-50; 13-7.
№3  (1 вариант)
№5 (2 вариант)
(Дәфтәрләрне алмашып тикшерү)
 2 укучы тактада эшли (карточкалар)
1 карточка            

 

 

Карточка 2.
Тигезлекләр һәм тигезсезлекләр төзе
88-7; 79-6; 20+24; 98 – 7; 97 -7; 64 -20
      
 
 
 
 
 
            Физминутка.
Бигрәк шаян инде без,
Тик тормыйбыз бер дә без
Чүгәлибез, торабыз
Башны уңга борабыз,
Аннан сулга карыйбыз
Һәм скерә башлыйбыз.
Кулларны күтәрәбез,
 Шул арада иелеп,
Басарга өлгерәбез.
Тирән итеп сулыйбыз
Тагын  эшне башлыйбыз.
 
VI.           Ныгыту.
 
(Слайд 7)
              Җавапны алдагы тигезлектән файдаланып билгеләгез.
             (укучылар магнит такталарга яып күрсәтәләр
3+а =8            10 –с =3                 х-3 = 9
4+ а = ?             9 –с =?                х-4 = ?
 
№ 6  Мәсьәлә
Саниягә -5 яшь                          ? әтисенә
Әнисе -? 19 яшькә өлкән
Әтисенә ничә яшь?
5+19 =24 ( яшь) –әнисенә
5 +24 = 29 (яшь) әтисенә
Җ: Әтисенә 29 яшь
 
 
        Тестлар эшләү.
       VII. Йомгаклау
Бүген дәрестә нинди яңа төшенчә белән таныштык? Тигезләмәне ничек чишәбез? Хәзер сез нинди аңлатмалар беләсез? Уен ” Аңлатмаларны тоташтыр”(Слайд 8)
 
 
 
 
 
 
 
 

                        
 
 
 
 
                                  

 

 

 

»  Тэги к этому документу:

Поиск

Loading

Оценка материала

...

Смотреть видео hd онлайн


Смотреть русское с разговорами видео

Online video HD

Видео скачать на телефон

Русские фильмы бесплатно

Full HD video online

Смотреть видео онлайн

Смотреть HD видео бесплатно

School смотреть онлайн